поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.05.2011 Спорт

"Ак барс" тренерсыз кала?

Быков белән Захаркин Россия җыелма командасы белән җитәкчелек итмәячәк. Кичә илнең хоккей федерациясе утырышында әнә шундый карар чыгардылар. Хәзер исә яңа мәсьәлә калкып чыкты. Белгечләрнең күбесе фикеренчә, төп команда белән Зиннәтулла Билалетдинов җитәкчелек итәргә тиеш. Моңа "Ак барс"тагылар да каршы түгел.

Дөнья чемпионатыннан соң журналистлар белән аралашмаган Быков белән Захаркин чәршәмбе кинәт кенә журна­лист­ларга әңгәмәләр өләште. Алар беравыздан җыелма командада үзгәрешләр кирәклеге, тренерлар штабындагы белгечләр санын арттыру, яшь уенчылар чакыру турында сөйләде. Бер сүз белән әйткәндә, үзләренең планнары белән уртаклашты. Ә кичә алар Россия хоккей федерациясе башкарма комитеты утырышында чыгыш ясады. Бу юлы тренерлар элеккеге кебек ике урында түгел, ә бары җыелма командада гына эшләргә әзер булуларын әйттеләр. Дөресен генә әйткәндә, бу сүзләр утырыштагыларга артык зур йогынты ясамагандыр. Чөнки соңгы ике атна дәвамында Быков белән Захаркин турында күп сөйләнелде. Фикерен җиткерәсе килгән кешеләр үз сүзләрен әйтергә өлгерде инде.

 

Башкарма комитетның карарын озак көтәргә туры килмәде. Инде төш җиткән­че үк Мәскәүдән хәбәр килде: Быков белән Захаркинны эштән алганнар. Бу тренерларны вазыйфасыннан азат итү ягында булган кешеләрнең берсе Вячеслав Фетисов әйтүенчә, карарны бертавыштан чыгарганнар. "Алар дөнья чемпионатындагы уңышсызлыкны юньләп аңлата алмады, – дигән Фетисов. – Әйтерсең, безгә яхшылык күрсәтәләр. Чыгышларын оятсызлык дип бәялим. Аларны эштән алудан башка чара калмады. Олимпиадага ике генә ел калып бара бит. Болай дәвам итә алмас иде. Уенчылар Быков яклы дисезме? Әкият. Алар белән үзем сөйләштем. Хоккейчылар тәртипле булганга, бөтен уйлаганнарын матбугатка сөйләмиләр". "Вячеславны күптән беләм, минем кул астында ЦСКАда да уйнады. Болай килеп чыгасын кем белгән?– дигән танылган тренер Виктор Тихонов. – Икенче тренер кем әле анда? Баксаң, ул хоккей кафедрасын җитәкли икән бит. Әмма бер тапкыр булса да институтка барганмы соң? Аның хоккей концепциясе турында әйткәннәре буш сүзләр"."Дөнья чемпионатларындагы җиңүләрне күптән көткәнгә, уңышлардан баш әйләнде, – дигән КХЛ президенты Александр Медведев. – Шуңа күрә аска тәгәрәвебезне сизми калдык. Бу хәлне туктатырга кирәк".

 

Әмма мәсьәлә аларны эштән алып кына хәл ителми. Яңа тренер кем булыр? Әйтергә кирәк, белгечләрнең күбесе бу урынга Зиннәтулла Билалетдиновны билгеләргә кирәк дигән фикердә. "Ул бу эшне башкара алачак, – дигән Фетисов. – Билалетдинов ризалаша икән, аңа ярдәм итәчәкбез. Миңа калса, Быков белән Захаркин киткәч, уенчылар җыелма командага рәхәтләнеп киләчәк". Ә Владимир Юрзинов әйтүенчә, Билалетдинов хәзерге вакытта Россиядәге иң яхшы тренер. "Ризалашса, башкарма комитет аны баш тренер итеп раслаячак, – дигән Александр Медведев. – Әмма яңа остаз ирекле кеше булырга, ягъни җыелма командада гына эшләргә тиеш. Бүгенге хоккейда берьюлы ике урында эшләп булмый. Чөнки мондый вазыйфаны башкару өчен тәүлегенә 24 сәгать, атнасына 7 көн эшләргә кирәк. Билалетдиновның "Ак барс" белән килешүе бар. Әмма Казан клубы белән уртак фикергә килү өчен барысын да эшләячәкбез".

 

"Ак барс"ның вице-президенты Равил Шәвәлиев, Билалетдиновның китүенә каршы түгел икән. "Әлегә аны җыелма командага билгеләү турында карар юк. Әмма ул бу урынга иң лаек кеше. Барысы да безнең клуб җитәкчелегеннән тора. Тик шунысын әйтәм: без һәрвакыт җыелма команда мәнфәгатьләрен клубныкыннан өстенрәк күрдек. Кем генә булмасын, тренер бер генә урында эшләргә тиеш". Билалетдинов үзе исә әлегә ялда. Аның фикере билгеле түгел. Әмма күптән түгел ул җыелма командага җыенмавын әйткән иде. "Ә мин берьюлы ике урында – клуб һәм җыелма командада эшләүне күз алдына китерә алмыйм, – диде ул сезон тәмамлангач. – Минем андый тәҗрибәм юк. Быков белән Захаркин теге яки бу командага зыян китермичә эшләү серләрен белә, күрәсең. Минем исә "Ак барс" алдында рухи һәм килешүдә язылган бурычларым бар. Ничек үз командамнан баш тартыйм ди?" Тик бу мәсьәләләр югары дәрәҗәдә хәл ителгәнгә, Зиннәтулла Хәйдәр улының фикере үзгәрергә дә мөмкин. Кайбер мәгълүматларга караганда, Россия хоккей федерациясе Билалетдиновка бер ел дәвамында ике урында эшләргә рөхсәт бирмәкче. Аннары исә ул бары тик җыелма команда белән генә шөгыльләнергә тиеш булачак.


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 95-96 | 27.05.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»