|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.05.2011 Ир белән хатын
Мәхәббәтнең соңгы көне... Көзге җил якында үсеп утырган барбарис куакларының яфракларын өзә, җимешләрен йолкый да тәүге ап-ак карга ыргыта. Сусыл җимешләр, кар өстендә кызыл кан бөртекләренә охшап, Айратның күңелендә ниндидер шом уяталар, беренче кар эреп килгән алалы-колалы парк сукмагына кирәкмәгән киеренкелек, аңлашылмаучылык өстиләр сыман. Айрат көзге җилнең салкыныннан бөрешеп куя. Әнә әле кайчан гына җәйге шаян кыяфәттәге җил малае ак сакаллы агай дәрәҗәсенә күтәрелгән дә, буй җитмәс каен ботакларына кагылмыйча, паркта үтеп-сүтеп йөргән яшь җилбә-зәкләрнең куен кесәсен талый. Югарырак үрмәләргә әллә теләми, әллә көче җитми. Утыргычта урын алган утыз биш-кырык тирәләрендәге Айрат исемле ир-атның пальтосы да юка, фырт икәне күренеп тора, шуңа күрә аның куенына үрмәләү берни дә тормый җил агайга... Айрат сәгатенә күз төшереп алды. Әйе, күренергә тиеш инде югыйсә Лилия. Айрат көтә, бик көтә Лилияне. Бүген ул аңа күңелендә йөргән, бергә чакта әйтә алмаган сүзләрнең барысын да әйтер. Гафу сорар. Юкка гына ул "Гафу аллеясы"на дәшмәде Лилияне. Барысы, барысы өчен дә кичерүен сорар. Ялынып, тезләнеп сорар. Лилия андый каты күңелле түгел, әлбәттә, Айратны кичерер. Ул хәтта шулай буласын алдан ук сиземләп, белеп килде. Алар Лилия белән инде унбиш ел бергә гомер кичерделәр, Лилия һәрвакыт аны гафу итә иде. Бу үпкәләве дә мәңгелек түгел, үтәр... Шулай да кар өстендәге барбарис җимешләре әллә артык уңган булулары белән (барбарис уңган елны янгыннар, фаҗигаләр күп була, диләр), әллә җете кызыл төсләре белән Айратны ниндидер шомга салган иде.
... Ниһаять, шактый көттереп, аллеяның икенче башында таныш адымнар шәйләнде. Кара пальто ханымның зифа гәүдәсенә сыланып тора, һичшиксез, бик килешә һәм аның яшен дә шактый киметә иде. "Җүләр инде мин! – Айратның аңында, үзе дә сизмәстән, чын үкенү сызылып үтте. Чыннан да, бу назлы адымнар ир-ат җенесенең нәфесеннән читтә кала алмый икәне билгеле. – Ничек элек игътибар итмәгәнмен?!" Ханым, килә-килешкә, бер куактан барбарис тәлгәше өзеп алды.
– Айрат, исәнме, – ханым ир-атның янәшәсенә утырды. – Карале, быел барбарис бик уңган икән. Кып-кызыл, миләш төсле.
– Әйе шул, бик уңган. Сокланып карарлык.
Бераз дәшмичә утырдылар. Лилия, кулындагы ботакка мөкиббән киткәндәй, үзалдына тын гына елмая иде. Нинди сөйкемле икән бит аның хатыны! Барбарис тәлгәшләре Лилиянең йөз алсулыгы белән ярыша сыман. Кара кашлар, кара күзләр. Кашларына кадәр төшереп кигән кара беретка. Рафаэль биредә булса, һичшиксез, мондый сылудан сурәт төшерми калмас иде...
– Йә инде, Айрат. Син монда мине юкка гына чакырмагансыңдыр бит?!
Айрат сискәнеп китте. Нәрсәдер җавап бирергә кирәк иде, нәрсәдер әйтергә, сүз башларга, сөйләргә, сөйләшергә... Башкача болай яшәп булмый. Ул Лилиянең битарафлыгына башка түзә алмый.
– Лилия... Дөрес әйтәсең, юкка гына сине монда чакырмадым. Бу аллея "Гафу аллеясы" дип атала. Күрәсеңме дүрт яклы һәйкәлне?! Анда дүрт телдә "гафу" дип язылган. Әгәр мөмкин булса, мин синнән дөньядагы барлык телләрдә дә гафу сорар идем.
Лилия, күрәсең, бу турыда сиземләгән иде, шуңа Айратның сүзләренә бер дә исе китмәде. Бераз тын торганнан соң, шаян гына көлеп куйды.
– Айрат! Син, күрәм, репертуарыңны үзгәрткәнсең. Элек син өйдә генә гафу сорый идең. Бу юлы паркка ук чакыргансың. Берәр нинди юбилей түгелдер бит?!
– Көлмә, зинһар, Лилия. Мин чын күңелдән синнән гафу сорыйм.
Лилиянең тавышы моңсуланып китте.
– Ә элек юри генә сорый идеңме?!
...Алар Лилия белән инде унбиш ел бергә. Унбиш ел ирле-хатынлы булып гомер кичерәләр. Яратып өйләнештеләр. Берничә ел яратышып гомер иттеләр... Аннан соң бер-бер артлы балалары туды. Йокысыз төннәр, аллергияле балалар, эш. Бәхетле гаилә тормышын, ике яшьнең арасын боза торган тагы нинди дә булса зуррак мәсьәләләр була, дисәләр, Айрат ышанмас иде. Аңа балалары туганнан соңгы ике-өч ел чәчләрне агартырлык унбиш елга тиңләште. Арыды ул, гаиләдән гарык булды, вакытсыз өйләнгәнлегенә терсәген тешләрдәй дәрәҗәгә килде. Юк, ул бала чүпрәкләрен юуга катышмады, Лилия кебек, авыру баласын күтәреп, хастаханә юлында йөрмәде, кайтуына ашарга әзер, киемнәре юып үтүкләнгән, чиста иде. Ләкин Лилиянең талчыккан йөзен, бөгәрләнгән халатын, буялмаган тырнакларын күреп, булган гайрәте кире чигә башлады. Җитмәсә, янда берсеннән-берсе чибәр кызлар кайный иде... Ул үзе дә ут кебек кайнар, үгездәй таза иде... Беренче мәртәбә хатынына хыянәттән соң күзләрен күтәреп карый алмады. Лилия, аптырап, "Авырыйсыңмы әллә?!"– дип шифалы үлән чәе ясады, караватка йомшаграк түшәк җәеп, сабый баладай сөеп яткырды... Ә ул аңа кычкырды да әле хәтта. "Туйдырдыгыз! Күрәсем килми беркемне дә!"– дип кычкырды. Күңелендә торган ташны алып атасы килә иде. Икенче юлы да шактый авыр булды. Ә аннан соң... Лилия үзе гаепле. Үз-үзен карамады, матур итеп киенмәде, тырнакларын, иреннәрен буямады. Ә үз-үзен карамаган хатынга кем карасын?! Нишләп әле аңа Айрат карарга тиеш?! Әнә телевизордан да шулай сөйлиләр, газета-журналлар да гел шуның турында акыл сата. Хатын-кыз гел үзен карап, матурланып торырга тиеш, югыйсә ир-атның башкалар янында чуалуы гадәти күренеш икән. Әйе, алар ир белән хатын, ләкин бу –төзәтерлек хата. Әгәр кирәк икән, Айрат бүген үк ирекле була ала. Бигрәк тә хәзер – Лилия эшләми, өйгә акча алып кайтмый. Ә ул әзме-күпме хезмәт хакы ала. Әгәр акчалы ир белән яшисе килә икән, иренең капризына түзсен. Шуңа күрә соңга калып кайтулар ешайды, көндәлек хәлгә әйләнделәр. Күрәсең, Лилиягә дә яхшы кешеләр җиткерә торганнардыр, бер вакытны Лилия бәргәләнә башлады. Төн уртасы узганчы фатирның эчке бусагасы төбендә лифт тавышын тыңлап, "Кайтмыймы икән?!"– дип елап төн үткәрә иде дә, иртәнге якта шул ук бусага төбендә йокыга китә торган булды, бичара. Кайчакта Айрат чын күңелдән гафу үтенә иде. Лилия дә таш бәгырьле түгел, ул да аны кичерә иде. Нишлисең, чыннан да, балалар кечкенә, еш авырыйлар, авыру бала янында ата кеше утырмый инде, әлбәттә. Лилия – хатын-кыз, ул – учак терелтүче, йорт-хуҗалыкка җан өрүче. Димәк, йортның тынычлыгы аңардан тора. Ә ул, соңга калып, арып-талып кайткан ирен сөеп каршы аласы урында, тавыш куптара. Ачудан кыйшайган йөзен әллә Айратның бик күрәсе килә дип уйлыймы икән?! "Син дә йөр, – дип кычкырды Айрат бервакыт. – Үзеңә баерак ир-ат тап та, рәхәтләнегез шунда! Ичмаса, тынычланыр идең, миңа да тынычлык бирер идең!" Учакка су сиптеләрмени, Лилия тынып калды. Әле генә ярсудан диңгездәй кайнаган күзләрендә башта аптырау, аңламау, аннан рәнҗү чагылды. "Син миңа башка ир белән йөр дип әйтәсеңме?!" Айрат дәшмәде. Күңелендәге ачу басылмаган иде әле. "Син миңа башка ир-ат белән йокла дип әйтәсеңме?! Син мине яратмыйсыңмыни?!" "Ә син бутама!!! Мин сине яратам, ләкин синең бу скандалларыңны башка ишетә алмыйм! Әгәр мин йөрим икән, нигә сиңа да әзрәк күңел ачмаска!" Айрат башына килгән бу уйдан бик канәгать иде. Әлбәттә, әгәр ул хатынына ирекле мәхәббәткә рөхсәт бирә икән, димәк, үзе дә рәхәтләнеп маҗараларын дәвам итә ала. Ә хатынына кем карар – анысы билгесез, хатынының әле ирләр каратырлык өс киемнәре дә юк, ирләр белән йөрерлек вакыты да юк. Шуңа Айрат бик аптырамады. Тик Лилиянең басып торган җиреннән хәлсезләнеп китүен күреп, йөрәгендә бераз кызгану хисе уйнап алды. "Йә инде, ул кадәр кайгырган булма. Барлык ир-ат та хатыннарына хыянәт итә, ләкин барысы да, минем кебек, башкалар белән үбеш-кочыш дип әйтеп тормый. Кадеремне белмисең". Лилия тәрәзә янына барып сөялде. Күзләреннән ике бөртек яшь агып төште. "Айрат, без ник өйләнештек икән?! Нигә балалар үстерәбез?! Күңелләрдән сөю киткәч, кешеләр нишләргә тиеш?! Читкә йөри башлыйлармы?!" Айрат юкка гына хатыннар янында күп чуалмый шул. Бу минутта Лилиягә нәрсә кирәген ул бик яхшы аңлады. "Син нәрсә инде, кадерлем. Мин сине бик яратам, ишетәсеңме?! Мин бит бу сүзләрне көнгә йөз кабатлый алам, бөтен туганнарың, дусларың, әти-әниең алдында кабатлыйм! Телисеңме, тәрәзәне ачам да бөтен дөньяга: "Мин Лилияне яратам!"– дип кычкырам! Ләкин син секс белән мәхәббәтне бутыйсың. Ирләр секс яраталар, ә мәхәббәтләре барыбер бер генә була". "Хатыннар да шулаймы?!" Айрат сүз агышының әкрен генә үз җаена керә баруын сиземләде. "Әлбәттә, шулай, кадерлем. Яшьлек бит һәркемгә дә бер генә килә. Әйдә, бер-беребезгә трагедия ясамыйк, иртәгәдән башка тормыш белән яши башлыйк. Сиңа да әйбәт, миңа да кулай". Лилия, тәрәзә караңгылыгына кереп югалырга теләгәндәй, маңгаен пыялага терәде, бераз тынып торгач, яңадан Айратка борылды. Хатынының талчыккан йөзендә бу кадәр сүнгән, бу кадәр өметсез, рәнҗүле карашны күргәне юк иде әле Айратның. Бер минутка кыен булып китте, башында "каты бәрелдем инде әллә" дигәнрәк уй чагылып китте. "Ярар, Айрат. Син дигәнчә булыр. Мин сиңа башка бер үпкә сүзе дә әйтмәм. Тик өйгә чир алып кайтма".
...Лилия сүзендә торды. Шул төннән башлап Бариевларның өендә тынычлык урнашты. Айрат элеккеге гадәтләрен ташламады, әлбәттә, ләкин хәтта ире кунарга кайтмаганда да Лилия күзендә яшь күрсәтмәде. Айрат та ялгышмады: Лилиянең читкә чыгып йөрергә вакыты да, мөмкинлеге дә, күрәсең, теләге дә юк иде. Тормыш үз җае белән акты да акты. Менә балалар да исәйделәр, зурысы мәктәпкә укырга керде, кечкенәсе дә абыйсыннан калышмады. Өйгә үзләре кайтып-китеп йөри башладылар. Айратның дөньясы түгәрәк иде. Ул хәтта Лилиянең тавыш куптармавына беркадәр гаҗәпкә калып, үзенчә "экспериментлар" да оештырып карады. "Эксперимент" дигәне Лилияне үзенең сөяркәсе белән күзгә-күз очраштыру иде. Очраштылар. Лилия эшкә урнашканнан соң, ул төшке ашка керә торган кафега Айрат ике мәртәбә сөяркәсе белән килде. Лилия көндәшенә "исәнмесез" диюдән ары китә алмады, әлбәттә, ләкин бу да Айрат өчен көтелмәгән яңалык иде. Кара, хатын-кызны да ничек бөгеп була икән! Ничек сындырып була икән! Алайса, хатын-кыз дуамал, дәҗҗал дигән булалар! Шуннан соң Айрат Лилияне хәтта ниндидер бер аерым хис белән хөрмәт итә башлады. Кайчакта чираттагы сөяркәсе белән ачуланышса да, салган баштан моң-зарларын Лилиягә сөйли иде, киңәш тә сораганы булды. Гаҗәп, Лилия бер сүз каршы әйтми тыңларга өйрәнде, күзләрен күтәреп карарга теләмәсә дә, кайчакта киңәш тә биргәләде. Айрат шундый заманча гаиләсе булуга искиткеч шат иде, дус-ишләренә сөйләп, бөтенесе гаҗәпкә калган иде.
...Көннәрдән бер көнне Лилия өйгә соңга калып кайтты. Хәтта Айрат та бу вакытта инде өйдә иде, хатынына берәр хәл булмады микән, авырып китмәде микән дип, йөрәгенә шом йөгергән иде. Сау-сәламәт, күтәренке күңел белән кайткан Лилиягә сораулы карашын төбәде.
– Кинога бардык. Роза белән. Бөтен Казан үлеп-бетеп "Йолдыз сугышлары"н карый икән, без дә әйләнеп кайттык әле. – Лилиянең җиңелчә шарфыннан алгы бүлмәгә затлы сигарет исе аңкыды. – Арыдым.
Кинәт Айратның күңел түрендә ниндидер ят хис кымшанып куйды. Нәрсә икәнен ул үзе дә аңлый алмады. Һич көтмәгәндә ниндидер ачу кузгалгандай булды, аңа шикләнү өстәлде.
– Кем белән дисең?! Роза беләнме?! Ул тәмәке тарта башладымы әллә?!
Лилия өстен алыштырып тора иде, җиңел, шома, кара төстәге затлы ефәктән эшләнгән эчке күлмәген ялангач тәненә киеп куйды да, Айратка борылды. Күзләрендә ниндидер көлемсерәү чагылып китте.
– Юк, Роза тәмәке тартмый, син бигрәк инде. Безне машинада озатып куйдылар, подъезд алдында сөйләшеп утырдык бераз. Ир-атлар тәмәке тартты шул. Шунда сеңгәндер инде ул ис. Син нишләп ятмадың соң әле?!
Айратның "Сине көттем" дип әйтәсе килмәде. Үз алдына "Кино карадым" диебрәк мыгырдады да йокы бүлмәсенә кереп ятты. Бераздан, юынып, Лилия дә йомшак юрганга төренде, иренә аркасы белән борылды да яту белән йокыга чумды. Ә менә Айратның күзенә йокы эленмәде. Киң караватта әле уңга борылды, әле сулга авышты, юка юрган астында әле тирләп-пеште, әле салкыннан калтырады. Бу аңа таныш түгел хис, шул хис аңа тынгылык бирми иде. Күпмедер вакыт хатынының тигез сулышын тыңлап ятканнан соң, аның ягынарак авышты, кулын юрган ачылып киткән урынга куйды. Нәзберек ефәк астында тыгыз күкрәкләр шәйләнде. Тәрәзәдән төшкән тулган ай яктысында кинәт үз кулы ниндидер бер йонлач чит кеше кулы булып күренде, чит ир хатынының йомры күкрәкләрен әвәли сыман тоела башлады. Айрат, корт чаккандай, кулын тизрәк тартып алды. Я хода, элек мондый җүләрлек уена да кереп чыкмый иде, бүген нәрсә булды соң аңа?! Хатыны чит ирләр белән машинада утырдым диде. Утырса соң, ул бит аңа үзе рөхсәт итте. Машинада утырырга гына түгел, теләсә, кемнеңдер сөяркәсе булып йөрергә дә мөмкин, диде. Шулай булгач, ни кимерә соң әле аның күңелен?!. Нишләп әле ашказанына таш тутыргандай, күкрәге кысыла да сулышы йотыла?!
...Шуннан соң Лилиянең соңга калып кайтулары ешайды, Айрат исә, киресенчә, нәкъ сәгать алтыда өйдә булырга тырыша, балалары да мондый үзгәрешкә беркадәр гаҗәпсенә иде. Беркөнне Лилия таң сызылганда гына кайтып керде. Әкрен генә тышкы йозакны ачты, ишекне этеп, эчкә үтте, ут кабызмый гына аш бүлмәсендә чәйнекне плитәгә кайнарга утыртты. Айрат әле йокламаган иде. Баштарак "чыкмыйм" дип кыбырсып ятса да, түзә алмады, тавышсыз гына басып, хатыны янына чыкты. Лилия таң нурлары яктысында кулындагы ялтыравык төймәләргә карап мөкиббән киткән. Айрат ут яндырды. Хатынының кулындагы кыйммәтле асылташлар җемелдәп куйды, ут яктысыннан күзләрен кысып, Лилия Айратка елмайды.
– Айрат. Уяттыммы? Гафу ит.
Айрат Лилиянең кулындагы муенсага текәлгән иде.
– Нәрсә ул анда синең?!
– Муенса. Матурмы?! Килешәме?!
Килешкәнен Лилия үзе дә белә. Айрат, җавап бирмичә, теш арасыннан диярлек сытып чыгарды:
– Нәрсә, чын асылташлармы?! Бүләк иттеләрме әллә?!
Лилия, беркадәр сынап, Айратның чытылган йөзенә карады да көлемсерәде.
– Кем бүләк итсен инде миңа. Әлбәттә, чын түгел, ясалма. Сатып алдым. Барыбер матур бит, әйеме?!
Айрат Лилиянең тавышындагы ялганны шунда ук тотып алды. Бүләк ителгән муенса инде, күренеп тора. Айрат үзе дә сөяркәләре янына бүләксез бармый иде. Хәзер генә ир бүләккә тоткан акчасының гаилә кесәсеннән чыкканын аңлагандай булды. Ә Лилия, киресенчә, гаиләгә алып кайта икән...
Айратның күңелендә әйтеп бетергесез ачу кабарды. Хатыны ачыктан-ачык аңа хыянәт итә иде. Эчтәге ярсуы тавышына бәреп чыкты.
– Алдашмасаң да була! Ниндидер бер ухажерың биргән муенсаны күз алдымда селкемә, яме?!
Лилия каршында күзләреннән ут чәчрәткән ир-атка бер дә курыкмыйча карады.
– Тынычлан, Айрат, – диде ул әкрен генә. – Балаларны уятырсың.
Айратның эчендә ачу гына түгел, көнчелек кайный иде. Кара син аны, аның сөекле хатыны кемнеңдер түшәге булсын инде! Гарьлеген кая куярсың! Лилиянең бер дә исе китмәде.
– Шулай, Айрат, бу – чын асылташлар. Тик син миңа кычкырма, яме?! Әллә безнең килешү барлыгын оныттыңмы?! Кем миңа "баерак ир-ат тап та шуның белән уйна" дигән иде?! Син түгелме икән?
Лилия бер минут тын торды. Айрат кул бармакларының йодрыкка җыелуын чамалады.
– Кайчандыр миңа да бик авыр иде. Мин бит түздем, телемне тешләп, яшемне сөртеп булса да түздем. Син дә түз, Айрат. Бу әле уенның башы гына.
...Әйе, чыннан да, бу әле уенның башы гына булган икән. Соңга таба Лилия җиңелчә салган килеш тә кайта башлады, кайчакта бөтенләй кайтмый да калгалады. Эшеннән китте. Хәер, аңа хәзер эше кирәк тә түгел иде – хатынның алтын-көмеш муенсалардан, алкалардан, беләзек-йөзекләрдән торган тулы бер хәзинәсе барлыкка килде, Айрат гомердә дә бүләк итә алмый торган кеш туннан йөри башлады, бераздан машина йөртергә рөхсәт бирә торган таныклык алу өчен укый башлады. Хәзер Лилия иренең эш хакына мохтаҗ түгел иде. Айрат беренче вакытта җәнҗал куптарды, көн саен диярлек Лилиягә кычкырды, хәтта бер тапкыр кул күтәрүгә кадәр барып җитте. Лилия сүзне кыска тотты: "Тагы бер шулай эшләсәң, балаларны алам да, китәм", – диде. Әйе, Лилия китәчәк, һичшиксез, китәчәк иде. Айрат, аптырап, хатынына ялынды: "Кичер", – диде... "Башка бер тапкыр да сиңа хыянәт итмәмен", – диде... "Әйдә, яңадан яши башлыйк", – диде... Лилия ул көнне йомшарган сыман булган иде, ул да иренә башка хыянәт итмәскә вәгъдәләр бирде. Тик икенче көнне үк кунарга кайтмады. Айрат үзе дә нәкъ шулай эшли иде ләбаса... Лилия һич кенә дә Айраттан уздырмады да, кимен дә куймады. Ире Лилияне нинди газапларга салган булса, хатын да Айратны шул ук утларда янарга мәҗбүр итте. Сыер дуласа, аттан яман, диләр. Җилгә каршы төкермә, үзеңә чәчрәр, диләр. Су алган коеңа төкермә, үзең эчәрсең, диләр... Айрат моны бераздан соң гына аңлады. Эчендә янган утлар аны акылдан язар дәрәҗәгә җиткерделәр. Лилияне ярата иде ул, үлеп ярата иде. Күзенә бернинди башка хатын-кыз күренмәс булды. Тик Лилия генә яңадан аныкы, бары аныкы гына булсын иде. Тик Лилия генә аны яратып елмайсын иде...
...Кар сарган барбарис ботаклары юеш карның авырлыгын күтәрә алмый сыгылып килгәннәр. Хәер, ботаклардан инде тып-тып итеп тамчылар тама.
– Көзге һава бигрәк тотнаксыз инде, әйеме. Кичә яңгыр яуды, бүген – кар.
Айратның хәтеренә кайдадыр укыган шигырь юллары килде, күңелендә ургылган ташкынга буйсынып, Лилиянең сүзләренә җавап рәвешендә шигырьне яттан әйтә башлады:
– Син башкамы бүген, минме бүтән,
Сүзләр – моңсу, йөзләр – ямансу...
Күзләреңә карыйм. Иренеңдә
Яшеренгән төксе елмаю...
Йә, әйт инде, сузма, әйт дөресен,
Күзем күрде – йөрәк ишетсен!
Хәер, әйтмә. Мин аңладым сине.
Тоткарламыйм ...кеше кешесен!
Йөрәгең бит ауга чыккан икән.
Котлыйм, котлыйм...
Димәк, киек бар.
...Әллә нишләп көннәр болай чуар.
Кичә яңгыр яуды...
Бүген – кар...
...Барбарис җимешләренең кызыл ялкыны Лилиянең күзләренә күчкәннәр дә яшь тамчыларын кайнатып торалар. Кайнар тамчылар ханымның күз алмасын яндыралар да яндыралар... Агып төшсеннәр иде алар, битен, яңакларын чылатып, боздай салкын кулларына тамсыннар иде... Лилиягә җиңелрәк булыр иде... Юк, хәзер инде күзләре шул ике яшь бөртеген дә сыгып чыгара алмый. Иреннәре генә пышылдый:
– Айрат... Син бу шигырьне хәтерлисеңмени?!
Юк, Айрат хәтерләми. Нинди шигырь икәнен дә, нишләп әле аның үзенең хәтерендә сакланганын да, нишләп бу шигырьнең Лилияне шулкадәр тетрәткәнен дә аңламый...
– Дәшмисең, Айрат... Мин бит аны сиңа атап язган идем. Хәтерлисеңме, син дус кызым белән чуала башлагач?! Без әле ул вакытта өйләнешмәгән идек.
Юк, Айрат барыбер хәтерләми. Нинди дус кызы булгандыр Лилиянең, нигә Айрат аның белән чуала башлагандыр – белми. Ә менә ни өчен шигырь шулкадәр озак еллар хәтерендә сакланды икән?!
– Әй, Айрат. Миннән дә бәхетле кеше юк иде бит кияүгә чыкканда. Ап-ак туй күлмәге, ак чәчәкләр, биргән вәгъдәләр... Хәтерлисеңме ЗАГСта вәгъдә биргәнне?! "Шатлыкта да, кайгыда да бергә булырбыз, беркайчан да бер-беребезгә хыянәт итмәбез, кайгы күрсәтмәбез..." Нәкъ армиядәгечә. Присяга кабул иткән кебек. Ант эчкән кебек. Тик армиядә Ватанга хыянәт иткән өчен үлем җәзасы бирәләр, ә тыныч тормышта хыянәт иткән кешене ирекле мәхәббәт белән яши, диләр...
Айрат сискәнеп китте. Әйе, ул армиядә булды, присяга кабул итте. Ватанга хыянәт итсәм, үлем җәзасына әзермен, диде... Ә хатыныңа яисә иреңә хыянәт итү ул Ватанга хыянәт иткән кебек түгелмени?! Барыбер вәгъдәсен бозган кеше хыянәтче дип атала лабаса. Хыянәтче дип. Ягъни предатель... Нигә ул элек бу турыда уйламаган?!
– Гафу ит мине, Лилия. Соңгы тапкыр. Мин элек җүләр булганмын. Мин сиңа башка беркайчан да хыянәт итмәмен. Беркайчан да. Мин бит сине бик яратам. Балалар хакына, әйдә, яңадан яши башлыйк, Лилия?!
Лилия дәшмәде. Бу сүзләрне ул инде яттан белә иде. Бу сүзләрне ул күп мәртәбәләр ишетте. Ышанды һәм алданды. Тагы ышанды, тагы алданды...
– Беләсеңме, Айрат, вакытында май салырга оныткансың икән, сүнгән лампаны гаепләмә. Мин синнән күп еллар буе наз көттем, мәхәббәт көттем. Син элек тә мине яратам ди идең. Мин дә сине яратам. Безгә нәрсә комачаулый соң?! Син мине яратасың, мин – сине. Бергә яшибез, балалар үстерәбез. Мин – синеке, син – минеке. Бездә ирекле мәхәббәт. Шулай түгелмени?!
Айрат ни әйтергә белмәде. Барысы да шулай иде, барысы да Лилия сөйләгәнчә, дөрес иде. Шул ук вакытта берсе дә дөрес түгел...
– Лилия, мин ялгышканмын. Ирекле мәхәббәт дигәнем ул – азгынлык кына бит. Мин моны аңламаганмын. Кичер мине. Әйдә, ирекле мәхәббәт турында онытыйк. Ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләребезне кайтарыйк.
Лилия ачы көлемсерәде, тавышы күтәрелде.
– Менә ничек сайрый башлады безнең сандугачыбыз... Ә минем күз яшьләрем кая түгелгән?! Ә йокысыз төннәр?! Ә "син акча таба алмыйсың" дигән сүзләрең?! Син үзең дә миннән ким кайгырмыйсың бит, нигә алай тиз генә гафу сорыйсың да, нишләп болай тиз кичерергә әзер әле син?! Тагы ялганларгамы исәбең?! Нигә мине монда чакырдың?! Кеше күрсен дигәнсеңдер, бәлкем?! Публикага уйныйсыңмы?!
Айрат беренче мәртәбә халык зирәклегенә таң калды – хәтерендә балачактан ялганчы көтүче турындагы әкият яңарды. Көтүче бер ялганлый, ике ялганлый, өч ялганлый, дүртенче тапкыр үзен коткарырга бер кеше дә килми... Ул үзе шул көтүчегә охшап калды лабаса.
– Лилия, ни сөйлисең инде син. Мин бит чын күңелдән әйтәм...
– Ә менә мин синең сүзләреңә ышана алмыйм. Беләсеңме, мин ничек яшәдем синең белән?! Синең кулларны күрә идем дә, менә бу куллар башкаларны коча, бу иреннәр башкаларны үбә, бу чәчләрне башкалар назлый, дип тилмерә идем. Шикләнә идем, һәрбер сүзеңнән шикләнә идем. Соңыннан хыянәтең турында аермачык әйткәч, акылдан шашардай булдым. Балаларны алып китәрдәй булдым. Көнләшүдән тәрәзәдән сикерердәй булдым. Ә син минем тилелегемне күреп, рәхәтләнеп газапладың. Хәтерлисеңме, көндәшем белән очраштырдың?! Утларда янганда, хәтеремне югалтырдай булып көнләшкәндә син мине үзеңнең сөяркәң белән очраштырдың. Беләсеңме, мине кем коткарды?! Көндәшемнең ире. Минем иң беренче хыянәтем ул көндәшемнең ире белән булды. Авырмы?! Миңа да авыр иде. Ә нәрсә?! Бу бит ирекле мәхәббәт!..
...Айрат ни өчен монда Лилияне чакырганын онытты. Чынлап та, нигә соң әле?! Алар хатыны белән бергә яшиләр, бергә йоклыйлар, балалар үстерәләр, бар яклары җитешкән, нишләп болай яраларны актарып йөри соң әле Айрат?! Нәрсә кирәк аңа?!
...Җилнең әчкелтем-тозлы тәме бар икән. Битенә энә белән чәнчиләрмени, Айрат, әрнешүгә түзә алмый, яңакларын кул аркасы белән ышкый. Юеш. Күрәсең, агачтан тамчы тама...
– Син дә мине гафу ит, Айрат. Авыр сүзләремнең авырлыгы өчен кичер. Мин инде ул сүзләрнең авырлыгын тоймыйм. Минем күңелем каткан. Ә синең күңелең йомшак әле, шуңа елыйсың. Мин менә елый да алмыйм. ...Бераздан синең дә күңелең катар. Шунда гына тынычлык табарсың. Ирекле мәхәббәт ул – каткан күңелләр мәхәббәте. Каткан күңелләр генә мәхәббәттән ирекле була ала.
...Барбарис куаклары артына ялтырап торган кап-кара машина шуышып килеп туктады, тавыш бирде.
– Кичер мине, Айрат. Яшибез бит әле менә. Алга таба да яшәрбез... Өйдә күрешкәнчегә кадәр, яме?!
...Барбарис куаклары артына яшеренгән кара машина Лилияне дә үз эченә йомды. Салоннан күңелле музыка тавышы ишетелә иде. Кара җирлектә ялтыраган кызыл җимешләр ак кар кунган ботакларда коелмыйча калган соңгы соргылт яфраклар төсе белән аралашып, ниндидер чуарлык барлыкка китерәләр. Айратның әллә колагында, әллә күңелендә шигырь юллары яңгырый:
– Әллә нишләп көннәр болай чуар.
Кичә яңгыр яуды...
Бүген – кар...
Халисә ШИРМӘН |
Иң күп укылган
|