поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.05.2011 Шоу-бизнес

Иркә: “Тамашачы йомшак, сабыр, тыныч холыклы Иркәне белмәде”

Иркә – татар эстрадасына яңалык алып килүчеләрнең берсе. Аның образы, үз-үзен тотышы, җырлары, сәхнә костюмнары татар сәнгате өчен яңалык иде. Дискотекада инглиз, рус композицияләрен тыңлап тусланган татар яшьләренә үз телләрендә алар көткән җырларны җиткереп, татар эстрадасының “примитив” түгеллеген, туган телеңдәге җырларның да заманча яңгырый алачагын раслады ул. Тик…

Заманында үзләре дә “Boney-M”, “AВВА” төркемнәренә мөкиббән киткән урта буын кабул итә алмады аны. Үткен каләмле журналистлар да тынычлык бирмәде үзенә. “Иркә чишенеп бетмәгәнме, әллә киенеп өлгермәгәнме” ише төрттерүләр белән үзәгенә үтте. Артист халкына хас гайбәтләр дә урап узмады аны. Тик кайсы чын, кайсы ялган булуын гына һәркем үзе өчен үзе хәл итте. Ә чынлыкта Иркә кем? Татар эстрадасында үз-үзен ничек тапкан? Ул нинди? Әйдәгез, үзе белән якыннан танышыйк... 

— Иркә, сәхнәгә чыгу, җырлау теләге ничек туды?

— Урындыкка менеп басып, Зөһрә Шәрифуллина булып җырларга тырыша идем. Ул вакытта әле кайбер сүзләрне дә дөрес әйтмим. Ә әти һич иренмичә минем өчен гармун уйный иде. Безгә әни дә килеп кушыла. Әнием сәхнә кешесе булмаса да, бүген дә бик матур җырлый. Авылдашлар: “Әниеңә җитә алмыйсың әле”, – дип әйткәли. Әтинең гармуны, әнинең җырлары, урындыкка басып куелган тәүге концертлар миндә зур сәхнәгә чыгу хыялын уятты.

— Зур сәхнәгә Иркә буларак чыгуың хакында сөйлә әле.

— Иркә буларак җырлый башлаганчы, кая гына булырга, кемнәрдә генә җырларга туры килмәде. Себердә ай буе гастрольдә булып кайтканнан соң, бер тиен дә түләмәгән кешеләр кул астында да эшләргә туры килде. Хәзер аларның исемнәрен дә атыйсым килми. Шул вакытларда күңелемдә хыял бөреләнә иде: “Барс-Медиа” компаниясенә килеп, үземнең сольный карьерамны төзү. Чөнки бу компания, чыннан да, йолдызлар кабыза. Алар кабызганнар барыбер яктырак яна. Моны мин күп еллар элек аңлаган идем инде. Тик монда эләгү җиңел булмады. Колач җәеп каршы алып торган кешем дә юк иде. Үҗәтлегем, мишәрлегем, эчке авазым миңа, куйган максаттан тайпылма, дип көч биреп торды. Бердәнбер көнне миңа Иркә исемен тәкъдим итеп, “Бәхетле булыр идең” җырын бирделәр. “Шушыннан китсәң — китәсең, китмәсәң — башка бер-беребезнең вакытын алып тормабыз”, – диделәр. Аңлашыла ки, бу җырның уңышлы булуы минем өчен бик мөһим иде. Әлеге җыр чыкканнан соң, продюсерым миңа: “Икенче җыр яздырабыз”, – диде. Бу сүзләрне ишеткән көнем миңа иң бәхетле көн булды. Чөнки бу сүзләр татар сәхнәсендә минем урыным булачак дигәнгә өмет уятты.

— Халык алдына чыкканда дулкынланасыңмы?

— Сәхнәгә чыгар алдыннан мин берүзем генә басып торам. Бу мизгелдә миңа кемнеңдер килеп дәшүен, сораулар бирүен яратмыйм. Һәр чыгышымда дулкынланам. Җырдагы хисләрне үзем кабат кичерәм. Әлеге җыр белән яшим, сәхнәдә үлеп, кабат тереләм... Чын-чынлап бик зур хисләр өермәсендә калып бәргәләнәм. Якын кешем: “Менә шул җырыңны җырла әле”, – дисә дә, мин борчылмый, дулкынланмый гына бу җырны башкара алмыйм, кирәгеннән артык энергия түгүемне дә аңлыйм, тик һәр җыр миннән әнә шундый көч таләп итә. Гастроль, концертлардан соң миңа ял итәргә ике көн вакыт кирәк. Шуннан соң мин яңадан сәхнәгә чыгарга әзер.

— Бер мәлне Иркәләр күбәеп киткән вакыт булып алды...

— Әйе. Һава торышын сөйләүче кыз да үзенә әлеге исемне алды. Моңарчы билгеле булмаган скрипкачы кызның да үз исеме Иркә булып чыкты. Имештер, чын бу исемгә мин түгел, ә ул лаек дигән сүзләр дә булгалады. Тик мин сәхнәгә әлеге исем белән күтәрелгәндә, без башка Иркәләр турында берни дә белми идек. Без бу образны үзебез уйлап таптык, аны кемнәндер күчерү уе бездә булмады. Билгеле, ул вакытта Иркә исемле популяр кеше булса, без башка исем сайлаган булыр идек. Кемнедер кабатлап кына уңышка ирешеп булмый.

— Синең тарафка тәнкыйть сүзе дә шактый яңгырады. Моны ничек кабул иттең?

— Тамашачының үз фикерен белдереп торуы – табигый күренеш. Илһам абый Шакиров сүзләре белән әйткәндә, битараф булсалар яки онытсалар борчылыр идем. Минем беренче сәхнә костюмнарым шактый ачык иде. Шуннан миңа карата “кендек күрсәтеп җырлаучы кыз” кебек сүзләр әйтелә башлады. Безнең татар тамашачысына мондый киемнәр ят иде әле ул вакытта. Миннән соң да “кендек күрсәтеп” җырлаган кызлар чыкты. Аларга исә бу кадәр үк каты да бәрелмәделәр кебек. Аннан соң минем хакта “тере тавышка җырлый алмый” дигән сүзләр ишетергә туры килде. Хәзер күпчелек концертларда, җырны бүлеп, тамашачыга мөрәҗәгать итәм. Шул вакытта гына алар минем үз тавышыма җырлавыма ышана. Мондый сүзләрнең нидән чыкканын, кемгә кирәк булганын тикшереп йөрмим. Билгеле, безне “кендек күрсәтеп йөрүчеләр” дип мыскылларга тырышучылар да шактый. Имештер, безнең үз аудиториябез юк, без ике көнлек җырчылар. Тик концертларда дәррәү кубып халык алкышлагач, радиодан җырларымны сорагач, төнге клублар яшьләр белән тулгач, күңелем тынычланып куя.

— Быелгы “Татар җыры”нда син аренби форматында җыр башкардың. Мондый җырларны татар телендә әзерләү уңышлы дип саныйсыңмы?

— Быелгы чыгышымны күпләр аңлап, яратып бетермәгән дип ишеттем. Билгеле, мондый форматтагы җырларны яздыру күбрәк вакыт һәм көч таләп итә. Бу әле безнең татар эстрадасы өчен өйрәнелеп бетмәгән өлкә. Тик мондый җырлар бездә, һичшиксез, булырга тиеш. “Татар эстрадасына мондый формат кирәк түгелдер, бәлки?” – дип сорау куючылар ялгыша. Без үз казаныбызда гына кайнап яшәргә тиеш түгел. Татар эстрадасында попсага, джазга, аренбига һ.б. юнәлешләргә урын булырга тиеш. Без бирмәсәк, моны чит ил эстрадасы бирәчәк. Аренби бездә булмаса, аны тыңларга теләгән яшь кеше Рианнаны тыңлаячак. Ә үз телебездә яшьләр көткән музыканы булдыру кирәк. Сайлау мөмкинлеге булсын. Шул вакытта тамашачы үзенә кирәген табар.

— Ә татар эстрадасына бүген ни җитми? Бу сорауга җавап бирә аласыңмы?

— Бу сорауга җавап бирер өчен, миңа, ким дигәндә, тагын ун ел татар сәхнәсендә җырларга кирәк әле. Мондый сорауларга Зәйнәп, Хәнияләр җавап бирергә хаклыдыр дип саныйм.

— Сәхнә дигәннән, ул яшьлекне, матурлыкны ярата, зур көч, вакыт-вакыт нәрсәдәндер баш тартуны да таләп итә. Ә гүзәл затларның кайвакыт көчсез булып карыйсы, хатын-кыз бәхетен дә тоясы килә. Син моңа ничек карыйсың? Сәхнәдән китү уе килгәлиме? Иҗаттан тыш нәрсә белән шөгыльләнә алыр идем дип саныйсыз?

— Мондый сорауны һәр хатын-кыз үз-үзенә бирергә тиеш. Мин дә бу хакта уйлаштырам. Билгеле инде: “Я сәхнә, я мине сайла”, – дип өстәл сугып, үз амбицияләрен генә кайгырткан ир-ат белән мин бәхетле була алмас идем. Ә аңлатып, сәхнәдән кызыклырак нәрсә тәкъдим итсә, мин китәргә әзер. Сәхнә яңалык, яшьлек, матурлык таләп итүен яхшы аңлыйм. Арттан шактый көчле тавышлы, талантлы яшьләр килүен дә таныйм. Минем мишәрлегем миңа үз максатыма ирешүдә ярдәм итә. Иҗат эше белән бәйле булмаган бизнес өлкәсенә кереп китсәм, анда югалырмын дип уйламыйм. Ниндидер планка куйганмын икән, мин аңа, һичшиксез, ирешәчәкмен. Күпме вакыт, көч сарыф итүем минем өчен әллә ни зур роль уйнамый.

— Без Иркәне төрле образларда күрдек. Кыю да, елак та, усал да, шат күңелле дә булып чыкты ул сәхнәгә. Ә чынлыкта Иркә кем соң? Ул нинди?

— Тамашачы йомшак, сабыр, тыныч холыклы Иркәне белмәде. Яңа кешеләр белән аралашканда: “Карале, син бик тәкәббер, усал күренәсең, ә болай үзең бик гади икәнсең”, – диючеләр дә шактый миңа. Нигә шулай уйлыйлардыр, үзем дә аңламыйм. Бәлки, минем киенүем, йөрешем шундыйдыр. Образга килгәндә, хәзер исә Иркә сәхнәгә ачык, кыска киемнәрдән генә түгел, ә озын итәкле, тыйнаграк күлмәкләрдән дә чыга башлады. Бөтенләй яхшырып, тәртиплеләнеп, тыйнакланып бетәрмен дә, сәхнәдән китәрмен дип уйлыйм. Хәер, әле ул көннең кайчан җитәсен белмим.

— Заманында дуслар турында популяр җырыгыз бар иде. Шуннан мондый сорау туа. Шоу-бизнеста дуслар була аламы?

— Теләсә нинди бизнестагы кебек үк, шоу-бизнеста да конкуренция бик көчле. Ә конкуренция-ярыш булган җирдә дуслык яши алмый. Шоу-бизнеста дуслык була алмый, булырга тиеш тә түгелдер. Хезмәттәшләр белән яхшы мөгамәләдә булырга кирәк. Тик дистанцияне сакларга, хисләрне йөгәнли белергә кирәк. Һәрхәлдә, мин шундый фикердә.

— Иҗат кешеләре, гадәттә, үз дөньяларында, хисләр өермәсендә, йөрәк кушканны тыңлап яши. Ә син үзең йөрәгеңә әмер бирә алыр идеңме?

— Тәҗрибә белән моңа өйрәнеп була. Мин үземне тыя, хисләремне контрольдә тота алам. Бик көчле тетрәнүләрем булса да, мин моны әйләнә-тирәдәгеләрне борчымас өчен яшереп калырга мөмкинмен. Якыннарым минем кайвакыт сөйләшми, уйга чумып йөрүемә аптырый торган иделәр. Хәзер инде ияләнделәр. Мондый вакытта мин уйларымны, хисләремне тәртипкә салам. Яңа эшләр башлар өчен планнар корам. Минем өчен бу халәтем – табигый хәл.

— Күңел төшкән вакытлардан ничек котыласың?

— Дусларым белән очрашып аралашам. Япон кухнясын бик яратам. Җыелышып, сәгать буе чәй эчә алабыз. Стресстан чыгу өчен миңа аралашырга кирәк. Бу вакытта мин үз проблемам турында бер генә сүз дә әйтмим, тик башкаларны тыңласам, алар белән сөйләшсәм, мин бушанып, тынычланып калам. Күңелем теләгән җырлар тыңлау да булыша. Мөмкинлек булса, әни белән сөйләшәм. Шул рәвешле күңелемә тынычлык табам. Күңелдәге бушлыктан котылырга әзер булуымны аңлагач, бу халәттән арынам. Дөресен генә әйткәндә, мондый күңел төшенкелегенә китерүче дә, стресстан алып чыгучы да мин үзем. Бер урында эшсез утырырга яратмыйм.

Ул эш юк икән, мин аны үземә үзем булдырам. Үземне иртәдән кичкә кадәр йөгерергә, нидер эзләргә, булдырырга күнектердем. Бердәнбер көнне шул үзем уйлап тапкан эшләрем шактый көч һәм вакыт таләп иткәне ачыклана. Алар җыела, шул арада концерт, гастрольләр килеп җитә. Йокларга да вакыт калмаган чаклар була. Гастрольләргә бик күп көч куям. Аннан кайткач, үз халәтемә керергә, ял итәргә вакыт кирәклеген тоя башладым.

— 21 гасырда бу сорау да актуаль. Интернетта бармы син?

— Җырчылар арасында үзенә күрә бер көрәш дип әйтергә була ул челтәрдәге дусларны. Кайберәүләр хәтта ярыша-ярыша җыя аларны. Тик мин бер белмәгән кешеләрне “дус” итүне кирәк дип санамыйм. Дөрес, минем исемнән дә утыручы кеше бар икән. Аның дүрт меңләп дусты бар. Башта мин мондый күренешне яратмый идем. Моның кем булуын ачыкладым. Тик аның “битен” карап чыкканнан соң, монда бернинди дә зыян юк дип таптым. Бары тик минем исемемне ялган эшләрдә генә кулланмасын дигән теләктә. Мәсәлән, “Иркә шул счетка, шул балага ярдәм көтеп, акча сорый”, – дип халыкны алдамасалар, мин мондый кешеләргә каршы түгел. Хәтта аларга минем белән кызыксынып, җырларым, фотоларымны элеп барганнары өчен рәхмәт кенә диясем килә.

— Җырларны ничек сайлыйсың?

— Җырларны продюсерым тәкъдим итә. Барын да аның белән киңәшләшеп эшлибез. Беренче вакытта җыр миңа ошап та бетмәскә мөмкин. Тик продюсер моны сайлаган икән, димәк, бу җыр миңа туры килә, мин аны тамашачыга җиткерә алам. Шактый еллар аның белән эшләү аша мин продюсерның уңыш формуласын белүен аңладым. Мәсәлән, “Әллә миңа рәхәт дисеңме син?” җыры белән дә шундый хәл күзәтелде. Әзер түгел вариантны баянда көйләп күрсәткәч, мин бу җырны кабул итә алмаган идем. Ә продюсер ул вакытта ук: “Бу җырны башкарасың һәм ул хит булачак”, – дип әйткән иде. Мондый мисалларны шактый китереп булыр иде, “Айфара” төркеме белән башкарган “Ой-ой, кирәгең бер тиен” композициясе дә шундыйлардан. 

P.S. Әңгәмәдәшем интервьюда үз-үзенә гашыйк йолдыз булып утырып, күңелемне кайтармаса ярар иде, дигән уйларым бар иде. Шөкер, алар чынга ашмады. Иркәнең үзен бик итагатьле һәм тыйнак тотуына игътибар иттем. Ихлас җаваплары, җанлы әңгәмәбез өчен рәхмәт үзенә.
 


Лилия КАДЫЙРОВА
Барс-Медиа
№ --- | 25.05.2011
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»