поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.05.2011 Мәдәният

Әлмәндәр бабайда кунакта

СССРның халык артисты, танылган актер Шәүкәт ага Биктимеров сигезенче дистәсен тутырган көнендә иҗади эшчәнлегенә нокта куярга сүз биргән. Шулай ук журналистлар белән аралашудан да баш тарткан. Телефоннан сөйләшми. Берәү белән дә әңгәмә кормыйм, дигән.

Ярымшаяру итеп кенә әйтелсә дә, сүзендә берникадәр хаклык бар. Шәүкәт абыйның катлаулы операция кичергәннән соң аралашырга теләмәве аңлашыла. Актерның килгән кунакны ишектән кире бормаганын белептерме, аның хастаханәдән кайтканын сагалап торып, хәлен белеп кайтырга уйладык.

 

Лифтка утырып йөрмәдем

 

Улы Искәндәр белән машинада утырып кайткан Шәүкәт абый сак кына җиргә басты да, кәкре таягына таянып җәяү баскычтан менеп китте. Мин нәрсә дип тә әйтергә белми аптырап калдым. "Әле яңа гына хастаханәдән чыккан кешегә ярамый бит", – дигән идем, "Сеңлем, мин беркайчан да лифтка утырып йөрмәдем", – димәсенме. Искәндәр әтисенең Әлмәндәргә хас хәйләкәрлеген, шаянлыгын белгәнгәдерме, серле генә елмаеп өйгә узды.

 

Моннан өч ел элек Шәүкәт абыйның өендә булырга туры килгән иде. Актерның алтмыш елдан артык иҗат архивын, туплаган экспонатларын күргәч, әллә музейга кердем инде дип, бер мәлгә аптырап калган идем. Хәер, болар турында соңрак сөйләшербез. Хәзер исә сүзне Шәүкәт Биктимеровның күңел түрендә генә йөрткән сәхифә­ләреннән башлыйсы килә.

 

"Быел Мингәремә (Саба районы) кайта алмадым, – ди Шәүкәт абый. – Хәер, ике ел инде туган авылымда булганым юк икән. Ел саен Сабантуйга һәм әтиемнең каберенә кайта идем. Әниемне белмим бит. Мине тапкан да якты дөньядан китеп барган. 1945 елда сугыш бетүгә мин театр училищесына укырга кердем. Ул вакытта ир-ат рольләрен хатын-кызлар уйный башлаган иде".

 

Шәүкәт абыйның көйләп кенә сөйләгәненә оеп киткәнмен. Ягымлы тавышы күңелгә рәхәтлек бирә. Моннан өч ел элек интервью алганымны, куен дәфтәренә теркәп куйганымны хәтерлим. "Сөйләшә-сөйләшә вакыт узганын сизми дә калганмын. Сәгать телләре төнге 12 не суккач, кабаланып кайтырга әзерләнә башлагач, Шәүкәт абыйның: "Ашыкма, әле сөй­ләшеп бетермәдек, чәй эчәсе бар. Караңгы төште, кунып калсаң да була. Минем бүл­мәләрем җитәрлек", – дигәне истә калган".

 

Улы Искәндәр дә йөзе яктырып киткән әтисенә карап: "Соңгы көннәрдә тавышы бөтенләй беткән иде. Сез килгәч, ачылып китте", – ди балаларча сөенеп.

 

Шәхес янында шәхес туа

 

Шәүкәт абый 1949 елдан бирле җыйган архивын Камал театры музеена тапшырган. Һәр ролендәге текстларны, газетада чыккан төргәк-төргәк язмаларның һәммәсен дә машинага төяп алып киткәннәр. "Үземә иң якын фотоларны, китапларны гына алып калдым",– ди ул. Шәүкәт абый йөгерә-йөгерә киштәдәге Коръән китабын алып килде. Изге китапны тәрҗемә иткән Валерия Порохова актерга теләк­ләрен, үзенең имзасын сырлап калдырган. Инде ничә ел экраннарга чыга алмыйча интеккән "Исә Болгар җилләре... " фильмында бергә төшкән булганнар икән. "Алмыш хан образы минем хәтергә уелып калды. Бик эчтәлекле фильм иде. Экранга чыга алмас инде, дини, татар язмышына кагылышлы, сәяси вакыйгаларга аеруча бай", – ди актер.

 

Әйе, заманында Шәүкәт Биктимеровка Куйбышев, Ленин, Җәлил, Алмыш хан һәм тагын дистәләрчә тарихи шәхесләрне уйнарга туры килә. Шәүкәт абый каһарман-геройларын рамкага алып, кунак бүлмәсенә тезеп куйган.

 

Хәер, шәхесләрне уйнап кына калмый ул. Татар дөньясында танылган сәнгать һәм әдәбият әһелләре белән аралашып яши, алар белән кулга-кул тотынып иҗат итә. Торырга урыны булмаган яшь актер берничә ел Салих Сәйдәшевтә яши. Композитор аны үз улы кебек якын күрә. Шәүкәт Биктимеров Салих абыйны соңгы юлга өеннән озата. Нәкый Исәнбәт, Таҗи Гыйззәт, Празат Исәнбәт, Салих Сәйдәшев – актер тормышында һәм иҗади эшчәнлегендә тирән эз калдырган шәхесләр.

 

Чутыр-матыр

 

Йокы бүлмәсендә Шәүкәт абыйны һәрвакыт Әлмәндәре саклап тора. Елмаеп карап торучы әлеге рәсемне актерның 70 яшьлегенә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бүләк иткән иде. Кире ягында "Мәңгелек указ"ы да бар. "Кем дә кем бу сурәттәге мөлаем, хәйләкәр һәм шаян Әлмәндәрдән җитди Шәүкәт Биктимеровны аера ала – шул кешегә теләгән кадәр премия бирелә", – диелә әлеге указда. Инде унөч ел вакыт узып китте, ләкин бу рәсемдәге аермалыкны табучы һаман да күренми. Чөнки Шәүкәт абыйның тормышы да, дөньяга карашы да, елмаюы һәм зирәклеге дә Әлмәндәр бабайның яшәү рәвешенә тәңгәл килә. Ә хәтере... Рольләрне ятлауда аннан да зиһенле актер тагын бармы икән?!

 

Әгәр Шәүкәт абый үз гомерендә бер "Әлдермештән Әлмәндәр"дә генә уйнаган булса да, татар тарихында аның исеме алтын хәрефләр белән язылып куелыр иде. "Халык үлеп Әлмәндәр бабаегызны ярата. Тагын уйнар идегезме?" – дим аның күңел кылларын чиртеп. "Чутыр-матыр, – ди Шәүкәт абый Әлмәндәрчә шаяртып. – 80 яшемдә сәхнәдән китәм дидем, китәм. Егет сүзе бер була". "Әлдермештән Әлмәндәр"не яңадан куялар, диләр бит", – дип тагын төпченәм. "Куйсыннар, әмма мин үлмәгән әле".

 

Бу да спектакльдәге хәйлә­кәр карт җавабы. Күзен кысып торган әле Әлмәндәр рәсеменә, әле әтиләренә карап кызы Гүзәл һәм улы Искәндәр икәүләп көлеп җибәрделәр. Шәүкәт абыйның кинәт кенә терелеп китүенә чын күңелдән сөенеп куйдылар бугай. Гомер буе тормышта да, иҗатта да актер булып яшәгән әтиләре бүген үз ролендә иде. Авырудан дәва аның өчен бары тик театр гына була алуын алар шунда гына аңлады булса кирәк.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 97 | 27.05.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»