поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.05.2011 Сәясәт

Муенчаклылар һәм борынчыклылар

Медведевның киләсе елда президент сайлавында катнашырга исәбе бармы-юкмы икәнлеген, аның ничек каш сикертүенә, кайсы аягы белән ишектән атлап керүенә һәм чәчен кайсы кулы белән сыпыруына карап, чираттагы фараз кылулардан, дөресрәге, күрәзәлек белән шөгыльләнүләрдән кала илнең сәяси тормышында бу көннәрдә ике кызыклы вакыйга булды. Беренчесе – Сергей Мироновның Федерация Советыннан чыгарылуы. Икенчесе – миллиардер Михаил Прохоровның “Правое дело” партиясенә җитәкчелек итәргә алынуы. Ике вакыйганың да якындагы Дума сайлауларына турыдан-туры бәйлелеге күренеп торса да, әлеге вакыйгаларның чыннан да зур әһәмияткә ия булуы шөбһәле.

Санкт-Петербург “бердәмроссиячеләре”нең Сергей Миронов вәкаләтләрен туктатуы (Федерация Советында ул әлеге төбәк вәкиле булып санала иде), андагы партиядәшләренең хыянәте экс-спикерның популярлыгын һәм аның кулы астындагы “Гадел Россия” партиясенең популярлыгын арттыруга китерде. “Мироновтан куркалар икән бит!” – дип аһ итәргә тиеш иде гадәти сайлаучы. Һәм, чыннан да, аның “кыйналуын” Россиядә нибары 20 процент халык кына хуплаган. Мескен хәлгә төшерелгән кешене яклау каныбызда ук бар бит. Миронов әлеге вәзгыятьтән мөмкин кадәр күбрәк файда казанырга ашыкты. Өстәвенә, Дума депутаты буларак, парламент трибунасыннан файдаланырга нияте барлыгын да игълан итте. Әмма Сергей Мироновның чын оппозиционер дип атарлыгы бармы? 

“Гадел Россия” белән “Бердәм Россия” һәрвакытта да Кремльнең игез балалары булып саналды. Бертуганнар үзара гел талашып, сугышып йөргән кебек, болар да һаман ызгышып яши, әмма “әниләре”нә каршы дәшәргә базмый. Сергей Миронов теге яки бу закон проектын тәнкыйтьләгән очракта да, мөһим сәяси мәсьәләләрдә хакимиятнең сүзен җөпләп кенә торды. Сәяси максатларын: “Без Путин яклы, шул ук вакытта “Бердәм Россия”гә каршы”, – дип катлауландырып билгеләргә тырышулары да: “Әни абыйны күбрәк ярата”, – дигәнгә охшап кала. “Гадел Россия”не тудыру максатлары беркемгә дә сер түгел. Ул моңарчы “Бердәм Россия”дән кала иң күп тавыш җыйган һәм азмы-күпме оппозиция дип исәпләрлек коммунистларның электоратын үзенә тартып алырга тиеш иде. Һәм күпмедер дәрәҗәдә шушы бурычны үтәп бара. Бу атнада Сергей Миронов белән булган җәнҗалдан соң “Гадел Россия”не оппозиция дип санаучылар артса да, бу партия киләсе чакырылыш Думасында күбрәк урын алса да, барыбер Хуҗасы кубызына биеп торачак. Кремль математик мәсьәләләрне шәп хисаплый: кушыла торган саннарны алыштырсаң да, ахыргы сумманың үзгәрмәячәген яхшы белә ул. 

Әлеге чишү ысулын “Прохоров мәсьәләсендә” дә кулланырга була. Аерма шунда гына: “Гадел Россия” КПРФны сыекландыру белән шөгыльләнсә, “Правое дело” бүгенге хакимияткә иң күп борчу китерә торган “уң як” сайлаучылары белән эш итә. Михаил Прохоровның “Правое дело” җитәкчелегенә килүе әлеге партиянең Кремль тарафыннан оештырылуын тагын бер кат раслады. 

“Правое дело”, “Бердәм Россия”гә каршы көрәшеп кенә, оппозиция дип аталырга лаеклы түгел әле. Чын оппозиция булу өчен хакимият партиясен генә түгел, ә хакимиятнең үзен аямыйча тәнкыйтьләү шарт. Чын оппозиция ил белән идарә итүчеләрнең кимчелекләрен эзләп, алар урынын алу өчен көрәш алып барырга тиеш. Әнә Италия премьер-министры Сильвио Берлускониның башы судлардан чыкмый, янәшәдәге Украинада да оппозицион партия гамәлдәге президентның абынганын көтеп кенә тора, шундук өзгәләп ташларга да күп сорамыйлар. Менә кайда ул чын оппозиция! Һәрбер хатаны күреп, тәнкыйтьләп торучы оппозициядән хакимият гел куркып эшләргә тиеш. Мондый даими контроль төрле хилафлыкларга һәм закон бозуларга юл куймый. Чын оппозиция бары тик башкарма, законнар чыгару һәм суд хакимиятләре бәйсезлеге сакланган очракта гына була ала. 

Олигарх Прохоров җитәкчелегендәге “Правое дело” хакимият өчен көрәшә аламы? Берничә ел элек Россиянең башка бер олигархы шулай ук хакимият өчен көрәшеп караган иде. Нәтиҗәдә, байлыктан гына түгел, иректән дә мәхрүм ителде. Михаил Ходорковскийның башын төрмәдә череткәннәрен күреп-белеп торган адашы Прохоровның да башы икәү түгел. Иминлеген һәм байлыгын куркыныч астына куеп, ул чын оппозицион эшчәнлек белән шөгыльләнәчәкме? Юк, әлбәттә. Аның хәзерге хакимияткә бәйләп торучы баулары башка кешеләргә караганда да күбрәк әле. Кремльгә “оппозициядә” әнә шундый кеше кирәк иде дә инде. Ул “Правое дело”ны контрольдә тотачак. Бу партия парламентка үтеп кергән очракта да, аерым законнарны, аерым чиновникларны гына тәнкыйтьләү белән шөгыльләнәчәк. 

Прохоровка артык мәшәкатьләр нигә кирәк булды, дисезме? Кушкач, кая барасың?! 


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 92 | 21.05.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»