поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.05.2011 Ир белән хатын

Ирләр – ат, хатыннар җайдак

Hаполеон: “Килдем, күрдем, җиңдем”, – дигән. Мин дә килдем. Дөресрәге, электр-монтажлау идарәбез участогын күчерделәр бу бистәгә. Күрүен дә күрдем... һәм шуның белән шул... Кая ди ул җиңү – янына барып сүз кушарга да йөрәк җитми. Туташ артык чибәр һәм утлы карашын сиңа төбәсә, баскан урыныңда көл генә өелеп калышлы... Җирле хезмәттәш дуслар хәлне аңлый. Рамил дигәне: “Нәрсәгә кирәк соң ул сиңа, кире бит ул, минем дә кайтып караган булды артыннан, борынын артык югары чөя”, – ди.

Мөнәвир атлысы, инде гаиләле дә булгангадыр, салмаграк кылана һәм вәзгыятьне болайрак тасвирлый:

 

– Эшкә бирелеп китеп йөрисең-йөрисең дә, бер мәл тормыш китереп кыса, авыр була башлый. Тукта, нигә бу кадәр авыр соң әле миңа дисең һәм төшенәсең: хатының муеныңа менеп атланган икән. Шуннан: “Ах, анаңны!” – дип сыпырып төшерәсең моны. Ул мышык-мышык килгән була, жәлләтергә азаплана. Аннары күпмедер ара песи сыман мыштым гына сырпаланып йөри. Һәм син уяулыкны югалтасың. Язмышның каяндыр бүтән яктан да китереп оруыннан сискәнеп, айнып китсәң, тагын шул хәл: хатының янә муеныңа атланган да, сине каулапмы каулый ...Ирләр – ат, хатыннар – җайдак, энекәш. Әгәр Фәридәгә өйләнә калсаң, ул сине яндырганчы чаптырачак!..

 

Фәридә артыннан каерылып карап калучылар бер без генә түгел. Мөнәвир, хәлемне җиңеләйтергә теләп, “нәзакәтьле” киңәш бирә: “Бәлки сиңа аның бәдрәфтә интегеп утырганын күз алдыңа китереп караргадыр? Гайрәтең чиксен өчен?..”

 

Мөнәвирнең киңәшләре бетмәгән икән әле, ул тасма телләнүен дәвам итә: “Романнарда, әкиятләрдә бер-берсе белән кавыша алмаган ярлар упкынга ташлана. Имеш , бергә булмасалар, яшәүдән мәгънә юк. Ә шулар кавышса, иманым камил, көннәрдән бер көнне болар бер-берсен үтерер дәрәҗәгә җитәчәк... Каяндыр укыдым, ир-атны үзе яратмаган теләсә кайсы хатын-кыз бәхетле итә ала!”

 

Дания атлы янә бер хәтәр чибәркәй бар бистәбездә. Зифа буена, нәзек биленә, җилкәсенә таралып торган карга канатыдай зәңгәрсу-кара чәчләренә, бераз тонык аксыл йөзенә һәм шул хисапка артык якты күренгән күзләренә шаккатып, кырыңнан узганда дөньяңны онытып катып калсаң, җиле белән аягыңнан егасын көт тә тор... Анысы минем Җәмил атлы дус белән очраша булып чыкты. Мәдәният йортында, егетләр белән кул көрәштергәндә танышып киттек аның белән. Каты малай икән, уң кулны да аударды, сулын да... Данияне кулдан ычкындырмас өчен кул нык кирәк, ди. Егетенең дусты булгангамы, Дания миңа да якты чырайлы, кичке танцы вакытында бергә биергә чыккач: “Можно вас кругом держать?” – дигән булып, беләкләрен җилкәмә салды. Сүзсез генә биегәндә хәтәр генә елмайгалап та ала. Минем дә авыз ерыла, әлбәттә. Ә ул, ясалма көрсенеп:

 

– Сез көләсез, миңа карыйсыз да... – дип куя һәм янә күзләремә текәлә.

 

Такташның бу шигырь юлының “ә мин тиле, кочакларга әзер үзеңне” дип тәмамланганын кем белми. Дания мин фәкыйрьгә үзенчәлекле тест уздыра, әлбәттә. Кызның карашларыннан ток ургый, тик ул гәүдәм аша, йөрәккә сугылып тормый гына җиргә саркый бугай.

 

Даниянең Җәмилне эзләгән булып, таныш түгел ниндидер егет ияртеп фатирыма сугылып чыкканы бар... Ә бер кич урамда ялгызы гына очрады да, өенә кадәр озатуымны үтенде. Кайттык, сөйләшә-сөйләшә. Ишегаллары чирәмле икән, урамдагы багана башындагы электр уты шәп яктырта, өстәвенә күктә тулган ай да чыккан.

 

– Фәридә белән эш пешәме соң? – дип кызыксына Дания. Үзенең аны өнәп җиткермәвен дә әйтеп куя. Без ни өчендер бер-беребезгә кирәгеннән артык якын торабыз бугай. Җитмәсә ул минем күлмәкне төзәтеп куюны кирәк дип таба...Туган көнгә үзе тегеп бүләк иткән күлмәкне... Шулвакыт сыкранып кына капка ачыла да, Җәмил дус пәйда була һәм:

 

– Менә син кайда икән,ә мин сине фатирыңнан эзләп йөрим – дип, җилкәмә йодрыгы белән кундыра.

 

– Үзең кайда идең соң бу арада ? – дим һәм, үз чиратымда, аның җилкәсенә тамызгандай итәм.

 

– Үзеңнән озын кыз белән кайтканыңны күреп, артыңнан шаркылдап көлеп калмадылармы? – ди бу, алтын тешләрен елтыратып.

 

– Сантиметр буйда мөһим түгел , – дип, сүзгә катыша Дания.

 

Җәмил – җемелдәп торган буйчан егет солтаны, әлбәттә, чем-кара мыегы гына ни тора. Ә мин –Ксаргылт чәчле һәм башак кашлы тупырсыграк бер нәрсә. Аерма минем файдага түгел, нигә дип шулкадәр дулкынланадыр...

 

Сизәм, йодрыкларын эшкә җигәргә моңа дуслыгыбыз комачау итә, җен ачуы чыкканын сиздермәскә тырышып, көчәнеп елмая, ә күзләрендә иман нурының әсәре дә юк. Шаярышкан сыман этешкәли-төртешкәли торгач, үзеннән үзе, гадел, аяк чалусыз саф татар көрәшенә керешеп китәбез. Күз кырыем белән тотып алам, Дания бик тыныч, ихластан кызыксынып, сынашуыбызны күзәтә. Әйтерсең, шушы алыш язмышыбызны хәл итәчәк һәм җиңүче –шаһзадә, хан кызына лаек булачак... Сары кешенең тире чыкканчы, кара кешенең җаны чыга диләрме әле.... Җәмил, җене белән йолкыта-йолкыта суырып алып, мине җиргә сузып салмакчы.. Еш-еш сулый дус, ачуы бугазыннан буа бугай ... Тик көрәшнең үз кануннары, анда салкын канлылык бик мөһим, көндәшеңнең көчен үзенә каршы куллану алымнары да шактый. Һәм мин дускайның ярсулы бер омтылышы вакытында күкрәк астына атылып керәм дә, ул үзеннән-үзе өскә чөелә. Һәм Җәмил дус, лыркылдап, аркасы белән чуер ташлы сукмакка барып төшә...

 

Шуннан соң Җәмил белән аралар суынды. Җәй, җәйдән соң көз узды – ни үзе, ни Даниясе күзгә-башка чалынмый. Әмма якты бер кышкы кичтә мәдәният йорты каршында янә Дания очрады. Мин инде баш кагып сәлам биреп узып кына китмәкче идем дә, булмады.

 

– Бүген үзешчәннәр концерты бара. Әйдә, кереп карыйбыз. Мин бер кергән идем дә, ялгыз каз шикелле утырасым килмичә кире чыгып киттем, – ди сылу туташ.

 

– Җәмилең кайда соң? – дип кызыксынам.

 

– Син белмисеңмени, ул Казанда, укуда ич... Ә теге көнне миңа көтелмәгән тикшерү ясарга дип махсус кайткан булган. Курыкма, синең гөнаһсыз икәнне аңлаттым мин аңа, баҗаң ул түгел дип тынычландырдым.

 

– Концерт кайгысы юк иде бит, әле... Урыннар да калмагандыр?.. Кесәгә акча да тыкмадым шикелле, – дим, ык-мык килеп.

 

– Керү бушлай, ә зал яртылаш буш анда. Аннары синең Фәридәң дә шунда бүселеп утыра. Әйдә, керәбез дә, алдындагы рәткә утырабыз... Бәлки, синең барлыкны шулай төшендерү файдага китәр?

 

Тамаша залына кердек һәм Фәридә утырган рәтне узып, алгарак урнаштык.

 

Концерт тек концерт, сузып-сузып җырлый, ут чыгарып бии, хисләргә чумып шигырь сөйли авыл яшьләре... Дания исә, яртылаш борылып, күз кырые белән генә Фәридәне “капшый”. Фәридә ялгыз түгел икән, янында ике иптәш кызы бар...Ул, бичаралар, моның янәшәсендә бөтенләй мескеннәр... Дания минем күлмәк якасын төзәткәләп куюны кирәк дип таба... Ә бер мәл аркам ялкынлы караш басымын тоя башламасмы!.. Шулвакыт Дания, иреннәрен колагыма тидерә язып: “Ә хәзер җитәкләшеп чыгып китәбез”, – ди...

 

Сәхнәдә җырчы борынын да кушып тырыша-тырыша моңлана торсын, ә без караңгы залдан, иелә төшеп, җитәкләшкән хәлдә чыгу ягына юнәләбез. Алай да Фәридә рәте яныннан узганда , чыгып торган кадакка абынып микән, сөрлегеп куям... Күңелдә Фәридә чалмады микән аякны дигән тычкан уты кадәрле генә өмет тә кабынып ала...

 

Шактый күрекле кыз җитәкләве Фәридә туташта мин фәкыйрьгә карата печтеки генә кызыксыну хисе уятты булса кирәк, очраганда исәнләшә, бер-ике җөмлә булса да сүз алышкалый башладык... Әмма ләкин вакыт уза, ә минем хәлләр һаман әкияттәгечә: “Ай китәм, ел китәм, энә буе җир үтәм...” Шунысы шәп, эшем мәшәкатьле, шимбә, якшәмбе дип тә торышлы түгел, сагышка батып саргаерга ара юк. Ә бер көнне, һич көтмәгәндә, калага, оешмабыз буйсынган идарәгә чакыртып алып, бүтән төбәккә күчәргә кодаладылар. Фәридәләр бистәсендәге эшебез төгәлләнүгә йөз тоту сәбәпле, биредә оешма кечерәйтелә, штат кыскара, хезмәт хаклары курачлана төшә, имеш. Ә тегендә фатир мәсьәләсе дә хәл ителгән, йөреп торырга иске булса да җиңел машина биреп куймагайлары... Өйләнәсе егеткә һәммәсе дә мөһим, ярдәм итәргә атлыгып торучы барлыклы туганнар янәшәмдә шәйләнми, ничек дип әйтәләр әле, үксез бала үз кендеген үзе кисә, диләрме?..

 

Дус егетләр белән китү вакыйгасын билгеләп үтәргә булдык. Синең блат бар дип, Рамилне кибеткә йөгерттек.

 

Кибеттә, туганрак тиешле сатучы сеңелкәшеннән затлырак аракы, ә кабымлыкка дефицит консервылар таптыра башлагач, шундагы өлкән сатучы ханым түзмәгән:

 

– Ни хөрмәткә бу кадәр әйбер җыясың? – дип кызыксынган.

 

Беренче апрель көнне: “Сөйгән кызыңны урлап киткәннәр, участковый килеп сораштырды, синнән шикләнә, өйләндең штүли?” – дип, Рамилнең котын алган бар иде, шуны исенә төшереп микән, бу явыз:

 

– Зәет өйләнә, шуны юа тору хөрмәтенә болар, – дип сылаган.

 

– Кемгә?

 

– Фәридәгә.

 

– Теге ут янып торган Фәридәгәме? Шул матурлыгы белән, шул Зәеткәме?

 

– Зәеткә ни булган? Укыган. Менә дигән эштә. Афтариты бар. Инде яңа, җаваплырак эшкә күтәрәләр, фатир ягы да хәл ителгән. Бер -ике атна тапшырасыларын тапшыра да, ай күрә кояш ала аны моннан. Ә сезнең Фәридәгезнең тәти чырае, калку түше, таза ботларыннан кала ние бар? Зәет әрәм әле аңа!

 

Минем “өйләнүем” турындагы хәбәр тиз таралган. Банкта ниндидер вазифадагы шәп гәүдәле ыспай бер егет яннан узып барышлый, җилкәмә орынып, тирән сыкранулы рәнҗү белән:

 

– Ай-яй, яшертен-астыртын кеше икән син, – дип китеп барды.

 

Дания очраган иде. Ул да, серле караш ташлап, тырышыбрак елмаеп:

 

– Котлыйм! – дип узды...

 

Котлаучылар күпкә киткәч, эшнең асылы, ниһаять, миңа да аңлашылды.

 

– Бер генә кешегә әйткән идем, – дип авыз ера Рамил.

 

Әмма мин аның әкиятен беркем алдында да бер тапкыр да ялганга чыгармадым. Ә кем белә әле азагын, татар юрап китерә диләр түгелме?..

 

Яран гөлле тәрәзәле йорттагы танышларыма саубуллашу сылтавы белән килгәч, бәхеткә, Фәридә белән маңгайга маңгай бәрелешә яздык. Ул каядыр ашыга иде шикелле, мин, бар ихтыярымны учыма җыеп дигәндәй, сүз кушасы иттем :

 

– Безнең хактагы яңалыкны ишеттеңме әле?

 

– Ишеттем, ишеттем...

 

– Егылып китмәдеңме?

 

– Юк, көлдем генә...

 

...Яңа урынга тиз күнегелде. Эш биредә дә тәгәри. Кешене хезмәт матурлый дигәннәре хак микән соң, һәркайда гел ягымлы, итагатьле мөнәсәбәт күрсәтүләренә тәмам аптыраган.

 

– Ахмак кешегә бердәнбер юл – тырышып эшләү, – ди торган иде Мөнәвир дус заманында. Күрәсең, мин шул юлны сайлаганмын.

 

Тиң тиңе белән, иске чикмән җиңе белән диләрме, гаилә корырга сәбәп чыкты. Ул кыз сметачы булып эшләгән идарәдә монтаж эшләре башкарган идек һәм еш кына аның белән бәхәскә керергә туры килгәләде. Әлбәттә инде, мин эшебез бәһасен һәм күләмен күпертү ягында, ә ул кисүне кайгырта... Шул оешма белән исәп-хисап өзелгәннән соң ике ай чамасы узды микән, үзәк урамда кара-каршы киләбез без моның белән. Әллә нишләп аңа таба йөгерәсем килеп китте... Бу да кызулый башлады шикелле. Кара-каршы бәрелә язып, шып тукталып калдык. Чүттән генә кочаклашмадык бугай... һәрхәлдә миндә андый талпыну булды. Миңа калса, ул да минем тарафка авышкандай итеп алды...

 

Күптән түгел, эш белән Казанга килгәч, Мөнәвирне очраттым. Ресторанга кереп тегене-моны сөйләшеп утырдык. Дания белән Җәмил хакында сораштым. Алар кавышмаган икән, бер-берсеннән суынышканнар, имеш. Инде һәркайсының үз гаиләсе, үз кайгысы һәм мәшәкатьләре...

 

– Хатыныңны инженер дидеңме әле? Димәк, проектның ни икәнен белә? – дип төпченде Мөнәвир.

 

– Энәсеннән җебенәчә! – дидем мин, горурланып.

 

– Аның проекты белән яшисездер бит?

 

Көтелмәгән сораудан, төкерегемә тончыгып, йөткерә башлыйм. Дускай аркага шапылдатып сукклап ала. Аннары, бер күзен кыса төшеп, мине баштан-аяк күздән кичерә һәм, җиңелчә генә көлемсерәп:

 

“Фәридә хакында кызыксынмыйсыңмыни?” – дип куя... Бераз гына сабыр иткәннән соң, миннән тавыш-өн чыкмаячагына инангач:

 

– Ә бит аның, күргәнең юкмы дип, бер-ике тапкыр сине сораштырганы булды, – дип өсти...


Зәет МИРЗАНУРОВ
Татарстан яшьләре
№ 59 | 14.05.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»