поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.06.2011 Дин

KAZANHALAL 2011: «Яңа сыйфат билгесе - хәләл»

19-21 июнь көннәрендә Казанда II KAZANHALAL-2011 Халыкара Күргәзмә-ярминкәсе уза. Әлеге чара III KAZANSAMMIT-2011 Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммиты кысаларында оештырылган. Ярминкәдә 150 оешма катнашыр дип көтелә. Алар арасында Россия, СНГ дәүләтләре, Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Якын Көнчыгыштан килгән катнашучылар бар. Елдан-ел күргәзмәнең географиясе киңәя бара, зуррак масштабларда үтә.

Быел «Челны-Бройлер», «Казан ит комбинаты», «Пестречинка» кебек ветеран-экспонентлар белән беррәттән «Акашевская кошчылык фабрикасы», Россия кулинарлары Ассоциациясе, «Балтач ит комбинаты», «Барака», «Прополис» һәм башка оешмалары да катнашачак. 
Шулай ук быелгы ярминкәдә Индонезия республикасы илчелеге, Малазиянең «Natures Own Brend» компаниясе, “Казан Хәләл Хаб” дип аталган Россиядәге иң эре хәләл товар һәм хезмәтләрнең дистрибьютор үзәге дә катнашучылар рәтендә.

Экспонентлар арасында хәләл индустриянең уникаль товарлары да тәкъдим ителәчәк. Мәсәлән, индонезиялеләр бирегә хәләл-косметика һәм үзләренең эксклюзив кием-салымы белән киләчәк. KAZANHALAL-2011 ярминкәсенә килүчеләр Малазиядән китерелгән хәләл-товарларны күрә алачак.

Оештыручылар белдергәнчә, күргәзмә барышында хатын-кызлар өчен макияж һәм битне карау буенча бушлай мастер-класслар да үтәр дип көтелә.

Күргәзмәнең беренче көндә, ягъни якшәмбе, Спорт сараенда зур шоу-программа оештырачаклар. Аның кысаларында төрле иҗади берләшмәләрнең чыгышлары булачак.

Шулай ук ярминкәдә ябык презентиция мәйданчыклары да булдырылган. Күргәзмә эшләгән ике көндә биредә товар җитештерүчеләр һәм эре сәүдә челтәр җитәкчеләре арасында рәсми килешүләр төзеләчәк. Аерым кызыксынучылар өчен финанс, туристик, медицина һәм мөхәрирлек хезмәтләре тәкъдим ителә.

KAZANHALALнең соңгы көндә исә хәләл индустрия форумы узачак. Форумның төп темалары - әлеге юнәлешнең үсеш перспективасы, стандартизация, логистика һәм маркетинг.

Күргәзмәнең бурычы — Хәләл продуктларны заманча экологик шартларга туры килүче сәламәт ризык буларак таныту.

KAZANHALAL экспонентлары белдергәнчә, әлеге ярминкә Россиядә хәләл индустрия үсеше өчен яңа киңлекләр ача.

KAZANHALAL-2011 ПРОГРАММАСЫ


I көн, якшәмбе, 19 июнь, 2011 ел

10.30-11.00 Торжественное открытие KAZANHALAL 2011 күргәзмәсен ачу тантанасы

11.00-19.00 Күргәзмә-ярминкә

11.00-16.00 Хәләл Индустрия Форумы

17.00-18.30 Ял итү һәм күңел ачу программасы

II көн, дүшәмбе, 20 июнь, 2011 ел

10.00-18.30 Күргәзмә-ярминкә

14.30-17.30 Мастер-класслар

18.00-19.00 Тантаналы фуршет

III көн, сишәмбе, 21 июнь, 2011 ел

10.00-15.00 Күргәзмә эше

15.00 Күргәзмәне ябу 


---
Kazanhalal
№ --- | 19.06.2011
Kazanhalal печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»