|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2011 Могҗиза
Алар дустанә мөнәсәбәттә, ләкин..."Язучы параллель дөнья белән аралаша" (15.04.11) дигән язмада язучы Фәнил Галиев табигатьтәге аномаль күренешләрне өйрәнүе турында сөйләгән иде. Әңгәмә басылып чыкканнан соң аңа мөрәҗәгать итүчеләр шактый булгач, ул хатыны Равия Сәгыйть кызы белән янә редакциягә килде һәм кызыксынучылар өчен яңа мәгълүматларны җиткерде. – Фәнил Исламович, алдагы әңгәмәдә сез параллель дөнья һәм андагы затлар белән аралашуыгыз турында сөйләгән идегез. Шул ук вакытта паранормаль күренешләр белән артык кызыксынырга ярамый дип тә кисәттегез. Сез нәрсә әйтергә теләгән идегез?
– Хәзер ахырзаман турында бик күп сөйлиләр, дәлилли-дәлилли язалар. Ә бер галим, кеше икенче дөнья белән аралашырга, анда үтеп керергә өйрәнгәч ахырзаман җитә, дип язган иде. Бу затлар куркыныч түгел дияргә була. Алар акыллы һәм дустанә мөнәсәбәттә булуларын күрсәтер өчен кешегә тартылалар. Әмма без бөтенләй белмәгән дөньядан икәннәрен һич тә онытырга ярамый. Күпьеллык тәҗрибәдән чыгып шуны әйтергә була, анда Җирдәге кебек үк билгеле бер чикләүләр бар. Хәтерегездә булса, мин сезгә Теләчедән ерак түгел мосафир күмелгән һәм шул урында чишмә тибеп чыккан Изге урын барлыгы турында сөйләгән идем. Мин параллель дөнья затлары белән беренче мәртәбә нәкъ шул урында очраштым һәм беренче фотосурәтләрне төшердем. Сез аны бик җиңел эш итеп күз алдына китергәнсез инде. Чыннан да, ниндидер шарны төшерү өчен фотоаппарат төймәсенә басуның бер кыенлыгы да юк кебек. Алай түгел икән шул. Анда минем белән көтелмәгән, һич тә аңлатып булмый торган эшләр башланды. Тип-тигез җирдә гөрселдәп авып китәм, арканы, аяк табанын ток суккан кебек була. Фотографиягә төшергән вакытта күзләр әче нәрсә сиптергән кебек авырта. Мине ул вакытта кемдер чыдамлыкка сыный сыман тоелды. Бу өлкәгә тирәнрәк кергән саен сынаулар да катлаулана барды.
– Сынауны узгач, параллель дөнья өчен "үз кеше"гә әйләнәсеңме соң?
– Сыналу чоры шактыйга сузылды. Һәм ул кабатланмас дип тә гарантияләп булмый. Бер очрак турында сөйлим әле. Чираттагы сәяхәт вакытында Өремширмә авылыннан Сатыш ягына таба сузылган тирән иңкүлек читеннән барам шулай. Чокырның төбе тигез һәм куе үлән белән капланган, ә уртасында овал формасында саргылт утрау бар. Әйтерсең лә кемнәрдер кәсне пычак белән кисеп алганнар. Мин аны өстән фотога төшердем дә аска төштем һәм... үз күзләремә үзем ышанмадым. Утрауның өстендә чылбырлы транспорт эзе төшеп калган. Ләкин бу эзләр тракторныкы да, танкныкы да түгел. Размерлары туры килми. Аннан соң андый машиналар 45-50 градус авышлыктагы сөзәк ярдан төшә дә алмаган булыр иде. Өстәвенә, чокыр төбендә бәләкәй генә елга ага. Ә иң кызыгы, чылбырлы транспорт эзе иңкүлек төбендә генә, башка бер җирдә дә юк. Күктән төшсәләр генә инде.
Шушы уй башыма килү белән эзләрне төрле яктан фотога төшерә башладым. Ә тәнем кызыша, аяклар мамыкка әйләнә, бармак очлары инә белән чәнчегәндәй әрни. Иңкүлектән чак-чак шуышып менеп җиттем. Бу хәлдән соң бик озак авырдым һәм сәер урыннар, сәер хәлләр белән кызыксынмаска дип сүз бирдем. Ләкин бер мәртәбә серле дөньяга орынгач, аннан башка яшәп булмый башлый икән.
– Миңа калса, алардан берәр җиргә барганда, әйтик, ял итәргә киткәндә вакытлыча котылып буладыр. Әллә алар сезгә ияреп йөриме?
– Котылсаң икән ул... Ике ел элек Әстерханга барган идек. Идел тамагында, табигатьнең иң матур почмагында ял иттек. Мин гадәттәгечә төрле урыннарны фотога төшердем. Ә сурәтләрдә элеккеге танышларымны – оча торган тәлинкәләр, шарлар, дискларны күргәч шаккаттым. Нәкъ менә минем танышлар, ә үзгәләр түгел. Беләсезме, бер перламутр сыман шар минем белән бөтен фотода да чыга. Мин аңа хәтта Бәләкәч дип исем дә куштым. Бәләкәч безнең белән Әстерханга да барган икән, сәяхәт фотоларында ул минем янәшәмдә генә йөзеп йөри. Кем белә, бәлки нәкъ менә ул феноменаль фотосурәт ясарга кирәк икәнлеген сиздергәндер дә әле миңа. Һәрхәлдә кемдер ярдәм иткән кебек булды. Шулай итеп минем коллекция елга өстеннән очып барган алсу төстәге тәлинкә фотосурәтенә баеды.
– "Йолдызлар нәрсә яшерә" ("О чем молчали звезды") китабында сез башка планета затлары бер контактка кергән нәсел белән элемтәне буыннан-буынга дәвам итә дип язгансыз. Әйтик, атасы яки бабасы контактер булса, аларның уллары белән оныклары да "тәлинкә"ләр белән аралашачак. Сез моңа тормыштан конкрет мисал китерә аласызмы?
– Мисалларны ерак эзлисе түгел. Әтием ягыннан бабам бик оста мичче булган. Бервакыт күрше авылга мич чыгарырга дәшкәннәр аны. Эшен бетергәннән соң караңгы төндә кыр аша кайтырга чыккан. Берзаман каршында кешегә охшаган ап-ак затлар пәйда булган. Алар бабайны каядыр алып китмәкчеләр икән. Ул бөтен көче белән карышкан, бер ычкынып киткән, янә тегеләрнең тозагына капкан. Көрәшеп юлны дәвам иткәнгә авыл башына килеп җитә алган. Бу урында теге затлар да эреп юкка чыккан. Бабай әлеге хәлдән соң атна буе авырган. Бик нык курыкканга тәрәзәләргә калын пәрдәләр корып, ишекләрне бикләп өендә генә яткан. Әби авылдашларына, иремне чак кына җен-шайтаннар алып китмәгән, дип сөйләгән. Бу хәлләрне минем абыем яхшы хәтерли. Мин исә ул вакытта тумаган да булган әле. Балачагым һәм беренче тапкыр тәлинкә белән очрашуым турында мин алдагы әңгәмәдә сөйләгән идем инде. Тагын бер кызык фактны китерим әле. Үзем әти булгач, балалар исәя төшкәч, аларның рәсемнәренә игътибар иттем. Алар еш кына оча торган тәлинкәләр, башка дөнья затларын (нәкъ мин күргән кебек) ясый икән бит. Прожекторлары, иллюминаторлары, антенна, скафандрлары нәкъ үз урынында иде. Бу хәл минем оныкларымда да кабатлана. Хәзер алар төшкән фотосурәтләрдә дә тәлинкәләр, шарлар чыга.
– Сезнең гайре табигый мавыгуыгызга хатыныгыз ничек карый соң?
– Ә сез аның үзеннән сорап карагыз әле.
– Равия, алайса бу сорау сезгә.
– Ул бу өлкә белән балачагыннан ук кызыксынуын әйткән иде. Шулай булгач минем гайре табигый күренешләргә нинди мөнәсәбәттә булуым барыбер берни үзгәртмәс иде. Әгәр аңа ошый икән, нишләп әле тыярга? Килешәсездер, бөтен кеше дә параллель дөньяны ачып, аның затлары белән элемтә урнаштыра алмый. Әгәр ирем серле затлар белән элемтәгә керә ала икән, димәк, бу Ходай тарафыннан бирелгән сәләт.
– Ирегез сөйләүләреннән чыгып, аның төрле хәлләргә юлыгырга мөмкин икәнлеген аңладык. Сезне бу куркытмыймы?
– Миңа калса, Фәнил бөтен кыенлыкларны һәм сынауларны узды инде. Мин аңа берни дә янамый дип уйлыйм. Мине дә яклый алуына ышанам.
– Үзегез дингә ышанасызмы?
– Әлбәттә. Ирем кебек үк авыр вакытларда Аллага таянам. Көн саен намаз укыйм, ураза тотам. Ләкин заманча киемнәрдән баш тартып, хиҗап кия алмыйм әле. Миңа калса, ул көнгә дә ерак калмаган...
Дмитрий Бунтуков, фотограф:
Мондый шарлар төнлә, томанлы, явым-төшемле көннәрдә еш чыга. Фотоаппаратның кискенлек (резкость) зонасында объектлар ачык, ә анда эләкмәгән яңгыр тамчылары, учактан очкан күмерчекләр, тузан бөртекләре сөртелгән сыман җәелә, шарлар, башка формадагы объектлар барлыкка килә. Игътибар итегез, шарлар төнлә вспышка белән төшергәндә, начар һава торышы вакытында, бик сыйфатлы булмаган фотоаппарат кулланганда барлыкка килә. Икенче төрле әйткәндә, бу – оптик эффект. Ләкин мондый күренешләргә икенче мәгънә салучылар да бар. Әлеге шарларны орб – энергия чыганагы дип атау да еш очрый. Аларны мәрхүмнәрнең җаннары, биоплазма төеннәре, прамнар, плазмоидлар, асуралар дип тә йөртәләр. Ягъни кешеләр үзләре аңлата алмаган күренешләргә рухи мәгънә салалар.
Рамил Гарифуллин, психология фәннәре кандидаты:
– Гади кешедән дә күбрәк күрүчеләр, сизүчеләр бар. Күпчелек иллюзия күрә. Әмма иллюзия күрүчеләр арасында бик сәләтле кешеләр булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Болар интеллектуаль яктан югары дәрәҗәгә ирешкән шәхесләр. Бу хакта психиатр Чезаре Ломброзоның "Даһилык һәм акылдан язу" дигән хезмәте дә бар. Алар әлегә уйлап табылмаган нәрсәләрне күрәләр һәм сурәтләп бирәләр. Менә шуңа күрә иллюзия һәм галлюцинация интуициянең аерым бер төре булып исәпләнә. Икенче төрле әйткәндә, бу – контрольдә торган шизофрения. Ләкин ахыргы бәяне вакыт кына бирә ала. Билгеле бер вакыт узгач, аңа җәмгыять йә "саташкан" дигән ярлык тага яки "ул акыл иясе булган икән" дип соклана.
Фотода: "Туган көнем белән котларга параллель дөнья затлары да килде"
Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|