поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.06.2011 Ир белән хатын

Үлемнән дә яман хыянәт

Баулы кызы Лилиянең Казан авиация институтында укып йөргән чагы. Чибәр кызга әле бер егетнең күзе төшә, әле икенчесенең. Әмма Лилия берсен дә йөрәгенә якын җибәрми, чөнки күбесе – рус милләтеннән, ә рус булмаганнары кызга ошамый.

Әнисенең әйткән сүзләре катгый: «Гаиләгә татардан башка кешене кертәсе булма!» Институтны бетергәч, Лилияне эшкә Ижевск шәһәренә җибәрәләр – радиозаводка инженер-технолог итеп билгелиләр. Көннәр үтә, айлар үтә, бергә укыган дус кызлары берәм-берәм кияүгә чыгып бетә, Лилия генә һаман ялгыз кала бирә.

 

Бервакыт аны Уфага командировкага җибәрәләр. Кире кайтырга чыккач, көндезге поездга өлгерми, берничә сәгатьләп Уфа вокзалында каңгырып утырырга туры килә. Менә шунда таныша инде ул Илдар исемле сөйкемле генә татар егете белән. Сүзләр сүзгә ялгана, кыскасы, бер-берсенең адресларын алышып, кабат очрашырга вәгъдәләшеп аерылышалар. Аннары ике арада хатлар йөри башлый (кесә телефоны заманы түгел әле), Илдар, телеграмма сугып, еш кына Лилияне сөйләшү пунктына чакырып китерә, анда да серләшеп сүзләре бетми. Озакламый егет Ижевск белән Уфа арасына «сукмак» сала, җай чыккан саен әле бер, әле икенче сәбәп белән килеп чыгып, Лилия белән тәмам дуслашып бетә. Тик Лилия Уфага командировкага баргач, кызны үзе яши торган йорт янына алып барып күрсәтсә дә, үзләренә кунакка чакырырга ашыкмый егет. Озакламый Илдар кызның Баулы районы Урыссу бистәсендә яшәүче әти-әнисе белән дә таныша, алар да егетне ошата. Кыскасы, очрашып йөри башлауларына бер ел дигәндә, туй көнен дә билгеләп куялар.

 

 Илдар белән бергә буласы мизгелләрне Лилия дулкынланып көтә. Туй күлмәген, никахлашу балдагын күрсәтергә дус кызларын дәшеп китерә. Бергәләп, киләчәк көннәргә матур-матур планнар коралар.

 

Туйга санаулы көннәр калганда кызны сөйләшү пунктына чакыралар. Лилия моның Илдар булуына шикләнми, канатланып, өйдән очына-очына чыгып китә. Ә анда аны кайгылы хәбәр көтеп тора: Илдар фаҗигагә очрап һәлак булган... Телефон аша бу хәбәрне җиткерүче туганы кат-кат кисәтеп, Лилиягә юлга чыкмаска куша.

 

Көннәре төнгә әйләнә Лилиянең, үзен-үзе кулга алырлык көче калмый, тәмам чиргә сабыша. Туй үткәрер өчен генә үз яннарына кайткан кызларын әти-әнисе кабат Ижевскига җибәрми. Бераз тынычлана төшкәч, Сафуан абзый аны үз янына – Урыссудагы радиокомпонентлар заводына эшкә урнаштыра. Бертөрле эчпошыргыч көннәр башлана. Лилия тормыш рәвешен үзгәртергә уйлап та карамый, Илдарга булган мәхәббәтенә тугрылыклы кала, бергә чакларындагы истәлекләр белән яши.

 

Бервакыт алар заводына ерак Сәмәркандтан командировкага яшь кенә бер егет килеп төшә. Сафуан абзый төшке ашка аны үзләренә алып кайта. (Лилияне күңел төшенкелегеннән йолып алу өчен махсус чакырылган кунак була ул – бу хакта Лилиянең үзенә еллар узгач кына әйтәләр. Сафуан абзыйларның Сәмәркандта шактый зур урында эшләүче туганнары бар икән, Рөстәм Чиляновны ул оештырып озата, янәсе, ошаса, килешерсез, ошамаса, бигайбә...) Рөстәм Лилияне бер күрүдә ошата, әти-әнисенә исә кызларын үгетләргә дә кирәк булмый, озын-озак уйламыйча, анысы да шундук риза була. Чөнки ул инде һәммә нәрсәгә битараф, Илдар булмагач, кем белән тормыш корса да барыбер кебек тоела аңа. Әти-әнисе шулай теләгәч, ярар, аларча булсын, дип, ике көн эчендә җыенып, егеткә ияреп китеп тә бара.

 

Унбиш ел гомер итә Лилия чит җирдә ире белән. Сәмәркандтагы тормышларын да ошатмый, эчәр суын да яратмый. Шулай да Рөстәмгә ияләшеп бетә, тату, ызгыш-талашсыз, аңлашып яшиләр. Бер ул, бер кыз үстерәләр. Үзгәртеп кору еллары башланып, яшәү шартлары авырлашкач, гаиләләре белән кире Татарстанга, Урыссуга кайтып утырырга мәҗбүр булалар. Дөрес, Лилия өчен әйтеп бетергесез шатлык була бу, Рөстәмгә генә туган якларыннан аерылу кыен. Шулай да, нихәл итәсең, тормыш үз законнарын урнаштыра шул.

 

Урыссуга кайтып төшкәч, Лилиянең күңеле кабат урыныннан купкан кебек була. Яшьлек хатирәләре искә төшә, Илдарны сагыну йөрәген өзгәли. Гомерендә беренче мәртәбә иренә алдаша – дус кызларым янына барып кайтам, дигән булып, җыена да, Уфага чыгып китә. Илдарның туганнарын күреп сөйләшәсе килә аның, шуның белән җаныма тынычлык табармын, дип уйлый. Һич югы, каберен булса да күреп кайтырмын, дип өметләнә. Унбиш ел аз вакыт түгел, әмма Илдарларның йортын адашуларсыз барып таба, озак икеләнгәннән соң, бөтен көчен җыеп, кыңгырау төймәсенә баса... Ә аннан... шактый нык таушала төшкән булса да, теп-тере Илдар үзе килеп чыга!

 

Моннан соңгыларын Лилиянең исенә төшерәсе килми. Соң чиккә җитеп аптырый, рәнҗи ул Илдарга. Аны югалткач кичергән ачынулары, хәсрәтләнүләре исенә төшеп газаплый. Аннары шул ачыклана: теге чакларда ук гаиләсе булган икән Илдарның, хатыны белән бер малай үстереп ятканнар. Лилияне очраткач, Илдар күңелен аңа сала, гаиләсен ташларга йөри. Моны сизеп алган ата-анасы кара тавыш чыгара, һәм туган-тумачасы белән бергәләшеп, Илдарның «үлеме» хакындагы легенданы уйлап чыгаралар...

 

Лилиянең күңелендә хәзер нәфрәттән башка берни юк. Унбиш ел буе йөрәк түрендәге мәхәббәтен саклап яши бит ул, шуның аркасында иренә дә тиешле җылысын биреп бетерә алмый. Илдарның бу гамәлен хыянәттән генә түгел, үлемнән дә яманрак дип исәпли. Алдан ук дөресен сөйләгән булса, бу кадәр авыр йөкне унбиш ел буе күңелендә күтәреп йөртмәс иде ул, аның исемен үзенең тормышыннан сызып кына ташлаган булыр иде. Аңа хәзер әнә шул еллары кызганыч...


Ләлә ГЫЙМАДИЕВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»