поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.05.2011 Җәмгыять

Гонорар – карар, китап - пиар көтә...

Татарстан Язучылар берлегенең әдәби ел йомгаклары кысаларында “Балалар әдәбиятының торышы һәм үсеш перспективалары” дигән темага фәнни-гамәли конференция уздырылды. Төп игътибар балалар әдәбиятына юнәлтелде. Бер үк вакытта чарада катнашучылар язучыларны борчыган гомуми проблемаларны искә төшерергә дә җай таптылар.

“Каләм хакы” кайчан артыр?

 

Шагыйрь, язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов берлекнең 2010 елның маеннан алып, хәзерге вакытка кадәрге эшчәнлеге белән таныштырганда “каләм хакы” мәсьәләсен читләтеп узмады. Хөкүмәтнең гонарарлар турындагы карар кабул итүен инде каләм әһелләре түземсезләнеп көтә. Әдәби басмаларда эшләүчеләр, язучылар, шагыйрьләр арасында гонарар арта икән, дигән сүзләр күптән йөри. Алар Шигърият бәйрәмен акча проблемасы берникадәр хәл ителү шатлыгы белән каршы алырга җыенганнар иде. Әмма, берлек рәисе сүзләреннән аңлашылганча, әлегә бу яңалыкны көтеп кенә иҗат итәләр. Әлбәттә, еллар дәвамында язылган китап яки бүгенге рухи байлыгыбыз сагында торучы әдәби журналларда, газетларда дөнья күрүче әсәрләргә түләнә торган “каләм хакы” иҗат итәргә этәргеч бирүдән бигрәк, кимсенергә мәҗбүр итә. Казан уртасында туп типсен өчен генә безгә әллә кайлардан, миллионнар түләп спортчылар табып алып кайталар. Каләм әһелләрен, әйтерсең, шушы үз җиребез, халкыбыз өчен тагын да канатланып иҗат итсен, рухый байлыгыбызны кайгыртсын өчен баетырга куркалар. Ә бит монда баю турында сүз алып барылмый да. Аларга акча бүген, баерга түгел әле, иң беренче чиратта бераз ныгыр һәм мескенләнмәс өчен кирәк.

 

Шушы ук мәсьәләгә язучы, ТР Министрлар Кабинеты аппаратының мәдәният һәм ТР халыклары телләрен үстерү бүлегенең баш белгече Галимҗан Гыйльманов та үз чыгышында тукталды. Аның сүзләре өметне арттырды һәм көтү озакка сузылмауга ишарә булды кебек.

 

Ул: “Язучы җәмгыятьтән аерым яши алмаган кебек, әдәби иҗади процесс та хакимият ихтыярыннан һәм сәяси вәзгыятьтән башка үсә һәм үзгәрә алмый”, - дигән хакыйки сүзләрне җиткерде. Хөкүмәт тарафыннан иҗат әһелләре көткән карарга шушы көннәрдә кул куелачагы һәм гамәлгә керәчәге турында хәбәр әйтте.

 

Онытып бетермәсеннәр дисәк...

 

Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин берничә сәгатьтән Сингапурга эшлекле чарада катнашу өчен очарга тиеш булса да фәнни-гамәли конференциянең башында катнашты. Әлбәттә, ул язучыларны ахырга кадәр тыңлап бетерергә өлгермәде. Аның каравы үзе алар алдында иң зур сорауны калкытып – шуңар җавап биреп киткәндәй булды. Ул җиткергән фикерләрдән чыгып чамалаганда, сөял мондыйрак: “Нигә язучыларны һәм аларның әсәрләрен белмиләр?”

 

Министр фикеренчә, моңар беренче сәбәп – җитәрлек дәрәҗәдә очрашулар үткәрелмәү. “Мәктәп еллары искә килеп төште. Мәктәптә укыганда җырчылар, язучылар һәм бүтәннәр киләләр, без аларны белә идек. Бу форма минем өчен икенче мәктәп булды. Миңа бик күпләрне белергә һәм аларның әсәрләрен өйрәнергә этәрде. Хәзер мәктәп укучыларыннан, туганнарымнан сораштырам, андый очрашулар юк дип әйтергә була. Әсәрләрне, язучыларны сорыйсың - белеп бетермиләр. Очрашуларны күбәйтсәк яхшы булыр иде. Җыелышлар, конференцияләр дип әйтимме, барысы да кирәк. Безне бит онытып бетерәчәкләр”, - диде ул.

 

Икенче сәбәп – “Китап чыга, әсәрләр басыла, җыентыклар дөнья күрә, ә без аларны күрсәтә белмибез шикелле. Нишләптер, соңгы елларда яңгырарлык китап чыккан турында сүз ишетмәдем, бәлки читтәрәк йөргәнмендер”.

 

Әлеге сүзләр татар язучысына, китабына реклам, махсус оештырылган пиар җитмәгәнне тагын бер кат искә төшерү булды. Чит илләрдә яңа китапны укытыр өчен чыкканчы ук зур акчалар түгелеп, әллә нинди акцияләр уздырыла. Ә бездә китап басылу укучылар өчен вакыйга буларак тәкъдим ителми, ул язучының иҗат биографиясен тулыландыра торган бер пункт кебек кенә кабул ителә. Тик реклам, пиар оештыру эшен каләм иясенә мәҗбүри тагып булмый, гарчә ул төп рольне башкарса да. Татар китабын, язучысын таныту уңаеннан “Яңа гасыр” каналында, аннары газет-журналларда, интернет сайтларда татар әдәбиятына, китабына багышланган махсус финансланган яңа тапшырулар, рубрикалар йөзәрләгән ачылса да урынлы гына булачак.

 

Министр залда өлкән язучыларыбыз белән бергә шактый санда яшьләр күренүенә игътибар юнәлтте. Очрашулар, таныту дигәннән, менә шуларны төрле төбәкләргә, чит шәһәрләргә бер-ике көнлек кенә түгел, иҗади материал туплар өчен атналык командировкаларга юлларга кирәк. Иҗатларында тормыш күрмәгән каләм эзе тизрәк җуелыр, язарлык “запас”лары да артыр иде. Миңа калса, алар иҗатына моннан да зуррак теләктәшлек булмастыр.

 

Җыелышта министрның үзенә сорауларны бирергә өлгермәгәнгә артык кайгырырга кирәкмәс. Берлек кулга-кул тотынышып эшли торган орган бит ул, соңгы очрашулары түгел.

 

Һәр язучының үз энергетикасы

 

Бүгенге көндә йөзләгән татар китаплары дөнья күрә, шуңа күрә зарланып утыру әллә ничек, сәер тоела. “Шулай да бер теләк сүз әйтәсем килә. Коллектив җыентыклар белән бергә аерым авторларның да китапларын күбрәк нәшер итәсе иде. Чөнки һәр авторның үз йөзе, үз сүзе, үз энергетикасы”, - диде язучы Ркаил Зәйдулла. Моннан тыш ул үз чыгышында әдәбият белгечләрен барлады. “Татарстан китап нәшриятының әдәби мираска мөнәсәбәте сөендерә. Соңгы бер-ике елда Х. Туфанның - 5, Һ. Такташның - 3, Г. Камалның - 3, Н. Исәнбәтнең - 3 томлыгы, М. Гафуриның сайланма әсәрләре дөнья күрде. Тукайның 6 томлыгыннан 2 се кулга килеп иреште. Сугышка кадәрге язучыларның әсәрләре “Каһарман каләме” дип аталган китапка тупланды. Бай мирасыбызның халыкка кайтуы сөендерә, билгеле. Бу сөенечкә күләгә төшерәсе дә килми. Ләкин әйтмичә дә ярамый. Бу басмалар, Хәсән Туфан томлыкларыннан кала, күптәнге гамәлләрнең нәтиҗәсе. Бүген безнең Тукайны яңача шәрехләрлек белгечләребез дә юк. Әдәбият институтында берничә текстолог утыра. Алар нәрсәгә генә өлгерсен?! Шул ук вакытта бездә дистәләгән фән кандидатлары бар”, - диде ул. Димәк, язучы әдәбият белгечләреннән яңа сүз, анализ, караш, әдәби-фәнни эш көтә. Аның теләге шунда ук “тормышка ашты”.

 

Конференциягә тел, әдәбият белгечләре килгән иде, берничәсенә сүз бирелде. Тик чыгышын “җитди сөйләмим” дип башлаган яшь галимәдән ни көтәсең?! Аның чит ил әдәбияты казанышларын ярты сәгать данлавын тыңларга мәҗбүр булган язучылар ничарадан бичара калып утырдылар. Чит илнең “былтыргы” казанышлары аша бүгенге татар балалар әдәбиятына күз салу үзе үк мантыйкка сыймый бит. Хет хәзерге казанышлары белән чагыштырсын иде. Ә Ркаил Зәйдулла китаплары чыгуны зур вакыйга буларак телгә алган Гүзәл Мөхәммәтшина, Лилия Гобәйдуллиналарны укыганы бармы икән аның?! Алар “Пинокио маҗаралары”н язмасалар да үзебезнекеләр бит. Яшь галимнәргә чыгыш ясар алдыннан бераз сүзне кыскарак тотарга, әдәбиятыбызга чит ил язучыларының иҗатлары аша түгел, киресенчә, башкаларга үзебезчә карарга өйрәнү кирәктер инде.

 

Ә менә тәнкыйтьче Равил Рахмани сүзләрен күпләр колакларына чорнап утырганнардыр дип ышанасы килә.

 

Язучылар җыелышында яңгыраган фикерләргә көтелгән кайтавазларны киләсе көннәр алып килер. Алда хәл ителмәстәй мәсьәләләр тормый. Гонарар - бары карар, китап – тәнкыйть һәм пиар көтә. Укучыларга – иҗади очрашулар, язучыларга – тизрәк басылу кирәк.

 

Ә бүген исә, чарага нәтиҗә ясап, ул иң беренче чиратта балалар әдәбиятына күрсәтелгән игътибар белән истә калачак дип, авыз тутырып әйтә алабыз. Махсус конференция оештырылуы Язучылар берлегенең бу юнәлешкә җитди карашын күрсәтте.


Айзирәк ГӘРӘЕВА
Интертат.ру
№ | 22.05.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»