поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.06.2011 Милләт

Татарлар ни өчен кими бара?

Утызынчы елларга чаклы татарларны, кимсетергә тырышып, «гололобый» («такырбаш») дип атыйлар иде. Чөнки татар ирләре-угланнары, чәчләрен пәке белән кырдырып, ялтырбаш булып йөрде. Татар халкында бу мөселманлыкны, чисталыкны аңлата иде. Бүген сез ялтыратып кырылган шәрә башлы бер генә татар кешесен дә күрә алмассыз. Бөтенесе дә озын чәчле. Мәдәниятле булдык, шөкер!

Икенче бөтендөнья сугышына чаклы дип әйтерлек, татар картларын, олылап, «аксакаллар» дип әйтәләр иде. Чөнки кырыктан узган һәр мөселман татары сакал йөртте. Ак сакаллы булу ул дәрәҗә, олпатлык галәмәте иде. Бүген сез татар картлары арасында бер генә кара сакаллы кешене дә, ак сакаллысын да очрата алмассыз. Барысы да хатын-кыз чырайлы – шоп-шома. Мәдәниятле булдык, шөкер!

 

Татар авылларында Икенче бөтендөнья сугышына чаклы ирләр хәмер эчми иде. Авыл саен бер ике җүнсезе булгандыр, алары да атнага бер, базар көннәрне генә эчә торган булган, диләр. Бүген һәркөнне һәр кеше эчә. Мәдәниятле булдык, шөкер!

 

Татарлар арасында аерылышу, никах бозу кебек нәрсәләр юк дәрәҗәсендә иде. Бүген ун никахның җидесе бозыла. Мәдәниятле булдык, шөкер!

 

Элек бөтенрусия буйлап татар мәктәпләре эшли иде, бүген татар халкының уннан бер өлеше генә Ана телендә белем ала. Мәдәниятле була барабыз, шөкер!

 

Әгәр дә татар кызы татар булмаган милләт егетенә кияүгә чыга икән, аларның уртак баласы урыс була. Татар егете башка милләт кызына өйләнә икән, аларның уртак баласы урыска әйләнә. Мәдәниятле булдык, шөкер!

 

Большевиклар түнтәрелешенә чаклы «татарин» сүзенең игезәге булып «Абдул» исеме йөргән иде, чөнки татарлар үз балаларына күбрәк «Габдулла» исеме куялар иде. Бүген «татарин» сүзенең игезәге булып Альберт, Роберт, Рафаэль исемнәре тора кебек. Мәдәниятле булдык, шөкер!

 

Элегрәк татар баласы урысча белсә, могҗиза санала иде. Хәзер татар баласы татарча белсә – могҗиза! Мәдәниятле булдык, шөкер. Без – татарлар, урыслашуны «культурный булу» дип аңлыйбыздыр инде. Шөкер!

 

Татарлар өч буын дәвамында үзләренең милли йөзен югалтты. Татар кешеләренең паспортларында тиздән «Альберт Рафаэлович Эдуардов» яки «Роберт Альфредович Карлмарксов» яки «Луиза Зигфридовна Копперфельдова» исемнәре пәйда булачак. Бетте! «Шәҗәрә» дип аталган нәсел агачында татар исемнәре бетә бара. Яшәсен культура, мәдәният, яшәсен цивилизация! Ура!

 

1904 елда Гаяз Исхакый татар милләтенең бетүе турында «Ике йөз елдан соң инкыйраз» исемле атаклы әсәрен язган. Йөз ел узды. Болай барса, тагын йөз ел түгел, егерме ел эчендә татар бетәчәк. «Инкыйраз» гарәп сүзе – «бетү, юкка чыгу, тамырдан кору» дигән мәгънәдә.

 

Татар халкын бетермәс өчен көрәш башында зыялылар, укытучылар, язучылар, сәнгать әһелләре, сәясәтчеләр торырга тиеш иде. Ничек кенә сәер тоелмасын, инкыйразның башында нәкъ менә шушы катлау торды да инде. Бигрәк тә совет чорында тулы булмаган урта мәктәп, тулы булмаган югары уку йорты тәмамлаган укытучылар урыслашырга, европалашырга ажгырып тора иде. Әгәр дә сез татарлар арасында Генрих, Луиза, Роберт, Рафаэль исемле кеше очратсагыз: «Атаң-анаң кем?» – дип сорап тормагыз, андыйларның ата-анасы укытучы булыр.

 

Бу хәрәкәт узган гасырның утызынчы елларында ук башланган иде. Белемле, зиһниятле мөгаллимнәрне, муллаларны алып китеп юкка чыгардылар. Татарның ярымнадан, ярымбелемле укытучылары мәгариф башына утырып, үзләренең балаларына европа исемнәре бирә башлыйлар. Аларга ияреп, гади халык та үз исеменнән баш тартты. Дөньядагы милләтләр арасында татар халкы кебек үз исеменнән, үз йолаларыннан, үз йөзеннән баш тарткан башка бер генә милләт тә юктыр. Бу инкыйразга омтылу иде. Аларны өстәгеләр мәҗбүр иткәннәр дип уйламагыз. Юк! Русиядә урыслаштыру сәясәте чәчәк атса да, татарның өенә кереп, син балаңа «Роберт», «Михаил» исеме куш, дип әйтүче юк иде. Татарлыктан качуны татар интеллигенциясе үзе башлады. Бу үз асылыңа хыянәт итү иде. Зыялылары хыянәт иткән милләт ул милләт булудан туктый, ул «халык»ка әверелә, тора-бара «халык» «халыкча» (народность) дәрәҗәсенә төшә, халыкча – умырткасы булмаган кешеләр өере булып китә. Аннан соң тулысы белән инкыйраз җиңә. Моңа Русиядә яшәүче халыклар, халыкчаларның гыйбрәтле язмышы дәлил булып тора.

 

Муллаларын, «кулак»ларын Себергә куып, Коръәнне утка атып, татар милләте динсез калды. Динсезлектән денсезлеккә бер адым. Дин урынына «Коммунизм» дигән ялган дин китереп куйдылар. Шулай итеп, татарның меңьеллык йолалары, Исламга бәйле яхшы гореф-гадәтләре юкка чыкты.

 

Татар милләтенең Исламга кадәр булган үз йолалары, гадәтләре җылкы малына – атка бәйле иде. Җылкы ул – кымыз йоласы, казы ясау гадәте, тире иләү, ат тиресеннән күн ясау, ияр тегү, кын ясау, Сабан туйларында ат бәйгеләре уздыру.

 

Атларны, җылкы малын махсус бетерделәр. Әйтүләренә караганда, Сталин дәверендә Татарстанда, Башкортстанда 38 миллион җылкы юкка чыгарылган. Җылкы көтүе, җылкы абзарлары урынына татар авылларында дуңгыз фермалары корылды. Шулай итеп, атка, җылкыга бәйле йолалар бетерелде, яңа йола – дуңгыз йоласы башланды. Хәзер мөселман-татар авылларында «сарыкка, җылкы итенә караганда дуңгызныкы тәмлерәк», дип әйтәләр. Дуңгыз ите белән бергә татар авылларында көмешкә дә пәйда булды. Мәдәниятле булдык, шөкер!

 

Әйе, татарларның милли мәктәпләрен ябу, гыйбадәт урыннарын – мәчетләрне җимерү, татар теленең кулланыш кысаларын тагын да кысу, ун ел саен әлифба алмаштыру, хөкүмәтнең халык санын алгандагы алдашуы, татарларны бик күпкә киметеп күрсәтүе, тарих дәреслекләрендә татар халкын урынсызга мыскыл итү, татарның бөек шәхесләрен кулга алып, аларны юк итү һәм күпләп-күпләп татар ирләрен иң кырыла торган хәтәр урыннарга, сугышларның алгы сафына кую кебек алдан уйлап кылынган дискриминация сәясәте аркасында татар милләте хәерче халыкча көненә калды. Юкса татарлар 7 миллион гына түгел, татарлар кимендә 20 миллион!

 

Шушы турыда бик еш сөйли башлагач, 1970 еллар башында мине җитди йортка чакыртып алдылар. Имеш, мин халык арасында ялган мәгълүмат таратам икән. Ялган түгел иде ул. Узган гасырның башында ук «Миръат» исемле матбагада (Санкт-Петербург, 1900, 2 нче сан) «… Ләкин алты миллион татар эченнән …» дип язылган. Русиядә алты миллион татар яшәгәнлеге турындагы мәгълүмат бу.

 

1911 елда чыккан «Ялт-йолт» журналының 26 нчы санында Тукай, «10 миллион Идел буе татарлары», дип яза. Себер, Урал, Урта Азия, Кырым татарлары бу хисапка керми әле. Революциягә чаклы өч-дүрт миллион булган үзбәк, казакълар егерме миллионга җитте, егерме миллион булган татар нишләп Совет власте вакытында шулай азайган? Моның берничә сәбәбе бар: татарларны сугышларда алгы сызыкка куеп, күпләп, миллионлап кырдырганнар, халык санын алган вакытта унбиш-унсигез миллион татарны башка милләтләргә яздырганнар. Икесе дә хөкүмәтнең олы җинаяте, дискриминация сәясәте. Әвеш-тәвеш китерә торгач, хәзер без биш миллион чамасы булдык шикелле. Шикле мәгълүмат! Татар артистлары, язучылары Русияне иңләп-буйлап йөри, заллар татарлар белән шыгрым тулы була иде. Биш-җиде миллион гына булса, шундый тыгыз диаспора була аламыни ул?

 

Тәкъдир тарафыннан татар милләте үссен, алга китсен өчен тарих безгә өч форсат бирде. Беренче алгарыш (прогресс) вакыты – IХ-ХVI йөзләрдә, ул Бөек Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорына туры килә. 1552 елда Казан дәүләте җимерелгәннән соң, татар милләтенең кирегә китү (регресс) чоры башлана. Мәскәвиянең игосы, татар халкын рәхимсез изүе башлана. Мәчетләр, шәһәрләр, кәрвансарайлар, китапханәләр, мәктәп-мәдрәсәләр җимерелә, татар мәдәнияте хәрабәләр өеменә әверелеп кала; мөселманнарны ирексезләп чукындыру башлана, чукынырга теләмәгән татарларга үтәү мөмкин булмаган ясаклар салына. Татар авылларына җәза отрядлары җибәрелә. Чиновникларның, попларның, армия командирларының татарларга карата чиксез рәхимсезлекләре киң колач җәя. Татар халкының бу кара көннәре 1552 елдан алып 1776 елга чаклы дәвам итә. Шушы дәвердә яшәгән татар шагыйрьләренең, татар галимнәренең исемнәрен сез тарих битләрендә таба алмассыз. Татар зиһниятендә сез кара бушлык кына күрерсез. Халык азатлык өчен күп елларга сузылган канлы партизан сугышларын, һәрчак булып торган гыйсъяннарны гына хәтерли. Шуңа күрәдер дә патшага каршы күтәрелгән гыйсъянчыларның күп өлешен татарлар тәшкил иткән.

 

Шул гыйсъяннар аркасында татар халкына алгарыш ясарга икенче форсат килә. Алар бу форсатны кулларына корал тотып, Булавин, Разин, Пугачев яуларында катнашып алдылар. Пугачев гыйсъянчыларының иң күп өлешен татар-башкорт тәшкил итә иде. Екатерина – Әби патша татарларга тизрәк дин иреге бирелүе турында указ язып ташлый. Янәсе, татарларга ташламалар ясый. Әлбәттә, Кәтри патшабикә татарларга булган мәхәббәте аркасында түгел, Русияне, патша тәхетен татарлардан саклап калыр өчен эшли бу «яхшылыгын». Шулай итеп, татарлар булган мөмкинлекләрнең йөздән бер өлешен – үз диннәрен тотарга, үзләренчә белем алырга, Коръән чыгарырга, таш манаралы мәчетләр корырга мөмкинлек алалар. Татар халкы, янып көлгә әйләнеп, тагын җанланган Феникс кошы сыман, яңадан терелергә көч таба. Дин иреге турындагы указга кул куйганда Кәтри патшабикә дәүләт казнасыннан татарларга сукыр тиен дә аерып бирми. Татар халкы үз көче белән, үзенең рухи һәм матди куәте илә алгарыш сөрешен башлый. Кандалый, Акмулла, Утыз-Имәни кебек шагыйрьләр, галимнәр калкып чыга. Мәрҗани кебек күп кенә фән эшлеклеләре пәйда була. Китап басу эшләре җайга салына, мәктәпләр ачыла. Шулай итеп, татарлар халыкчадан халыкка әверелә. Ләкин бу алгарыш озакка сузылмый. Татар халкының алдынгылары патша жандармериясе тарафыннан эзәрлекләнә башлый. Ирексезләп чукындыру, халыкны бетерү сәясәте кузгала. Ләкин татар халкы бөтен көче белән шул сәясәткә каршы көрәшә. Шул заманның бөек, акыллы һәм хәйләкәр инквизиторы Ильминский исемле поп була. Ул татарларны урыслаштыруның иң тугры һәм иң яхшы ысулын уйлап таба. Ильминский – шәрык телләре остасы, шул хисаптан татарча да яхшы белгән галим. Ул Инҗилне татарчага тәрҗемә итә һәм татар-керәшеннәр арасыннан чукындыру эшен башкарачак миссионерлар әзерли башлый.

 

1905 ел килеп җитә. Татарлар өчен өченче алгарыш башларга җай чыга. Бу инкыйлаб татарларга бик тә куәтле шәхесләр, сәясәтчеләр, галимнәр, фабрикантлар, алтын промышленникларын бирә. Куәтле эшче сыйныф, куәтле крәстиән сыйныфы, көчле интеллигенция катлавы барлыкка килә. Актерлар, язучылар, музыкантлар, хәрби башлыклар, театр, югары уку йортлары татарны «халык» басмасыннан «милләт» дәрәҗәсенә күтәрделәр. Татар милләтенең өченче алгарышы 1905 елдан алып 1917 елгача дәвам итте. Шушы унике ел татар милләтенең эчендә моңарчы күрелмәгән куәт, иҗат көче, әдипләр, музыкантлар, сәүдәгәрләр, промышленниклар өлгереп ятканын исбатлады. Хөкүмәт казнасыннан сукыр тиен дә алмыйча, татар милләте үзен-үзе күтәрде, укытты, үстерде. Мәктәпләр, мәчетләр, кәрвансарайлар корылды, милләт үз улларын, кызларын чит илләргә, Германиягә, Франциягә, Төркиягә, Һиндстанга, Питербургка укырга җибәрә торды.

 

Сталин, чынлыкта, Ильминскийның шәкерте иде. Ул Ильминскийның татарларны урыслаштыру өчен корган планын дәвам иттерде һәм, әйтергә кирәк, аны азагынача китереп тә җиткерде. Халыкның иң акыллы, иң талантлы вәкилләрен юкка чыгарып, Сталин татар милләтен башсыз калдырды. ВКП(б) аның бу эшен хуплап, кул чабып, «бис, браво» кычкырып торды. Сталин милләтләр турында үзе уйлап чыгарган теориясе белән татарларны «милләт» булу хокукыннан мәхрүм итте. Аның уенча, урыслардан кала Русиянең иң олы-зур милләте татарлар милләт була алмый, татарлар бары тик халык кына икән.


БАТУЛЛА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»