поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.05.2011 Медицина

Полиссызлык бәласе

Медицина полисы булмаган кешегә табибларның мөнәсәбәте нинди икәнлеге яңалык та, сер дә түгел. Югалту, алыштырырга бирү, куллану вакыты чыгу һ.б. сәбәпләр аркасында полисы кулында булмаган чакта чирләп китеп, хастаханәгә мөрәҗәгать иткән күпчелек кеше шул мөнәсәбәтнең корбанына әверелә. Полиссыз авыру – керемсез пациент.

Шуңа күрә андый очракларда үлчәүнең бер тәлинкәсенә «авыруны кабул итү», икенчесенә «хезмәт хакы күләме» төшенчәләрен салып, чагыштырып карыйлар да, табибларның күбесе, Гиппократ анты турында онытып, авыруны борып җибәрү юлын сайлый.

 

Күп очракларны белсәм дә, берсен генә мисалга китерәм. Инде ел ярым чамасы вакыт узган булса да, ышанычлы чыганактан ишеткән, миңа аеруча да кыргый, вәхши тоелган бу вакыйга бер дә исемнән чыкмый. Урам себерүче булып эшләгән Василийны төнлә белән исерек урам «шпана»сы эләктереп, шактый гына тукмаклаган. Ашыгыч ярдәм машинасы аны аңсыз килеш Казан хастаханәләренең берсенә китергән. Дежур торучы хирурглар аңа кичектергесез операция ясаганнар – баш сөягенең эченә гематома ясалган урынын ачып, яраны чистартып, сөяксез калган урынның тиресен тегеп куйганнар. Икенче көнне Василий наркоздан айнуга, аның янына бүлмә табибы кереп җиткән. Авыруның медицина полисы юклыгы ачыклангач, аның кәефе тиз кырылган. Бүлек табиблары, киңәшләшеп, Василийга хәл җыярга ике көн генә вакыт биреп, өченче көнгә ятакны бушатырга әмер биргәннәр. Искәртергә кирәк: Василийныкы кебек җәрәхәтләр вакытында операция ике өлешкә бүленеп эшләнә – сөяксез калган төшкә махсус пластина куюдан гыйбарәт икенче операция билгеле вакыт узгач кына ясала. Хәрәкәтләнгәндә, сөяге алынган урында баш миенең селкенгәне ачык күренеп торган мескен ир-атны, көн саен үз участогы хастаханәсенә башын бәйләтергә йөрергә һәм икенче операциягә полис белән килергә кушып, урамга озатканнар.

 

Табибларның битарафлыгы, мәрхәмәтсезлеге корбаны Василийга баш сөяге алынган урын белән йомшак кына сугылу, бәрелү дә яисә анда кечкенә генә берәр нәрсә кадалу да котылгысыз үлемгә илткәнен аңлатучының булу-булмавы, полисын табып, исән-сау икенче операциягә килә алу-алмавы, алдагы көне билгеле түгел. Ә андый очракларда баш белән дә, йөрәк белән дә фикер йөртмәгән, кай төшләре белән уйлап эш иткәннәрен һич аңлап булмаган табибларга карата күңелдә янә нәфрәт кенә уяна.

 

Табибларның барысы да бертөрле түгел икәненә дә мисал китермичә кала алмыйм. Монысы – Мәскәүдә булган очрак. Әле күптән түгел генә бер танышымның эшендә вакытта хәле китеп, хезмәттәшләре аңа ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Бу хәл Юляның медицина полисын алыштырырга тапшырган чакка туры килгән. Әмма кызның полисы булмау ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрендә дә, ул китерелгән якындагы шәһәр хастаханәсе табибларында да аптырау уятмаган, аңа тиешле дәвалау курсын билгеләүгә дә бер дә комачауламаган. Күп эшләү, яз йогынтысы, организмга туклыклы матдәләр җитеп бетмәү сәбәпле әлсерәгән, хәлсезләнгән организмны хастаханәдә тиешенчә дәвалап, Юляны бер атна эчендә аякка бастырып, кем әйтмешли, «кеше ясап», өенә чыгарганнар.

 

Төгәл капма-каршы ике очрак. Беренчесе – Казанда, икенчесе – Мәскәүдә. Тик, берүк, моны ил башкаласы хастаханәләрен, табибларын мактау, республикабыз башкаласындагыларын яманлау дип кабул итә күрмәгез. Бу мәсьәләдә гомумиләштерү урынсыз, барысы да аерым хастаханә эшчәнлеген, билгеле табиб эшен хуплау яки тәнкыйтьләү кысаларында гына каралырга тиеш. Барыбыз да Казанда да медицина оешмаларының һәм белгечләренең яхшылары, намуслылары, ә Мәскәүдә, киресенчә, начарлары, «оят», «вөҗдан» дигән төшенчәләрне бөтенләй белмәгәннәре дә байтак булганын яхшы белә. Кыскасы, тегеләре дә, болары да ике башкалага да, илнең бүтән шәһәрләренә дә хас.

 

Мәскәү медицинасы темасына кагылгач, анда әле яңа гына илкүләм яңгыраш алган, кеше аңында аңлашылмаучанлык, ризасызлык уяткан хәлне дә искә алмау дөрес булмас. Атаклы белгечләре, табиблары, дәвалау сыйфаты белән дан казанган, илнең иң алдынгы медицина оешмаларыннан саналган Вишневский исемендәге хирургия институтының урам капкасы төбендә, тиешле табиб ярдәме күрсәтүгә ирешә алмыйча, кеше үлеп ятсын инде. Головизнинны коткарып калырга вакыт җитәрлек булган, тик сакчы капкадан үткәрмәгән, табиблар, олы башларын кече итеп, урамга чыгып йөрүне кирәк тапмаганнар, нәтиҗәдә – үлем, ә иң гаҗәбе – беркем дә гаепле түгел. Кызганыч, бу хәл билгеле булгач, барлык кешеләрнең күңеленнән ак халатлы «убыр»ларга карата ярсып-ярсып чыккан нәфрәт ташкыны үлгән җанны да кире кайтара, медицина системасында да берни дә үзгәртә алмый. Күпләрнең аңында әлеге мәгънәсез үлем: «Депутат кадәр депутатка карата шундый битараф мөнәсәбәт булганны, без, гади кешеләргә, нәрсәгә өметләнергә кала?!» – дигән фикер дә уяткандыр. Фикер урынлы, тик аңа бернинди төгәл җавап юк.

 

Медицина полисы булмауга табибларның мөнәсәбәте мәсьәләсенә кире әйләнеп кайтсак, шәхси күзәтүемнән чыгып, шундый нәтиҗә ясый алам: ничек кенә кызганыч булмасын, нисбәт якынча 80 процентка 20 процент кына. Ягъни ил хастаханәләре, аларда эшләүче табибларның 80 проценты өчен, кеше язмышына караганда, аның полисы булу факты мөһимрәк, калган 20 процентта исә, кәгазь кисәгенә сылтамыйча, авыруга эчкерсез, ихластан ярдәм итү дигән нәрсә әлегә саклана. Димәк, без, кесәдә полис булмаган чакта авырый башласак, шул ике дистә процентка кергән белгечләр кулына эләгә калсак иде, дип, өметләнеп яшәргә мәҗбүрбез.

 

PS. Бүгенге көндә илнең мәҗбүри медицина иминияте хезмәте бу хәлнең уңай якка үзгәрәчәгенә күңелләрдә әз-мәз булса да өмет чаткылары уятып маташа. 2011 елның 1 маеннан иске медицина полисларын яңа төрле полисларга алыштыру эше башлануына ишарәләвем. План буенча 2014 елга кадәр Россиянең һәр гражданы электрон полис белән тәэмин ителеп бетәргә тиеш икән. Иминият хезмәте ышандыруынча, яңа полислы булу хастаханәләрдә дәвалау сыйфаты яхшыруга да, шул документка бәйле проблемалардан, бәхәсле очраклардан арынуга да китерәчәк. Чөнки электрон полис алган һәркем бердәм мәгълүмат базасына теркәлеп бара һәм моннан ары беркемгә дә, чит өлкәдә булуына да карамастан, кулында полисы булмауга сылтап, табиблар авыруга медицина хезмәте күрсәтүдән баш тарта алмаячак.


Айнур ГАЛИМОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»