|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.05.2011 Мәдәният
Диктор булу – минем язмышымТатар телевидениесенең иң оста дикторы кем, дигән сорауга җавап йөзеннән Эльмира Хамматованы телгә алыр идем мин. Ничектер балачактан ук аның яңгыравыклы, аһәңле тавышы колакка кереп, чыгышлары иң камил, үтемле сөйләм үрнәге булып хәтергә сеңеп калган. Быел аның юбилей елы. Тик бу ханымны өйдә яшьлеген, телевидениедә эшләгән чорын искә алып хатирәләргә бирелеп утыра дип уйлаучылар нык ялгыша. Эльмира Хамматова һәрвакыт мәдәният казанында кайный. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыту, укучылары белән чыгышлар ясау, абруйлы бәйгеләрдә хөкемдарлык итү, Яшь тамашачылар театрының киңәшчесе булу, төрле проблемаларны хәл итү өчен янып-көеп йөрү дисеңме, болар – ул башкарган эшләрнең берничәсе генә. Ә соңгы аралардагы иң саллы эше итеп, Габдулла Тукайга 125 ел тулу уңаеннан иҗтимагый оешмалар арасында грант отуын атасак, һич ялгышмабыз, мөгаен.
– Эльмира ханым, гомере буе Тукай иҗатына мөкиббән булган остазның әлеге бәйгедә катнашырга карар кылуы да очраклы булмагандыр...
– Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында сәхнә теле фәнен укытканлыктан, мин Тукай иҗатына элек-электән әһәмият бирә идем. Шуңа күрә без иң беренче дәресләрдән үк Тукай шигырьләрен өйрәнә башлыйбыз. Бу ел исә Президентыбыз фәрманы белән Тукай елы дип игълан ителде. Ә узган ел Министрлар Кабинеты иҗтимагый оешмалар өчен грантка бәйге игълан итте. Безнең, студентлар белән берлектә әлеге грантка дәгъва кыласыбыз килде. Бу ниятебезне Халыклар дуслыгы ассамблеясына җиткердек һәм алар тарафыннан да хуплау таптык. Шул рәвешле проект әзерләнде һәм грант оттык.
– Әлеге проект нидән гыйбарәт?
– Грантта мәдәни мирасны, гуманизм принципларын, толерантлыкны пропагандалау дигән номинация бар. Әлеге таләпләрнең барысы да Тукай иҗатында чагылган. Без шагыйрьнең иҗатын колачлаган мәдәни чара программасын төзедек. Әлеге максаттан Тукайның сәхнәдән сирәк яңгыраган яисә киң катлау укучыларга таныш булмаган әсәрләрен кулландык. Мәдәни чарада рус классиклары А.Пушкин, М.Лермонтов, Н.Некрасовларга ияреп язган шигырьләре, татар халкының киләчәге турындагы уйланулары хакындагы әсәрләре яңгырады.
– Проект ни рәвешле гамәлгә ашырыла?
– Без Казан шәһәренең татар мәктәпләре, гимназияләрендә чыгыш ясадык. Чыгышыбызны шулкадәр яратып кабул итәләр, мәктәп җитәкчелеге рәхмәт хатлары белән бүләкли, кат-кат чакыралар. Тукай иҗатын пропагандалауда мәдәният университетының театр факультеты студентлары да актив катнаша. Әлеге факультетның деканы, профессор Фирдания Садреева белән Зөлфирә Ибәтова Тукай иҗатының бөтен матурлыгын курчаклар теленә дә күчерде. Аларның чыгышларын да үсеп килүче буын бик җылы кабул итә. Ә инде М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында һәм Г.Тукай исемендәге әдәби музейда чыгыш ясаганда, бу адымыбызның татар җәмәгатьчелегенә никадәр кирәкле һәм файдалы булуына чын мәгънәсендә инандык. Тукайга орынгансың икән, җаннар сафлана, сулыш иркенәя, офыклар киңәя ул.
– Сәхнә теле остасы буларак, мөгаен, эстраданың хәзерге халәтенә борчыласыздыр?
– Буа драма театры җитәкчесе Раил Садриев Г.Тукай исемендәге филармониянең концерт залында “шаян-шоу” тамашасын үткәргән иде. Анда Алсу Фаракшина белән Данир Сабировның чыгышы истә калды. Алсу хатын-кызлар арасында пародияләр ясаучы бердәнбер артист булса, Данир – пародист, артист, җырчы, биюче дә. Алар икесе дә – минем шәкертләрем. Данир укуын тәмамлаганнан соң да җыр буенча – укытучысы Римма Ибраһимовадан, сәхнә теле буенча миннән дәресләр алып йөрде. Эшенә җаваплы караган, зәвыклы, зыялы, теле чарланган менә шушындый яшьләр эстрадагы бушлыкны акрынлап тутыралар. Алар янәшәсендә диалект белән сөйләүче, ораторлык осталыгыннан бихәбәр булганнары исә тоныкланып кала. Акрынлап халык та зәвыклы тамашаларны сайлар дигән өметтә мин.
– Эльмира ханым, театр дөньясына кереп китүегез ничегрәк булды?
– Сәхнә – балачактан ук минем өчен бер серле дөнья иде. Театр түгәрәгенә яратып йөрдем. Әмма мәктәп директоры, укытучылар театр дөньясына кереп китүемә бик риза түгелләр, син – медальгә бара торган зирәк укучы, ә артист җитди һөнәр түгел, диләр иде. Иптәш кызыма ияреп, аңа теләктәшлек итү йөзеннән генә Бауман урамындагы республика иҗат йортына бардым. Аның ул вакытта үз бинасы да юк иде әле. Болай гына театр училищесына имтихан биреп карадым. 1962 ел иде ул, әле училище ачылганга бер генә ел узган. Әле тугызынчыны да укырга тиешле бала булганлыктан, кулымда аттестатым юк иде. Әмма минем театр дип януымны күргән Празат Исәнбәт училищега документсыз-нисез генә кабул итте. Аттестатны исә мәктәп директорыннан район судында эшләүче җизни генә алып бирә алды.
– Артист һөнәрен үзләштерәм дип, диктор булып киткәнсез икән...
– Сәхнә теленнән укытучым Асия апа Хәйруллина, аның ире Хәлит абый Кумысников безне үз балаларыдай якын итте. Училищеда укыту белән генә чикләнмичә, өйләренә чакырып аң-белем бирә, киләчәгебезне кайгырталар иде. Мәскәүдәге ГИТИСка укырга барырга да алар үгетләде. Ә инде укуны тәмамлагач, Асия апа ассистент-педагог итеп чакырды. Иң беренче укучыларым Дамир Сираҗиев, Рузия Мотыйгуллина, Алсу Гайнуллина иде. Рус мәктәбен тәмамлаган Люция Хәмитова белән индивидуаль дәресләр үткәрдем. Аннан соң курчак театры артистлары бүлегендә укыта башладым. Укытучылык белән дикторлык эшчәнлеге гел янәшә барды. Ә аннан соң үземне тулысынча педагоглык эшенә багышларга туры килде. Чөнки телевидениенең кыйбласы үзгәрде. Ә бит телевидение ачылган мәлләрдә аның тормышы бөтенләй башкача иде. Шуңа күрә иртәдән алып төнгә кадәр эшләсәк тә, алҗытмый, күтәренке рух белән эшлибез, эзләнәбез, халыкка файдалы булырга тырышабыз. Заман белән бергә телевидение дә үзгәрде. Ләкин мин югалып калмадым. Яңа җитәкчелек килгәч тә, күңелемә якын булган, театр тормышын яктырткан “Нур” тапшыруының авторы һәм алып баручысы булдым. Ә дикторлык профессия буларак юкка чыкты. Элек авазларның әйтелеше чисталыгы да мөһим, зыялык, зәвык, килеш-килбәтнең күркәмлеге – барысы да искә алына иде. Мин исә телевидение ачылгач та анда чарлану бәхетенә ирештем. Чөнки Гали абый Хөсәенов балалар студиясе оештырып җибәрде дә, мәктәпләргә барып, сәләтле балаларны сайлап алды. Менә шулай унике яшьләр тирәсендә үзем дә сизмәстән телевидениегә килеп кердем. Рәшидә апа Җиһаншина сәхнә теленнән дәресләр үткәрде. Шул ук вакытта Нәсимә апа Әхмәтҗанова радиогазетага да җәлеп итте.
– Үкенгән вакытлар буламы?
– Күпләр, син бит укыган вакытта ук Камал театры артисты икәнеңне расладың, нигә анда калмадың, диләр. Аның үз сәбәбе бар, билгеле. Минем хәзер ул хакта сөйлисем килми. Әмма язмышымны телевидение белән бәйләвемә һич тә үкенмим. Әле ярый республика театрына юллаганнар, дим. Чөнки Камалга эшкә юлласалар, мөгаен, телевидениегә чакыруны кабул итмәс идем. Күрәсең, Ходай мине күпләр дучар булган, рольләре булмаса да, Камал артисты булып саналганнар язмышыннан саклаган. Тормышым мул вакыйгалы булды. Мин – әле дә эш аты. Ләкин эшемнең әҗерен күрәм – үземне халкымның яраткан кызы итеп тоям.
Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|