|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.06.2011 Мәгариф
Бала белән утырган өчен 5 мең сум бирерләрме?Балалар бакчаларында урын җитмәү сәбәпле хәзерге вакытта күп кенә аналар нәниләре белән өйдә утырырга мәҗбүр. Шуңа да, «Справедливая Россия» фракциясе депутатлары Николай Левичев һәм Антон Беляков сабыйларына балалар бакчасында урын җитмәгән ата-аналарга компенсация түләргә, дигән тәкъдим белән чыкты. Әлеге тәкъдимне депутатлар федераль дәрәҗәдә теркәргә тели. Закон проектын төзүчеләр фикеренчә, бакчага бармаган бер бала өчен ата-анага 5 мең сум күләмендә акча бирелергә тиеш.
А.Беляков сүзләренә караганда 1992 елда илдә 76 меңнән артык балалар бакчасы булган. Хәзер исә аларның саны 48 меңгә калды. Ата-аналар илдәге проблемалар аркасында интегергә тиеш түгел. Эшкә бармыйча, сабыйлары белән көннәрен үткәргән яшь аналарга хезмәт хакы түләнми. Шуңа да, аларга дәүләт ярдәм итәргә тиеш, дигән фикерне алга сөрә депутатлар. “Элек балалар бакчалары өчен төзелгән йортларда хәзер банклар яисә шәхси эшмәкәрләрнең офислары урнашу аналар гаебе түгел!”, - дип саный А.Беляков.
Алсу МИРОНОВА |
Иң күп укылган
|