поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.06.2011 Юмор

Хөкем

("Печән базары" сатирик әсәрләр конкурсы)

Хөкем башланды.

 

Түрдә тәхеттә утыручы Баш Хөкемдар, уң кулын өскә күтәреп, баш какты.

 

 – Бүген 3253нче кала башлыгы эше каралачак. Аты – Сәмигулла оныгы, Идрис улы Мостафа булыр. Алда без аны СИМ дип йөртербез. СИМ җирдә илле тугыз ел, ун ай һәм унҗиде көн яшәде. Хезмәт юлы: җир белгече, баш агроном, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, шәһәр башлыгы. Шәхси тормышы: ике хатынның никахлы, бер хатынның никахсыз ире, биш хатынның сөяркәсе, ике баланың законлы, алты баланың законсыз атасы. Аның тәүге хисап көне якынлаша. Тагын ике айдан бу бәндәнең җәмгыять каршында җаваплылыгы төгәлләнәчәк һәм ул гади кешеләр сафына басачак. Шуңа күрә без аның изге һәм яман гамәлләрен барлап, үз карарыбызны чыгарырга тиеш. Барыгызны да искәртәм: хөкем иң югары дәрәҗәдә һәм гадел булырга тиеш. Без мәңгелек каршыңда җаваплы.

 

Беренче сүз Яклаучыга бирелде:

 

 – СИМ бала чактан ук хайваннарны яратты. Ул бер хайванны да рәнҗетмәде. Үз гомерендә аның барлыгы сигез эте булды. Этләр тарафыннан СИМга карата бернинди рәнҗү-үпкә юк. Тамаклары тук, куышлары җылы иде. СИМ асраган барча этләр исеменнән Акбай шаһит булып килде. Әфәнделәр, әгәр каршы булмасагыз, мин беренче шаһитымны чакырам.

 

 – Мин каршы! – диде Гаепләүче. – Һәр хуҗа да үз этләрен тәрбияли. Мин монда бернинди изгелек күрмим. Эт хуҗаны, хуҗа этен саклый. Әгәр СИМ урамда әлсерәп йөргән берәр мескен хайванга калҗа ташлап, бичара хайванны ач үлемнән йолып калган икән, ул чагында СИМның бу гамәлен изге эшләр рәтенә кертә алабыз.

 

Яклаучы кабаланып каршындагы китапны актарды:

 

 – Бар-бар, андый гамәл дә бар! 1976 елның 28 октябрендә, көндезге ике сәгать унҗиде минутта СИМ ачлыктан үләр дәрәҗәгә җиткән ташландык мәче баласына 52 грамм колбаса кисәге ташлый.

 

 – Шаһит биредәме, чакырыгыз, – диде Баш Хөкемдар.

 

Хөкем залына вәкарь генә басып, өстенә аклы-каралы күлмәк кигән нечкә билле мәче килеп керде. Ул боргаланып мөнбәр артына килеп басты да, мыегын сыпырып, хәйләкәр генә елмаеп куйды.

 

 – Хөрмәтле Песи Раджа кызы, 1976 елның 28 октябрендә сез кайда идегез?

 

Мәче, күзен уйнатып, бөдрә чәчле башын боргалап алды:

 

 – О-о, ул чаклар! Мин әле шундый яшь, чибәр идем! Әле сабый бала гына идем... Ә мине...

 

Мәченең күзенә яшь тыгылды. Ул кесәсеннән ефәк кулъяулык чыгарып күзен сөртеп алды.

 

 – Сорауга төгәл һәм кыска җавап бирү кирәк! – дип ризасызлык белдерде Хөкемдар.

 

 – Шаһит бик дулкынлана. Рөхсәт итегез, мин үзем ул вакыйгага ачыклык кертим, – дип торып басты Яклаучы. – РУТ гаиләсендә тәрбияләнүче Раджа атлы затлы нәселле мәче урам мәчесе белән элемтәгә кереп, өч сабый таба. Хуҗа аларның өчесен дә урамга чыгарып ташлый. Мәче балаларының икесе туңып үлә. Ә өченчесен – каршыгыздагы Песине СИМ коткара.

 

 – Әйе, шулай булды. Бүгенгедәй хәтерлим, карлы яңгыр ява иде. Суык минем җелегемә үтте, – дип мескенләнеп сулкылдый-сулкылдый сүзгә кушылды шаһит. – Ашыйсы килүдән буш ашказанымда тычканнар чиелдый башлады. Мин... аһ, ничек газапландым мин... Салкыннан, юештән бөрешеп, ярдәм сорап, кешеләрнең аякларына сыландым. Шул чакта Ул очрады. Минем мәрхәмәтле, хөрмәтле Хуҗам! Мин аны яратып Музик дия идем. Ул мине үз бүлмәсенә алып кайтты, ашарга бирде, җылы юрганга төреп йокларга яткырды. Минем иң бәхетле елларым Музик белән үтте. О, бу – изге кеше! Аңа оҗмах ишекләре ачык булырга тиеш.

 

 – Шаһитка сораулар бармы?

 

 – Бар, Судья әфәнде, – диде Гаепләүче. – Әйтегез әле, Песи ханым, СИМ сезне соңгы көнгә кадәр тәрбияләдеме?

 

Мәче еламсырап башын иде:

 

 – Юк шул... Ул бүлмәдәге джентельменнар, укуларын бетергәч, каядыр киттеләр. Тулай торакка башкалар килде. Алар минем белән яшәргә теләмәде, бүлмәдән кудылар. Соңгы елларымны мин кача-поса коридорда яшәдем. Ләкин зарланмыйм. Ачка интекмәдем, өшеп йөрмәдем. Ни генә булмасын, Музик мине ач үлемнән коткарды. Мин аңа гомерем буе рәхмәтлемен, әфәнделәр!

 

Шаһиттан сорау алу тәмамланды.

 

Гаепләүче торып басып, кырыс карашын Яклаучыга төбәде:

 

 – СИМның хайваннарга карата мәрхәмәтле булуына ышандык. Әгәр СИМ зоопаркта, тыюлыкта яки фермада эшләп, аңа бары тик хайваннар өчен генә җаваплылык тапшырылган булса, сез китергән дәлилләр, әлбәттә, бик саллы булыр иде. Ләкин СИМ һәрвакыт кешеләр өчен җаваплы булды. Аның кешеләргә карата кылган игелекләре турында ни әйтә аласыз?

 

Яклаучы төртелеп калды. Кабат китабын актарырга кереште:

 

 – 1992 елның 27 мартында, иртәнге сәгать сигездә СИМ урам аша чыгып баручы бер карчыкка хәер бирде. Карчык аңа ихлас күңелдән рәхмәт әйтте.

 

 – Бу факт миндә дә теркәлгән, – диде Гаепләүче. – Бу көнне СИМ башкалага, Президент янына ашыга иде. Коммунизм һәм Театр урамнары чатында алар юл кагыйдәсен бозып, җәяүлеләр өстенә менделәр. Бәхеткә каршы, беркем дә зыян күрмәде. Шул чакта СИМ, юлы уңмаудан куркып, бер ятим карчыкка хәер сузды. Рәхмәт ихлас күңелдән әйтелсә дә, хәер риясыз түгел иде. СИМ карчыкны кызганып түгел, үзен кайгыртып хәер бирде. Чөнки аның машинасы әлеге карчыкны таптый язды. Мин рия белән бирелгән хәерне изге гамәлләр исемлегенә кертә алмыйм!

 

 – Мин Гаепләүче белән килешәм, – диде Баш Хөкемдар. – Яклаучы әфәнде, тагы нинди дәлилләрегез бар?

 

Яклаучы бармак калынлыгы дәфтәрен кабат кулына алды һәм аңа тиз генә күз йөгертеп чыккач, илһамланып сөйли башлады:

 

– Шәһәр башлыгы итеп сайлангач, СИМ сукбай этләрнең язмышын кайгырта башлады. Аларның һәркайсы исәпкә алынды. Сукбай этләрне ату, рәнҗетү тыелды. СИМ карары нигезендә шәһәр читендә сукбай этләр һәм хуҗасыз калган мәчеләр өчен пансионат төзелде.

 

Гаепләүче урыныннан сикереп торды:

 

– Сез моны изге эшләр рәтенә кертмәкче буласызмы?

 

Яклаучы, сүзенең хаклыгына бернинди шик калдырмыйча, горур елмайды:

 

– Әлбәттә! Ярдәмсез калган җан ияләренә булышу изге гамәлләрнең берседер.

 

– Шаһитлар бармы? – дип сорады Баш Хөкемдар.

 

– Пансионатта яшәгән һәр эт, һәр мәче минем сүземне җөпләп кул куйды. Аларның күрсәтмәләре теркәлгән. Чакырып сүз бирүнең зарурлыгын күрмим, – диде Яклаучы.

 

– Судья әфәнде, рөхсәт итегез! Бу гамәл буенча минем дә шаһитым бар, – диде Гаепләүче.

 

Шаһитны чакырырга рөхсәт бирелде. Суд залына, авыр гына атлап, орчык буе бөкре карчык килеп керде. Аның арык гәүдәсе мөнбәр артына кереп югалды. Карчык аяк очларына басып калкырга күпме азапланса да, булдыра алмады. Ахырда аңа мөнбәр артыннан чыгып, утырып сөйләргә рөхсәт ителде.

 

– Мин, – диде карчык, – инде унике ел этләр арасында яшим. Чөнки үз урынымнан китәргә теләмәдем. Пансионат төзер өчен без яшәгән иске йортларны җир белән тигезләделәр. Кешеләр зур калага күчте. Мин калдым. Мин дә этләр арасында яшим. Ләкин миңа эт ризыгы да бирүче юк. Мине шул оямнан да куалар.

 

– Сез ялганлыйсыз! – дип каршы төште Яклаучы. – Тузган йортларда яшәүчеләргә каладан фатир бирелде. Беркем дә урамда калмады.

 

– Мин калдым, – диде карчык. – Йортым янгач, мин халык өстендә яши идем. Кешеләр киткәч, урамда калдым. Ләкин мине этләр яныннан да куалар. Анда бер генә мәрхәмәтле, изге кеше бар. Шуның аркасында гына җан асрыйм. Аллаһының рәхмәте яусын ул бәндәгә, урыны оҗмахта булсын. Колыгызның аты Нәбиулла булыр, онытмагыз.

 

Баш Хөкемдар алдындагы дәфтәренә нидер теркәп куйды.

 

– Шаһитка сораулар бармы?

 

– Бар, – диде гаепләүче. – Сез шәһәр башлыгы каршына ярдәм сорап килдегезме?

 

– Бардым ул имансыз бәндә каршына... – дип уфтанды карчык. – Каберлектән җылы фатир бирербез, күп яшисең калмагандыр, дип мыскыллап куып чыгарды.

 

Яклаучы утлы табага төшкән чебеш кебек куырылып, мескенләнеп калды. Калтыранган бармаклары белән юка дәфтәрен актарды, йөзендә биниһая өметсезлек иде.

 

Сүз Гаепләүчегә күчте. Ул өстәлгә кирпеч-кирпеч китапларын тезә башлагач, барысы да «ах» итте. СИМның аклануына тамчы да өмет юк иде.

 

Гаепләүче сөйли торды, суд залына бер-бер артлы шаһитлар керә торды. Зал зурайганнан-зурая, киңәйгәннән-киңәя барды. Ул халык белән шыгрым тулды. Бу хөкемнең ахыры-чиге булмас төсле иде...

 

СИМ өстенә гаеп өстенә гаеп яуды, нәтиҗәләр Хөкемдар дәфтәренә теркәлә барды: «Ялганчы – 138 факт; карак – 274 факт; алдакчы – 222 факт; гаделсез – 402 факт; азгын – 667...»

 

Фикер алышулар тәмамланып, Баш Хөкемдар карар чыгарырга әзерләнгән чакта залга ашыга-кабалана ак яулыклы бер хатын-кыз килеп керде. Керү белән тезләнеп, Хөкемдар алдына егылды:

 

– Кичерегез! Зинһар, кичерегез газиземне! Минем улым начар кеше түгел. Ул ялгышты. Аны ялгыштырдылар. Минем улымны кешеләр бозды. Аңа дөрес юл күрсәтүче булмады. Туганда ул бер гөнаһсыз сабый иде. Кичерегез аны! Зинһар, мәрхәмәтле булыгыз!

 

Баш Хөкемдар хатын янына төшеп, аны күтәреп торгызды:

 

– Сабыр бул, Ана! Син бит гомерең буе сабыр булдың. Улың синең хакта оныткач та, авырып егылгач, хәлеңне белүче булмаганда да, язмыштан зарланмадың. Хәләл ирең мәңгелеккә киткәч, улың аны озатырга кайтмаганда да син сабыр булдың. Беркемгә рәнҗемәдең, беркемне каргамадың, улыңның бар гаепләрен кичердең. Һәр намазыңда аңа исәнлек, җитеш тормыш теләдең. Синең теләкләрең кабул булды, улың сау-сәламәт булып, рәхәт яшәде. Тик нигә соң синең күзең яшьле, Ана?

 

Ак яулыклы хатын Баш Хөкемдарның кулларына үрелеп, аларны үбә башлады:

 

– Улымны аклагыз! Аклагыз минем газиземне!

 

– Мин аклармын да бит, гаепләүчеләр риза булырмы икән? – диде Баш Хөкемдар.

 

Зал гөрләшеп алды. «Юк!» дигән кырыс сүзләргә анда-санда «Ана хакына...», «Ана хакына...» дигән сыек кына өннәр дә кушылды.

 

Хәсрәтеннән сыгылып төшкән Ананы йомшак кәнәфигә утыртып, су бирделәр.

 

Хөкемдар кабат үз урынына менеп басты. Горур карашын залга төбәп:

 

– Әй, кешеләр! СИМга хата-гаепләрен күрсәтүчеләр булдымы? Аны ялгыш юлдан чыгарырга омтылучылар булдымы? Күңел күзен ачарга булыштыгызмы? Арагызда Хак сүз әйтүчеләр, Дөреслек өчен көрәшүчеләр бармы?

 

Залда авыр тынлык урнашты.

 

Шулчак Гаепләүченең тавышы ишетелде:

 

– Андый кеше бар, тик ул авырый. Ул үз акылында түгел.

 

– Алып килегез! – дип боерды Баш Хөкемдар.

 

Күп тә үтмәде, тоташ актан киенгән берәүне җитәкләп керделәр. Соңгы шаһит итеп китерелгән зат хатын-кыз җенесеннән булып, аңа 35-40 яшьләр чамасы иде. Хатын мөнбәр артына басты, гаҗәпсенеп ачылган зур күзләре белән бүлмәне айкап чыкты, аннары күргәннәреннән бик канәгать калган сыман балаларча елмаеп куйды. Аның соклану тулы тугры карашы Хөкемдарга төбәлде.

 

– Мин сезне беләм. Сез минем төшләремә керәсез, – диде ул.

 

– Без дә сезне беләбез. Борчылмагыз, сезгә бернинди хөкем булмаячак.

 

– Барысы да булды инде, – диде хатын.

 

– Әйе, барысы да булды, – дип килеште Хөкемдар.

 

– Шулай булырга тиеш идеме соң? Мин ялгышмадыммы?

 

– Күңел күзе ачык затларга җиңел түгел.

 

– Мин арыдым, – диде хатын.

 

Хөкемдар аңа яратып һәм юатып бакты:

 

– Алда сине мәңгелек тынычлык, озын ял көтә.

 

Хатын Гаепләүчегә һәм Яклаучыга күз салды. Тегеләр икесе дә торып басып аңа баш иделәр.

 

– Явызлык тиешле җәзасын алырга тиеш! – диде Гаепләүче.

 

– Явызлык юлын кешеләр үзләре бүлергә тиеш! – диде Яклаучы.

 

– Мин явызлык юлын бүлергә тырыштым. Көрәшем җүләрләр йортында тәмамланды. Мин хәзер төшләремдә генә яшим, – диде хатын.

 

– Син ялгыз идеңме?

 

– Мин ялгыз түгел идем. Юлдашларым мине сатып тәхет, дәрәҗә, мал алдылар.

 

– Барысы да ишетсен: сез кем?

 

– Мин – Журналист. Журналист мин! Журналист!!! – Хатын кинәт ярсып бәргәләнә башлады. Аны җитәкләп алып чыгып киттеләр.

 

Аның артыннан ишек ябылгач, кабат Гаепләүче торып басты:

 

– Судья әфәнде, соңгы шаһитыбыз чынлап та журналист иде. Аның хак сүзләре ташка басылган. Тик ул хак сүзләрне СИМ ишетмәде, Журналисттан үч алып, аны авыру хәлгә җиткерде. Бу гамәле СИМның гаебен генә арттыра.

 

– Минем улымның гаебе юк! – дип кычкырды Ана.

 

– Ана хакына гаепләнүчегә соңгы мөмкинлекне бирәбез. СИМны дөньяга тудырган Ана хакына! – диде Хөкемдар. – Бер тәүлек! Бер көндә бары бер генә изгелек эшләсә, бары бер генә бәндәгә риясыз ярдәм күрсәтсә дә, ул Этләр Утравына сөрелмәячәк.

 

* * *

 

Ул төнне Идрис углы Мостафаның йокысы тыныч булмады. Төне буе күршеләренең эте өрде. «Ни булды икән бу бичарага?» – дип борчылды Сәмигуллин. Ахырда түзмәде, киенеп урамга чыкты. Капка аша үрелә-үрелә: «Барсик! Алтыным! Ни булды сиңа?» – дип өзгәләнде.

 

Барсик, әлбәттә, җавап бирмәде. Аңа Мостафа түгел, ана көчек кирәк иде. Ул аның исен сизә, бик якында икәнен тоя, тик чылбырыннан ычкына алмый. Шуңа да үрле-кырлы сикереп разбуй сала иде.

 

Ләкин Мостафа аны аңлады. Ау этенекедәй үткен, елтыр күзләре тирә-якны капшап чыкты, карашы юл кырында койрык болгап, кәнтәйләнеп басып торган ана эткә килеп төртелде.

 

– Кил монда, кил, наный. Сине бик кирәксенәләр, чакыралар анда. Әйдә, наный, мин сине үзем кертәм.

 

Ана эт, йомшак сүзгә алданып, шыңшый-шыңшый аңа якынайды. Тәмле ризык өметләнеп, куштанланып, аякларына елышты.

 

Сәмигуллин кесәсеннән казылык кисәге чыгарып эткә сузды да, тегесе шуның белән әвәрә килгәндә, моны җәһәт кенә эләктереп алып, койма аша ишегалдына атты.

 

– У-у-у! – дип сөенде Барсик.

 

Барысы да риза-канәгать иде. Тик Мостафаның йокысы ачылды. Өенә кереп йомшак, җылы түшәктә күпме генә әйләнгәләп ятса да, кабат йокыга китә алмады.

 

Шуңа күрә иртән кәефе дә булмады. Ә аны капка төбендә көтәләр иде инде. Берсе – шоферы, икенчесе – сабакташы Ярулла. Анысы хуҗаны күрүгә авызын ерып, төчеләнеп күреште:

 

– Исәнмесез, Мостафа Идрисович! Хәлләрегез ничек, Мостафа Идрисович? Хәерле иртәләр сезгә, Мостафа Идрисович!

 

Тик Мостафа ачылып китәргә ашыкмады. Сабакташын танымаганга сабышты. Шулай кулайрак иде. Ярулланың аны сагынып килмәгәне көн кебек ачык. Моңа нидер кирәк, таң тишегеннән нидер теләнеп килгән.

 

– Эшеңә барган идем, Мостафа Идрисович, кертмәделәр. Сезнең анда төрмә кебек. Айгыр хәтле егетләр эләктереп алмасынмы. Сөйләшмиләр дә, урамга чыгарып аттылар, хи-хи... – дип тезеп китте аны-моны сизмәгән беркатлы Ярулла. – Яшьти, ярдәмең кирәк бит. Башка барыр җир юк. Бөтен өмет синдә, Мостафа Идрисович.

 

– Тыңлыйм, – диде Сәмигуллин коры гына. – Кыскарак тот, ашыгам.

 

– Кызны эшсез калдырмакчылар. Кыскарту, имеш. Моның өстендә ике бала. Берсе түләүледә укый. Аларны кеше иткәнче әле... Кызның ире үлде бит. Чернобыль зәхмәте эләкте мескенгә. Кияү шунда эшләп кайткан иде. Зинһар, ярдәм ит, яшьти. Зарплаты яхшы иде монда. Каян таба тагын...

 

– Аңлашылды. Данныйларын язып бир.

 

– И, рәхмәт яугыры, игелекле кеше инде үзең. Мәңге онытмам, буш итмәм, яшьти... Бәхилләтермен, Мостафа Идрисович... – Ярулла сөенә-сөенә кәгазь кисәгенә нидер сырлап, Мостафага сузды.

 

Сәмигуллин беркайчан беркемгә «юк» дими. Чөнки бик яхшы белә, «юк» дисә, зар-моңнары белән аның бусагасын таптаучылар өстәгеләр янына китә. Ярар, карарбыз, ди ул. Көтегез, ди. Сезнең эш уңай якка хәл ителергә тиеш, ди. Вәгъдә биргәч, адәм баласы ышана, көтә, өметләнә. Бер ай өметләнә, ике ай, бер ел, ике ел... Көннәрдән бер көнне ул үзен алдап-йолдап йөртүләрен аңлый. Тик инде соң була. Зар-моңның хәл ителер, тимерне сугар кызу-кайнар вакыты үткән була. Йөреп-көтеп гаҗизләнгән кеше арып, барсына кул селти...

 

Мостафа сабакташының гозерен кесәсенә салып кую белән аның турында онытты. Чөнки хакимият бинасы төбендә аны башка зар-моң көтә иде. Бу хатын инде өч ай аның бусагасын таптый. Һәр иртәдә Сәмигуллинны шунда сагалый. Ике баласы белән каршына килеп баса да: «Безгә фатир кирәк! Безгә фатир кирәк!» – дип кычкыра-даулый башлый. Боларны оешма фатирыннан урамга куып чыгарганнар. Ул фатирга кемнеңдер кеме кереп утырган. Кем икәнен Сәмигуллинга әйттеләр, аңлаттылар. Әлбәттә, ул затка кагылырга ярамый иде. Ә боларга ярый. Боларның яклаучысы юк. Үҗәт хатын үзе, ярдәм итмәсәгез, Президентка барам, дип яный. Тәки хат язган. Ул хатны почтада тотып алып, Сәмигуллин кулына тапшырдылар. Ләкин икенчесе ниндидер юллар белән Кремльгә барып җиткән булып чыкты. Шуннан соң, бәласеннән баш-аяк дип, тулай торактан бер бүлмә бирделәр. Ләкин ул һаман фатир даулый. Ике бала белән тулай торакта җайсыз икән. Җайсыз булгач, ничү ирсез килеш хәерче үрчетергә. Президентка, мәсьәлә хәл ителде дип, матур гына хат юлланды. Хәзер инде бу аяклы бәла чуртымны да кыра алмый. Баш өстеңдә түбә бармы, бар. Артыңны кысып тик утыр шунда.

 

Хатын акыра-яный калды, Сәмигуллин эре-эре басып ак бинага кереп китте. Ләкин анда да тынычлык юк. Анда инде икенче «мамаша Кураж» күкрәк киереп басып тора. Анысы да таныш Сәмигуллинга. Ул да бу тирәгә күптән ияләште. Шикәр чирле улын армиягә җибәрмәс өчен җан талаша. Чирләсә ни, укол кадарлар. Анда һәркемгә урын табыла, учак ягып торырга булса да ярар. Аның кебек чирлеләр китә тора, кайта тора. Сау-сәламәтен кайдан алырга соң? Военкомат планы үтәлсен өчен, олы башын кече итеп, үз малаен җибәрсенмени? Күз өстендә каш буласы шул асыл зат өтекләр арасында ике елын әрәм итеп йөрсенме?!

 

Сәмигуллин хатын каршында туктап, һәр көн әйтә торган сүзләрен кабатлады:

 

– Борчылмагыз, сезнең мәсьәләне тикшерәбез.

 

– Тикшерәсез?! Инде ничә атна тикшерәсез! – Хатын кулындагы кәгазьне болгый-болгый үкереп елый башлады: – Менә! Повестка килде! Иртәгә алып китәләр чирле баламны! Нишлисез сез, оятсызлар?! Ник үзегезнең үгез кебек таза малайларны җибәрмисез?!

 

– Армиядә госпитальләр яхшы. Дәвалап кайтарырлар, – дип тынычландырды Мостафа аны, һәм, исән чакта таярга кирәк дип, кабинетына элдертте.

 

Елаган бер кешене юатырга нәнкеме әллә ул?!

 

Җылы, йомшак кәнәфиенә утырып, музыка да кабызып җибәргәч, зар-моңлы дөнья онытылды. Музыка нервыларны яхшы дәвалый икән. Ә нервыны сакларга кирәк. Сәмигуллин күзен йомып, илһамланып Мәдинә җырларын тыңлап утырды. Мәдинә дә аныкы бит... Шул татлы уй күңелен иркәләп куйды. Яшәү рәхәт, яшәү кызык бу дөньяда!

 

Иртәнге унга утырышлар залына оешма, предприятие җитәкчеләре җыелырга тиеш иде. Килделәр. Америка ачып киттеләр. Башлык үз телләре белән әйтте: бер атнадан Май бәйрәмнәре икән! Шул өч көн ялда милиционерлар тәртип сакларга, янгынчылар янгын-фәлән чыкса, аны сүндерергә тиеш булды. Юл инспекторларына исерекләрне рульгә утыртмаска боерылды. Табибларның авыруларга да, эчеп егылучыларга да ярдәм күрсәтергә тиешлеге дә нәкъ менә шул җыелышта ачыкланды. Бәйрәм көннәрендә йорт-фатирларда ут, су, газ булырга тиешлеген дә белделәр. Бик күп яңалыклар ачылды ике сәгать буе барган бу мөһим җыелышта. Түрәләр җиргә өр-яңадан тугандай вәкарь, канәгать кыяфәт белән чыгып китте. Яшәү рәхәт, яшәү кызык бу дөньяда!

 

Сәгать өчтә шул ук залга эшмәкәрләр җыелды. Каш асларыннан карап бүселеп утырдылар. Боларның башлыкка «мәхәббәтләре» ифрат көчле. Юкка чакырмаганны беләләр. Алда – Май бәйрәмнәре. Шуны үткәрү өчен «ясак» җыячаклар. Әз бирсәң, боларга начар, күп бирсәң – үзеңә... Ләкин бирергә кирәк. Ул «ясак»ның кая киткәнен төгәл генә беркем белми. Әмма дә ләкин фаразлар бар... Ак йорттагыларның тормышы харап яхшы бара, рәхәт яшиләр. Хезмәт хаклары да әлләни түгел югыйсә. «Моны кайдан, нинди акчага алдың?» – дип селки башласалар, койрыклары бозга тиз ябышыр иде дә, әмма дә ләкин әүвәл тикшерүчеләрнең үзләрен тикшерәсе бар... Әнә бер бичара журналист хатын бик күп белмәкче иде дә, психбулниска тыгып куйдылар үзен. Оҗмахка озатылганнары да җитәрлек. Күп белсәң, мәңге картаймассың, теге дөньяларга матур булып яшьли китәрсең...

 

Эшмәкәрләрне «хәйрия ярдәме бирергә» күндергәч, Сәмигуллинның кәефе күтәрелде. Кәефе күтәрелсә, ул Зоечкасы янына ашыга иде. Зоечканың күңеле булсын өчен Мостафа барысын да эшли. Берүзенә шәһәр уртасында өч бүлмәле фатир алып бирде. Җаны ни тели – шуны кайтарып тора. Китереп кенә түгел, кертеп, урнаштырып бирәләр. Зоечкага яхшы булса, Мостафага да җәннәт капкалары ачыла. Бу өр-яңа фатирга тузган йорттан күп балалы гаилә күчәргә тиеш иде, ләкин ул Зоечка бәгырьгә бик ошады шул. Күп балалы гаилә бу хакта белми дә калды, Зоечканың ике бүлмәле иске фатирына сөенә-сөенә, мәрхәмәтле түрәләргә рәхмәтләр укый-укый кереп утырдылар. Газиз туган халкыңны ничек яратмыйсың ди?! Татар белән эшләү, аны идарә итү җан рәхәте! Ходайның рәхмәте, күндәм, сабыр инде үзләре, булганына гел риза, гел канәгать. Зарлана да белми, бахырлар.

 

...Иркен йомшак караватта, Зоечканың кайнар кочагында гырлый-гырлый йоклап ятканда, Сәмигуллинның баш очында ике фәрештә үз киңәшмәләрен башлап җибәрде.

 

– Мин моңардан гарык, – диде Беренчесе. – Бу бәндәгә бернинди өмет юк.

 

– Көтәргә кирәк, әле бер тәүлек үтмәде, – диде Икенчесе.

 

– Бу бүкәннән кемгә нинди файда? Гомере буе игелек кылмаганны бер көндә генә нишләр?

 

– Көтәргә кирәк, әле тәүлек үтмәде, – дип кабатлады Икенчесе.

 

– Минем түземлегем бетте. Бу имансыздан яхшылык көтәсе юк!

 

– Имансыз?! Андый хөкем чыгарырга синең ни хакың бар?

 

Беренче фәрештә артта басып торган ак яулыклы Анага күз салды:

 

– Син бүген гел безнең белән булдың, барысын үз күзең белән күрдең, ишеттең. Соңгы сүз синдә, Ана! Ни диярсең?

 

Ана дәшмәде, оялып, чал башын гына иде.

 

– Вакыт, – диде Беренче фәрештә.

 

– Өстән хәбәр юк, – дип икеләнде Икенчесе.

 

Шулчак баш очларында Хөкемдарның кырыс карары яңгырады:

 

– Этләр Утравына! Бу имансызны Этләр Утравына олактырырга!

 

Икенче көнне 3253нче шәһәрнең газетларында бит тутырып кайгылы хәбәрләр басылды: «Көтмәгәндә... арабыздан... авыр югалту.... уртаклашабыз...» Кемнәрдер, «өзелеп сөйгән» башлыкка «олы хөрмәт» йөзеннән, ул газетларны урам бәдрәфләренә ябыштырып чыкты...

 

Ә Этләр Утравында дәрәҗәле кунакны каршылап шайтан туе оештырдылар. Сәмигуллин кебекләр анда шактый җыелган иде.


ЧУЛПАН
Казан утлары
№ 6 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»