поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.06.2011 Сәясәт

Коръән Кәримдә хәрефләр, сүзләр һәм саннар могҗизасы

«Әйт: «Әгәр бу Коръәнгә охшаш булган нәрсә булдырырга кешеләр белән җеннәр җыелсалар да, хәтта берәүләре икенчеләренә ярдәм күрсәтсәләр дә, алар аңа охшаш нәрсә булдыра алмаслар!» (Исра, 88).

Коръән Кәрим инде 14 гасыр дәвамында кешелекне хәйран калдыра торган могҗиза булып тора. Шөбһәләрне бетерү юнәлешендә гелән яңа ачышлар ясала. XX гасырның 70-80 елларда компьютер технологияләре хасил булгач Коръән Кәримдәге сүзләр һәм хәрефләр җәһәтеннән өйрәнелде.

 

Мәсәлән, Коръәндә «дөнья» (әд-дунья) вә «ахирәт» (әл-ахирә) сүзләре бер дәрәҗәдә 115 мәртәбә кабатлана.

 

«Шайтан» (әш-шәйтан) вә «фәрештә» (әл-мәләк) сүзләре вә алардан ясалган сүзләр дә Коръәндә бер күләмдә — 68 мәртәбә очрый. «Үлем» (әл-мәүт) сүзе вә аннан ясалган сүзләр 145 мәртәбә кабатлана һәм шул ук вакытта «хәят» (әл-хәят) вә аннан хасил булган сүзләр дә 145 мәртәбә кабатлана. Димәк нихәтле терек булса, шул хәтле үлем дә.

 

Коръәндә «дин» (әд-дин) вә аннан чыккан сүзләр 92 мәртәбә, «мәчет» (әл-мәсҗед) сүзе дә 92 мәртәбә кабатлана.

 

«Иман» (әл-иман) сүзе вә аның төрләре 811 мәртәбә телгә алына. Ә «гыйлем» (әл-гыйлм) сүзе — 782 мәртәбә вә аның синонимы булган «мәгърифәт» (әл-мәгърифәт) сүзе 29 мәртәбә кулланыла, «гыйлем» вә «мәгърифәт» сүзләренең санын кушсак (782 вә 29) 811 була, ягъни гыйлем вә мәгърифәт ничә булса, иман шулчаклыдыр.

 

Коръәндә күкнең җиде өлештән торуы әйтелә. Аллаһ бу хакыйкатьне Коръәндә җиде тапкыр әйтә, ягъни күкнең җиде икәнлеге җиде кат әйтелә. Күкне һәм җирне алты көн эчендә яратылганы да 7 тапкыр әйтелә. Фатиха сүрәсе дә 7 аятьтән гыйбарәт. Тәмугның 7 өлеше булуы да әйтелә. Шаһәдәт сүзтезмәсе дә 7 сүздән тора: «Лә иләһә илләллаһу, Мөхәммәдәр рәсүлүллаһ».

 

Кадер сүрәсендә 30 сүз бар. Кадер кичәсен үз эченә алган рамазан ае да утыз көннән килә.

 

 «Бәхетсезлек» сүзе (әш-шидда) һәм аннан чыккан сүзләр Коръәндә 102 мәртәбә телгә алына һәм «ас-сабр» сүзе төрләнешләре белән дә 102 мәртәбә очрый, димәк, нихәтле кыенлык килсә, шул хәтле сабыр итү кирәк.

 

«Җәза» вә аннан килеп чыккан сүзләр 117, кыямәт көненә чын йөрәктән ышанганнарны гафу итүче «әл-мәгъфирәт» сүзе һәм аның төрләре нәкъ менә ике тапкыр күбрәк — 234 мәртәбә кабатлана.

 

«Коръән» сүзе 80 мәртәбә телгә алына, ә аның иңү ысулын күрсәтүче «вәхи» сүзе дә 80 тапкыр кулланыла.

 

Коръәндә рәсүл сүзе төрләре белән 368 тапкыр, нәби сүзе 75 мәртәбә, «яхшы хәбәр китерүче» (әл-бәшир) сүзе — 18 мәртәбә, «әгәһләндерүче» (ән-назир) сүзе — 57 мәртәбә. Һәммәсе — 518. Инде иманлыларга яхшы хәбәр китерүче вә хәвефтән әгәһ кылучы пәйгамбәрләрнең исемнәре ничә тапкыр зикер ителгәнен санап чыгыйк: Муса — 136, Ибраһим — 69, Нух — 43, Йосыф — 27, Лут — 27, Гыйсә — 25, Адәм — 25, Һарун — 20, Исхак — 17, Сөләйман — 17, Ягъкуб — 16, Давыт — 16, Исмәгыйль — 12, Шөгаеб — 11, Салих — 9, Һуд — 7, Зәкәрия — 7, Яхъя — 5, Мөхәммәд (Әхмәд) — 5, Әюб — 4, Юныс — 4, Әл-Йәсагъ — 2, Ильяс — 2, Идрис — 2, Зүл-Кифел — 2, Ильясин — 1. Һәммәсе 518 тәшкил итә.

 

Гыйсә һәм Адәм г-мләрнең исемнәре бер күләмдә телгә алынган. Чөнки Аллаһ әйтә: «Хакыйкатьтә Гыйсә Аллаһның каршында Адәм кебидер…» (3:59).

 

Шунысы гаҗәп, «ай» (әш-шәһр) сүзе 12 мәртәбә кабатлана, «көн» (әл-яум) сүзе — 365 тапкыр, «көннәр» (әл-айям) вә «ике көн» (әл-айямун) сүзләре 30 мәртәбә, ягъни бер айның көннәре санынча телгә алына.

 

Мондый күпсанлы төгәллекләр очраклы була алмый, әлбәттә!

 

Коръән — ул чын могҗиза китабы, аның буенча яшәүчеләр димәк хакыйкый бәхет ияләредер.


В.ЯКУПОВ әзерләде
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»