|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2011 Медицина
Авылча авыруТиздән илнең сәламәтлек саклау өлкәсе янә үзгәрешләр кичерәчәк. 2013 елда бу өлкәдә башланачак реформа “Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында”гы закон проектында тәфсилләп язылып, шушы көннәрдә Дәүләт Думасына кертелгән. Узган елда ук эшләнә башлаган закон проекты, алдагы программа һәм законнардан аермалы буларак, беренче мәртәбә, медицина оешмаларын медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатына һәм күләменә карап турыдан-туры финанслауны күздә тота. Чөнки моңарчы аларга акча төрле инстанцияләр аша килде һәм шактый өлеше кайдадыр “утырып” калды. Нәтиҗәдә поликлиника, хастаханәләрнең күбесе хан заманыннан бирле ремонт күрмәгән, җиһазлар, аппаратуралар иске, даруларны үзең белән алып киләсе, операция кичерсәң, хирургка да, шәфкать туташларына да түлисе, кайбер төр тикшеренүләрне башка хастаханәгә барып үтәсе булды. Яңа закон гамәлгә кергәч, имеш, бар да үзгәрәчәк.
Яңа проектның иң төп яңалыгы: системага сәламәтлек саклау стандартлары кертмәкчеләр. Алар меңнән артык булыр дип фаразлана. РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры урынбасары В.Скворцова аңлатуынча, бу кешегә медицина ярдәме күрсәтүдә адымлап һәм һәр этапны бәйнә-бәйнә анализлап эш итү дигән сүз. (Тагын кәгазь боткасына чумып, кеше онытылмаса!)
Элеккеге законнардан аермалы буларак, монысында беренчел медико-санитар ярдәм һәм ашыгыч ярдәм күрсәтүне финанслауда да яңалык бар. Моңарчы бу төр ярдәм күрсәтүдә медицина оешмаларын җирле үзидарә органнары аша финансладылар, хәзер инде бу эш белән турыдан-туры төбәк министрлыклары шөгыльләнәчәк.
Яңа законда төп юнәлеш авыруны дәвалауга түгел, ә профилактикага, ягъни чирне кисәтүгә юнәлдерелә. Принципта начар идея түгел бу үзе. Ләкин без бу җәһәттән ким дигәндә егерме елга соңга калдык бугай. Табиблар үзләре үк бүген халыкның 90 проценты чирле дип әйтеп торганда, ул азган чирләрне кисәтү ни рәвешле булыр, билгесез. Тагын бер яңалык: хәзерге кебек хастаханәгә керә башласаң, йөз төрле анализ бирдертеп, аннары, стационарга яткач, шул ук анализларны яңадан тикшереп тинтерәтмәячәкләр, ә шунда ук дәвалый башлаячаклар. Шул сәбәпле, хастаханәдә яту срогы да кыскара. Гомумән, табиб авыруга больничныйны 15 көннән дә артыгракка бирә алмый. Әгәр бик тә кирәк икән, моны социаль иминият фонды белгече дә кергән махсус комиссия хәл итәчәк. Тик менә шулкадәр фонд белгечләрен каян алып бетерерләр?
Закон проектында беренче мәртәбә “түләүле медицина” дигән термин кертелгән. Бәйсез экспертлар моны “әкрен шартлый торган бомба” дип бәяләп тә өлгерде инде. Алар әйтүенчә, бу төшенчә әкренләп дәүләт гарантияләрен кысрыклап чыгарырга, яңа технологияләр кулланабыз дигән булып, медицинаның бар төрләрен дә түләүлегә әйләндереп бетерергә мөмкин. В.Скворцова, закон проектында бу хакта конкрет әйтелгән, стационарда бик шәп шартларда дәвалану, косметик ярдәм, пластик хирургия, стоматологиянең кайбер төрләре генә түләүле булачак, дисә дә, моңа һич тә ышанасы килми. Министр урынбасары яңа закон проектында табибларга һәм шәфкать туташларына бүләк һәм күчтәнәч бирүне тыю турында да конкрет әйтелгән дип бара. Янәсе, мондый фактлар махсус эзәрлекләнәчәк һәм җәза каты булачак.
Бала тудыруда суррогат аналар куллану практикасы тагын да киңрәк җәелдереләчәк. Шулай ук донор мәниеннән файдаланучы ананың баласының әтисе нинди милләттән булуы турында белү хокукы булачак.
Һөнәри авырулар белән чирләүчеләргә экспертиза уздыру тәртибе дә үзгәрә. Юкса моңарчы аларның һәрберсенә диярлек инвалидлыкны “гомуми авыру буенча” бирделәр, шул сәбәпле алар компенсация түләүләреннән коры кала иде.
Зарарлы һәм куркыныч шартларда эшләүче медицина хезмәткәрләрен социаль яклауны оештыру – психиатрия хастаханәләрендә һәм туберкулез диспансерларында, ВИЧ-инфекцияле авыруларны дәвалау белән шөгыльләнүчеләрнең эш сәгатьләрен киметү, өстәмә отпуск бирүне регламентлаштыру да яңа законның уңай ягы.
Закон проекты безнең реаль тормыштан читкәрәк китеп, күбрәк алга киткән чит илләрдәге практикага нигезләнеп әзерләнсә дә, күрүебезчә, уңай яклары да шактый. Дәүләт Думасы депутатлары да аны тикшерүгә формаль карамаслар, бүгенге тормышыбызны һәм халыкның менталитетын күз алдында тотып үзгәрешләр кертерләр һәм кабул итәрләр дип ышаныйк.
Люция ФАРШАТОВА |
Иң күп укылган
|