поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.06.2011 Җәмгыять

Гакыйль Сәгыйровның каберенә истәлек ташы кую өчен ярдәм кирәк

29 июльдә күренекле татар шагыйре, талантлы рәссам, күп еллар Кошки районының Иске Җүрәй (Иске Фәйзулла) авылында яшәп, куллары-аяклары хәрәкәтсез килеш тешләре арасына каләмен кысып, гаҗәеп шигырьләрен язган, рәсемнәрен ясаган каһарман якташыбыз Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның 71 яшендә вафат булып, туган авылы зиратында җирләнүенә ике ел тула.

Әле үзе исән чагында ук шагыйрьнең Иске Фәйзулладагы өенә ремонт ясатып, анда музей ачарга кирәклеге турында фикерләр әйтелгән иде.

 

Тик әлегә алар бары сүздә генә кала бирәләр. Шушы көнгә кадәр бөек шагыйребезнең кабере өстенә истәлек ташы да куелмаган.

 

Дөрес, Татарстан хөкүмәте, аның Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге бу мәсьәләне уңай хәл итәргә һәм моның өчен матди ярдәм күрсәтергә вәгъдә итәләр итүен. Шулай да бу бик озакка сузылды шул.

 

Бүген шагыйрьнең каберенә истәлек ташын куярга барлыгы 30-35 мең сумнар акча кирәк.

 

Хөрмәтле милләттәшләребез! Сезгә хәлегездән килгәнгәчә Гакыйль Сәгыйровның каберенә истәлек ташы куяр өчен акчалата ярдәм күрсәтүегезне сорап мөрәҗәгать итәргә булдык. Аннан соң шагыйрьнең йорт-музеен булдыру өчен махсус фонд ачсак та начар булмас иде. Күренекле татар шагыйре, каһарман якташыбыз Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның якты истәлеген киләчәк буыннарга җиткерү, аны үрнәк итеп кую – безнең изге бурычыбыз.

 

Акчагызны түбәндәге счетка җибәрә аласыз:

А.Н.О Редакция газеты “Бердәмлек” (“Единство”)

443009, г. Самара, ул. Воронежская, 9

ИНН 6317008137 КПП 631901001

Р/с – 40703810054400012004

Поволжский банк СБ РФ г. Самары

К/с 30101810200000000607

БИК 043601607

 

Акча күчергәндә “В Фонд Гакиля Сагирова” дигән искәрмә язарга онытмагыз! Редакция адресына почта аша да җибәрергә, китереп бирергә дә мөмкин.

 

Сезнең мәрхәмәтлелегезгә өмет итеп, ышанып калабыз.


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН, “Бердәмлек”нең баш мөхәррире
Бердәмлек
№ 24 | 11.06.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»