• 23.10-24.10 "Хыялый" спектакле премьерасы. Тинчурин театры. 18:30 да
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 13.00 һәм 17.00
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 6+
  • 11.11-12.11 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры. 19.00
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
  • 02.12 "Кем кемне?!" Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концерты. Филармония.18.30
  • 03.12 "С чего начинается Родина..." Марина Карпова концерты. Филармония.18.30
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 27 Октябрь Шамил Садыйков
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 40лет ищу работу Апастово Казань Апастово 89297268953
  • Балагызга вакытлыча тэрбияче(няня) була алам.Студентка Медицинского колледжа. После обеда свободна до вечера. (цена по договорённости) г. Казань Тел: 89393397826
  • Сдается однокомнатная на Бр.Касимовых. 16 тыс, все включено.Собственник. 89196255266
  • Идел буе районында урнашкан 55 балалар бакчасына тэрбиячелэр кирэк. 89276753413
  • песоктан 50кг бушаган капчыклар сатабыз бик яхшы хэлдэ .КАЗАН 8950-314-35-17
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850.тел.89375814252
  • Актанышта йорт сатыла .ут су газ кергэн.Белешмэлэр очен тел 89600697344
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим Казанда,89506660021

 

 

 
Архив
 

06.06.2011 Милләт

Берләшик!

Җитмәде безгә һич бердәмлек.

Баш булды безгә гел таркаулык.

Мең җирдә мең учак пыскыды,

Мең дулкын булып без вакландык...

 

Бу таркаулыкның «әҗерен» даими тоеп, татып торабыз. Ләкин милләтебез клиник үлемгә җитеп килгәндә дә, бик азларны санамаганда, без һаман тыныч, ваемсыз әле.

 

Бу мәкаләм, бәлки, өзек-төтек чыгар. Чөнки элеккеләренә өстәп кенә язам. Язып та әлләни юк: чукракны колаклы, сукырны күзле, гамьсезне гамьле итә алмыйсың икән ул. Әмма дәшми дә кала алмыйм.

 

90нчы еллар башында халкыбызның бер өлеше уянган да иде. Ләкин 9-10 елдан, инде яуланган хөрлекне үзләре үк саткан (арзанга түгелдер) җитәкчеләребез ягына карап төкерендек тә, Мәскәүгә юрган астыннан йодрык күрсәттек тә, тагын гырлап йокыга киттек.

 

Төп хаталарыбыз да шул тирәдә булды: олуг түрәләребезгә мөкиббәнлек һәм дә Рәсәй хакимиятеннән азмы-күпме гаделлек өмет итү.

 

Яулап алынганнарны түгел, үз халкын да халыкка санамаган Мәскәү Кремленнән бүләк төсендә нидер тамар дип уйлау – ахмаклык. Демократик традицияләрнең әсәре дә булмаган илдә тиз арада яңа тип җитәкчеләр үсеп чыгар дип тә өметләнмик. Ярсымыйк һәм нәфрәтләнмик тә, нинди вәзгыятьтә ни көтәсен белеп эш итик – бары шул гына.

 

Рәсәй тәрәзләрендә дөнья күрсенгә демократик пәрдәләр җилфердәгән 1990-94 елларда, зур авырлык белән, эзлекле рәвештә – ныклык, тәвәккәллек, кайчакта хәтта чын батырлык та күрсәтеп, ул чакта шактый көчле булган милли хәрәкәткә һәм аның лидерларына таянып, Татарстан җитәкчелеге, бу, әлбәттә, М.Шәймиев һәм шактый дәрәҗәдә М. Сабиров һәм Ф. Мөхәммәтшин, Дәүләт суверенитеты турында декларация игълан итүгә, шуны раслаган референдум үткәрүгә, аның нәтиҗәләрен закон төсендә теркәгән Конституция кабул итүгә һәм шуларда салынган мөстәкыйльлекнең төп өлеше кергән Шартнамә булдыруга, ягъни моны Мәскәүдән дә раслатуга ирештеләр. Димәк, алда бер киртә дә калмады диярлек. Ләкин нәкъ менә Шартнамәдән соң кинәт серле бер чигенү башланды. Ул берөзлексез әлегәчә дәвам итә.

 

Хикмәт нидә соң? Мин үзем моны болайрак аңладым. Рәсәй капитализм төзи башлагач, ашыгыч рәвештә капиталистлар кирәк булды. «Обогащайтесь!» дигән шигарь игълан ителде. Бусы күбрәк халык күрсенгә, имеш, теләгән һәркемнең мөмкинлеге бар, тырышлыгың һәм осталыгың гына булсын, янәсе. Ләкин зур байлыкның ишекләре махсус исемлекләр буенча гына ачылды шикелле. Менә шунда безнең хакимнәрнең дә капитализм төзү дәрте тулып ташты булса кирәк. Алар да адәм балалары бит! Югыйсә Татарстаныбыз бөтенләй башка юлдан бара ала иде. Завод-фабрикаларны, колхоз-совхозларны анда эшләүчеләрнең уртак милке итеп. Ягъни халык гамен гамьләп. Заманында Казанга сыймыйча Мәскәүгә китәргә мәҗбүр булган мөстәкыйль фикерле олуг галимебез Әгъдәс Борһанов нәкъ менә шундый тәкъдим белән безнең җитәкчеләр янына кергән дип беләм. Шул юлдан китсәк, гаделрәк кенә түгел, отышлырак та буласы иде кана. Халкыбыз башка өлкә-республикаларныкыннан шәбрәк яшәгәнгә, мөстәкыйльлегебезнең нигезе дә тимер-бетон булыр иде, аны берәүнең дә җуясы килмәс иде...

 

330 сум – «Казанькомпрессормаш»ның элекке җитәкчесе Әхмәт Галиевнең (заводны үстерүгә һәм дөньякүләм танытуга гаять зур көч салган кеше!) айлык хезмәт хакы әнә шундый булган. Хәзерге директорларныкы күпме икән? Сорап карагыз, бәлкем, әйтерләр? Ә бит директорлар керем җәһәтеннән бала-чагалар гына әле. Кесә белән кесә арасындагы аерма, берәүләргә күктән төшкән милек исәбенә, дөньяда беркайда да булмаганча зурайды.

 

* * *

 

«Рус мәктәбендә белем алучы татар балаларының күпчелек өлеше ана телен һәм әдәбиятын өйрәнми һәм белми, шунлыктан татар телен начар беләләр яки бөтенләй белмиләр, татар халкы гасырлар буена тудырган мәдәнияттән читләшәләр.» «Мин шундый нәтиҗәгә килдем: эшләр чынлап та бик мөшкел. Без татар мәктәбенең асылда юкка чыгарылу куркынычы алдында торабыз.» – Моны кем әйткән дип уйлыйсыз? Берәр татар түрәсе авызыннан моның ише сүзнең чыкканы бармы? КПСС өлкә комитетының беренче секретаре әйткән, 1958 елны. Семен Игнатьев, урыс кешесе. Аның да ниндие әле – 1951-53 елларда СССР Дәүләт иминлеге министры булган зат! Ул «Татар гомуми белем бирү мәктәпләрендә эшнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында»гы мәсьәләне партия өлкә комитетының 1958 елның 21 маенда үткән пленумына чыгара. Татар телен чын-чынлап күтәрә торган карарлар кабул ителә. Ләкин... Моның белән кайбер татарлар килешми, мәсәлән, элекке беренче секретарь З.Моратов. Ул, Игнатьевны милләтчелектә гаепләп, КПСС Үзәк комитетына мөрәҗәгать итә. Икенче секретарь С. Батыев та хупламый моны. Нәтиҗәдә Игнатьев эшеннән алына. Сүз уңаеннан әйтик, хәзер күпләрнең күзен кыздыра торган Тукай премиясе дә С.Игнатьев фатихасы белән гамәлгә куела һәм аның урынына Ф.Табеев килгәчтен 5 ел буена бирелми тора.

 

Рәсәйнең мәгариф министры Д.Толстой 1870 елны болай дип язган: «Илебездә яшәүче барча инородецларны укытуның ахыр максаты, һичшиксез, аларны урыслаштыру һәм урыс халкына кушудан гыйбарәт булырга тиеш.» СССР чорында да, соңрак Россия Федерациясе дип аталган мәмләкәттә дә бу эш әкертен һәм астыртын башкарылса, соңгы бер-ике елда ачыктан-ачык һәм җимертеп диярлек эшли башладылар. Курыкмыйча. Бераз шикләнү булса да, бездән түгел, Кавказ республикаларыннандыр. Аларны урыслаштыру мәшәкатьле һәм шау-шулы эшкә әйләнергә мөмкин.

 

Фәндәс Сафиуллин язып чыккан хәл бик тә гыйбрәтле. Без латин әлифбасын кертәбез дип йөргәндә Думада моны тыйган закон проекты тикшерүгә чыгарыла. Рәсәй хакимнәре шул беренче укудан ары китәргә уйламыйлар да, чөнки Татарстанда шуннан соң гарасат кубасына шикләнмиләр. Бу үзенә күрә бер йодрык изәп алу, сынап карау гына була. Татарстан хакимнәре коелып төшкәч һәм бөтен эшне шундук туктаткач, халык та дәшмәгәч, закон кабул ителә. Фәндәс абый моны белеп сөйли, чөнки ул чакта Дума депутаты иде. Менә шунда безнең никадәр гайрәтле халык икәнебез, безне теләсә нишләтеп булганлыгы ачыклана да инде.

 

Татар түрә булса, түргә урыс чабатасын элә. Каян килә бу? Иң әүвәл – гасырлар буена астыртын рәвештә кертелгән тәрбиядән. Безнең башларга салынган сайланма гыйлемнән.

 

Референдум үткәрәбез дип янып йөргән чакта М.Шәймиев Россия телевидениесенең «Без ретуши» дигән тапшыруында 7-8 иң гайәр журналистның үткеннән дә үткен сорауларына җавап бирде. Булдырды, сөенеп утырдык. Ләкин күңелне бер нәрсә тырнап куйды: сезнең өчен үрнәк сәясәтче кем дигәч, президентыбыз Петр Iне атады. Татарга иң зур зыян салган ике патшаның берсен. Татарга гынамы? Ключевский атлы тарихчы аның турында болай дип язган: «Чтобы защитить отечество от врагов, Петр опустил его больше всякого врага».

 

Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институтында, кулъязмалар бүлегендә татар язуының үсеше музеен булдыру идеясе туа. Иң борынгы чорларга ук ялганган мөһим язма документларның мәңге сакланышын тәэмин итәчәк, кулъязмаларның күплеге җәһәтеннән әрмәннең мәшһүр «Матадаран»ыннан да ким дигәндә калышмаячак, татарга шөһрәт китерәчәк бу музейны бар итү акчага терәлеп кала. Мәсьәләне тикшерергә килгән чиновник, кулъязма өемнәрен күрә дә, «Шушы мусор өчен шау-шу куптардыгызмени?!» – ди.

 

Татарстан дигән республикада татар язмышына тәэсир итә торган мөһим постларда утырган, шуның өчен зур гына эш хаклары алган, ул урыннарга татар булган өчен куелган күп кенә түрәләргә татар халкының иң кадерле ядкарьләре дә, аның гомумән яшәве-яшәмәве дә – чүп тә түгел! Кайберләре татарның киләчәген җимерүгә бәлкем әле аңлы рәвештә дә хезмәт итәдер. Татар анасын да сатар дигән сүз шундыйларга карыйдыр ул. Әнә шулар да бездә рәхәт яши, карьера ясый ала бит! Гомуми тырышлык белән дөньяның татар мәркәзендә шундый хәл-халәт хасил ителде ки, аны үз җиребездә үзебез булып яшик дип Кытайдан Казанга күчеп килгәчтен тәмам күңеле кайткан Зифа Табиева сүзләре белән генә аңлатып буладыр: «Әллә татар булып калыр өчен чит илдә яшәргә кирәк микән ул?» Мондый гайре табигый хәл дәүләт җитәкчеләребезнең күптән йокысын качырырга тиеш иде юкса. Ләкин – әйбәт күренәләр, йоклыйлардыр... Әллә республикабызга керү юлларына кызыл хәрефләр белән зур итеп «Татарлар! Сак булыгыз, Татарстан!» дип язып куярга кирәк микән?

 

Түрәләргә мөкиббәнлек, ләббәйкәлек безнең канга сеңгән. Башка илләрдә сабыйларга кадәр белгән гап-гади хакыйкать бит бу: халык дәүләткә түгел, дәүләт халыкка хезмәт итәргә тиеш. Исән калыйк дисәк, түрәләрнең һәр эш-гамәлен контрольдә тотарга, әйбәтләрен – хупларга, ялгышларына ризасызлыгыбызны белдерергә тиешбез. Кирәксә, мәйданга чыгып та.

 

Референдумнан соң, матбугат конференциясендә, «Хәзер Татарстан Россия составындамы? Юкмы?» дигән сорауга Шәймиев болай дип җавап бирде: «Халык референдумда куелган сорауга «әйе» диде. Киләчәктә үзебезнең хокуклардан кирәк кадәр файдаланырбыз». Ягъни халыкның яңа референдумнан тыш беркем дә үзгәртә алмый торган карары түрәләр кулында кала дигән сүз иде бу. Нәтиҗәсен татыйбыз менә.

 

Референдум дигәннән, аның үткәрелүенә (1992нең 21 марты) тиздән 20 ел тула бит. Ничек билгеләп үтәрбез икән? 10 еллыгы, 15 еллыгы кебек үктер инде. Ягъни берничек тә! Күрмәгәнгә-белмәгәнгә салышып!

 

* * *

 

Безгә хәзер нишләргә соң?

 

Иң әүвәл халыкны уятырга кирәк.

 

Шәймиев бер хәлиткеч мәлдә биек тәрәзәдән Ирек мәйданына бага да, «Халык аз бит!» ди. (Миңа моны әлеге сүзләрне үзе ишетеп торган кеше әйтте.) Мәйданнан да көчле нәрсә юк хәзер. Чигенүнең бер сәбәбе Шәймиевнең үз артында куәтле халыкны тоймавы да булгандыр. Мәйданга ничәдер йөз түгел, йөз мең кеше чыкса, митингларда, Балтыйк буе илләрендәгечә, иң популяр, иң абруйлы асыл затларыбыз нотык тотса, татар язмышы гел бүтәнчә булыр иде дип уйлыйм мин. (Әзһәр Шакировның чыгышлары да мәйданны тергезеп җибәрә иде әнә.)

 

Халыкны зыялыларыбыз, интеллигенция уятырга тиеш. Ләкин безнең интеллигент дигәннәребез, берничә дистә кешене исәпләмәгәндә, «Печән базары»нда берәү язганча, кыю сүзне бары бәдрәфкә бикләнеп, анда да тел яшереп кенә әйтә ала бугай шул.

 

Иң ашыгыч максат мәгарифебезне саклап калу булырга тиеш. Аны бездән тартып алырга Мәскәүнең әхлак буенча да, халыкара хокук буенча да, хәтта үз Конституциясе буенча да хакы юк. Шунысы да бар: татарча укытуны тәэмин итә алмагач, ни пычагыма безнең төзек мәгариф системабызны җимерергә иде? Карл Фукс (Казан университетын җитәкләгән кеше, немец) 1844 елда ук болай дип язган бит әнә: «Всякому заезжему, без сомнения, странно покажется найти в Казанских татарах, говоря вообще, народ более образованный, нежели некоторые даже Европейские».

 

Татарда көчле, алдынгы халык булу өчен кирәкле бөтен сыйфатлар да бар. Һәрхәлдә, булган. Фукс әйткән сәвәтлелектән тыш (шундый сүз булган аркылы тел ватып «грамотность» дибез!) бу – тырышлык та («Аттан артык эшлибез».). Гайрәт- батырлык та («Юлбарыстан көчлебез»). Соңгысын Тукайдан тыш шул ук Фукс та раслый. Көзен һәм язын урыслар һәм татарлар арасында була торган күмәк «спорт» давы – йодрык сугышы турында язганда ул болай ди: «Я заметил, что в этом боксировании татары имеют преимущество перед русскими бойцами». Булдыклылык та хас икән бит безгә. Революциягә кадәр Рәсәйдә алтын чыгаруның төп өлешен кулга алып бетерә язганбыз. Хәйләкәрлек, ушлылык та булган. «Там, где есть татарин, еврею делать нечего», «Один татарин двух евреев стоит» дигән сүзләр тикмәгә генә телгә кермәгәндер ул.

 

Кызганыч ки, безне шушы хәлгә төшергән сыйфатлар да хас шул безгә. Яудагы батырлыкка тынычтагы куркаклык ялганган. Түрәләр алдында дер калтырап тору. Көчлеләргә, шул җөмләдән «хаким» халыкка ярарга тырышу. Күршеләргә хас начар сыйфатларны алардан да уздырып сеңдерә бару. Балаларны татар балалары итеп, милли иммунитет биреп, аларга татарга хас иң әйбәт сыйфатларны салып тәрбияли белмәү (әти-әниләр, әби-бабайлар вакытлы отышка алданып чит телле, ят рухлы балалар үстерүнең бала язмышына һәм, әлбәттә, үз язмышларына да бик тә каты китереп суга алачагын чамаламый булса кирәк! Телевизордан квартирларыннан куып чыгарылып бомж хәленә калган абзыйлар-апаларга кадәр күрсәткәләп торалар юкса... Туган халкыңнан йөз чөерү әниеңнән йөз чөерү кебек җирәнгеч бер эштер,рухи имгәклек билгеседер).

 

Һәм, әлбәттә, әлеге дә баягы таркаулык инде.

 

Сәяси-иҗтимагый берләшү барып чыкмауның бер сәбәбе, бәлкем, төп сәбәбедәдер, рухи бердәмлек булмау. Үз кавемең кешеләренә бераз гына булса да җылы мөнәсәбәт, аларны үз итү, якын күрү фарыздыр. Бармы соң бездә мондый җылылык?

 

Күптән түгел генә Шәүкәт Галиев дөнья куйды. Татарның чын халык шагыйре. Бәлкем, соңгы чорның иң популяр әдибедер бу. Нигәдер Камал театрында түгел, ишек алларында гына үткәрелгән матәм тантанасына килгән йөзләп кешегә шагыйрьнең мәкальгә әйләнгән менә бу ике юлы кат-кат җиткерелде:

 

Исәннәрнең кадерен бел,

Үлгәннәрнең каберен бел.

 

Халык шагыйренең каберен бик аз кеше генә беләдер. Чөнки теләүчеләрне Яңа бистә зиратына алып барырга дигән өч автобусның икесе артып калды. Зиратка килгән «Газель»дә дә буш урыннар бар иде. Берәүләр үз машиналарында да килде анысы. Ләкин барыбер дә бик аз идек. Әдәбият-сәнгать әһелләреннән алты-җиде кеше булдымы икән? Бераз гына элек Рафаэль Мостафинны күмгәндә дә шундыйрак иде хәлләр.

 

Исәннәрнең кадерен белү дигәне дә шул чамарак инде.

 

Безгә, йөзендә үлем шәүләсе чагыла башлаган бөек халыкның балаларына, хәзер бөтенләй башкача яшәргә кирәктер. Үзеңнең бөек шәхесеңне генә түгел (милли әйдәрләребезгә әйтүем!), башкаларны да күреп. Аларның йөзенә гайбәт җиме, гаеп түгел, әйбәт сыйфатлар табар өчен багыйк. Бер-береңә аз гына булса да ярдәм итешү, ким дигәндә җылы сүзеңне җәлләмәү – мөмкиндер бит бу? Беребез дә фәрештә түгел – иң асыл затларыбыз туктаусыз кырыла торганда, гасырларга сузылган коллык шартларында фәрештәләр каян килсен ди ул? Бер-беребезнең ялгыш фикерен ипләп кенә кире кагып, һәр акыллы тәкъдимне гамәлгә ашырырга омтылыйк. Фантастик ук теләкләр түгел ләбаса бу, яһүдләр шулайрак яши бугай бит.

 

Татар гаиләсенә татулык иңгәч, милли бердәмлек дигәне дә ерак йөрмәс, Аллаһы боерса!

 

Җилләр тик көч-куәт өстәрләр,

Бер учак булып без дөрләсәк.

Бер киртә дә безгә чыдамас,

Дулкынтау булып без бер бәрсәк.

 

Берләшик әле без, берләшик!

Бер халык булып бер,

Бер җан, бер тән булып

Бер яшик әле без, бер яшик!

Рәфикъ ЮНЫС
Казан утлары
№ 6 |
Казан утлары печать

Фикерләр

№29 (774354) / 26.06.2011 18:09:24

Жыры бик матур.

№28 (774323) / 25.06.2011 23:17:07

//Ичкерия буген мостэкыйл булмаса да Рэчэйнен любой башка олкэсенэ караганда бай хэм зэвыклы яшэугэ иреште//

Шулай микән, Хаклык? ИРләренең яртысы кырылып бетте, хатыннары икенчегә кияүгә чыга алмый кайнатасы (булса) йортында тол булып көн күрә, я кече малайларының неофициаль икенче-өченче хатыны итеп тоталар, сугыш чоры балалары үч алырга хыялланып үсеп җитеп, тауларга китә торалар... Шәһәрдәге эфемер тынычлык, Рәсәй халкы акчасына матур гына төзелеп килә торган Грозный һәм сугыш яраларын ялап яткан тау халкы. 20 елга якын почти тоташ сугыштан соң хәл алу. Танышларга "ЧР Ичкерия картада юк бит, сез кайда яшисез соң?" дигәч, булачак! диләр)
Яңа сугышларга кадәр ит үстерү процессы бара дип беләм. шунысы кызык, Кадыровның предназначениесе шул булуын халык аңлый һәм түзә күрәсең)))

http://www.youtube.com/watch?v=er3NIcemEug

№27 (774314) / 25.06.2011 20:55:54

Да!

№26 (774308) / 25.06.2011 19:22:44

Флюра

№25 (774297) / 25.06.2011 17:01:00

эхем-эхем!!!

№24 (774281) / 25.06.2011 12:53:44

Флюрага әдәплерәк булу өчен, башта әдәпсезлектән чыгарга кирәк!

№23 (774279) / 25.06.2011 12:44:09

Флюра! "Син исә, ат дагалаганда ботыңны "мин гарәпчә хәреф таныйм" дип шапыру максатыннан кыстырасың, әдәплерәк булу кирәк!"дип язасың,әмма үзеңә дә
ә д ә п л е р ә к булырга кирәк!!!

№22 (774276) / 25.06.2011 11:31:08

№8 га.
Рөстәм Адлер Тимергалинны \"китереп кыстырмаган\",андый зур шәхес исемен болай төрләндерү үзе генә дә кем икәнегезне ачып бирә, ә аның \"яратты\"ны \"яралтты\"га алмаштыручыларның наданлыгын фаш иткән әтрафлы, төрле чыганакларга, шул исәптән син табынган гарәпчә язылганнарына таянган мәкаләсенә мөрәҗәгать иткән. Син исә, ат дагалаганда ботыңны \"мин гарәпчә хәреф таныйм\" дип шапыру максатыннан кыстырасың, әдәплерәк булу кирәк.Тукайда бар ич әле,исеме истән чыккан, шуңа фәлән0-төгән дияргә төры килә \"...фәләннәрнең төгәннәре унбиш төсле хат таный, бу дөньяда таталмассың аның ише гаңканы...\" Монда чыгып сафсата сатуыңны әллә язучы булу дип бәялисеңме? Фальсификат, гарәп хәрефләре белән язылганнарында адым саен, тик акны карадан аеру синдәй,үзең әйтмешли \"гади кеше\"ләрнең (төрек телендә гади примитив дигән мәгънәгә ия)хәленнән килми.Ә халык яклаучы булып кубарылуың гомумән көлке һәм кызганыч.
Агыйдел сылуына:
Сиңа шул гына кирәк инде!

№21 (773298) / 14.06.2011 14:21:58

\\\\...Әдәбият-сәнгать әһелләреннән алты-җиде кеше булдымы икән? Бераз гына элек Рафаэль Мостафинны күмгәндә дә шундыйрак иде хәлләр...\\\\

Ә бит кабереңдә син халык шагыйре идеңмени, кайсы халыкныкы идең дигән сораулар булмаячак.

Сәхәбәләр вакытында гаскәрләр 100 метр чамасы ара калдырып саф-саф булып берсенә каршы берсе тезелеп баса торган була. Кәферләрнең алдынгылары алга чыгып, әгәр үз-үзегезне аямыйча сугышмасагыз, малларыгыз да, хатыннарыгыз да каршы якка (мөселманнарга) күчәчәк һәм шундыйрак сүзләр белән сугышка дәртләндергәннәр.

Ә мөселманнарның җитәкчеләре алга чыгып кәферләргә: \"Сез беләсезме хәзер кемнәр белән сугышачаксыз? Сез ничек яшәүне яратсагыз, без шулай үлемне яратабыз,\" - дип, кәфер йөрәгенә шом салганнар.

Ш. Галиев белән Р.Мостафинның җеназасына игътибар итәбез, имеш алар танылган шәхесләр. Ә менә бернинди танылмаган кешеләрнең җеназасында йөз меңләгән мөселманнарның катнашуына игътибарыбыз җитмиме? Җитмәсә, юнәлтәм: Мисырдагы, Сириядәге, Йәмәндәге хәлләргә. Чагыштырып буламы? Әллә слабомы?

№20 (773289) / 14.06.2011 13:46:18

\\...Һәм, әлбәттә, әлеге дә баягы таркаулык инде.

Сәяси-иҗтимагый берләшү барып чыкмауның бер сәбәбе, бәлкем, төп сәбәбедәдер, рухи бердәмлек булмау. Үз кавемең кешеләренә бераз гына булса да җылы мөнәсәбәт, аларны үз итү, якын күрү фарыздыр. Бармы соң бездә мондый җылылык?...\\

ӘлхәмдүлилЛәһи, хәзерге көндә,
һичьюгы, ни өчен без шулай таркау икән, дип булса да аптырау бар. Әзме-күпме уйлану, бу хәлнең сәбәбен эзләү күренә башлады.

Ә алда бары тик акны карадан, яхшыны яманнан, хәләлне харамнан, фарызны вәҗибтән, сөннәттән, мөстәхәбтән, мәкрухтан аерасы гына бар. Шуннан соң бәлки кинәт кенә көн дә аязыр.

Бәлки шуннан ерак та тормыйдыр:мин кем, ни өчен бу дөньяда яшим,үз теләгем белән килмәгәнмен бит, мине(безне) кем китерде икән?
Ә аннан да көчлерәге: алда мине нәрсә көтә икән(үлем, анысы билгеле,тик ул турыда уйлыйсы гына килми, андый уй килсә тизрәк аны куып җибәрәбез),коммунчылар
(оныткан булсагыз аларның икенче исеме "польшевик"лар)әйткәнчә үләсе дә бетәсе генә микән әллә,һ.б.

Бүген дә хакимияттә алар түгелмени? Инде аларның чын йөзе - халыкка аркаланып халыкны алдап яшәүләре әле ачыкланмадымыни?

№19 (773184) / 12.06.2011 10:46:46

Хормэтле Рэфикъ Юныс! Референдумда халык уз сузен эйтте хэм шуна нигезлэнеп ирешелгэннэрне ныгытасы гына иде бит. Татар зыялылары, турэлэре тагын акчага хэм байлыкка сатылды. Мэскэу булгэлэп биргэн байлыкка кызыктылар турэлэр. Димэк халыкнын ометен тагын бер тапкыр таптадылар хэм саттылар (предали.) Байлык куп булганда халык бик аз куренэ шул ул.
Ул елларда татар иле, татар халкы очен кем борчылды ? Булдымы нэсел- ыруын юк итудэн дэ курыкмыйча Татарстан мостэкыйллеген яклаучы ? Юк!!!!!!
Чэчэн миллэтчелэре уз тормышлары, гаилэлэренен иминлеге барэбэренэ булса да Мэскэуне оркетэ алдылар хэм Ичкерия буген мостэкыйл булмаса да Рэчэйнен любой башка олкэсенэ караганда бай хэм зэвыклы яшэугэ иреште хэм вакытлар узса да хэр рэнжетелгэн кешесе очен жавап бируне талэп итэ белэлэр.
Мескен булып яшэдек-мескен итеп кумэчэклэр дэ.
Халыкны алдарга да, сатарга да, анын артында хыйлафлыклар кылып баерга да "без булдырабыз" инде.

№18 (773081) / 10.06.2011 08:23:50

Адлер Тимергалинның фантастикасын укыган бар. Ә кем ул Айзик Азимов? Эротика язамы?

№17 (773004) / 09.06.2011 08:35:05

синең сүзләрдән чыгып,язганнарың "баба шулпасының шулпасы" булып чыга.
мин синнән сорадым ,ул язганнны(гәрәб хәрефләрендә язылганын) укып сөйлисеңме дип.
ә син А.Т-нны китереп кыстыргансың.
кәгазь түзә инде ни язсаң да,өйрәнгәнсез....
менә сездәй язучылар, ялган язып,татар халкының башын бутаучылар,тарихны бозучылар.
үзләре имеш-мимештән "теория" ясаучы,язучылар.

мин гади бер кеше,күрәләтә торып ялган язуыгызга түзмәдем. если что,мерси буку.

№16 (772976) / 08.06.2011 20:51:39

Машина-механизмнар ториясеннән укытучы Фәрхәт Исмагилович Азимовның, лабораториядә чакта (СНОда Фәрхәт Исмагилович белән бер лабораториядә була идек) Айзик Азимовның туганнары икәнен, хәбәрләшеп торуларын әйткәне бар. Шулай булгач, үз нәселен яхшы белгәндер... Фәрхәт Исмагилович Азимов та төшеп калганнадан түгел, безне укыткан чорда ук, 102 (бер йөз дә ике!!!) уйлап табуга таныклыгы бар иде...

№15 (772974) / 08.06.2011 20:31:42

Айзек Азимовнын борынгы бабалары Казан ханлыгының казна сакчылары Әҗемнәр нәселеннән, дип укыганым бар.Ул үзе бу хакта белде микән?

№14 (772969) / 08.06.2011 19:53:36

Р.Зарипов
Адлер ага Тимергалин татарның Айзик Азимовы димәкче идем, Айзик Азимовның тамырлары Саратов мишәрләреннән икәне искә төште...)))

№13 (772965) / 08.06.2011 19:04:00

Коръәннән гайре башка бер китап та, гарәп шрифтлары яки кытай иероглифлары белән язылганнары да хатадан хали түгел.Ниндидер агач телле аноним №8 кем өчен дә авторитет була алмый. Ә менә Адлер ага Тимергалинга, хөрмәтем дә ышанычым да ифрат зур, чөнки ул бүгенге көндә татарның күренекле, эрудицияле,иң катлаулы дәвердә дә намусына кер кундырмаган олугъ шәхесе. Хакимиятнең җимле тагарагына борын төрткән, мандатлы, титуллы, премияләргә тиендерелгән, ягъни кулдан да нигъмәт җыючы "бөек"ләр фонында ул лилипутлар илендәге Гулливер булып шәйләнә.

№12 (772927) / 08.06.2011 10:31:05

мин Батулла китапларын укыганым юк.

күрәм, син дә, Муса Бигеевның,Г.Тукайның орегинал гарәб шрифты илә язганнарын укыган кеше түгел.
кирил хәрефләре белән "язылган" (кемдер язган),Миса Бигеев,Г.Тукай шигерьләрен үрнәк итеп китерү хилафлык бурыр иде.

киңәшем: ХIХ гасыр авторларның язмаларын,оригиналда уку кирәк, Рөстәм әфәнде.

бутамагыз яшьләр башын, юк-бар белән. мин ышанам яшьләребез гарәб алфабитын үзләштерерләр дип,иншалла!

№11 (772899) / 07.06.2011 22:36:07

Мөхәммәт Мәһдиев минем әни белән туганнан туышкан, әбием Гайниҗамал белән аның әтисе Сөнгатулла бертуганнар. Әмма хакыйкать кадерлерәк. Һәм минем тарафтан язылган реплика асылда минеке дә түгел, аны мөхтәрәм Адлер ага Тимергалин, бүгенге көндә юк ителгән "Мирас" журналында бәян итте.

№10 (772881) / 07.06.2011 21:34:50

Рөстәм әфәнде Зарипов! Мәрхүм Мөхәммәт Мәһдиев Тукайның "Өзелгән өмет" шигырендәге әлеге юлларның беренче язылышы башкачарак булган, дип әйткән иде:
...Җан яратса да, җиһанга ят яраткан Раббысы...
Соңрак мөхәррирләр ят сүзенә шат сүзен рифмалап туры китергәннәр,нәтиҗәдә, Тукай фикере бозылган, өтернең дә урыны алышынган, дигән иде ул.М. Мәһдиевкә ышанмыйча булмый, ул 15 ел архивлар өйрәнгән .Сез ничек уйлыйсыз, җан сүзен шат сүзенә алыштыру бу шигырьдәге мәгънәгә нинди дә булса хилафлык китерәме,әллә игътибар итәрлек үзгәреш кертмиме?

№9 (772878) / 07.06.2011 21:08:40

"Так как эти порабощённые нации видят в Соединенных Штатах цитадель человеческой свободы, ищут их водительства в деле своего освобождения и обретения независимости"
http://www.regnum.ru/news/fd-abroad/armenia/1364780.html
Миңа калса, Россия, руслардан башкаларны санга сукмыйча (үз телендә ЕГ юк, Үз телеңдә югары белем алу мөмкинлеге һ.б. юк) үзе, "дядя СЭМ"га караганда, таркалуга күберәк өлеш кертә...

№8 (772871) / 07.06.2011 19:49:24

Сәйлән сеңел, төзәтмә, синеке дөрес.Тукай "шат яратса да җиһанга, ят яраткан раббесе...", дип язган. Башка тәсфирләрдә дә, Муса Бигиевтә дә "яратты"."Яралтты" -Батулла иҗаты җимеше. Яралттының русчага тәрҗемәсе -зачал.


blogsrustemzaripov.pot.com

№7 (772775) / 07.06.2011 12:03:27

"Колың диеп тезләнсәк тә,без аларга тезләнмәдек!" - Уф, Сәйлән, әллә ырымлап яздың, кичә көне буе башымда әйләнде бу сүзләр))))

№6 (772746) / 06.06.2011 23:10:03

Кем хуҗа колхозга?
Баксаң, һәр колхозның варислары бар һәм алар чутсыз.
Ул да булса, колхозны оештырган чакта кем катнашкан-сыерынмы,
кәҗәсенме тотып килгән(Уставной фондтагы өлеше була бит инде), шуларның нәсел дәвамчылары – колхоз варислары. Чынлыкта авыл халкы колхоздан читләштерелгән,
ялланып эшләүче генә! Элек бит крәстияннын җире булган, шул җирләр береккән колхоз җире булып. Хәзергесе вакытта ул җирләрне колхоз арендага гына алып тора!
Менә ничек хәлләр үзгәреп куйган! Әгәр РПЦ совет властеннан күргән зыянны каплата, биналарын кайтарта икән , димәк бу сигнал. Варисларга да, җыелышып, үз җирләрен, уртак милекне дәгъваларга нигез бар дигән сүз, архивлар туздырылмаган булса.
«Завод-фабрикаларны, колхоз-совхозларны анда эшләүчеләрнең уртак милке итеп…»
«Прихватизация»нең 1 нче этабы булып , заводларны акционер җәмгыятькә әверелдерүләр булып үтте. Эшче –хезмәткәр үз заводына хуҗаланды. Тик алар өчен бу бәхет озакка бармады, 2 этап эшкә кереште. Төрле сәбәп табып(еш кына эштән куу белән куркытып) акцияләрне читләр җыеп алды, хуҗаланды…Йомшак кына базарга кереп барганда халык катыга утырып калды.

№5 (772682) / 06.06.2011 16:47:37

Бөтен бәла хакимияткә һәм рухи җитәкчелеккә әтрәгәләмнәр утыртылуында. Алар бар затлыга дошман.

http://rustemzaripov.blogspot.com/

№4 (772662) / 06.06.2011 14:37:29

Рәфыйк абый, рәхмәт, үткәннәрне искә төшереп кабат күңелне җилкенсеттегез. Сезнең кебек уйлаучылар, борчылып янучылар күп ул. Андыйлар хәзер авылларда да аз түгел. Элекке вәзгыят туса, мәйданга чыгучылар бу юлы дистәләрчә тапкыр артыграк булыр, кебек. Әле аның татарыннан күбрәк урысы - Татарстан халкының эшләп тапканы үзенә калсын, мөстәкыйль булып яшәсен дип чыгуы да ихтимал. Рәсәйнең исән калу (яшәү түгел!) хисабын барлаучы үлчәү үз чигенә бара. Аның көннәре санаулы...
Киләчәк үзгәрешләргә әзер булып, туачак мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмас өчен халыкка хезмәт кылып, ӨМЕТ белән яшик!

№3 (772656) / 06.06.2011 12:47:32

Рәхмәт! Төзәтәм.

№2 (772655) / 06.06.2011 12:42:12

болай дөресрәк булмасмы?

..,ә мөселман ИТЕП ЯРАЛТТЫҢ...


(иҗадыңа мөкиббән киткән берәү.)

№1 (772649) / 06.06.2011 12:05:27

Байлык,кавем ишеләрнең колы булу олы гонах!
Буйсынабыз бер Ходайга! Без тик Алла колы гына!

Колың диеп тезләнсәк тә,без аларга тезләнмәдек!
Көткәннәрдер,без беткәнне?!Ә без исән! Без үлмәдек!

Коръән –Кәрим кирәк,әйе! Кирәк түгел мыр-мыр хәтем!
Һәм кирәкми сатлык имам,кирәк хәзер Мөхәммәтең!

Курыкмыйча туры юлга ияртүчең бир, я ,Раббым!
Яшәвебез кәферләрчә, ә мөселман дип яраттың...

Мөселманча яшәү өчен безнең дә бит ,Алла, хак бар.
Ярдәмеңнән ташламачы!Аллахыәкбәр! Аллахыәкбәр!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино