поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.08.2008 Шоу-бизнес

БЕЗНЕҢ КЫЗЛАР КИЯҮ КҮРГӘНМЕНИ?

Бу бәхәскә кушылмам дип күпме генә тыелсам да, берьяклылык күпкә киткәнне күргәч, язмыйча кала алмадым. Чыннан да, артыккарак китте яшьләрне кыйнау. Миңа калса, кайберәүләр әллә чама хисен белмиләр, әллә махсус зыян салу өчен тырышалар. Кыскасы, иртәгә дөньяны үз кулларына алырга тиешле яшьләрнең берсенә булса да колак салып карагыз әле, хөрмәтле олыларыбыз!

 Bшеткәнегез бармы икән: борынгы грек философы Сократны аллаларны санга сукмыйча, яңа тәңре тудырып, халыкка җиткерергә тырышкан өчен хөкем итәләр. Нәтиҗәсе – үлем җәзасы. "Барс-Медиа" компанияләр группасын да татар эстрадасын үзгәрткәне, яшь җырчыларны барлыкка китерүе өчен "үлем җәзасы"на тартырга теләүче кебек кабул иттем "ВТ"дагы бер-бер артлы диярлек дөнья күргән язмаларны.

Яңалык һәрвакыт бәхәс, төрле караш уята. Заманында Тукайны, Дәрдмәндне әдәбиятка керткән "яңалыклары" өчен тәнкыйтьләгәннәр, XVIII – XIX гасырларда "спектакль – тамаша татар өчен түгел, яшьләрне боза", дип чаң суканнар, бу турыда язганнар. Спектакльләрне төрле юллар белән туктатырга, чикләргә тырышканнар. XXI гасыр. Шул ук хәл. Бары җикеренү объектлары гына үзгәреп тора. Хәер, объектлары дип әйтү дөрес булмас, әлеге дә баягы "Барс-Медиа" компанияләр группасына барып терәләбез. Ни өчен дигәндә, бүген җырчылар белән эшләүче, үзенең радиосы, газетасы булган холдинг саналырдай башка компания юк. Тырышып караучылар бар, тик башкарып чыгучылар күренми. Аның каравы, "начар", "Барс-Медиа" – талантсызлар оясы" дип авыз чайкаучылар еш күренә. Җитешсез якларны табу, гаепләү җиңел бит ул, ә "менә болай кирәк" дип өлге итеп алырлык мисал бармы?

 

Җырлар һәм җырчылар күп, ләкин алар арасында татар җыры, татар милли моң-аһәңе дигәннәре бик сирәк, дип яза эстраданы утлы табага бастырырга теләүче авторлар. Ай, яратабыз да инде, кайда моң, яшьләр арасында даңгыр-доңгыр, дип сүз куертырга. Килешәм, бүгенге көндә татар халык җырын җиренә җиткереп, моңлы итеп башкаручылар яшь җырчылар арасында санаулы. Әмма Раяз Фасыйхов, Илдар Әхмәтов, Илшат Вәлиевтә, Гүзәл Уразовада моң юк дип әйтергә тел әйләнерме икән? Тагын бер сорау борчый: ә элек моң һәр җырчыда да булганмы? Һәркайсы Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров кебек популярмы? Заманында "урта кул" булып йөргән җырчылардан: "Яшьләрдә моң юк", – дигән сүзләрне ишетергә туры килә, тик андыйларның репертуарында мисал итеп алырлык җырлары күренми...

 

"Талантларның мөмкинлекләре чикләнгән... ниндидер сәбәпләр аркасында" дию "әнә теге җирдә ни булган" җөмләсен хәтерләтә. Нәкъ менә татар яшьләренең сәләтләрен ачу, сәхнәгә яңалык, төрлелек кертү өчен "Барс-Медиа" группасы 2004 елдан бирле "Йолдызлар фабрикасы" проектын үткәрә дә инде. Шуны да әйтергә кирәк: бюджеттан бер тиен алмыйча, ә үз көче, булдыклылыгы белән. Ел саен "фабрика"ның сайлап алу турлары аша төрле шәһәртөбәкләрдән 500-600 егет-кыз үтә. Күрсәт талантыңны, нинди сәбәпләр аркасында бар икән ул читтә калганнар. Яшьләрне сайлап алу Чаллы, Әлмәт, Чистай, Казан, Уфаларда үтә. "Йолдызлар фабрикасы" ел саен 10-12 яшь җырчыны "Татар җыры" сәхнәсенә чыгара, үзен күрсәтергә, татарның "иң-иң"нәре белән җырларга мөмкинчелек бирә. (И.Шакиров белән Шәкүр, Венера Ганиева һәм Мөнир Рахмаев, Салават белән Алинә һ.б.) Фабрика булмаса, Илдар Әхмәтов, Илназ Сафиуллин, Раяз Фасыйхов, Илшат Вәлиев, Шәкүр, Иркә, Ландыш кебек җырчылар булмас иде. (Ягъни яшьләр өчен җырчылар булмас иде дигән сүзем). Кирәкләре дә юк дип әйтүчеләр табылыр, ә дәлилләү?

 

"Йолдызлар фабрикасы" татарга кирәк иде. Тик бу эшне башлап җибәрүче генә табылмады. Бүген яшь талантларны чыгаручы шул әлеге дә баягы  "Барс-Медиа" түгелме соң? Дөньякүләм яңарыштан татар да артта калмый дип сөенергә кирәк. Мәскәүдә "Фабрика звёзд" ничә еллар эшләп килә (аларда да бит Пугачёвалар белән беррәттән Ираклийлары да, Савичевалары да бар). Америка проекты "American Idol"да да шул ук хәл. Нишләп соң татар калышырга тиеш? "Татар"ның күкрәк кагуы өчен эшләргә, алга ыргылырга кирәк. Туа барган һәр яңалыкны тәнкыйтьләп, "кирәк" дип дөрес сүз сөйләп утыручылар, бер урында таптануны дәвам итүчеләр болай да җитәрлек.

 

Клиплар мәсьәләсенә килгәндә, "мөселман гаиләсен мыскыллау", "бот күрсәтү" дип яза кайберәүләр. Әйдәгез, каен төбенә басып җырлыйк! Матур бит: каен, чәчәкләр, кошлар һәм... калфагын кыңгыр салган җырчы. Төрлелек һәр өлкәдә булырга тиеш. Шул исәптән эстрадада да: клиплар арасында бар фильм кебек йотлыгып карарлыклары да, бар "җиңелчә" кәеф күтәрә торганнары да. MTV, MuzTV ны карыйк: шәрәләр дә, тавышсызлар да бар. Шуны күреп үскән хәзерге заман баласының психикасын Ландышның ялан боты гына бозармы икән? Ай-һай, икеле...

 

Илдар Әхмәтовның "Сагыш" исемле җырына "төрмә" образын кертү, татар яшьләренең урыны төрмәдә дип нәтиҗә ясап кую көлке. Авыл өйләрен төшереп, көянтә тотып суга бару – яшьләрнең киләчәге авылда су ташып үтәчәк дигәнне аңлатамыни? "Төссез, әхлаксыз, мәгънәсез клиплар тулып ята", дип яза авторларның берсе. Дилә Нигъмәтуллинаның "Хатын-кыз бәхете" җырына төшерелгән клип мәгънәсезме? Яшьләр тормышын, дөнья агымын чагылдыручы Шәкүрнең "Дөнья, тукта" клибы төссезме? Ә бәлки, сезнең фикерегезчә, Резедә Шәрәфиеваның "Нигә дип сорама" клибы әхлаксыздыр? "Барс-Медиа" клиплар төшермәсә, татар бит клипның нәрсә икәнен дә белә алмас иде. Чит илдә клип төшерүләрне дә бит "Барс" үз акчасына эшли, ел саен 36 клип төшерелә. Йә, татарның үсүе, җырчыларның чит илне күрүе, тамашачыга күрсәтүе начармы?

 

Бөтен дөнья үзгәреш кичерә, татар эстрадасы инде болай да артта калган. "Яшьләр татар җырларын тыңламый, чил илнекен әйләндерә" дип берничә ел элек зарланып утырганыбызны оныттык та мыни? Тыңлата белергә кирәк. Һәр буын өчен кәеф күтәрә торган чара булырга тиеш. Яшьләр яшь җырчыларны үз итә. "Татар радиосы"на гел аларның җырларын сорап шалтыратулары, CD һәм DVD дискларның тиз таралуы, концертларда зал тутырып халык җыю – ачык дәлил булып тора. Яшьләр өчен татар дискотекалары кирәк. Элек "татар дискотекасы" сүзенә кырын караган шәһәр яшьләре дә хәзер атна саен "Музыкаль бомба", "Нон-стоп" дискотекаларына атлыгып йөри. Клуб алдында керә алмый басып калган яшьләр дә шактый. 2007 елның җәендә төрле шәһәрләрдә үткән "Музыкаль десант" та (яшь башкаручылар катнашында гына) меңләгән аудитория җыя алды.

 

"Татар җыры" фестиваленә килгәндә, ул – бердәнбер зур концерт-тамаша, еллык нәтиҗә. Ел буе эшләгәннәр: CD һәм DVD чыгарып, концерт куеп, үзләрен күрсәтә алганнар гына татар эстрадасының югары премиясе "Алтын Барс"ка ия була. Әйе, "җидешәр" тапкыр ия булганнары да бар. Зәйнәп, Салават, Хәния турында сүз бара. Алар "Барс"ка лаек түгелме? Кызык... "Татар милләтен үстерүдә алар битараф" дип әйтү буш кычкыру гына булып кала.

 

"Барс-Медиа"ны гына яшьләр зәвыгы борчый да бугай инде. Әгәр татар дискотекалары үткәрелмәсә, татар эстрадасы дөньякүләм аренага тартылмаса, шәһәрләрдә концертлар куелмаса, "Татар радиосы" әдәби татлы җөмләләр белән "дөрес сүз" генә сөйләп акыл сатса... – без "моң" дип авызыбызны ачып утырып калачакбыз... Ә яшьләр исә, MTV кабызып, татар эстрадасыннан читләшәчәк. "Кем соң ул Фәрхи?" дигән сорауларына җавап бирергә туры килмәгәе...

 

P.S. Бу язма белән кемнедер якларга, кемнедер кимсетергә теләмим. Бары тик яңарышларны кабул итик, бердәм булыйк дип өндисем килә. Ни дисәк тә, татар өчен эшлибез бит.


Гөлназ СӘФӘРОВА
Ватаным Татарстан
№ 173 | 19.08.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»