|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2011 Мәгариф
"Мәктәп сугышлары"Укучылар арасындагы низагларны ничек көйләргә? Мин Сездән баламның язмышын хәл итүдә катнашуыгызны үтенәм. 23 апрель көнне табигать белеме дәресендә кызым Алия Хәсәнованы (балигъ булмау сәбәпле, кызларның исемнәре үзгәртелеп бирелә) классташы Лена Ситова кыйнаган. Көчле сугудан, кызымның маңгае җәрәхәтләнгән иде, борыныннан кан киткән. Хәтта эчке киемнәре дә канга буялып беткән иде. Укытучысы аның шундый хәлдә булуын күрсә дә, шәфкать туташын чакыртмаган. Югыйсә хастаханә дә якында гына бит. Бу хакта ул мәктәп директорына да җиткермәгән. Өстәвенә Алияне шул хәлдә берүзен өйгә кайтарып җибәргәннәр. Буа хастаханәсенең хирургия бүлегендә аңа, баш мие селкенгән, дип диагноз куйдылар.
Әгәр лицейда тәрбия эше буенча тиешле чаралар күрелмәсә, мондый очракларның азагы үтерү белән бетәргә мөмкин. Шуңа күрә махсус комиссия төзүне, баламны кыйнаган кызга психиатрия тикшерүе уздыруны, кызыма 5нче сыйныфны тәмамлап, башка мәктәпкә күчү мөмкинлеген сорыйм.
Хөрмәт белән, өч бала анасы Гөлнара Вәлиева
Бу уку елын без бик авыр кичердек
– Мондый хәлләр мәктәпкә икенче сыйныфка Лена килгәч башланды. Аңа кадәр сыйныфларын бик көчле укытучы Римма Зыятдинова җитәкләгән иде. Ул аларны күз уңында гына тотып, конфликтларга юл куймады. Әмма сыйныф җитәкчесе булудан туктагач, кызым өчен мәктәптә уку газапка әйләнде. Сыйныфташы Ленаның үчекләүләре җанына тиде. Кызымның хәтта мәктәпкә барырга теләге калмады. Аптырагач, мәктәп директорына барып, бу хәлгә ничек тә булса нокта куюны сорадым. Әмма бернәрсә дә үзгәрмәде. Бу уку елы безнең өчен бик авыр булды", – ди Гөлнара ханым.
Хәзер Алия мәктәпкә йөрми, аның медицина белешмәсе бар. Мәктәптә "4"ле һәм "5"ле билгеләренә генә укыган кыз хәтере начараюдан зарлана. Хатирәләрне яңарта башлый да, хәтерләмим, дип куя. "Лена сыйныфтагыларның барысын да миңа каршы котыртып бетерде. Мин анда кем белән аралашыйм?" – ди Алия үзен ялгыз хис итеп. Ә менә сыйныф җитәкчеләре турында, Римма апа кырыс, әмма гадел, ә Гөлгенә апа кырыс ук түгел, ди.
Икесе дә яхшы укый
Сыйныф җитәкчеләре Гөлгенә Кәбирова сүзләренә караганда, Алия дә, Лена да яхшы укыйлар. Лена турында ул: "Тәртипле, хорга йөри, "Созвездие–Йолдызлык" фестивалендә катнашты", – ди. Ә менә Алиянең матур җырлаганын әйтте. Бәйрәмнәрдә "Туган тел" җырын татарча һәм инглизчә дә башкара. "Алия ялгыз йөрергә ярата, кайвакыт укучыларга кычкырырга да мөмкин", – ди Гөлгенә Гарифҗановна. Әлеге хәлләрдән соң ул Римма Зыятдиновага мөрәҗәгать иткән. Элекке сыйныф җитәкчесе Алияне күзәтүен теркәгән үз язмалары белән уртаклашты. Анда: "Сәләтле бала, андыйларның һәркайсында дөньяга үзенчәлекле караш бар. Бик тырыш, тыныч, уйчан, аралашырга яратучан, җавапларны төптән уйлап әйтә, сөйләм теле үзенчәлекле, сыйфатлар куллануы белән аерылып тора, димәк, ул образлы уйлый. Әмма үзенең көйсезлекләре дә бар, без моны гафу итәбез", – диелгән.
Тәнәфес вакытында булган хәл
Алия һәм аның әнисе сугышуны дәрес вакытында булган дип белдерсә, директор, укытучылар, бишенче сыйныф укучылары да моны инкарь итә. "Шимбә көнне өмә булгач, бишенчеләргә өстәмә табигать белеме дәресе билгеләнде. Тәнәфестә булган хәл бу", – ди лицей директоры Ранис Әхмәтов. Химия һәм табигать белеме фәннәре укытучысы Валентина Бакунина бу хәлгә түбәндәгечә аңлатма бирә. "Балаларны каршы алып, класска кертеп утырттым. Алар миңа, без бит дәрес буласын белмәдек, диделәр. "Борчылмагыз, мин кәгазьләр таратачакмын, тирә-юньне саклау буенча проект-плакатлар ясаячакбыз", – дип журнал һәм кәгазьләр алып килергә киттем. Звонок шалтырау белән класска кергәч, миңа Алиянең Лена белән сугышканын әйттеләр. Чыннан да, Алия шкаф янында бармагы белән ике каш арасын тотып тора иде. Мин аны бер кыз белән юынырга җибәрдем. Артыннан төшеп, аңа дәрескә керергә куштым. Ләкин ул өенә кайтырга сорады, мин риза булдым".
25 апрель көнне лицейга Ленаның әтисе Александр килеп, милициягә чакыруларын, Алиянең хастаханәгә эләгүен әйтә. Укытучылар да, Ситовлар да кызның баш мие селкенүе белән килешми. Хастаханәдә бирелгән документта кызның, чыннан да, баш мие селкенүе ачык күренә.
Шулай булса да, суд-медэкспертиза кәгазьләре хастаханә документларына бераз каршы килә. Юрист Роберт Туктаров аңлатуынча, бу вакыйга бары тик судта хәл ителә. Суд эше башланса, җавап бирүче (ответчик) лицей булачак. Тикшерү органнары укытучыларның үз вазыйфаларын үтәү-үтәмәвенә тиешле бәя бирәчәк. Алиягә китерелгән әхлакый һәм бүтән зыянны каплау бурычы лицейга йөкләнәчәк. Билгеле ки, балигъ булмаган балаларны бары 14 яшьтән соң гына җинаять җаваплылыгына тарту каралган. Әмма еш тәртип бозучы баланы суд карары нигезендә махсус укыту-тәрбия учреждениесенә җибәрү дә мөмкин.
Кызлар бер-берсен "ул миңа фәлән дип әйтте" дип үчекләшүдә гаепли. Мәктәптә генә түгел, аларның каршылыклары виртуаль интернет киңлекләрендә дә урын алган икән. Сугышырга менә шул үчекләшү сәбәп булган да инде. "Иртән ул мине үчекләде. Дүртенче дәрестә мин "бег..." дип әйтә генә башлаган идем, ул минем муеныма ябышты. Стенага китереп терәде, күлмәгемнең берничә төймәсе чишелде, эчемә типте. Кулыма тоткан телефоным белән, саклану чарасы буларак, маңгаена сугарга мәҗбүр булдым", – дип искә төшерә әлеге хәлләрне Лена. Алия исә, ул мине үчекләгәч, аңа үземне мыскыл итәргә рөхсәт итмәдем, ди. Берсе үчекләгәндә, икенчесе тыелып кала алмау, ничек тә булса җавап кайтару теләге менә шундый хәлне китереп чыгарган да инде. "Шулкадәр кан чыгарлык итеп кыйныйлармыни инде", – ди Гөлнара Вәлиева, кызының мәктәп киемнәрен күрсәтеп. Ә менә Ленаның әнисе Лилия Ситова: "Беренче булып Алия башлаган, – дигән фикердә. – Ул аның эченә типкән. Лена монда сакланган гына. Класстагылар барысын да күреп торган. Бу очракта беренче булып милициягә мин хәбәр итәргә тиеш идем әле", – ди ул. Ул Алиянең Ленага "Вконтакте" интернет-сәхифәсендә сүгенү сүзе белән язылган хатларын укып күрсәтте. Алия исә өендә: "Менә миңа Лена нәрсә язган", – дип сыйныфташыннан килгән җавапларны сузды.
Тәрбия көчәйтеләчәкме?
Әлеге сорауга лицей җитәкчелегеннән төгәл генә "әйе" дигән сүзне ишетмәдем. Укытучылар, тәрбиягә игътибар аз бирелә, дигән фикер белән килешми. "Тәрбия чаралары бик еш уздырыла. Балалар белән эшләүче инспекторларны да еш чакырабыз. Соңгы 5 елда милициядә исәпкә куелучы укучылар юк", – ди лицейның тәрбия эшләре буенча урынбасары Резидә Алиуллова. Ә менә Гөлнара ханым, тәрбия мәсьәләсе көчәйтелмәсә, судка кадәр барачагын әйтә. "Бүген минем баланы кыйнап кайтаралар, ә иртәгә нәрсә булыр? Аны кабергә саласы килми", – ди ул.
Редакциягә хат язган ананың теге өч таләбе ничек хәл ителер соң? Директор сүзләренә караганда, психиатрия тикшеренүләрен үткәрү алар вазыйфасына керми. Тәрбия эшләре куелышын ул да түбән дип санамый. "Гөлнара Вәлиева, мәктәпкә килеп, кызының проблемасын сөйләгәч, Лена һәм Алия белән сөйләшүләр үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе аларның дуслашуын белдерде", – ди директор. Ә менә башка мәктәпкә күчү, әлбәттә, мөмкин.
Тик башка мәктәпкә китеп кенә проблеманы хәл итеп булмый, минемчә. Анда да шундый күренеш кабатланмас дип кем әйтә ала? Шуңа күрә конфликтлы балаларны күреп, алар белән эшләргә кирәк. Мәктәп, әти-әни бердәм булганда гына, әлеге мәсьәләләрне җиңеп буладыр. Бу очракта сугышу очрагы урам да, өй дә түгел, димәк, лицейда килеп чыккан хәлгә лицей педагоглары да гаепле. Балаң мәктәптән канга буялып кайта икән, бу нормаль күренешме? Балага төп тәрбияне ата-ана бирергә бурычлы булса да, укытучыларда да җаваплылык зур.
Альбина Нацибуллина, мәктәп психологы: – Бәхәсләр күбрәк лидерлар арасында килеп чыга. Әлеге кызлар белән әңгәмәләр үткәрергә, әгәр мөмкинлек булса, тренинг уздыру мөһим. Бәхәснең нәрсәдән башлануын, кызларның нинди хисләр кичергәнен ачыклап, аларга ярдәм итү зарур. Сыйныф җитәкчесе үчекләшү турында махсус класс сәгате уздыра ала. Ата-аналар балаларның бер-берсенә булган тискәре хисләрен көчәйтүгә юл куймасын. Аларның алга таба да бергә укыйсылары бар. Бүген күп кенә мәктәпләрдә "Килешү хезмәте" эшли. Анда укучылар, укытучылар һәм психолог үз-үзеңне ничек тотарга, аралашырга, бәхәсне ничек көйләргә өйрәтә. Бәхәс тугач, кызлар берничә киңәшне истә тотсыннар:
*Бәхәстә җиңүчеләр булмый, килешүгә беренче адымны ясарга курыкма.
*Үзеңне көндәшең урынына куеп кара.
*Риза булмаган хәлне җентекләп тикшер, объектив бул.
*Әлеге ситуациягә карата үз хисләреңне белдер.
*Әңгәмәдәшеңне бүлдермичә тыңларга өйрән.
*Хисләреңне, сөйләмеңне контрольдә тот.
Рамил Юныс, "Кол Шәриф" мәчете имамы:
– Коръәннең "Хуҗурат" сүрәсендәге 11нче аятендә: "Әй, бәндәләр, бер-берегезне гаепләмәгез, кушамат такмагыз! Кыерсытылган кеше хәерлерәк тә булырга мөмкин", – диелгән. Соңгы вакытта ата-ана үз баласын фәрештә урынына күрә башлады бит. Янәсе, аның баласыннан яхшырак кеше юк, ә башкалар, әйтик, "2"ле куючы укытучылар начар. Минем балаларның да мәктәптән үпкәләп кайткан чаклары булгалады. Сәбәбен ачыкларга бардым. Бала гаепле икән, аңа үз гаебен танырга өйрәтергә кирәк. Кечкенә чакта урамда малайлар белән үпкәләшкәч, әнинең: "Үзеңнең проблемаларыңны үзең чишәргә өйрән", – дигән сүзе күңелгә кереп калды. Сиңа ярдәм итүче кеше булмагач, конфликтны тудырасы да килми. Әгәр ата-ана баласының хатасын танымый һәм аңа ярдәм итми икән, киләчәктә ул аның өчен бәлагә әйләнергә мөмкин.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|