|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2011 Җәмгыять
Россиядә яшәү кемгә рәхәт?Дөресрәге, СССР вакытында әйбәтрәк идеме, әллә инде хәзерме? Шушы сорауга җавап эзләп, кайчагында балалар белән бәхәсләшеп тә китәбез. Өлкән буын кешеләренең СССР вакытларын сагыну галәмәте инде бу. Хәзер матди яктан әйбәтрәк тә яшибез кебек үзе. Торак шартлары да Аллага шөкер, йөрергә машина да бар, теләгән ризыкны алып ашыйбыз, кием-салым да юк түгел. Балалар да моны бик әйбәт тоемлый. Әмма... сагынабыз шул. Рәхәт яшәдек. Балаларның киләчәге дә куркытмады. Эшсез калу дигән нәрсәне белмәдек тә. Ашау-эчү, киенү, хәтта хезмәт хакы да барыбызныкы бер чама иде. Әнә шул тынычлыкны, тигезлекне сагынып яшибез, күрәсең.
Шулай да, хисләргә бирелмичә генә, бу сорауга төгәлрәк җавап эзләп карыйк әле. Аны Югары икътисад мәктәбе экспертлары табарга тырышкан. Белгечләр егерме ел эчендәге (1989 һәм 2009 еллар) үзгәрешләрнең халык тормышына ни дәрәҗәдә тәэсир итүен ачыклаганнар. Нәтиҗәсе болайрак. Халыкның 40 проценты СССР заманына караганда начаррак яши башлаган: 20 процентының кереме 1,45 тапкыр түбәнәйсә, яртысыныкы исә 1,2 тапкыр түбәнгә тәгәрәгән. Алар барысы да ярлылар исәбенә керә. Россиядә яшәүче һәр бишенче кешенең кереме СССР таркалган вакыттагы кебек калган. 20 процент кешенең кереме исә ике тапкыр, тагын шулкадәрлесенең 25 процентка арткан. Саннар бик каршылыклы булса да, тикшерүчеләр, базар икътисады ил өчен файдага киткән, дигән нәтиҗәгә килгән.
Беренче карашка, әлбәттә, Россия өчен соңгы елларда үткәрелгән реформалар отышлы кебек тоела. Мәсәлән, куллану күләме ун ел эчендә 1,45 тапкыр арткан. Әмма нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Бу хастаханәдәге уртача температура кебек кенә. Әйдәгез, шушы саннарның төбенәрәк төшеп карыйк әле.
Соңгы елларда куллану күләме нигездә сәнәгать товарлары хисабына күтәрелгән. Мәсәлән, бер гаиләгә хәзер 1990 елдагы 1 урынына 1,6 телевизор туры килә. Автомобильләр хәтта өч тапкыр арткан. Аракы исә бөтенләй гаҗәпкә калдыра. Хәзер уртача айлык керемгә 171 шешә (ярты литрлы) аракы алырга мөмкин икән. Ә 1990 елда бу күрсәткеч 33 шешә генә булган (5,2 тапкыр арткан дигән сүз).
Кыскасы, товарларның беренче урында торган өч төре күп очракта яшүсмерләргә өлкәннәр белән килешмәскә җирлек бирә бугай, ягъни “эчәм, тартам, машинада җилдерәм”, димәк, яхшырак яшим. Ә азык-төлек бәясенең гел артып торуы аларны әллә ни кызыксындырмый, күрәсең. Дөрес, Россия турында сүз барганда, азык-төлек җитешми яки ачлыктан интегәләр, дип әйтеп булмый, әлбәттә. Үзгәреш елларында да мондый проблема тумады. Хәтта туклану балансы да яхшы якка үзгәрде, ди тикшерүчеләр. Мәсәлән, ит, җиләк-җимешне күбрәк куллана башлаганнар, ә бәрәңге, икмәк, шикәр, киресенчә, кимегән. Аның каравы төрле хезмәт күрсәтүләргә бәяләр котырып үскән. Халык киноларга, театрларга сирәк йөри, шифаханәгә барырга акчасы юк, ә торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр көнләп түгел, сәгатьләп күтәрелә.
Нәтиҗәдә һәр гаилә яшәү структурасын үзгәртергә тырышып, чыгымнарын яңача бүлә башлаган. Ашау ягын кыскан, йорт кирәк-яракларын арзанракны сайлаган (ярый әле читтән кергән товарлар сыйфатсыз булса да моңа мөмкинлек бирә). Аның каравы йорт хуҗалыгы эшләренә, коммуналь хезмәтләргә керемнең шактый зур өлешен тота башлаган. Өстәвенә, үзегез беләсез, муниципаль транспорт бәяләре дә шактый “тешләшә”.
Хезмәт хакларына килгәндә дә, СССР заманында барысы да үтә күренмәле иде: җыештыручы белән вахтер 70 сум ала, гади эшченең 120 сум тирәсе, инженерныкы – 180 сум... Хәзер генә ул хезмәт хаклары арасындагы аерма җир белән күк арасы. Хәер, ничек кенә булса да, ул вакыттагы тигезлек тә гадел түгел, икътисад үсешен тоткарлаучы булып саналды. Әмма базар икътисады тудырган бүгенге тигезсезлек ахыр чиктә гади халык өчен тагын да яманрак булып чыкты. Росстат биргән рәсми мәгълүматларга караганда, 2009 елда илдәге халыкның алтмыш процентын тәшкил иткән ярлылар өлешенә барлык керемнең 29,6 проценты туры килсә, ун процент тирәсе булган байлар керемнең 31 процентыннан файдаланган. Шуннан үзегез чамалагыз инде!
Уйланыр өчен тагын бер җирлек бар: ул – совет чоры белән чагыштырганда уртача ун елга кимегән гомер озынлыгы, шулай ук яңа туган балалар саны да саллы күрсәткеч булып тора. 1980 елда РСФСРда 2,5 млн сабый дөньяга килсә, хәтта имин булып саналган 2010 елда да туучылар саны 1,7 млн гына. Хәер, совет чорында хәзер җанны өшетә торган шактый күренешләр юк иде. Мәсәлән, милләтара конфликтлар, хәерчеләр, бомжлар... Безне ул вакытта иртәгесе көн яхшырак булыр, безнең илебез көчле, теләсә нинди авырлыкны җиңеп чыгар дигән өмет яшәткән. Ә ышаныч зур нәрсә бит ул. Бүген, ни кызганыч, ул юк. Димәк, без эзләгән җавап та төрлечә булачак, кесә калынлыгына карап, ягъни байларныкы – байларча, ярлы-ябагайның – үзләренчә.
Фәния ӘХМӘТҖАНОВА |
Иң күп укылган
|