|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.05.2011 Шоу-бизнес
“Emergenza”да татар төркеме – “AZAT”! (ФОТО)22 май “Маяковский. Сары бишмәт” клубында “Emergenza” халыкара җанлы музыка фестиваленең Казандагы сайлап алу турының финалы үтте! “Emergenza”га сайлап алу турлары дөньяның 20дән артын илләрендә үткәрелә. Анда меңләгән музыкантлар катнаша. Фестивальда яңа таныла башлаган һәм ярымпрофессиональ музыкантлар катнашырга хокуклы. Фестивальнең төп концерты Германиядә үткәрелә.
Фестивальнең үзенчәлекләре:
- монда бары тик тере тавыш кына яңгырый; - барлык музыкантлар тигез шартларда катнашалар; - җиңүчене тамашачы шунда ук концертта сайлый.
Россиягә “Emergenza” 2009 елны килеп керә. Беренче елны сайлап алу турлары Мәскәү, Санкт- Петербург, Иваново шәһәрләрендә узды. 2010 елны бу шәһәрләр исемлегенә Казан белән Калининград өстәлде.
Бу елны фестиваль географиясен киңәйтүне дәвам итә. Регионнарда җиңүчеләр 17-18 июнь Мәскәүдә “Emergenza Russia 2011” фестивалендә катнашачак, һәм фестивальнең халыкара жюри алдында чыгыш ясыячак.
Бу фестивальнең концертлары берничә этапка бүленгән: ¼, ярымфинал һәм финал. Бу елны Казандагы сайлап алу турында 20дән артык төркем катнашкан. Шуларны 10ы финалга чыкты: “Большой куш”, “Пальцы FINGERS”, “Прогульщики”, “Свобода FM”, “Ударная волна”, “AZAT”, “INNOEND”, “SMUGLER'S HIDEOUT”, Paragraph”, “Доля Ангела”.
Нәтиҗәдә:
1. “Прогульщики”; 2. “AZAT”; 3. “INNOEND”; 4. “Большой Куш”; 5. “Доля Ангела”.
1 һәм 2 урын арасында бары 1 тавыш иде! Шулай итеп, Мәскәүгә “Прогульщики” төркеме дә, “AZAT” төркеме дә баралар!
“AZAT”төркеме исә бу елны фестивальдә катнашучы бердәнбер татар төркеме. (Узган елны Казандагы сайлап алу турында бердәнбер татар төркеме “Алканат” катнашкан иде.)
Төрки мелодика һәм заманча (арт-роктан алып ска-панкка кадәр) яңгыраш кушылмасы “AZAT” төркемнең төп иҗат идеясен чагылдыра: Көнчыгыш һәм Көнбатышның мәдәни мирасын берләштерү. Үзләренең юнәлешен “tatarSka-punk” дип йөртәләр. Төркемнең үзенчәлеге булып торган баян аларның җыр стильләрен килешеп тора.
“AZAT Sound System” төркеме– ул Азат Гыйлметдинов (вокал, гитара), Айдар Вәлиев (баян), Руслан Сафин (бас-гитара), Марат Мөхәмәтҗәнов (ударные).
"AZAT” репертуарында оригиналь аранжировакадагы татар халык җырларын (“Күбәләгем”, “Дим-дим”, “Ай былбылым”), “Иттифак” төркеме белән бергә башкарган “Мәхәббәт сынаулары”, “Яңгырым”, татар классиклары шигырьләренә (мәсәлән, Хәсән Туфанның “Сиңа”, Муса Җәлилнең “Сагыну”) язылган һәм башка популяр җырларны ишетергә була.
Төркем 2010 елны “Тынычлык яратылышы” Халыкара фестивален уңышлы чыгыш ясаган иде. Бу елны исә 5-7 августта “АZАТ” төркеме Кырымда үтәчәк “Соседний мир” фестивалендә катнашчак.
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
Ильяс Гафаров фотолары.
Әлфия БӘДРЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|