|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.06.2011 Мәдәният
“Гашыйк Кәриб” тагын призлы булды7 июнь көнне Саратов өлкәсе Балаково шәһәрендә Россия кече шәһәрләренең IX театр фестивале төгәлләнде. 2сеннән башлап Балаково шәһәренең мәдәният йортында һәм театр бинасында Россиянең 10 өлкәсеннән килгән (Кемеровадан Прокопьевск шәһәре, Ульян өлкәсеннән Димитровград, Самарадан Тольятти, Красноярсктан Минусинск шәһәре, Төмәннән Тобольск, Пермь өлкәсеннән Лысьва һәм Кудымкар шәһәрләре, Ярославльдән Рыбинск, Волгоградтан Волжск, Саратов өлкәсеннән Балаково) театрлар үзләренең спектакльләрен күрсәттеләр. Бу фестивальне төп оештыручы “Нация” театрының сәнгать җитәкчесе Евгений Миронов. Ул Россия мәдәният министры А.А.Авдеев, Саратов губернаторы П.Л.Ипатов, Балаково шәһәре башлыгы О.Г.Мазунина белән берлектә иҗат ягыннан бик тә кызыклы һәм файдалы иҗат киңлеге булдырдылар. Фестивальне ачу һәм ябу тантаналары да мәртәбәле кунаклар катнашында булды. Фестиваль иң элек үз эченә иҗат лабораторийларын алуы белән кызыклы. Ел дәвамында лабораторий үтүче шәһәр театрларында яңа рус драматургиясе һәм режиссурасы буенча эш бара. Әсәрләр укыйлар, үзләренә репертуар сайлыйлар, яшь режиссерлар белән репетицияләр үткәрәләр һәм әзерләгән спектакльләрен фестиваль программасында күрсәтәләр. Караган спектакльләр арасында иң кызыклылары шулар булды да. Фестивальдә Россия министры А.А.Авдеев белән очрашу булды һәм анда кече шәһәрләрдә яшәүче театрларның проблемалары һәм аларны хәл итү юлларын табу хакында сүз барды. Спектакльләрне жюри карап үз бәясен бирде һәм җиңүчеләрне билгеләде. Фестивальнең “Иң яхшы спектакле” исеменә Минусинск театры куйган В.Гуркинның “Саня, Ваня, Римас”ы лаек булды. Әлмәт театрының “Гашыйк Кәриб” спектакле рәссамы Димитрий Хильченко “Иң яхшы рәссам” призы белән бүләкләнде.
|
Иң күп укылган
|