|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2011 Мәдәният
Матбугат очрашуына чакырабызХөрмәтле журналистлар! Сезне 20 майда сәгать 11.00 да Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече залында узачак матбугат очрашуына чакырабыз. Очрашу Төрки халыкларның X “Нәүрүз” халыкара театр фестиваленә багышланган. Катнашалар:
- Шамил Закиров – Татарстанның һәм Россиянең Атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры, Фестивальнең директоры;
- Фәрит Бикчәнтәев – Татарстанның һәм Россиянең Атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры, Фестивальнең сәнгать җитәкчесе;
- Нияз Игъламов – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлек җитәкчесе, Фестивальнең тәнкыйтьчеләр коллегиясе җитәкчесе.
Катнашучылар “Нәүрүз”нең тулы программасын тәкъдим итәчәк һәм Фестивальгә чакырылган абруйлы кунаклар иҗаты белән таныштырачак.
|
Иң күп укылган
|