|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.06.2011 Җәмгыять
Шотландиягә барасым киләЙокының бик тәмле чаклары. Төнге сәгать 11 тулганда ястүне укып көнне тәмамлап куярга, башны мендәргә куярга да өлгермисең, иртәнге сәгать өч. Югары очтан Мөҗип хәзрәтнең азаны яңгырый башлый. Ишетми кала күрмә дигәндәй, тавыш көчәйткеч кебек аңа Амур кушыла. Ишетмимме соң инде, торганымны сизенә, туктый. Аңа да, миңа да башкаларның уянмавы хәерлерәк. Иртәнге намаздан соң тиз генә йоклап китәрмен димә инде, бер яктан өздереп кошлар сайрый, икенче яктан быдыр-быдыр Мәскәү радиосы сөйли. Сөйләсә сөйли инде, йокларга комачауламый. Шулай да вакыт-вакыт ачуны китерә, үзе белән талашып та алам әле. Дөрес, бу талашу бер яклырак чыга. Алар мине ишетми, мин аларны ишетәм. Мәскәү радиосы, ник тиясең безнең Президентка? Аның сиңа яхшылыктан кала нинди начарлыгы тигәне бар соң? Әле бит Президент булуына да бары тик бер ел. Күрегез әле сез аны, безнең Рөстәмнең (әле бит башкортларның да Рөстәме бар) гаебен тапканнар. Янәсе, ул ант кабул иткәндә, Татарстан халкына хезмәт итәм, дигән. Күрәсең, Русиягә хезмәт итәм дияргә тиеш булган. Бу тырнак астыннан кер эзләүчеләр Татарстан халкының Русия халкы икәненә шикләнеп карыймы икән әллә? Татарстан халкына хезмәт итү Русия халкына хезмәт итү булып чыга бит инде.
Ә инде Татарстан Президентының антына килгәндә, ул кирәк идеме соң, тиеш идеме? Шул радио тыңлый-тыңлый, намаз укый-укый җыйган акылым буенча әйтә алам. Сайлап куелган очракта гына сайлап куючылар алдында ант итеп була. Ә Рөстәмнәрне Мәскәү үзе билгеләде, димәк, берсүзсез, шик төшермичә үзеңә ышанган кешеләргә тырышып хезмәт итәсе була. Мәктәпләреңне яп диләр икән, ябасың, үз туган телләрендә сөйләтмә диләр икән, сөйләтмисең. Берни эшләп тә булмый. Без бит шотландлар түгел. Әнә сайлауларда Шотландия милли партиясе-җиңеп чыкты. Ә бездә милли партия төзергә ярамый. Ә бит төзелсә, бер дә начар булмас иде. Шотландия Англия эчендәге дәүләт, ә колония түгел. Шотландиягә барасым килә дигән идем бит әле, әлбәттә, барам, Аллаһ теләсә, анда инде урамда очраган кешедән: “Син кем? – дип сорыйм, – инглизме, шотландмы?” Мин беләм: ул, мин шотланд, диячәк, тик инглиз телендә. Чөнки тел ярыйсы ук онытылган ләкин бетмәгән: тау итәкләрендә, диңгез буйларында, табигатькә якын җирләрдә шотландлар үз телләрен саклап калганнар. Ә безгә – татарларга, телебезне ничек саклап калырга соң әле? Әнә Нурлат районында 20 татар мәктәбен яптырырга йөриләр. Бу бит инде телне, авылны бетерү өчен эшләнә. Уйлыйм, уйлыйм да, бу Русия сәясәтчеләре бер дә радио тыңламыймы икән соң? Үзләре дә бәхетсез, башкаларның да бәхетле булуын теләмиләр. Күрегез әле сез, шул ук Шотландия моделе безгә ничек кулай булыр иде. Яз-көз җитсә, Русия солдат эзләп газаплана. Әгәр безнең татарларның Русия армиясендә үз хәрби частьләре булса, бөтен татар, мөселман бик рәхәтләнеп Ватанны саклаячак. Бүген минем 3-4 туганымның уллары югары уку йортларыннан соң кайткач яхшы эшкә урнашып булмасмы дип армиягә китте, төрлесе булды. Берсен бик кыерсыттылар. Санаулы көннәр калып бара, яшьләрне, яңаларны кыйнамыйсың дип, офицер үзен кыйнаган. Әгәр аерым частьләр булса, бу Русия армиясенә зур таяныч булыр иде. Тышкы сәясәт тә Русия кулында булсын. Шотландиядә шулай. Шулай булса да, алар ике елдан референдум үткәреп тулы мөстәкыйльлеккә ирешмәкче. Ирешерләр дә. Ирландиянең дә тулы мөстәкыйльлек алганына күп булса 100 елдыр. Шотландия дә алыр, Аллаһының рәхмәте белән зур-зур җир мае, газ ятмалары ачып яткан көннәре. Инглизләр белән тулы хокуклы дәүләт булып яшәрлекләре бар.
Бездә генә ул, килешсә дә, килешмәсә дә, һаман төрле милләтләрне котырту, кимсетү, мәсхәрә итү белән шөгыльләнеп яталар. Болар бит тулысынча Русияне юк итәргә тотындылар.
Әле Президент чагында Владимир Путин бер чыгышында: “Хәтта кечкенә генә этнос вәкиле дә, күп санлы татарлар турында әйтмим дә инде, Русиядә үзен өендәге кебек хис итми икән, күпмилләтле дәүләт киләчәктә саклана алмаячак”, – дигән иде. Дөп-дөрес сүзләр. Ләкин ник соң ул сүзләр эштән аерыла? Ник һаман да безнең белән булышалар. Без бит үз өебездә яшибез. Үзебезчә яшисебез килә. Әле сәгать иртәнге бишенче ярты гына. Кояш чыга. Ул беренче нурларын сипкәндә тагын 2 сәгать йоклап аласы бар. Радио сөйли торсын. Ә Шотландиягә чыннан да барасым килә. Кечкенә генә бер провинция халкы азатлык, мөстәкыйльлек өчен көрәшеп ятканны, җиңгәнне күрәсем килә. Ә безнекеләр – язучысы, шагыйре, сәясәтчесе – һәрберсе үз күңелендә капитуляция ясап, килештеләр бугай, дәшмиләр. Югыйсә менә-менә сайлаулар җитә.
Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ |
Иң күп укылган
|