|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2011 Җәмгыять
Казанда KAZANHALAL-2011 II Халыкара күргәзмә-ярминкәсе узачак19-21 июнь көннәрне Казанда KAZANHALAL-2011 II Халыкара күргәзмә-ярминкәсе узачак. Әлеге чара KAZANSAMMIT 2011 дип исемләнгән III Халыкара ислам бизнесы һәм икътисады саммиты кысаларында үтә. Төп оештыручы – Ислам бизнесы һәм финанслары үсеше Фонды. KAZANHALAL-2011 күргәзмә-ярминкәсенең максаты – Россия Федерациясендә хәләл индустрияне үстерү, аңа җирлек тудыру. Күргәзмәдә катнашу региональ һәм халыкара элемтәләрне ныгытырга һәм Россия хәләл индустрия базарына инвестицияләр табарга мөмкинлек бирә. Фаразлар буенча, быелгы күзгәзмәдә дөньяның төрле почмакларыннан килгән йөздән артык экспонент катнашыр дип көтелә. Сүз уңаеннан, беренче тапкыр узган KAZANHALAL-2010 күргәзмә-ярминкәсендә катнашучылар үз товарын ике көн эчендә 10 меңнән артык Казанлы һәм шәһәр кунакларына тәкъдим итә алды.
--- |
Иң күп укылган
|