поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.05.2011 Язмыш

Кавышканчы озын гомер үткән...

Куе урманнары, тирән күлләре, саф чишмәләре, җиләкле таулары, яшел болыннары белән тирә-якта дан тоткан Похвистнево районының Сукай авылында туып-үскән ике күрше – Ильяс әфәнде белән Сара ханым язмышы турында күптәннән язарга теләп йөри идем инде. Менә, ниһаять, мин аларга кунакка килдем.

Кыңгырауга басуга, Ильяс абый, якын туганын күргәндәй, мине ачык йөз белән каршы алды. Ә Сара апа кухняда төшке аш әзерләп мәш килә иде. Сыйланып, чәйләр эчеп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.

 

Сара апа бигрәк тә ягымлы, чибәр хатын инде. Аңа 73 яшь дип әйтмәссең дә. Әле дә, яшь кызларныкы кебек, зифа буйлы, ачык йөзле, мәхәббәтле ул. Кырык биш ел диярлек безнең Гали авылында гомер кичергән бу ханымны без чиста-пөхтә, уңган хуҗабикә, игелекле кеше буларак беләбез.

 

Яшь чагыннан ук чибәр кызга Сукайның гына түгел, тирә-як авылларның да күп егетләре гашыйк була. Күршедә генә яшәгән Ильяс та Сарага күз төшереп йөри. Егет колхозда хисапчы булып эшли, ә кыз, мәктәпне тәмамлагач, Куйбышевның Безымянка районында штукатур-буяучыга укып чыгып, үз һөнәре буенча эшли башлый.

 

Шулай очрашып йөри торгач, Ильясның армиягә китәр вакыты җитә. Ә егетсез калган Сара артыннан йөрүчеләр тагын да күбәя. Шулай бервакыт кызны күрше Гали авылына Казахстаннан кайткан Нургали исемле чибәр бер егет белән таныштыралар. Сара аны беренче күрүдән үк ошата. Яшьләр арасында мәхәббәт уты кабынып, шулай көчле яна ки, алар хәтта ата-аналарына да әйтмичә, Куйбышев ЗАГСында язылышалар. Алдан белгерткән булсалар, Сара әти-әнисенең өйләнешергә рөхсәт итмәгәннәрен яхшы аңлый. Шуңа күрә дә ир һәм хатын булгач кына, Нургали энесе Әсгать белән Сукай авылына кызны сорарга бара. Ә Сараның берни дә сизмәгән әти-әнисе аңа ризалыкларын бирмиләр.

 

Шуннан егетләргә кызны сорарга икенче тапкыр барырга туры килә. Ул вакытта да үзләрен кире каккач, алар кызның әти-әнисенә дөресен сөйләп, ЗАГСта никах теркәү турындагы кәгазьне күрсәтәләр. Нишләсеннәр инде, риза булалар...

 

Шулай Сара безнең Гали авылына килен булып төшә, никах та укыталар. Гадәт буенча, кыз көянтәләрен асып, инешкә суга бара. Шунда ул ялгыш бәкегә төшеп китә.

 

Ярый әле бер абый күреп алды үземне, судан тартып чыгарды, – дип исенә төшерә яшьлегендәге ул вакыйганы Сара апа.

 

Галидә бераз яшәгәннән соң, яшьләр Казахстанга күчеп китәләр. Анда үзләре кирпеч сугып, өй салалар. Ә тиздән аларның уллары дөньяга килә, аңа Ильяс дип исем кушалар. Озак та үтми Нургалигә армия сафларында хезмәт итәргә чакыру килә. Ә Сара улы белән яңадан Гали авылына кайтып урнаша.

 

Ул вакытта күршесе, элек очрашып йөргән егете Ильяс та хезмәтен тутырып өенә кайткан була. Кызны күрү белән, егетнең хисләре яңара. «Улың белән бергә алам, миңа кияүгә чык», – дип ялвара ул. Тик Сара аңа ризалыгын бирми. «Юк, мин Нургалине көтәм», – дип кырт кисә.

 

Ә 3,5 ел үткәч, ире сөекле хатыны янына исән-сау әйләнеп кайта. Белемле, акыллы Нургалине тиздән авыл Советы рәисе итеп сайлап куялар. Сара штукатур-буяучы булып эшли. Сигез ел алар егетнең әти-әниләрендә яшиләр. Каенанасы Фәрхеҗан киленен үлеп ярата.

 

Пешергән ризыкларымны мактамыйча ашамас иде, мунчаны да бергә керә идек. Авырган чакларымда ул мине жәлләп, хәтта елый иде. Урыны җәннәттә булсын инде, – дип җылы сүзләр белән сагынып исенә төшерә Сара апа каенанасын.

 

Нургалине ике елга Тамбов шәһәренә партия мәктәбенә укырга җибәрделәр. Аерым яшәсәк тә, дүрт бала таптым, – дип көлеп сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем.

 

Укып кайткач, Нургали башта колхозда партоешма секретаре булып, аннан слесарь-сварщик булып эшли һәм лаеклы ялга чыга. Ул хатынына бервакытта да ямьсез сүз әйтмәгән, кайда барса да, аны мактап кына сөйли торган булган.

 

...Менә бит язмыш дигәннәре: Сара апаның икенче кызы Лилия әнисе яшь чакта очрашып йөргән күрше Ильясның улына кияүгә чыга. Шулай итеп, Сараның беренче сөйгәне хәзер аңа кода була.

 

Шулай матур гына яшәп ятканда, 2000 елда аның ире Нургали якты дөньядан китеп бара.

 

Үлеме дә, үзе сыман, матур булды. «Лә иләһә иләллаһ», дип әйтте дә җан бирде. Битеннән сыйпап, рәхмәтләремне укып еладым, – дип исенә төшерә Сара апа.

 

Нишлисең бит, барысы да Аллаһы кулында. Хатынга ялгызы гына яшәргә өйрәнергә туры килә. Ярый әле миһербанлы балалары әниләренә ярдәм итеп торалар, еш кына үзләренә Похвистневога кунакка алып китәләр. Шундый вакытларның берсендә Сара апаның өендә янгын чыга. Түбәсез калган хатын моңа бик кайгыра, әлбәттә, һаман да шул балалары гына хуплап торалар үзен. Шулай ул әле бер кызында, әле икенчесендә (Ильясның улына кияүгә чыкканында) Свердловскида яши.

 

Ә бервакыт кодасы Ильясның хатыны, ягъни Сара апаның кодагые, үлүе турында хәбәр алалар алар, һәм барысы бергә Похвистневога мәет күмәргә кайталар. Шунда ук туганнары Сараны Ильяска димлиләр. Тик хатын ризалыгын бирми һәм балалары белән яңадан Свердловскига китеп бара. Ә инде икенче юлы туган ягына кайтканда Ильяс абый Сара апаны турыдан өенә алып китәргә теләп, аны поезддан ук каршы ала.

 

Учак та бит, сүнеп бетмәсә, әз генә җил иссә дә, яңадан кабынып китә. Сара апаның да йөрәгендә мәхәббәт сүнеп бетмәгән булгандыр, күрәсең, бу юлы инде ул риза була.

 

Жәлләдем үзен, балаларыбыз да бергә булуыбызны теләделәр. Менә алты ел бергә яшибез инде. Ильяс барлык эшләремдә булыша. Балаларыбыз белән кунакка йөрешәбез. Бүгенге көндә җиде оныгыбыз бар, – дип шатланып сөйли бүген Ильяс абый белән Похвистневода гомер итүче Сара апа.

 

Сукай авылында да йортлары бар икән. Җәйләрен шунда яшиләр алар. Бакча белән шөгыльләнәләр. Балалары да рәхәтләнеп ял итеп китә, ди.

 

Сукай – җиләккә, гөмбәгә бай як. Безгә башка төбәкләрдән дә бик күп халык йөри. Сине дә җәен җиләккә алып барырбыз әле, – дип күчтәнәчләр тоттырып, озатып калдылар мине Сара апа белән Ильяс абый.

 

Әйе, үзләре дә, тормышлары да матур бу кешеләрнең. Озын гомер узгач, яңадан кавышкан бу парны киләчәктә дә бәхет, шатлыклар гына көтсен иде.

 

Гали-Похвистнево-Гали.


Саимә МОРЗАХАНОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»