поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.05.2011 Җәмгыять

Ирекле Сиам

Күптән түгел «ШК» хәбәрчесе журналистлар өчен оештырылган сәфәр кысаларында Таиландта булып, илнең Премьер-министры, башка җитәкчеләр белән очрашып, җирле мәдәният, халык тормышы белән танышып кайтты. Укучыларга хәбәрчебезнең юлъязмаларын тәкъдим итәбез.

Рәсми чакыру килгәч, журналистлар өчен гадәти таныштыру сәфәредер инде дип уйлап куйдым. Ләкин Таиландның кайбер районнарында безне, Татарстан, Марокко, Ирак, Мисыр, Үзбәкстан, Казахстан, Башкортстаннан килгән журналистларны, полиция һәм хәрбиләр саклап йөрүен күргәч, эшнең башкачарак булуы аңлашылды. Илнең көньяк провинцияләрендә 2000 елларның башыннан бирле канлы вакыйгалар дәвам итә. Төбәктә сепаратист төркемнәр полициягә, рәсми җитәкчеләргә, буддист монахларына һөҗүмнәр оештыра, Таиланд хакимиятеннән көньяк провинцияләрнең мөстәкыйльлеген, бәйсезлеген таләп итә. Бу районнар үзенә күрә «кайнар нокта» булып санала. Дәүләтнең Тышкы эшләр министрлыгы исә, дөнья җәмәгатьчелеген әлеге вазгыятьнең чын, дөрес картинасы белән таныштыру максатыннан, төрле илләрдән журналистларны чакыра.

 

Шулай да әлеге язмамны күңелсез вакыйгалардан башлыйсым килми, шуңа күрә иң элек сезне бу могҗизалы ил белән якыннанрак таныштырып китәм.

 

iPadлы монахлар

 

Тугыз сәгатьлек очудан соң менә без, ниһаять, Бангкокта, Азиянең иң олы мегаполисларыннан берсендә – монда 9 млн кеше яши. Самолеттан төшкәч, сулыш алу ничектер авыррак булып тоела – тропик климат шартларында һава шулкадәр дымлы ки, аның тәэсирендә хәтта тән тиресе балаларныкы кебек йомшарып китә. Ярый әле эссе вакытларга эләкмәдек, дип тынычландыралар безне сәфәр өчен җаваплы Тышкы эшләр министрлыгы егетләре, май башында монда «нибары» 30-35 градус җылылык. Шушы айда ук тропик яңгырлар сезоны башлана. Әлеге климат шартларыннанмы икән, әллә бу полосада үскән төрле җиләк-җимешләр, яшелчәләр, диңгез ризыклары тәэсиреннәнме – халык монда бик сәламәт, һәм гадәттән тыш яшь күренә (безне озатып йөргән бер егетне мин үземнең яшьтәшем итеп кабул иттем, соңыннан аңа 37 яшь икәнен белгәч, «сез» түгел, «син» дип эндәшүемә кыенсынып киттем). Бангкокта иң элек күзгә ташланганнардан: юллардагы хисапсыз мопед һәм мотороллерлар. Шәһәр үзенең юл бөкеләре белән дә танылган, шуңа күрә тыгыз юлларда бөкедә утырган машиналар арасыннан ике тәгәрмәчле «тимер ат» белән җилдереп узып китү үзе бер рәхәт.

 

Бензин бәясенең 80 сумга җиткәнен исәпкә алсаң, бу төр транспортның популярлыгына тәмам төшенәсең. Руль артында кем генә юк – мәктәп укучысы да, пенсионеры да, урам сатучысы да, сәясәтчесе дә. Башкалада мопедлардан соң күзгә ташланган нәрсә – массаж салоннарының күп булуы. Билгеле, Таиланд үзенең Тай массажы белән дан тота. Биредә синең барлык сөякләреңне шытырдатып, үзеңне яңа туган бала сыман хис итәрлек дәрәҗәгә җиткерәләр. Әлеге юлларның авторы моны үз сөякләрендә сынады.

 

Таиланд Корольлеге – Көньяк-Көнчыгыш Азиянең иң тиз үсеп килүче илләренең берсе. Биредә нанотехнологияләр тарих исе белән буталган. Урамнан iPad тотып узып барган буддист монахы – монда гадәти күренеш. Ә аларның Твиттердагы укучылар санына сәясәтчеләр һәм сәхнә йолдызлары да көнләшергә мөмкин. Уң ягыңда – заманча архитектура модасына ияреп төзелгән дистәләгән катлы биналар, ә сул ягыңда – тарихи буддист гыйбадәтханәләре, мәчетләр һәм чиркәүләр, димәк, син Таиландның башкаласы Бангкокта. Карының ачса, урамда ук осьминог аягы, креветкалар, бака кабырчыклары чыгып торган борычлы аш чүмерәсең, андыйга күңелең тартмаса, күрше кафедан гамбургер һәм кола алып, бөтендөнья глобализация «копилка»сына чираттагы биш долларыңны атасың. Кыскасы, нинди генә яктан карасаң да – икътисади, иҗтимагый, дини булсынмы, тарих һәм мәдәниятләр күзлегеннән карыйсыңмы – Таиланд үз эченә күкне дә, җирне дә ала.

 

Корольлекнең тарихы 1238 елга барып тоташа. Сүз уңаеннан, 1939 елга кадәр Сиам дип аталган дәүләт Таиланд исемен тулысынча аклый: «тхай» сүзе «ирекле», «бәйсез», дигәнне аңлата, шуңа күрәдер, бәлки, Таиланд, башка Көнчыгыш илләреннән аермалы буларак, беркайчан да колония булмаган.

 

Бүгенге Таиландта Король (Пхумипон Адульядет) дәүләт башлыгы гына түгел, ә һәркемнең, һәр диннең яклаучысы, иң югары зат. Король – милли символ һәм лидер, сәясәттән югарырак тора. Халык тарафыннан аңа карата сөю һәм ихтирам ритуаль характерга ия. Корольдән соң килгән хөрмәт объекты ул – буддизм кыйммәтләре. Таиландлыларның 95 проценты буддизм динен тота. Урамнардагы хисапсыз Будда сыннары, аның янында дога кылып утырган таиландлылар – халыкның дингә никадәр зур әһәмият биргәненә дәлил.

 

Бәрелешләр артында кем тора?

 

Бер атналык сәфәрнең өч көнен Паттани, Наративат, Йала, Сонгкла дип аталган провинцияләрдә уздырдык, чөнки, әйткәнемчә, максатыбыз Таиландның көньягы белән якынрак танышу иде. Бу районнар аерым бер мөселман иленә охшап тора. Милләте буенча малайзияле булган халыкның 80 проценты ислам динен тота, адым саен диярлек мәчетләр салынган, хатын-кызларның күпчелеге яулыктан йөри. Ләкин нәкъ менә шушы төбәктән еш кына күңелсез хәбәрләр килеп тора: йә базарда граната шартлый, йә урамда берәр буддист монахын үтереп китәләр, йә югары дәрәҗәле хакимият вәкиленә һөҗүм ясала. Боларның сәбәпләре инде ХХ гасырның башына ук барып тоташа. Ул вакытта әлеге провинцияләр урнашкан территорияләрдә мөстәкыйль дәүләт урын алган була. Таиланд аны үз составына кертә. Күрәсең, ризасызлык һәм сепаратизм дулкыны бүгенге көнгә кадәр дә тынмаган.

 

Шулай да белгечләр тәңкәнең башка ягын да күрәләр. Чагыштырмача күптән түгел Таиландның көньягында шактый олы нефть запаслары табылды. Мондый байлыклар, әлбәттә, геосәясәт белән эш иткән халыкара террорчыл оешмаларда кызыксыну уята. Алар, икътисади максатларына ирешер өчен, гадәттәгечә, төбәктә сәяси тотрыксызлык тудырырга тырышалар. Таиландка килгәндә исә динара низаг чыгару, халыкның дини хисләре белән уйнау юлы белән баралар, мөстәкыйльлек таләп итү алар өчен аклану булып кына тора. 15-20 яшьлек мөселман егетләре еш кына шундый чит ил эмиссарлары корбаннарына әйләнеп куялар. Моңа төбәктәге яшәү дәрәҗәсенең түбән булуы, эшсезлек һәм, әйтеп китмичә булмый, элегрәк күзәтелгән дини дискриминация очраклары, милли мәгарифнең булмавы, илдә яшәгән мөселманнарның милли һәм мәдәни үзенчәлекләренә игътибар бирелмәве сәбәпче булгандыр. Ә шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртучы сәер оешмалар утка май өстәп, халыкның ризасызлыгыннан файдаланып, аларның куллары белән терактлар оештырып, вазгыятьне кискенләштерәләр генә. Таиландның көньягындагы вазгыять нәкъ менә Төньяк Кавказдагы хәлләрне хәтерләтә.

 

Сәфәребез кысаларында без Таиланд мөфтие, шәйхелислам Азиз Питаккумпон белән очрашырга тиеш идек. Хәзрәт авырып китү сәбәпле, Үзәк ислам комитетында (ә безнеңчә мөфтияттә) безне аның вәкиле Пакорн Приякорн кабул итте. Пакорн әфәнденең сүзләре буенча, әлеге каршылыклы вазгыятьтә дин бернинди дә роль уйнамый. Тотрыксызлык икътисади һәм сәяси мәнфәгатьләр белән бәйле, дип саный дин эшлеклесе.

 

Таиландның Премьер-министры Абхисит Ветчачива да, әлбәттә, бу мәсьәләне чишү өчен зур өлеш керткән. Сүз уңаеннан, без Абхисит әфәнде Премьер-министр вазифасында кабул иткән соңгы делегация идек. Юк, очрашудан соң аңа һөҗүм ясалмады, ә бары тик шул көнне кич аның вазифасының вакыты чыкты. Сәфәребезнең рәсми программасы нәкъ менә премьер белән очрашудан башланып киткән иде. Абхисит Ветчачива көньяктагы чуалышларда хакимиятнең дә гаебе булуын раслый. «Әйе, бу мәсьәлә белән эш иткәндә элегрәк сәяси хата ясалды», – дип җавап бирде безнең тынгысыз сорауларга йөгерек инглиз телендә сөйләшүче шактый яшь чырайлы сәясәтче. Чыннан да, 2000 еллар башында әлеге бәрелешләр ешая башлаган вакытта, хакимият моның белән кырыс рәвештә, полиция һәм хәрби көч ярдәмендә көрәшә башлады. Тыныч митинглар, демонстрацияләр полиция тарафыннан таратылды. Мондый юл белән китү проблеманы чишүгә китермәде, ә киресенчә, бәрелешләрнең яңа дулкынына, яңа гаепсез корбаннарга сәбәпче булды.

 

Таиландта ислам

 

Һәм менә берничә ел элек Ветчачиваның хакимияте төньяк провинцияләр буенча аңлашу, күмәкләп эшләү сәясәтен алып бара башлады. Хәрби көч читкәрәк алып куелды, төбәктәге икътисади һәм иҗтимагый шартларны үстерү, мөселманнарга дин иреген, туган телдә белем алу мөмкинлеген тәэмин итү буенча чаралар күрелә. Бу сәясәт уңай нәтиҗәләргә китерде дә – төбәктә хәзер чагыштырмача тыныч. Дини һәм милли толерантлык нык ачык чагылган. Һәрбер авылда, кечкенә шәһәрчекләрдә дистәләгән мәчетләр торгызыла. Мөселманнар азчылыкны тәшкил иткән Бангкокта да 170 тирәсе мәчет барлыгы үзе бер күрсәткеч. Тиешле кадрлар булдыру максаты белән Ислам университеты ачылган. Без барганда анда абитуриентларны кабул итү бара – кәҗә сакалы җибәргән кәләпүшле егетләр һәм ак яулык бөркәнгән мөлаем кызлар каушый-каушый кабул итү имтиханнарына әзерләнеп йөриләр иде. Мөселманнарга тиешле инфраструктураны булдыру өчен Таиландта Финанс министрлыгы ярдәмендә Ислам банкы оештырылган. Чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә әлеге оешма зур уңышларга ирешә. Иң кызыгы: банк клиентларының 85 проценты – мөселман булмаган кулланучылар. Банк бихисап проектларны финанслау белән мәшгуль: көньяк провинициядәге фәкыйрьлек белән көрәшү, кече мөселман эшмәкәрләренә үз эшләрен башларга ярдәм итү, дини һәм милли мәгарифкә, Хаҗга һәм Гомрәгә баручыларга матди ярдәм күрсәтү, хәтта мөселман кинематографын, кием модасы фестивальләрен финанслау һ.б. «Киләсе елда без эшчәнлекне тагын да киңәйтергә, ил буенча 150 филиал ачарга җыенабыз», – дип ышандырып калды Таиландтагы Ислам банкының директоры Дирак Суваннайос. Таиландтагы мөселман халкын хәләл ризык белән тәэмин итүне дә игътибарсыз калдырмый хакимият. Ислам комитеты составында хәләл стандартны тикшереп баручы орган оештырылган, хәләл итне җитештерә торган олы фабрикаларның берсе CPF – ризык белән Таиландны гына түгел, күрше илләрне дә тәэмин итеп тора. Әлеге фабрикада җитештерелгән хәләл ризыкларны татырга безгә дә насыйп булды. Җитәкчелек журналистларны чебидән ничек ләззәтле тавык боты ясалуы, ягъни җитештерү процессы белән җентекләп таныштырды.

 

Хакимиятнең аерым параграфка лаек булган хезмәт җимеше – көньяк провинцияләрдә милли мәгарифне булдыру. Әйтеп үткәнемчә, төбәктәге халыкның 80 процентын ислам динен тоткан Малай халкы тәшкил итә. Элек-электән шушы туфракларда яшәгән халыкка туган телендә (яви теле, малай теленең бер диалекты) белем алу мөмкинлеге бирелмәгән. Хәзер исә хакимият аларның мәнфәгатьләрен кайгырта, ике телле белем алу системасын кертә. Мин, мондый система бездә күптәннән эшләп килә, дип мактанмакчы идем, Таиланд тәҗрибәсе күпкә нәтиҗәлерәк икәнен күреп туктап калдым. Сәфәр кысаларында ике телле мәктәпне үз күзебез белән карап чыктык. Мәктәп директоры безгә аңлатканча, балалар тай (Таиландның дәүләт теле) белән беррәттән туган телләре – явине дә камил белсен өчен аларга балалар бакчасында һәм башлангыч сыйныфларда гел туган телдә генә белем бирәләр. Дәүләт телен алар инде өлкәнрәк сыйныфларда, туган телен тиешенчә үзләштергәннән соң гына өйрәнә башлыйлар. Шундый система нәтиҗәсендә балалар мәктәпне бетергәндә ике телне дә мөкәммәл дәрәҗәдә беләләр.

 

Әлбәттә, бер атналык сәфәрдә җыйган тәэсирләрне, аннан соң барлыкка килгән уй-фикерләрне бер сәхифәдә генә биреп бетереп булмыйдыр, хәбәрчегез бу язмада иң әһәмиятле нәрсәләрне генә күрсәтергә тырышты. Ләкин шунысын әйтми кала алмыйм, Таиланд – бүген дин иреген тәэмин итүче иң алдынгы илләрнең берсе, ә аның халыкара террорчылыкка каршы тору тәҗрибәсе, милли һәм дини толерантлыкны алып бару сәясәте башка дәүләтләргә дә үрнәк булырлык.


Илдар ГАБИДУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»