поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.05.2011 Мәдәният

Галиәсгар Камалның музей-фатиры булырмы?

Нариманов урамында 48 нче йорт бар. Ишегендә ат башы зурлыгында йозак эленеп тора. Йортны тышлаган такталар буялмаган, калай белән ябылган түбә дә сокланырлык түгел. Тәрәзәләр дә, рамнар да ремонтлауга мохтаҗ. Бу ике катлы йорт шәһәрнең үзәгендә үк урнашкан. Биредә озак еллар буе халкыбызның классик драматургы Галиәсгар Камал яшәгән.

Җимерелергә торган йортның урам ягына драматургка багышланган ике мемориаль такта кадакланган. Татар театрына нигез салучының бер портреты базардан Нариманов урамына очкан чүп өемнәренә карап тора.

 

Нариманов урамындагы Г.Камал йорты кайчанга кадәр ярымҗимерек хәлдә булыр? «Болгар кунакханәсе» фаҗигасе кабатланмасмы? Җәмәгатьчелек бөтен көчен куеп, Галиәсгар Камалның музей-фатирын булдыру өчен тырышмаса, шулай булыр да, мөгаен. Югыйсә бу мәсьәләне хәл итәргә тиешле рәсми оешмалар да бар. Беренчесе – Татарстан Мәдәният министрлыгы, икенчесе – Казан шәһәре мэриясе, җәмәгать оешмаларыннан исә Театр әһелләре берлеген атарга кирәктер. Бу мәсьәләне хәл итүгә Вахитов районы хакимияте дә үз өлешен кертергә тиештер.

 

Шул ук вакытта Татарстанда бай эшмәкәрләр дә күп, алар да хәл кадәрле үз өлешләрен кертә алырлар иде. Шунысы да хак: халкының мәдәни мирасын хөрмәт итмәгән милләт беркайчан да бәхетле була алмый!

 

Үрнәк алырлык мисаллар да юк түгел. Революциягә кадәр милләтнең хәлле кешеләре мәчет һәм мәдрәсәләр төзегәннәр, аларны үз акчаларына тотып шәкертләрне туендырганнар, газета-журналлар ачканнар, китап нәшриятларын аякка бастырганнар.

 

Әлбәттә, Казанда 300 дән артык әдипне берләштергән Язучылар берлеге дә бар. Ул да Галиәсгар Камалның музей-фатирын торгызуга өлешен кертә алыр иде. Ниһаять, Казанда Г.Камал исемендәге театр алдында драматургка һәйкәл куелса, нур өстенә нур булыр иде!

 

Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтик: бүгенге көндә Татарстан Республикасын торгызуга зур көч куйган Мирсәет Солтангалиевкә, классик язучыларыбыз Галимҗан Ибраһимов, Фатыйх Әмирхан, Мәҗит Гафури, Сәгыйть Рәмиев һәм Дәрдмәндкә дә кичекмәстән һәйкәл куелырга тиешлеге бәхәссез.

 

Г.Камалның шәхесенә, иҗади мирасына мөрәҗәгать итсәк, без аның, һичшиксез, яңартылган музый-фатиры булырга тиешлеген аңларбыз. Революциягә кадәр ул «Госмания» һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә белем ала. 1905 елда ул халык арасында абруй казанган «Казан мөхбире»ндә актив языша, «Дөнья» исемле үз газетасын чыгарырга уйлый, «Азат» исемле газетаны оештыра.

 

Г.Камалның күпләргә билгеле булмаган сәләте – рәсем, графикага омтылышы да булган, «Яшен» журналында ул ясаган рәсемнәр әледән-әле урын алып килгән.

 

Г.Камалның игътибарга лаеклы зур эшчәнлеге турында да әйтеп китик: ул милли театрыбызны, аның репертуарын булдыруга зур көч куя. 1906 елның 22 декабрендә Г.Камалның «Бәхетсез егет» исемле пьесасы сәхнәдә куела. Хәтта афишаларны да автор үзе яза. Кыскасы, драматик әсәр тамашачының күңелен яулап ала. Иҗатының башлангыч чорында ук Г.Камал җәмгыятьтәге социаль-мәсьәләләргә зур урын бирә. Г.Камалның сатира һәм юморга осталыгы булуын да билгеләп үтми мөмкин түгел, үз пьесаларында ул истә калырлык сатирик типларны тудыруга да ирешә.

 

1907 елда Г.Камал «Беренче театр» исемле ярымреаль, ярымсатирик характердагы пьесасын яза, бу әсәр 1908 елда аерым китап булып басылып чыга. Әсәр бүген дә әһәмиятен югалтмаган, телевидение аша даими рәвештә тапшырылып килә. Ул егерменче гасыр башындагы татар тормышының үзенчәлекле якларын ачып бирүе белән кадерле.

 

Бөек Тукай Г.Камалны «татар Островские» дип атады, аның бәясе дөрес иде. Г.Камал бер үк вакытта җәмәгатьчелекнең игътибарын сәләтле шагыйрь буларак та җәлеп иткән. «Татар поэзиясе антологиясе»ндә аның шигырьләре рус һәм татар телләрендә басылып чыккан.

Г.Камал дөнья драматургиясен туган телдә пропагандалауга зур урын биргән, ул А.Островскийның «Гроза», Н.Гогольнең «Ревизор», М.Горькийның «На дне», Ж.Мольерның «Саран» («Скупой»), Р. Тагорның «Һиндстан кызы», Намиг Кемальнең «Бәхетсез бала» әсәрләрен тәрҗемә иткән язучы.

 

Г.Камал игътибарны җәлеп иткән актуаль тәнкыйть мәкаләләренең авторы буларак та абруй казанган. Ул балалар әдәбиятын үстерүгә дә күп көч куйган шәхес.

 

Г. Камал үзенең «Яңа китаплар» исемле мәкаләсендә Габдулла Тукайның «Алтын әтәч» әсәренә югары бәя биргән. Аны: «Ул балалар өчен язылган иң яхшы әсәр», – дип атаган. Г. Камал «Яңа әсәрләр» исемле мәкаләсендә балалар өчен язылган әсәрләрнең эстетик яктан үсүен сөенеп билгеләп үтә, аларның сәнгатьчә эшләнешенә туктала.

 

Г.Камалның тырышлыгы белән аякка баскан татар драма театры бүген аның исемен йөртә, илнең иң абруйлы милли театрларыннан санала. Драматург 1933 елның 16 июнендә 54 яшендә вафат була. Бер нәрсә ачык: Г.Камал бөтен иҗатын туган халкының эстетик зәвыгын үстерүгә багышлады һәм аны алдынгы дөнья әдәбияты белән бер рәткә куяр өчен тырышты. Милләтенә армый-талмый хезмәт иткән классик драматург Г.Камал, һичшиксез, озак еллар буе үзе яшәгән Нариманов урамындагы 48 нче йортта музей-фатиры ачылуга лаек.


Әмир МӘХМҮДОВ, филология фәннәре докторы
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»