поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.06.2011 Дин

«Күк капусы ачылганын күрдем»

“Башымны да күтәрә алмый ятам ялгызым чирләп. Берзаман бик көчле яктылыктан айнып киткәндәй булдым. Тәрәзәдән ургылган нурга күзләрем чагылды. Шунда миңа ниндидер су эчерделәр. Кем эчергәнен күрмәдем. Шундук башым ачылды, гәүдәм җиңеләйде. Тирә-күрше шаккатты, ни булды, ничек шулай тиз аякка баса алдың, диләр... Аннары өстән хәбәр килде: намазга бас, диделәр. Хәзер биш вакыт намазымны калдырмыйм. Элеккеге чирләрнең ни икәнлеген дә белмим, Ходайга шөкер”.

Бу төш түгел. Әкият тә түгел. Ул чакта Луиза апаның бик нык авырып хастаханәдә ятуын мин дә хәтерлим. Терелә алмас, диючеләр дә табылды. Абзар тутырып мал-туар асрый иде, карый алмыйсың, сат, диючеләр дә күп булды. Ул бу сүзләрне бер дә яратмады. «Юк әле, үлмим әле мин», – дип каршы төшә иде.

 

– Миңа кечкенәдән Ходай Тәгалә алда ни буласын гел сиздереп торды. Үземнеке ярый әле, бүген-иртәгә үләсе кешене белеп торулары бик авыр иде. Бүген хәбәр килә, иртәгә инде ул юк... Беркөнне Ходайдан сорадым, багучылык кирәкми миңа, дидем, укып, кешегә файдам тия торган булсын иде, дидем. Шөкер, теләгем кабул булды. Хәзер нинди борчулары булса да миңа киләләр, кире какмаска тырышам. Киленнәре бәби таба алмый торган каенаналар килә, өшкереп, укып җибәрәм, икенче елны бәби алып кайталар. Башларын эчкечелеккә салган малайларның аналары килә, соңыннан: «Файдасы тиде, рәхмәт», – дип, күчтәнәч калдырып китәләр. Берәүләр документлары югалгач ярдәм сорады. «Көтегез, хәбәр килер, табыла кәгазьләрегез», – дидем. Шулай булып чыкты. Балалары югалганнар да килә, аларның да кайдалыгын Ходай Тәгалә сиздерә. Һәр очракта Ходайга сыгынам, ул ярдәм итә. Шулай да кайберләрен кире борам, «өстәгеләр» кушмый, ник икәнен үзләре беләдер...

 

– Луиза апа, яшьләй иреңнән калдың, тормышың җайлы бармады, үзеңә үзең ярдәм иткән чакларың булдымы соң?

 

– Надир үлгәннән соң, сорарга килүчеләр күп булды, кемнең кем икәнлеген алдан белеп тора идем. Берсе килгән дә, өйгә кергәнче үк, урам яктан тәрәзә аша мине күзли. Өйдә – якты, тышта – караңгы, ул мине күрә, мин – юк. Шулай да күңелем белән төс-кыяфәтләрен дә, холык-фигылен дә ачык күрдем. Мине тикшерәсе юк, дип, шунда ук кире кактым. Икенчесе мине Әлмәттән килеп алырга тиеш иде, танышырга, йорт-җирләрен күрсәтергә. Алдагы көнне төш күрдем. Имеш, арбага ике чиләк арыш салып каядыр барам икән. Каршыма милиционер килеп чыкты. Шунда Надир да янымда икән, яшер, дип ялынам моңа. Ачу белән карап алды да юк булды. Уянгач, уйлыйм: әгәр исән-сау барып кайтырга язган булса, чыгам мин бу кешегә, юлда бер-бер хәл булса, чыкмыйм, дидем. Надир шуны кисәтте бит! Авылны чыгуга ук машинасы бәрелде теге кешенең. Ярый, нык бәрелмәде. Икенче авария Әлмәттә, каршыга милиция килеп чыккач булды. Нәкъ төштә күргән милиция! Менә сиңа ике чиләк арыш – ике авария! Йорт-җирләре дә әйбәт иде, үзе дә кеше төсле иде, шулай да, «юк, бармыйм, тормыш барып чыкмый безнең, озакламый икебезнең беребез үлә», дидем. Озак та тормады, аның үле хәбәре килде. Чит җирдә үз нигеземнән аерылып калган булыр идем әле...

 

– Луиза апа, элек-электән син бик җайлы кеше идең инде. Йомыш белән килгәндә кире бора белмәдең, тәмле сүзләрең дә дәва булды. Ачык чырай белән каршы алдың, хәзинәңдә ни барын чыгардың...

 

– Бөтен кешегә дә алай булып булмый ул. Начарлык белән йөргән кешене шундук сиздерә Ходай Тәгалә. Исемен әйтмим, берәү бозык салып китте бервакыт. Әүвәлдән дус идек, бер үтенечен тыңламадым, отказ бирдем, шуңа булгандыр. Ник дисәң, күңелем кушмый торган нәрсә сорады. Тиешлесен укып, тирескә салдым теге нәрсәкәйне. Икенче көнне үк авырып егылды ул хатын, ярдәм сорап, үземә үк хәбәр иттерде аннары.

 

– Чир эләксә, үзеңне үзең дә дәвалый аласыңмы?

 

– Төрле кеше килә, аларны өшкергәндә хәлдән таям, бөтен каралары үземә ягыла. Вакыт-вакыт чистарынып алмыйча булмый, юкса тәмам авыруга сабышам. Үземнең генә көч җитмәде бервакыт, Әлкидәге өшкерүчегә бардым. Ничә кеше утыра идек, турылап миңа килде дә: «Ник бу кадәр бетерендең?» – ди. Соңыннан: «Повестка» бирмим әле мин сиңа, яшисең әле», – диде.

 

* * *

 

Бер карасаң, Луиза апа – гап-гади авыл кешесе. Авыл халкы ни белән көн күрә, ул да нәкъ шулай. Күзләре сөйли аның гади кеше түгел икәнлеген. Үтәли карый торган күзләр ул. Кайчакта куркып та китә идем мин ул текәлеп караганда. «Ике тапкыр «тәлинкә кешеләре» белән очраштым, бер тапкыр күк капусы ачылганын күрдем», – дип сөйләгәне дә хәтеремдә. Юлдашым ноутбугын ала кайткан иде, без сөйләшкән арада ул анда үз эшен эшли торды. Луиза апаның, урыныннан кузгалып, моның янына килеп басуы булды, компьютер «шып» итеп сүнеп тә куйды. Очраклымы бу, әллә, чыннан да, без аңламаган хәлләрнең дәвамымы?

 

Биектау, Зур Битаман – Казан


Ләлә ГЫЙМАДИЕВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»