|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.05.2011 Җәмгыять
Балалар йорты кайчан бушар?Россиядә бүген 760 меңгә якын бала социаль ятим. Монда күбрәк ип-исән әти-әнисеннән арткан балалар турында сүз бара. Россиядә бу кадәр котчыкмалы ятимлек Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда булган, диләр. Сугыш афәте ата-ана назыннан мәхрүм иткән сабыйларны, кагылып-сугылып йөрмәсеннәр өчен, балалар йортларына туплаганнар. Хәзер дә ятимнәрнең өчтән бер өлеше шундый статустагы йортларда яши. Әмма биредә тәрбияләнүчеләргә караш та төрлечә. Янәсе, әзергә бәзер яшәүгә күнегеп бетәләр, җәмгыятькә файда китерергә теләмиләр. Имеш, алар балалар йортларыннан чыгуга наркоманнар, алкоголиклар, җинаятьчеләр сафына килеп кушыла. Берничә ел элек кенә детдомнарны таратып, балаларны гаиләгә уллыкка, асрамага бирергә кирәк, дигән фикер алга сөрелде. Ләкин балалар йортлары бүген дә бар, ни кызганыч, ташландык сабыйлар саны да кимеми. Яшел Үзән районының Норлат авылындагы балалар йорты да 1940 нчы еллар башында сугыш ятимнәрен җыю өчен ачылган һәм шуннан соң ябылганы юк. Бүген 67 бала тәрбияләнә. Норлат балалар йорты директоры Дамир Рәхмәтуллин әйтүенчә, балаларның шактыеның әти-әнисе исән, тома ятимнәр бик аз. Әмма алар төрле сәбәпләр аркасында ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. 2 шәр – 3 әр бала табып, сабыйларын тәрбияләүгә үзләреннән тамчы да өлеш кертмәгән тәүфыйксыз әти-әниләр дә бар. Бу күренеш инде татар гаиләләре өчен дә ят түгел. Совет чорында, ир-ат гамен югалтып, эчүгә сабышса, хатын-кыз балаларының йөзенә кызыллык китермәскә тырышып, тормыш йөген үзе тарта иде. Хәзер инде әниләрнең дә баш ташлап эчүе гадәткә әйләнеп бара.
Ә бер түбәнгә тәгәрәдеңме, кыргый капиталистик җәмгыятьтә беркем дә сиңа ярдәм кулы сузарга атлыгып тормаячак. Шуңа күрә ул баткаклыктан котылып, яңадан туры юлга басып, балага карата үз хокукын кире кайтаручылар юк диярлек. Норлат директоры да андый хәлне хәтерләми. Ятимлекне ничек итеп бетерергә дә, юлдан язган ата-ананы ничек иманга кертергә? Бу уңайдан Дамир Кәбир улының фикерләре белән бәлки кайбер кеше килешмәс тә.
– Ни өчен Россиядә балалар йортлары бушап тормый, ни өчен чит илләрдә алай түгел? Көн-төн шул сабыйлар янәшәсендә булгангамы, бу мәсьәлә мине дә борчый. Ә бит бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый, диләр. Тәрбиячеләр яннарында ничек кенә бөтерелеп йөрмәсен, балалар әти-әниләрен сагынып яшиләр, – ди директор. – Ә ата-аналары балаларын тартып алгач та типтереп яшәүләрен дәвам итәләр, яңадан бала табалар. Ә бит уйлап карасаң, авырлыкны ата-ана түгел, бала күтәрә булып чыга. Чит кеше янында үсү алар өчен җәзага тиң. Минемчә, баласын ташлап калдырганнарны зур җәза көтәргә тиеш. Аларны мәҗбүриләп бушлай эшләтергә кирәк. Таләпләр кырысрак булса, кеше гамәл кылганчы, иң әүвәл уйланыр иде. Гомумән, баласын кире кайтару өчен тырышыр иде, үзе тапкан нарасые язмышына ул кадәр битараф булып калмас иде.
Дөрес, соңгы елларда балалар йортларындагы сабыйларны асрамага бирә башладылар. Ул гаиләләргә шактый суммада пособие түләнә. Узган ел Норлат балалар йортыннан 4 бала әти-әниле булган. Тик балаларны кире кайтаручылар да бар. Кайбер очракта бала гаиләгә ияләшә алмый. Тәрбиягә алган ул-кыз белән уртак тел таба алмыйча, аннан тәмам туеп, авыруга сабышып, ахыр чиктә баш тартучылар да очрый. Шуңа күрә читтән бала алучылар алдан ук барына да әзер булып торырга тиеш. Чөнки бу сабыйлар кече яшьтә булса да, күп михнәтләр күреп, дөньяның ачысын-төчесен татырга өлгергән, шунлыктан психикалары да беркадәр үзгәргән.
Кызганыч, берничә сабыйны гаиләгә озатканнан гына балалар йорты бушап калмый, яңалары өстәлә. Балалар йортлары хезмәткәрләренә аларны киләчәктә җиде юл чатында адашып калмаслык итеп тәрбияләү бурычы йөкләнгән. Алар тәрбияче яки укытучы гына түгел, әти-әни ролен дә башкара. “Мин үзем, балык сораучыга балык түгел, кармак бирү ягында”, – ди Дамир Рәхмәтуллин. Аның нияте: балаларны мөмкин булган кадәр хезмәт сөяргә өйрәтү. Шул уңайдан остаханә ачып җибәргәннәр. Малайлар өтерге, пычкы, боргыч, кискечләрнең нәрсә икәнен белеп үсәчәк. Ватылган урындык, ишек яңакларын шулар ярдәмендә төзәтеп кенә калмыйлар, көнкүреш җиһазларын да үзләре ясап мәш киләләр. Кызларны исә аш-су пешерергә, энә-җеп тотып тегәргә, ямарга өйрәтәләр. Алар карамагында дистәдән артык өр-яңа тегү машинасы бар икән. Кечкенәдән кул эшләре үзләштерүнең гомер иткәндә кирәге чыгачак. Бу балаларны әле алда күпме сынаулар көтә.
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|