|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.05.2011 Җәмгыять
Такта бар, диләр, ә ул күренмиМиңа Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитетыннан – Р.К. Нигьмәтуллиннан хат килде. Бу хат мине шатландырды, чөнки ай буе көткән идем. Җавап алгач, игътибарлары өчен рәхмәт әйтәсем килде, ләкин бу хат мине тагын да күбрәк уйландыра башлады. Кытайдан Казанга яңа килгән чакта шәһәрне начар белә идем, рус телен исә тагын да начаррак, татарча гына сөйләштем. Телне белмим дип, урамга чыкмый, гел өйдә генә утырып булмый бит инде. Ә урамда юлларны бик начар беләм. Шуңа күрә, уйладым да, автобус белән йөрсәм, җиңелрәк булыр, дидем. Тукталышка килеп бастым, як-ягыма карыйм, автобус юк. Шунда бер автобус килеп туктады. Автобусның тәрәзәсендә аның барыр урыннары язылган, әмма мин күреп өлгергәнче, ул китеп тә барды. Янымдагы бер туташтан сорарга теләгән идем дә, тик ул мине аңламады. Туташ татарча белми икән. Инде нишләргә? Шулчак тагын бер әби дә, минем кебек, татарча сораша башлады, ләкин аңа беркем булышмады. Болай булгач, билет сатучыдан сорарга туры килә инде. Икенче автобуска кереп бастым, чөнки кондуктор белән кермичә, ишек аша гына сөйләшеп булмый, ә керүемә автобус кузгалып китте, тик миңа кирәкле урынга бармый икән шул ул. Кыскасы, көнем бик катлаулы булды. Өйгә кайткач, уйлана башладым: нигә шундый хәлләр була икән? Хәлне яхшыртыр өчен нишләргә кирәк? Мин үзем Казан шәһәрен шулкадәр яратам, аның ирешкәннәренә ихластан куанам. Менә 2013 елда Универсиада булачак, диләр. Әлбәттә, Казанның киләчәккә планнары искиткеч зур. Бәлки бу юлда йөрү мәсьәләсенә дә тәэсир итәр. Хәзерге көндә дөньяның күп шәһәрләрендә тукталышларда автобусның маршрутын белдерә торган махсус такталар тора, бу кешеләргә бик уңайлы.
Мөрәҗәгать хатымда болай язган идем: «Тукталышларда автобусларның маршрутын белдерә торган такта булса, бик әйбәт булыр иде». Ә җавапта: «Бүгенге көндә Казан шәһәрендә барлык тукталышларда да шәһәр пассажир транспорты маршруты күрсәтелгән белдерү такталары бар. Транспорт хәрәкәте тәртибе турында тулырак мәгълүматны www. kazantransport.ru сайтыннан табарга мөмкин», – дип язганнар. Аптырап, кешеләрдән: «Ә сез маршрутны белдерә торган тактаны күрәсезме?» – дип сорадым. Барысы да, юк, ди. Үзәктә дә күренми ул, ә кайда бар икән? Анысын мин аңламыйм. Әллә ул кәгазьдә генә язылганмы? Ә сайтның булуы әйбәт, тик урамда йөргән чакта сайтка кем керә алсын, аннары бөтен кеше аны карап утырмый бит. Әби-бабайларга нәрсә кала?
Сайтка да кереп карадым. Анда, «Академик Парин урамында урнашкан Универсиада авылына 27 нче номерлы («Тукай исемендәге сквер»дан алып «Универсиада авылы»на кадәр) автобус маршруты хезмәт күрсәтә», диелгән. Тик минем ул 27не күргәнем юк. Әллә сайт күптәннән яңартылмаганмы? Хезмәткәрләр аны тикшереп тормыйлармы икәнни? Аңламыйм!
«Белешмә мәгълүмат бирүче 10 электрон табло бар, дигән сүзләр дә язылган иде җавап хатында. Бу таблолар нәрсә белдерә соң? Бары тик ничәнче автобус ничә минуттан киләсен генә... Әйе, анысы да кирәктер, әмма автобусны күп кеше көтә, араларында кирәкле урыннарына нинди автобус барасын белмәүчеләр дә шактый.
Бу хатны язуымның сәбәбе – Казанда транспорт хәрәкәтенең әйбәтләнүенә өметләнү. 2013 елдагы Универсиаданы уйламасак та, Казанда чит ил кешеләре болай да аз түгел. Максатым бер генә – Казан шәһәре дәрәҗәле, матур, заманча шәһәр булуын телим.
Раидә ЙОСЫФ |
Иң күп укылган
|