|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.06.2011 Җәмгыять
Югалту җиңел, ә менә табуы?..Үземнең әйберемне югалту, дөресрәге, урлату очракларын искә төшереп утырганда, урысның “век живи, век учись” дигән әйтеме хәтеремнән һич китмәде. Бу сүзләр күп мәгънәне колачлаган анысы, тик әле бер авыз пешкәч, өреп кабарга өйрәнгән кавем микән без? Беренче югалтуым, дөресрәге, урлатуым үткән яз аенда апаларның Түбән Камадагы фатирларына машина белән өч капчык бәрәңге алып килгәч булды. Килеп туктадык. Күрәм: икенче подъездның ишек төбендә яшь егет тәмәке пыскыта, янәшәсендә торучы белән гәп куерта. Машина янәшәсендә җыештыручы себеркесе белән селтәнеп йөри. Чәчләре аксыл-саргылт төскә буялган, йөзе таушалган. Ара-тирә ул да безнең якка күз төшергәләп ала. Апам белән машина хуҗасы капчыкның берсе – бер, икенчесе икенче башыннан тотып, подъездга юнәлергә әзерләнә. Мин исә кулымдагы көнбагыш чүбен ташлау нияте белән урынымнан кузгалдым, машинадан чыгып, 4-5 метр читтә урнашкан чүп савытына атладым. Карыйм: тегеләр капчыкны икесе ике баштан күтәргән килеш подъезд ишеге төбенә якынлаша, ә ишек ябык. Мин, ярдәм итү йөзеннән, тиз генә йөгереп барам һәм аларга ишекне ачып керергә булышам... Апамның фатиры беренче катта, менә ул фатир ишеген ачты да, капчыкны ишек төбенә кертеп урнаштырдылар. Ә мин инде бу вакытта машина ишекләре бикләнмәгән икәнен, үзем утырып килгән алдагы утыргычта сумкам калганын да исемнән чыгарып, апаларның фатир ишек төбен саклыйм... Янәсе, алар капчыкка чыккан арада өйләренә угры кермәсен. Шул рәвешле өч капчык та бер-бер артлы фатирга кереп урнашты, шуннан кулларны юып алырга булдык. Мин капчык та күтәрмәдем, ник кул юып торырга инде югыйсә! Ә машина ишекләре һаман да бикле түгел икән... Без чыгып машинага утырырга җыенганда гына кулымда сумкам юк икәне исемә төшеп йөрәгем жу итеп китте. Шуны абайлап, адымымны тизләтеп, тимер ат ишеген ачкач, сумкамның урынында булуын күреп шатлануларымны белсәгез икән! Бары тик икенче көнне генә кыйммәтле фотоаппаратым юк икәнен ачыкладым. Ул бит сумкамда иң өстә тора иде! Җитмәсә, сумкамның биге дә ачык булган. Ачык авыз икәнемә шунда гына төшендем. Шулай итеп милиция бүлегенә киттем. Ничек бар, шулай сөйләп биргәч, гариза язарга куштылар. Арлы-бирле йөри торгач, анда көнем үтте диярлек. Әйберне югалтуы гына җиңел икән, юллавы, табуы ай-һай авыр... Инде өч ел вакыт үтсә дә, әлегә табылганы юк фотоаппаратымның. Бергә урланган флешкадагы 300 ләп сурәт бигрәк тә кызганыч булды. Апамнан, ишегалды җыештыручыдан сораш әле, ул нәрсә дә булса белми микән, дип үтендем. Анысы, кем әйткәндәй, үзе аерым бер “тарих”...
Күргән апа “дворник”ны, сорашкан. Баксаң, ул хатын үзе дә салырга ярата торган нәмәстәкәй икән. Теге подъезд төбендә торучы егет тә аның малае булгандыр әле.Чөнки үсмер малае да, аңа ияреп, булышырга килеп йөри ди, имеш. Ул күрмәдем дә, белмим дә дигән җавап белән чикләнгән. Инде шактый вакыт үтсә дә, акча да юк, теге хатын да эшен алыштырган, ахры, бу микрорайонда күренгәне юк ди. Кем белә, машина янәшәсендә генә себереп йөрде, бәлки минем очракта аның кулы уйнагандыр. Кем әйткәндәй, угрының кулыннан тотмагач, сылтап та, таләп итеп тә булмый шул. Табылмасмы дигән өмет белән гәҗитләргә белдерү биреп карадым да, нәтиҗәсе булмагач, яңа фотоаппарат сатып алдым...
Икенче очрак исә ял көнне базарда мавыгып әйбер карап, кирәк-ярак сатып алып йөргәндә булды. Артык мавыгып киткәнмен, күрәсең, плащ кесәсендәге телефонымнан җилләр искәнен дә сизми калганмын. Базарга кергәндә бер шалтыратып алган идем, шуннан кирәк булмагач, беркем белән дә элемтәгә кермәдем. Бары тик базардан чыккач шалтыратыйм дип кесәмә тыгылсам, телефонымны “шудырганнарын” аңладым. Инде аны-моны уйларга вакыт калмаганлыктан, әдәби берләшмә утырышына йөгердем. Каләмдәшләремне күрүгә үк, тагын чәлдергәннәр, бусында телефонымны, минәйтәм. Яхшылап кара әле, сумкаңа тыккансыңдыр, диештеләр алар бертавыштан. Һәм ашыгып, минем номерыма шалтыратырга керештеләр. Йөз актарсаң да юк инде, мин аны, сөйләшкәч, кесәмә салып куйган идем, дим. Чакыру урынына: “абонент временно не может быт вызван” дигән җавап ишетүче каләмдәшләрем исә, ”симка”ңны алып атканнар, иртәгә үк милициягә бар, гариза яз, дип киңәш бирде. Ә мин исә, үз чиратымда, фотоаппаратымны тапмадылар, анда барып вакыт уздырып йөрүдә ни мәгънә дип исбатларга тырыштым. Бар, яз, ятып калганчы атып кал, телефоның бик яхшы иде бит, дип үзенекен сөйләде киләчәккә өмет белән караучы иҗатташ дусларым. Тәки күндерде бит болар мине, аягым тартмаса да, киттем тагын икенче көнне милициягә. Анда кесәмнән урладылар дип язып биргәч, үземне кабинеттан кабинетка йөртеп тинтерәттеләр. Янәсе, сез чынлап та ышанып әйтәсезме урладылар дип, урлаган кешене күрдегезме соң, аларны таныйсызмы, күрмәгәч, ничек урладылар дип әйтә аласыз, бәлки кесәгездән төшеп калгандыр һ.б. Соң алагаем тирән кесәдән ничекләр төшеп калсын ди ул, тишек түгел бит ул дип аңлаткан булам тегеләргә. Урлаган кешене күрмәгәч, ничек дип шулай ышанып әйтә аласыз соң сез, дәлилегез кайда, ди һаман погонлы “нәчәльник”. Алайса югалттым, урлау очрагын тулысынча кире кагам, диегез дигән күчермә бирә араларыннан берсе. Нәкъ шулай дип язып бирдем. Бер елдан артык вакыт үтсә дә, телефоным турында да хәбәр ирешкәне юк әле. Ике атна уздымы-юкмы икән, яңа телефон алдым да куйдым. Әй орышты инде танышларым, урланган әйбереңне, үзем югалттым, дип тор инде, пешмәгән нәстәкәй, диеп. Шулаен шулайдыр да, кем әйткәндәй, узган эш узган инде... Ходай да бит сакланганны гына саклармын дигән. Погонлылар кулына калгач та эш әллә уңай хәл ителә, әллә юк икәнен аңлап, үзебезгә игътибарлырак булырга кирәктер лә ул... Эчке эшләрдә дә үз эшенә намус белән караучылар белән беррәттән, намуссызлары, җавапсызлары да булуын күреп, ишетеп торабыз лабаса. Кыскасы, тагын бер кат игътибарлырак булыгыз, диюем...
Илзирә ВӘЛИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|