|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2011 Шоу-бизнес
Зөлфәт Зиннуров: "Ә ни өчен дөресен җырламаска әле?"
Күккә омтылган буласың, Син әллә бер кошмы соң? Кардәшләрең күптән очты, Ә син нигә очмыйсың?
Татар эстрадасында үзенчәлекле тавышы белән килеп кергән җырчы Зиннурның милләтенә әнә шулай сөрән салуы бу. "Иреккә сусаган җан", "Халкым минем", "Ясин чыктым сиңа, мәхәббәт", "Нокта куярга вакыт", "Саташкан мәхәббәт" кебек җырлары белән ул тамашачыны уйланырга мәҗбүр итә. "Шансон" безнең милләткә хас жанр түгел, диючеләргә Зиннур, ягъни Зөлфәт Зиннуров үзе ничек җавап бирер икән?
– Зөлфәт, бүген эстрадада 500дән артык җырчы бар, диләр. Көйләре, җырлаулары бер-берсенә охшаган җырчыларны аерып та булмый хәтта. Чөнки стильләре бер үк төрле. "Татарча шансон" боларның һәммәсеннән дә аерылып тору, үз йөзеңне булдыру өчен кирәк идеме?
– Нәкъ шулай. Әлеге жанр эстрадада баш калкытмаган иде әле. Мин фәлсәфи темаларны үз итәм. Мәхәббәт, сагышларым-камышларым турындагы такмакларга, бертөрле җырларга исем китми. Җыр тамашачыны уйландырырга, ниндидер фикер уятырга тиеш. Шул вакытта гына җыр уңышлы була. Татар эстрадасында әлегә кадәр бу жанрда иҗат итүче юк иде. Хәзер исә әкренләп эшли башладылар. Димәк, кемнеңдер яңа стильдә иҗат итүе кирәк булган. Җырчылар репертуарында да мәгънәле җырлар урын ала башлады.
– Исемеңне "Зиннур" тәхәллүсенә үзгәртүең әдәбият һәм сәнгать дөньясында Зөлфәтләр күп булгангамы?
– Җырлый башлаганда, мин радиода эшли идем әле. "Хәерле көн, радио тыңлаучылар. Сезнең белән эфирда Зөлфәт Зиннуров. Хәзер Зөлфәт Зиннуров башкаруында җыр тыңлап китәрсез", – дип әйтү сәер булыр иде. Шуңа "Зиннур" тәхәллүсен алырга исәпләдем. Беләсезме, мин шундый кеше, әгәр ниндидер проекттан кызык тапмыйм икән, аны ташлап китәргә дә мөмкин. Ә бүген бу жанрда иҗат итү миңа кызык. Менә тиздән икенче җыр җыентыгым дөнья күрәчәк. "Тукта, конвой!" дигән җырны уйнап кына яздырган идек, ә тамашачыга ошап китте. Алга таба концерт турында хыяллана башладык. Әгәр халык кызыксына икән, нигә әле яңа җырлар яздырмаска ди?
– Зөлфәт Зиннуровның радиодан китеп баруын төрлечә аңлатучылар булды. Кемдер аны эфирдан сүгенгәне, ә кемдер исә эчеп килгәне өчен куганнар ди. Имеш-мимешләргә урын калдырмыйча гына, бу хакта үз авызыңнан ишетәсе килә.
– Мин радиодан киткәннән соң, төрле гайбәтләр ишетергә туры килде. Янәсе, кирәкмәгән сүзләр ычкындырганмын икән. Андый хәл булмады. Җитәкчелек белән килешмәдем, шуңа күрә киттем. Дөрес, радиода эшләгәнем бүген төшләргә кадәр кереп йөдәтә. Иртәнге бишләрдән торып, эфирга килүләр яшәү рәвешенә кереп киткән иде бит. Шуны әйтәсе килә: мин көнкүрештә аз-маз сүгенсәм дә, турыдан-туры эфирда беркайчан да андый сүзләр сөйләмәдем.
– Зиннур Владимир Высоцкийга охшатып җырлый, диючеләргә ни диярсең? Бу җырчыны тыңларга яратасыңмы?
– Дөресен әйтим, Высоцкийның җыр җыентыгын алып, тыңлап утырганым юк. Радиодан, телевидениедән бер-ике җырын ишеткәнем бар. Владимир Высоцкийны үз заманында кадерләмәделәр бит. Җыр жанрын бозучы дип сүктеләр, ә хәзер олылыйлар. Бүген шунысы шатландыра – минем иҗатка халык битараф түгел: йә яраталар, йә нәфрәтләнәләр.
– Ике милләттән булган егет һәм кыз турындагы "Саташкан мәхәббәт" җырын эфирга чыгаруда киртәләр очрамадымы соң?
– Бу бит булган хәл. Уйлап чыгарылмаган. Мөселман егете белән керәшен кызы арасындагы мәхәббәт турында. Хәтта ул җырны тыңлап, яныма килеп, бу безнең турында дип әйтүчеләр булды. Куркынычрак җырлар бар инде ул. Аларны башкарыргамы, юкмы, дигән сораулар да туа кайчак. Ә ни өчен дөресен җырламаска әле?
– "Ак барс" хоккей командасы турындагы җырыңны хоккейчыларның үзләренә җырлаганың бармы әле?
– Узган ел безнекеләр чемпион калгач, ресторанга барып, уенчыларга җырладым. "Татнефть-арена"да да башкарырга туры килде. Тәнәфес вакытында да бу җырны еш яңгыраталар. Матч тәмамланганнан соң узып киткән машиналарда "Ак барс"ны еш ишетәм. Татарлыгыннан оялып йөрүчеләр дә әлеге җырны тыңлап йөри. Менә монысы тагын да сөендерә.
– Синең тамашачы арасында яшьләр генә бугай. Өлкәнрәк буынны ничек яуларга уйлыйсың?
– Мин дә баштарак шулай уйлый идем. Татарстан буйлап иллеләп концерт куйганмындыр инде. Концертыма яшьләр генә түгел, яулыклы апалар да килә. Аларның "Герман көе", "Моңлы күзләр", "Соңлама" дигән җырларны тыңлаганда күзләре яшьләнә. Концертка җырны аңлаган, яраткан тамашачы килсен иде. Минем өчен бу мөһим.
– Фәлсәфи җырлар яратам дигән җырчының кинәт кенә "Чупа-чупс" турындагы мәгънәсез җыр башкаруы сәер тоелды...
– Уйнап кына яздырып караган идек. Әллә сүзләре гади булганга, аны яшьләр, бигрәк тә балалар үз итте. Әтнәдәге концертта сәхнәгә бер кечкенә малай менде дә әлеге җырны минем белән бергә башкарды. Ара-тирә мондый җырлар да кирәктер инде.
– "Өйләнмим" дип җырлап йөргән идең. Өйләндең бит тәки, әллә мәҗбүр иттеләрме?
– Мине кем мәҗбүр итсен инде? (Көлә). Булачак хатының белән интернет аша танышасың дисәләр, гомер дә ышанмаган булыр идем. Гөлназ белән, чыннан да, интернеттан таныштым. Өйләнгәнне сизми дә каласың икән ул. Әмма бу ныклап уйланган адым иде. Беләсезме, өйләнмим дип җырлап йөрү ярый әле ул, ник өйләндем дип җырлап йөрергә язмасын.
– Киләчәктә репертуарыңда нинди темаларны колачларга җыенасың? Милләт язмышы турында җырлар башкарырга исәбең бармы?
– Андый җырларны яздырырга исәп. Икеләнү дә бар. Без күпме генә "сүз иреге" дип кычкырып килдек. Соңгы вакытта алай ук күкрәк киереп әтәчләнә алмыйбыз. Бүген милләт язмышына караган, руслаштыру турында җыр иҗат итсәң, мине шовинизмда гаепләячәкләр. Бу инде иҗатыңа нокта кую дигән сүз. Мондый темаларны үз эченә алган җырлар репертуарымда берничә. Күбрәк социаль темаларга тукталам. Әйтик, туганнарга багашланган җырым бар. Фикерне әйтеп бетермичә, сорау куеп калдырам. Ә тамашачы җавапны үзе эзләп утыра.
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|