|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2011 Җәмгыять
Алимент түлә, тыныч йокларсыңБалаларына алимент түләүдән баш тартып, качып йөрүчеләргә ике-өч ел элек үк катгый чаралар күрә башлаганнар иде инде. Россиянең суд приставлары хезмәте аларга каршы чын “сугыш башлады”. Андый аталарны эшкә алганда да энә күзеннән үткәрә һәм чит илгә дә чыгармый башладылар. Россия Юстиция министрлыгы, бу чаралар белән генә канәгатьләнмичә, миһербансыз ата-аналардан балаларына алимент түләтүнең башка юлларын да тәкъдим итмәкче. Шул уңайдан министрлык бу хактагы законга үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнәрен Дәүләт Думасына керткән дә инде.
Үзгәрешләрнең күп өлеше алимент түләүдән качып йөрүчеләргә тагын да катырак чаралар күрүгә кагыла. Мәсәлән, аларның машина йөртергә хокук бирүче документларын (праваларын) алырга мөмкиннәр. Шәхси эшмәкәрләрне исә эшчәнлекләренә лицензиядән мәхрүм итү күздә тотыла. Андыйларны актив ялдан мәхрүм итү – ау билетын кире алу да карала.
Закон проектында алиментчыларның үз мөлкәтләрен икенче кешегә, мәсәлән, ире яки хатынына, туганнарына, дусларына күчереп яздыруны тыю да каралган. Хәтта бу төр сделка элегрәк рәсмиләштерелгән булса да, суд органнары аны яңадан карап, дөрес түгел дип табарга мөмкин. Законга үзгәрешләр кабул ителә калса, алимент күләме элеккечә ата яки ананың хезмәт хакына бәйле булмаска мөмкин. Аның күләмен суд баланың яшәү минимумына карап билгеләячәк. Алимент күләменә, инфляциягә бәйле рәвештә, еллык индексация ясау да каралган.
Болардан тыш закон проектында бурычлы кешенең суд приставларына мәҗбүри рәвештә мал-мөлкәтләре турындагы декларацияне күрсәтүе дә каралган. Әгәр аны күрсәтүдән баш тартсалар яки мәгълүматларны дөрес итеп күрсәтмәсәләр, аларга карата җинаять эше дә ачылырга мөмкин. Әгәр депутатлар тарафыннан законга үзгәрешләр кабул ителә калса, бу төр катгый чаралар алимент түләүченең баласына, кайбер очракларда ата-анасына (кызганычка каршы, арабызда андыйлар да бар) 5 мең сум бурычы булса да кулланылачак.
Люция ФАРШАТОВА |
Иң күп укылган
|