поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.05.2011 Мәдәният

Ркаил Зәйдулла: “Татар әдәбиятының киләчәге юк”

Әлеге интервью “Татарстан яшләре”ндә кыскартылып басылган. Бирегә исә газетага сыймый калган урыннарын да куябыз.

Шагыйрь Ркаил Зәйдулла белән бу сөйләшү Язучылар берлеге яңа урынга – Композиторлар берлеге бинасына күчкәч булды. Биек түшәмле, урыны-урыны белән акшарлары кубып төшкән бүлмәдә Ркаил абыйның көчле тавышы яңгырап-яңгырап китә. Кайбер урыннарда ул Марсель Гали әйткәнчә, “гарасатлы” итеп көлеп тә җибәрә. Һәм бу әңгәмәне бернинди үзгәрешсез тәкъдим итәбез.

 

– Ркаил абый, сезнең исем сирәк очрый торганнардан. Нәрсәне аңлата ул?

 

- Моңа мин үзем дә балачактан ук гаҗәпләнеп йөри идем. Андый исемне авылда да ишеткән юк (башта авылны гына беләсең бит әле). Аннан соң тирә-якта бердәнбер булып чыкты. Хәзер инде татарда да бердәнбер икәнен беләм. Бу исемне минем бабайның әтисе Зәйдулла үзенең оныгына куштырган булган. Ул җидеме-сигезме яшендә үлгән. Әти үлгән энекәше хөрмәтенә миңа куштырган. Фәрештә исеме, диләр иде. Адлер Тимергалинның “Миллият сүзлеге”ндә дә шулай дип әйтелә: фәрештәләр исемлегендә чыннан да бар икән ул.

 

Тора-бара исемемә күндем мин, чөнки аны, мәгънәсен аңламавына карамастан, бер ишеткән кеше онытмый. Гомумән, исем ул шагыйрь, язучы өчен бик мөһим. Японнарның псевдоним – уңышның яртысы, дигән әйтеме бар.

 

Мәсәлән, Хәсән Туфан дигән бөек шагыйрьне беләбез. Ә аның ата-анасы кушкан исеме Хисбулла, фамилиясе, мәкруһ буларак, Гөлзизин булган. Хисбулла Гөлзизин дигән шагыйрьне күз алдына китереп булмый, ә Хәсән Туфан яңгырый, үзе бер дөнья булып күңелгә кереп урнаша. Һади Такташ, мәсәлән. Яңгырап тора!

 

 Ркаил – исемме, псевдониммы, дип сорыйлар да мин аңа:”Кем буласымны белеп, миңа тугач ук псевдоним кушканнар”, – дип җавап бирәм.

 

– Ркаил абый, сез үзегездән канәгатьме?

 

– Үзеннән юләр генә канәгать була ала. Гамил Афзалның бер шигырендә мондый юллар рефрен булып кабатланып бара: “Ә күңелдә һаман канәгатьсезлек хисе”. Уңышлар турында санап бара-бара да шуны кабатлап куя. Миңа калса, бик төгәл тотып алынган.

 

Бик күп кешеләр тормыштан канәгать түгел.

 

– Мыжыклык бу. Караңгы-караңгы дип зарланганчы, шәм кабызып, тирә-юнеңне булса да яктыртып кара.

 

Халык һәрвакыт зарлана инде ул. Совет чорында, үзгәртеп кору чорында зарландык. Хәзер тагын ныграк зарланабыз. Дөрес, яшәве авыр. Ләкин безнең илдә гади, намуслы кешегә кайчан җиңел булганы бар? Һәрвакыт кыен. Шул кыенлыкны җиңә-җиңә яшибез бит инде. Безнең яшәү рәвеше ул. (көлә). 

 

– Сез үзегезнең буынга ниндирәк бәяләмә бирәсез? Мөхәммәт Мәһдиев үзенең буынын “без – 41 ел балалары” дип атады. 1975-79 елгыларны “югалган буын” диләр.

 

– Мин тулы бер буынга кушамат кушу ягында түгел. Безнең язучылар арасында да әдәбиятны буыннарга бүлү гадәте яши. Тәнкыйтьтә шундый бер шаблон юл бар. Миңа калса, бу дөрес түгел. Миңа, мәсәлән, киләсе елга 50 яшь тула. Ләкин мин 70 яки 20 яшьлек кеше белән фикердәш һәм тарафдар булырга, әмма үз буыным кешесе белән уртак фикергә килмәскә мөмкин.  Һәм мәсләгем бөтенләй башка булырга мөмкин. Шуңа күрә өер белән... Ул бит ничек килеп чыга: университетта укыганда бергә җыелышып алалар да әдәбиятка үзләренең дәгъваларын белдерәләр. Берничә әсәрләрен бастыралар. Һәм шуннан алар буынлап, әдәбиятка бергәләп килде дигән иллюзия туа.  Ләкин әдәбиятта ныклап эшли барган саен юллар аерыла. Гомумән, язучы бит ул индивидуалист. Ул үз юлында булырга, үз сүзен әйтергә тиеш һәм беркемгә дә охшамаган булырга тиеш. Әгәр дә ул башканы кабатласа яисә хор белән чыгып кычкырса, андыйларның әдәбиятка кирәге юк. Һәркем үзенчә булса гына кадерле һәм кирәк.

 

Ә инде социаль яктан караганда, дөрес, без бер аяк белән социализмда басып торабыз. Совет власте вакытында без балигъ булдык, формалаштык һәм шул шартларда үз юлымны табам дигәндә генә, җәмгыятьтә түнтәрелеш булды. Ул вакытта безгә егерме белән утыз арасы иде. Шәхес буларак формалашып җиткән генә вакыт. Һәм без шушы яңа шартларга бөтен булган йөгебез белән килеп кердек. Һәм, әлбәттә, күпләребез шушы яңа базар шартларында үзен таба алмады.

 

Минем бу сүзем дөресме, юкмы, әмма сөмсез кеше Совет чорында да сөмсез иде, карак анда да карак иде. Намуслы кеше ул вакытта да намуслы иде, хәзер дә намуслы, хәзер дә юксыл. Равил Фәйзуллинның: “Җаныңның ваклыгын сылтама заманга” дигән шигыре бар. Күп нәрсәләр кешенең каныннан, тәрбиясеннән килә. Әлбәттә, гаммәви чараларның “бүген алып кал”, “монда һәм хәзер” дигән пропагандасы һәркемгә тәэсир итәдер, бигрәк тә яшь буынга йогынтысы зурдыр. Минем хәзер әдәбиятта да, матбугатта да “намус” сүзен очратканым юк. Намуслы кеше нинди генә заманда да бер чиктән чыга алмый. Гомумән,  Намус Аллаһы Тәгаләнең бер синонимы булса кирәк.

 

Иртәме-соңмы җәмгыять мәңгелек төшенчәләр таләп иткән кагыйдәләр кысасына керәчәк. Гел нәрсәдер алырга, рәхәттә яшәп калырга гына тырышу мөмкин түгел, чөнки Җирнең ул кадәр мөмкинлеге юк. Аның ресурслары бетә, иртәме-соңмы кеше билен ныграк кысып буарга мәҗбүр булачак, идеология дә үзгәрәчәк.

 

– Миңа калса моны ике юл белән хәл итеп була: гуманлы итеп һәм диктатура белән.

 

– Россия тарихына күз салсак (безнең татар тарихы да 500 ел шушы тарих белән бәйле, шуңа күрә безнең руслар белән менталитет та якын), мин бу мәсьәләдә  - пессимист. Россия тарихында демократия, гуманлылык булмаган. Монда ниндидер бер тәртип урнаштырыр өчен, хәтта шушы табигый кагыйдәләрне урнаштырыр өчен дә, күрәсең, диктатура таләп ителә.  ХХI гасыр башыннан бирле әле авторитар режим ныгый бара. Аның диалектикасы шул, алга таба да власть ныгый гына барачак.

 

– Безнең халык бәлки шундый хакимияткә генә лаектыр.

 

– Бу котылу чарасы түгел. Халык демократиядә яшәргә тиеш. Әлбәттә, башта төрле якка ташланулар килеп чыга. Мәсәлән, этне гел бәйдә тотканнан соң ычкындырсаң, ул анда барып сугыла, монда сугыла, чиный, сикеренә, ләкин барыбер тынычлана. Әгәр сикеренәчәк, дип бәйдән ычкындырмасаң, ул шул килеш үлеп тә китә.

 

– Халыкны эт белән чагыштыру кызыклы...

 

– Халык хакимяиттә, гомумән, катнашмый. Терактларны сылтау итеп, сайлауларны бетерү – демократияме? Мондый шартларда гражданлык җәмгыяте төзибез, дип лаф ору буш сүз генә булып кала. Властька эшли торган мокыт халык кына кирәк. Мәгариф системасындагы реформалар да шуңа юнәлтелгән: югары белемлеләр артык күп, слесарьлар, эретеп ябыштыручылар, идән себерүчеләр кирәк. Өстен катламның карашы белән җәмгыятькә баксаң, чыннан да ул кадәр үк югары белемле кешеләр кирәкми. Өстен катламның кпиталы чит илдә, балалары чит илләрдә укый, киләчәк гарантияләнгән...  Нәкъ патша Россиясендәге кебек. Алар ил белән идарә итә – бер катлам булды, башкалар кирәкми, калганнары - коллар, эшләүчеләр. Ул катламга милли зыялылар комачау гына итә . Милли зыялылар кирәк булса, БДИ белән проблема килеп чыкмас иде. Нәтиҗәдә, милли зыялылар бетәчәк, зыялысы булмаган милләт – мокыт кавем, милләт түгел инде ул. Менә хикмәт нәрсәдә. Гади халык хәзер урамга чыгып хәтта үзенең мөнәсәбәтен дә белдерә алмый, митинг җыю өчен рөхсәт алырга кирәк. Аның каравы көч структураларына мөмкинлекләр киңәя. Аларның акчасын да арттыралар, вәкаләтләрен дә....

 

– Без милитар дәүләт булырбызмыни?

 

– Бездә башкача булганы да юк. Үзгәртеп кору елларында гына өзеклек булып алды. Алга таба... Ләкин халыкны мокыт дип санасалар да, миңа калса, халык ул – зур көч. Ул соңгы чиккәчә түзәр әле, чөнки бездә Сталин чорыннан ук калган генетик курку ята. Халык бер күтәрелеп чыкса... чуан тула да тишелә барыбер... Монда бер хикмәт кенә бар: тарихтан беләбез, фетнә беркайчан да халыкка файдага түгел.

 

Крепостнойлык хокукы бетерелгәнгә 150 ел үткән. Халыкның яшәешендә зур үзгәрешләр булганмы?

 

– Зиннур Насыйбуллин дигән бер шагыйрь бар иде. Бер шигырендә “Котылдык без коллыктан, котыласы калды коллыктан калган холыктан” дигәнрәк сүзләр истә калган. Холыктан котылу кыенрак бит. Менталитетны үзгәртергә кирәк.

 

Сез утопиягә ничек карыйсыз?

 

– Ул хыял дигән сүз бит инде.

 

Коммунизмны да утопия дип бәяләдек.

 

–  Халык, гомумән, хыял белән яши. Тарих үзе дә, уйлап карасаң, мифлардан тора. Һәр милләтнең үз мифы бар.

 

– Татар мифы ниндирәк ул?

 

– Без бөек булганбыз, ләкин таркаулык аркасында шушы хәлгә калганбыз. Без бердәм булсак, исән калу гына түгел, үз дәүләтебезне төзенргә дә мөмкин, дигән бер хыял бар. Миңа калса, дөрес инде бу. Һәр милләтнең үз утопиясе булырга тиеш, чөнки башкача яшәүнең мәгънәсе юк.

 

Ә коммунизмга килгәндә, аңа үз вакытында ышанучылар миллионлаган булган. Белмим, революцияне оештырган җитәкчеләр үзләре ышанды микән, әмма аңардан соң да ихлас ышанып яшәгән фанатиклар булгандыр дип уйлыйм. 1991 елда 20 миллионлык коммунистлар партиясе таралды да төште. Димәк, аның 99 проценты инде коммунизм  идеяләренә ышанмаган. Шундый зур партия алай гына таралып төшәргә тиеш түгел иде, югыйсә. Коммунизм идеясен диннеке белән чагыштырып була: диндә дә оҗмах идеясе. Коммунизмның кимчелеге шунда: аның оҗмахын без фани дөньяда ук күрергә тиеш идек. Хрущев 80 елда коммунизмда яшәячәкбез дип вәгъдә дә биргән иде. Әмма коммунизм гына күренмәде. Кеше гаделлекнең җиңелүен күрде. Ә диндә бит мәгънәлерәк: гаделлек барыбер җиңәчәк, ләкин теге дөньяда. Теге дөньядан берәүнең дә кайтып: “Юк, гаделлек анда да җиңми”, дигәне юк. Син барыбер ышанасың. Кеше нәрсәгә дә булса ышанмый яши алмый. Аның хайваннан аермасы да шунда: ул ышана.

 

Сез үзегез власть белән кызыксынасызмы?

 

– (көлә). Кеше хәтерен сынап караганнар. Хәтер четерекле нәрсә бит ул. Ләкин кеше өч нәрсәне хәтереннән чыгара алмый икән: хатын-кыз, акча һәм власть. Ул – инстинкт. Мин телевизордан хайваннар дөньясы турындагы тапшыруларны карарга яратам. Хайваннар арасында һәрвакыт лидерлык өчен көрәш булып ала. Кеше дә хайваннан ерак китмәгән: ниндидер төркем барлыкка килә икән, әлбәттә, аның башлыгы була. Ләкин монда тагын бер хикмәт бар: кеше тырыша, мин башлык булам, дип  чаба. Була алмый. Ә кайбер кеше бармакка бармак та сукмый, аны лидер дип таныйлар. Тумыштан бирелә. Шуңа күрә мин үземне властька омтылган кеше дип әйтә алмыйм, киресенчә, мин мәктәптә укыганда ук властька оппозициядә идем. Бу аңлашыла да – шигырь яза торган, гомумән, әдәбиятка мөнәсәбәте булган кеше, күрәсең, оппозициядә тора. Бу турыда бер хикәям дә бар, аны пьеса итеп тә язган идем. “Хан һәм шагыйрь” дип атала. Шагыйрь кинәт кенә хан тәхетенә утыра. Һәм үзен ничек тота? Ул ханнан да дәһшәтлерәк булып чыга. Шуңа күрә һәркем үз урынында булырга тиеш, хан хан урынында, шагыйрь шагыйрь урынында.

 

Журналистларның сәясәттә өлеше күпме? Мәсәлән, Сельвио Берлускони ничә еллар Италиянең мәгълүмат кырын контрольдә тота. Бездә ничек?

 

–  Гомумән, бездә журналистларның дәүләт сәясәтенә бернинди йогынтысы юк. Мәскәүдә күпмедер бар әле. Аңа чит илләрнең дә карашы төбәлгән, шуңа күрә хакимият бәйсез басмаларны оппозиция бар дигәнне күрсәтер өчен булса да тота. Мәсәлән, “Новая газета”, “Эхо Москвы”ларны япмыйча тора. Ләкин аларны бик аз кеше генә укый, тыңлый бит. Ә гомумән алганда, бездә оппозиция юк. Булса да, аңа мөмкинлек юк. ЛДПР, КПРФлар оппозиция түгел, алар хөкүмәт партияләре. Гражданлык җәмгыяте дип оеша башлаган җәмгыять бик тиз арада диктатура белән килеште. Димәк, Россиянең гражданлык җәмгыятенә ихтыяҗы юк. Безнең татар да аннан ерак китмәгән. Вертикаль власть  җәмгыятьнең асылын тәшкил итә, ул бездә Мәскәүгә кадәр үк бар иде инде. Район башлыкларын президент билгеләү, мәсәлән. Берәр журналист президентны яисә берәр чиновникны тәнкыйтьләп карасын. Кайда тәнкыйтьли ала ул аны? Беренчедән, аны матбугатта чыгармыйлар.

 

Гомумән, нормаль җәмгыятьтә, әгәр шәхесенә кагылмаса, журналист теләсә кемне тәнкыйтьли ала. Журналистика шунда гына сәясәттә ниндидер роль уйный. Татар матбугатының хәле мөшкел, дөресен әйткәндә. Гәзит-журналларның тиражы кимегәннән кими, чөнки үзен якламаган матбугат халыкка кирәкми. 

 

Бездә иң кызганычы: татар интеллигенциясе күбрәк русча укый. “Ә татар матбугатында нәрсә укырга була?” диләр. Ә алар укырлык кына матбугат эшләү – ул шулай ук үз-үзен акламас иде,чөнки татар интеллигенциясе күп түгел. Алар күпме? 500-1000. Шуңа күрә газеталар тираж җыяр өчен бульвар кимәленә төшәләр. Габделфәт Сафин газета чыгара икән, аның максаты беренче нәүбәттә – акча эшләүдер, дип уйлыйм. Ниндидер югары идеаллар хакына чыгарыладыр, дип уйламыйм.

 

– Дәрдемәндләр булмас инде башка?

 

– Дәрдемәнд матди яктан зарарга эшләгән бит ул. Зариф Бәшири суммасын да язып калдырган әле аның: “Вакыт” белән “Шура”  ун мең сумга зыянга чыга торган булган. Аннан соң без, Совет чорында бигрәк тә “безнең халык укый торган халык, гомер бакый өй түрендә китап торган”, дип мактана идек. Бәлки Коръән торгандыр инде. ХХ гасыр башын – алтын чор, дип язалар. Әле шул чорда да, мәсәлән, Мәҗит Гафури, газетага язылыгыз, файдасы булыр, ниндидер җырчыларның грампластинкаларын алып, аларның мәгънәсез җырларын тыңлаганчы (күрәсең, ул вакытта да булган инде алар), газета укысагыз, файдасы үзегезгә дә, наширгә дә булыр”, дип тәнкыйтьләп яза. Тукай да шуны ук яза. Бәйрәм уңаеннан редакция хезмәткәрләре премия сорагач, нашир акча юклыкка сылтый. Тукай үзенчә анда да нәтиҗә ясап куя: татарга газета сатма, аңа аракы сат син, дип яза... Иң кызыгы шунда: шуннан бирле берни үзгәрми. Тукайны ни өчен бөек, дибез? Аның язган һәр нәрсәсе бүген дә актуаль булган өчен. Безнең халык үзгәрми, шуңа Тукай - гел бөек. Халык алга китсә, Тукай тарихтарак калыр иде, юк, ул һаман безнең белән яшәгән сыман, һаман безнең белән бергә атлый.

 

Артталыкмы, таркаулыкмы?

 

– Безнең халык таркау,  дип кабатлыйбыз бит. Миңа калса, бу да миф.  Бөтен халыкта да бар андый таркаулык. Барысында да бер-берсен батырырга тырышу бардыр. Мисал өчен, чуваш язучылары белән аралашканым бар. Алар:“Без сезнең кебек тату, бердәм булсак иде”, диләр. Үзгәртеп корулар башлангач ук, аларның Язучылар берлеге өч-дүрткә аерылды. Безнеке таркалмады. Безнең нинди генә фетнәчел язучының да эчендә “таркалырга кирәкми” дигән иман ята, чөнки “таркатучы” дигән сүз безнең татарда иң гаепле кеше дигән сүз. Аннан да зур гаеп юк.

 

Без бит барыбыз да бер фикердә була алмыйбыз. Без “Дәүләтебез булырга тиеш һәм без аңа лаек”, дигән мәсләктә генә уртак фикердә торырга тиеш. Ләкин үзара ничек кенә тарткалашсак та, аны читләр алдында күрсәтмәскә кирәк.

 

Шунысы бар: колониаль изелгән милләт вәкилләренә үзеңнән өстен милләткә барып үз карендәшеңне сату бәрабәренә хәерхаһлык көтү хас. Ул һәр колониаль изелгән милләткә хас сыйфат. Монысы бар, әлбәттә.

 

Мондый шартларда татар әдәбияты ничегрәк үсәр? Үсәрме ул?

 

– Бүгенге вәзгытьтә татар әдәбиятының киләчәге юк. Ни өчен? Чөнки без базар шартларында яшибез. Без бу шартлардан берничек тә котыла алмыйбыз. Яраклаша гына алабыз. Мәсәлән, язучы роман язды, ди. Роман язар өчен берничә ел вакыт кирәк. Әгәр ул  әдәби негрлар ялламаса, билгеле. Ул аны “Казан утлары”нда чыгара ала. Аңа шуның өчен күпме телиләр? 7- 8 мең сум. Икенче юл - китап нәшриятына бирә.  Чыгарган тәкъдирдә аңа гонорар хакының яртысын шул китабы белән бирәләр, чөнки китап тарату системасы юк. Китап укучыга барып җитми.  Укучы укымый, кирәксенми икән, китап чыгаруның, язуның мәгънәсе калмый. Әгәр язучы шул рәвешле үзен-үзе туйдыра алмый, укучы аны кирәксенми икән, бу әдәбият үзеннән-үзе юкка чыга. Ләкин безнең халык андый хәлгә барып җиткәндер дип уйламыйм, әмма шул хәлгә җиткерәләр инде. Мәктәпләрдә татар әдәбиятын укыту кыскара. Шулай итеп, татар язучысының җәмгыятьтәге роле юкка чыга бар. Күп татар рус телендә яза. Иң кызыгы шунда һәм сәер дә әле ул: аларның әсәрләре дә бик таралмый бит. Урыслашкан татар урыслашкан татар язучысы язганны да укымый. Гомумән, руслар үзләре дә бик укый торган халык түгел. Есенинның бер сүзе истә калган: “Мине кемнәр укый инде? Яһүдәләр”. Алар үзләрен 120 миллион, ди. Калган 20 миллион да русча укый белә. Әле элекке СССР халыклары арасында русча укый торганнар күпме?  Әмма барыбер рус язучыларының да китаплары әллә ни зур тираж белән чыкмый.

 

Безнең Татарстан хөкүмәте әдәбиятка ярдәм итмәкче була ул. Әле Рөстәм Миңнеханов гонорарларны арттыру турында указга кул куйды. Ләкин гонорар авторга барып җитәрме-юкмы – анысын күрербез. Арадашчылары да күп бит

 

Бервакыт Зөлфәт Хәким “Мин гонорар түләмәсләр дә язам”, дигән иде. Түләмәсәләр дә, язарга мөмкин, ләкин үзешчән язучы белән профессиональ язучы арасында аерма бик зур. Тукай белән Дәрдемәндне искә төшерер идем. Дәрдемәндне гонорар кызыксындырмаган. Ул үзе нәшер иткән гәзитнең редакторына: “Менә бу шигырьне чыгара алмассыз микән?” дип шигырьләрен кертә торган булган. Югыйсә, теләсә, гел үзенекен генә чыгара алыр иде. Тукай – гонорарга эшләгән кеше, ул профессионал. Көн саен газета чыга, көн саен яза. Әдәбиятны бары тик профессионаллар гына тудыра ала. Ә аның өчен шартлар булырга тиеш. Дәрдемәнд шул шартларны тудыручы булган беренче чиратта.

 

Мин пессимист сүзләр сөйлим кебек. Татар әдәбияты бетә, дип әйтер өчен үз халкыңа бернинди ышаныч та калмаска тиеш. Ләкин ул ышаныч бар. Татарга ничә тапкыр ясин укыганнар инде, ничә тапкыр бетте инде бу, дип дога кылганнар. Ләкин барыбер тырышып-тырмашып яшәп ята.

 

– Провинциаль дәрәҗәдә фикер йөртүчеләр бар, глобаль масштабта фикер йөртү бар. Татар язучыларында ничегрәк чагыла ул?

 

– Кеше үзен провинциаль дип саный икән, фикерләве дә шул дәрәҗәдә була. Ул, гомумән, комплекс. Сынаганым бар: бу комплекс урыслашкан татарларда күбрәк. Мин үземне чын татар дип саныйм. Үзеңне чын татар дип санар өчен бер нәрсә бар (мин аны әйтем буларак кабатларга яратам): чын татар булу өчен әби-бабаң гына татар булу җитми, оныкларың да татар булырга тиеш. Менә мин үземне татар дип саныйм, минем өчен Казан – башкала, мәркәз, дөнья үзәге. Урыслашкан татар өчен Казан башкала түгел, аның өчен башкала – Мәскәү. Аңарда ирексездән провинциальлек пәйда була. Ул бит мескенлек. Бәйрәмнәрдә зур-зур суммалар түләп Мәскәүдән җырчылар чакыралар – безнең үзебездә алардан әйбәтрәк җырлаучылар бар. Андый гонорарлар безнең артистларга түләнми. Үзебезнекеләрне хөрмәт итүгә, күтәрүгә менә шушы комплекс комачау итә.

 

– Ркаил абый, Россия халкы, шул исәптән безнең татар халкы да соңгы вакытта каббала, алхимия кебек төрле ышанулар белән мавыга. Бу нилектән, дип уйлыйсыз?

 

– Бу  иман бетүнең бер билгесе. Аллага ышану бетсә, сихер, ырым-шырымга ышану арта, дип күптән әйткәннәр. Ислам динендә әйтелгән: комарлы уеннар, хәмер, сихергә, йолдызнамәгә ышану тыелган. Кайчак шаккатып та куясың: Россиядә христиан дине, де факто дәүләт диненә әверелде. Телевидениедә дини бәйрәмнәрне күрсәтәләр дә, артыннан ук йолдызнамә чыга  Бөтен нәрсә буталган. Димәк, илнең мәсләге юк. Христиан диненең дәүләт диненә әверелүе дә – тышкы кыяфәт кенә, чын иман турында сөйләү мөмкин түгел. Дин сәясәткә әверелде.

 

Шуннан инде сериалларга мөкиббән китә. Псевдомәхәббәт тарихларына корылган сюжетларны елый-елый карыйлар.

 

– Иң кызганычы мәчет яшендәге әбиләрнең сериаллар дип бөтен эшен ташлап, телевизор каршына утыруы. Дингә кайтабыз, иман яңартабыз дип бик шауладык  – мин дә шактый яздым аны. Ана сөте белән кермәсә, иманны тана сөте белән кертеп булмыйдыр инде. Хәзер бит бөтен әйбер псевдо... фальшь. Хәзер җыр – ялган, дарулар – ялган. Аракы – ялган. Ризык – ялган.

 

Мәхәббәт дигән изге хис бар ул. Аны талант белән тиңлиләр. Кемгә үз гомерендә бирелә ул, кемгә эләкми дә. Күп кешегә эләкми, чөнки мәхәббәт хисенә лаек булыр өчен кешенең үзенең дә югары әзерлеге кирәк. Шуңа күрә күп кеше шушы ихтыяҗны ят, ялган мелодрамалар карап канәгатьләндерә, күрәсең. Шулар булып күпмедер яшәп ала.

 

– Күпме вакыт әрәм була.

 

– Кешенең, гомумән, күпчелек вакыты әрәмгә уза. Әгәр һәр минут файдалы үтсә, күптән ахырзаман булыр иде инде. Һәр нәрсәнең ахыры була.


Ландыш ӘБҮДӘРОВА
Татарстан яшьләре
№ | 26.05.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»