поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.05.2011 Могҗиза

Пәри башка, җен башка

Җен суккан, күз тигән, бозганнар, сихерләгәннәр... Тормыш булгач, безгә мондый сүзләрне еш ишетергә туры килә. Халыкта багучыга барма - башыңа бәлә алма дигән гыйбарә яши-яшәвен. Шулай да, янәшәбездә гомер итүче гадәти булмаган сәләткә ия кешеләр безнең игътибарны үзләренә нык җәлеп итә шул.

Лиана Борһанованы Әлки районының Базарлы Матак бистәсендә белмәгән кеше юктыр. Лиана - сырхауларга профессиональ табиблар да куялмаган диагнозларны куярга сәләтле кыз. Өч айлык сабыйдан алып сиксән ике яшьлек картларга чаклы ярдәм итә ул. Бу сәләт аңа унике яшендә килә. Хәер, бу хакта аның үзеннән сөйләтик әле.

 

- Лиана, Вольф Мессинг кебек кешеләр барлыгына син үзең ышанасыңмы соң?

 

- Әйе, вакыйгаларны алдан күрү сәләтенә ия булган кешеләр барына ышанам. Элегрәк мин үзем дә кешеләрне дәвалагач, авырып китә идем. Алар арасында төрлесе бар бит. Ярдәм сорап килгәннәре арасында көнләшеп килүчеләр дә юк түгел. Заманында мин үзем бик каты авырдым. Үзем дә дәвалаучыга барган идем. Аяксыз калган вакытта ул миңа Аллаһы ярдәме белән булышкан иде.

 

- Гайре табигый мондый сәләт аерым бер адәмнәргә ни өчен бирелә дип уйлыйсың?

 

- Бу Аллаһыдан килә торгандыр иде. Шәхсән мин үзем унике яшемнән үк янәшәмнән узып баручы кешенең дә чирләрен күрә ала идем.

 

- Тиз кинәттән ачылдымы бу сәләт?

 

- Мин катлаулы операция кичердем. Шифаханәләрдә ятып чыкканнан соң башланып ките инде ул хәлләр.

 

- Унике яшь - ул әле бала дигән сүз. Мондый сәләтең сине куркытмый да калмагандыр?

 

- Алай курыкканымны хәтерләмим. Беренче мәлләрдә әнигә дә әйтмичә тордым. Шулай беркөнне әти шофер таныклыгын югалткан. И җир бетереп эзли инде, таба гына алмый. Шул вакыт мин: «Әти, ул синең иске куртка кесәңдә», - дип әйтеп куйдым. Әти мин әйткән җирдән барып алды. «Кызым, каян беләсең син аны?», - ди. Мин исә: “Әби әйтә», - дидем (дәвалый торган әби әйтә, дим, ул әби миңа кешеләрне дә дәваларга куша, дим). Шул вакыт әтигә йөрәге авыртканы хакында да әйттем. Шуннан башланып китте инде. Рак авыруы белән дә килә башладылар. Беренче абый аеруча истә калган (ул үзебезнең район кешесе иде). Һәрвакыт миңа рәхмәтләрен җиткереп кенә тора.

 

- Кеше организмындагы чирләрне күрәм, дисең. Ничек итеп күрәсең инде син аны?

 

- Мәсәлән, йөрәк нык авырта икән, ул кап-кара булып күренә. Уртача авыру булса, мин аны сарырак итеп төсмерлим. Кешенең исемен белмәсәм дә нинди авырулар белән авырганын миңа “күрсәтәләр”.

 

- Синең янга кешеләр дә күп килә. Менә бу сәләтең синең шәхси тормышыңа комачауламыймы?

 

- Әлбәттә, комачаулый. Мин аны күп тапкырлар әбиләргә барып “алдыртмакчы” да булып йөрдем. 12 яшьтә башкалар белән уныйсы да килә иде. Хәзер менә 23 яшькә җиттем. Шул сәләт аркасында гына да өч мәртәбә хастаханәдә ятып чыктым. Әбиләр исә: “Моны сиңа Аллаһы Тәгалә биргән, бернәрсә дә эшләтеп булмый”, - диделәр.

 

- Лиана, ә син башка яшьләр кебек ял итәсеңме соң? Дискотекаларга йөрисеңме?

 

- Дискотекаларга барган юк.

 

- Син үзең өй кешесе булгангамы әллә сәләтең комачаулыймы?

 

- Сәләт комачаулый дип тә уйлыйм. Көн дәвамында кешеләр белән аралашып та арам. Әле авылга кайтып та ял итә алмыйм.

 

- Белүемчә, син медицина колледжы тәмамлагансың? Юкка гына түгелдер?

 

- Үзем өчен кирәк иде бу. Кешеләр килгәч, авыруларын әйтеп бирер өчен, медицина терминнарын белү өчен. Кечерәк вакытта төртеп кенә күрсәтә идем. Хәзер органнарның исемнәре белән әйтәм.

 

- Лиана, ә киләчәктә укуыңны дәвам итәргә уйламыйсыңмы?

 

- Медицина юнәлешендә алай тирәнтен укырга җыенмыйм. Экстрасенска барасым килә. Ләкин анда әни җибәрмәде...

 

- Лиана, ә дингә карашың ничек?

 

- Намазлар укыйсым килә. Укырга өйрәнергә мәчеткә барыргамы икән дип уйлап йөрим әле. Элегрәк мин укый да башлаган идем. Ничектер нәрсәдер тотып тора шикелле. Апам да намаз укый. Ападан карап үзем дә инша Алла укырмын, дип өметләнәм.

 

- Коръән белән кызыксынмыйсыңмы?

 

- Кызыксынам. Авылда яшәгәндә үзем язган догалар да бар. Мәчеткә алып барып күрсәткән идек. Анда безгә бу Коръән сүрәләре, дип әйттеләр. Аллаһыдан ничек сорарга кирәген өйрәткәннәр, дип аңлаттылар. Мин аны унике-унөч яшьләремдә язганмын.

 

- Туганнарың бу сәләтеңне ничек кабул итә?

 

- Авырый башласалар, минем янда инде алар. Кулымнан килгәнчә булышам. Алар үзләренең андый кешесе булганга шатланалар. Туган булмаган кешеләр дә: “Лиана тагын килик әле синең янга!”, – дип туганнарым сыман китеп баралар.

 

- Башлыча синең янга нинди чир белән күбрәк киләләр?

 

- Бүсердән интегүчеләр, умыртка сөяге бүсереннән.

 

- Бозымга күбрәк кемнәр дучар була? Дин эшлеклеләре намаз укымаган кешеләргә бозым зәхмәте тиз эләгә дип әйтәләр. Синең уйлавыңча, бозымны нинди кешеләргә җибәрәләр?

 

- Бозым теләсә кемгә эләгергә мөмкин дип саныйм. Намаз укыймы, укымыймы - аннан тормыйдыр. Бозымны шайтан кешеләр ясый торгандыр инде. Күрәзәчеләрнең дә төрлесе бар. Араларында бик үк чиста күңелле булмаганнары да очрый. Бозым ясап торучылар да бар. Минем шәхсән үземә дә берничә мәртәбә бозым җибәргәннәре бар. Тик шуны яхшы беләм: андый пычрак ниятле кешеләрне Аллаһы Тәгалә барыбер күрә, җәзасын да бирә. Хәзер, үзегез беләсез, әшәке замана китте. Аллаһы да барысына да түзәлми, күрәсең. Җир йөзенә афәтләр җибәрә башлады бит инде. 2012 елда дөнья бетә дип әйтәләр. Ул, әлбәттә, бетүен дә бетмәс. Ахырзаманда җир йөзенә күрәзәчеләрне күбрәк бирермен дигән. Кешеләргә ярдәм итсеннәр өчендер дип уйларга кирәк.

 

- Башка күрәзәчеләр белән элемтәдә торасыңмы?

 

- Минем очрашканым юк. Берәр нинди оешмалары булса, очрашып киңәшләшергә, тәҗрибә уртаклашырга әйбәт булыр иде үзе. Шәхсән минем наркоманиядән интегүчеләрне дәвалыйсым килгән иде.

 

- Лиана, син дә халык арасында яшисең. Кешеләр белән шыгрым тулган автобусларда да йөрергә туры килә. Андагы кешеләргә күз салгач, авырулары да күренә торгандыр бит?

 

- Мин кешеләргә карамаска тырышам. Караган вакытта минем үземнең башым авырта.

 

-Ә бу хәләттән ничек чыгасың?

 

- Юынып. Тәһарәт алгач кына нормаль халәткә киләм. Гадәттә, ишек төбенә укып су куям. Төрле кешеләр керә, төрле энергетика бар - шунда суга сеңеп калсын дим.

 

- Лиана, шәхсән үзеңнең гадәти чирләр белән авырганың булдымы?

 

- Минем йөрәк, уң аяк авырткан иде . Мин моны бозымннан күрдем, чөнки өйдә күп тапкыр инәләр тапканым булды.

 

- Тормышта нәрсәләр белән кызыксынасың?

 

- Мин сәйлән белән чәчәкләр чигәм. Аларны кешеләр дә бик теләп алып китә. Мин әле аларны укып (өшкереп) бирәм. Өйләрендә кадерләп саклыйлар аны. Кечкенәдән крючок белән бәйли дә идем.

 

- Хәзер яшьләр интернетка үз фотоларын урнаштыра башлады. Бу ниндидер бер модага кердеме соң? Бу күренешкә ничек карыйсың?

 

- Тискәре карыйм. Иптәш кызларыма да фотоларыгызны анда тезмәгез, дим. Хәзер инде яңа туган балаларның фотоларын да куя башладылар. Бу бер дә кирәкле гамәл дип санамыйм. Шәхсән үземнең фотоларны куйган юк, куярга уйламыйм да. Сүрәт аша да бозым җибәрү мөмкинлеген онытмасыннар иде. Саклану беркайчан да артык түгел!


Mөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 11.05.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»