поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.05.2011 Мәдәният

Чуваш кызы гүзәл Нарспи

Чуваш әдәбияты классигы Костантин Иванов тарафыннан гүзәл чуваш кызы Нарспиның ачы язмышы, мәхәббәте хакында язылган поэманы мин элек тә ишетеп белә идем. Ялгышмасам, күренекле татар шагыйре Ренат Харис тәрҗемәсендә татарчасын да укыганым бар иде. Ә моннан берничә еллар элек чуваш драма театры Самарага килгәч, шушы исемдәге спектакльне дә караганымны хәтерлим.

Ә менә бу юлы Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сарае сәхнәсендә шушы үлемсез әсәр буенча эшләнгән беренче чуваш милли мюзиклы күрсәтеләчәген белгәч, әлбәттә, аны күрмичә мөмкин түгел иде. Хатыным белән тиз генә җыендык та киттек чуваш тамашасына!

 

Мәдәният сараена барып керсәк, исебез-акылыбыз китте. Кайдан Самарада шулкадәр чуваш җыелып бетте икән? Хәтта татарның хәзерге заман эстрадасы йолдызы Салават та соңгы концертында биредә бу кадәр тамашачы җыя алмагандыр, мөгаен.

 

Шуңа да өлкәнең һәм Самара шәһәренең милли чуваш оешмаларының никадәр оешкан төстә, дәррәү эшләүләренә сокланасы гына кала. Бу көнне сәхнәдән хәбәр ителгәнчә, тагын бер сәнгать коллективына халык исемен йөртү хокукы бирелгән, һәм хәзер аларның саны өлкә буенча илледән артып киткән икән инде.

 

Ә “Нарспи” мюзиклының тарихына килгәндә, шушы поэма буенча яшьләр яратып карарлык спектакль булдыру кирәклеге турында уй-фикер нәкъ 1989 елда Чуваш академия театрының Самара өлкәсенең чувашлар күпләп яшәгән районнарындагы гастрольләре вакытында туа.

Композитор Николай Казаков һәм шагыйрь Борис Чиндыков яшь тамашачылар өчен шул чакта алар тәкъдим иткән “Нарспи” спектакленең артык кызык түгеллеген аңлап, шушы исемдәге рок-опера иҗат итәргә һәм аны “Мюзикл” форматында сәхнәгә куярга дигән карарга киләләр.

 

Ниһаять, яңа мюзикл өчен либретто тексты һәм аның музыкасы да язылып, ул Чувашия президенты грантлары конкурсында катнашып, җиңеп чыга һәм озак та үтми 2008 елның мартында Чуваш дәүләт филармониясе сәхнәсендә куела. Аның премьерасына шул чактагы Чувашия президенты Николай Федоров үзе килә. Бу мюзиклга югары бәя биреп, ил башлыгы түбәндәге сүзләрне әйтә: “Әгәр барыбыз да “Нарспи” авторлары һәм башкаручылары кебек шулай туган телебезнең матурлыгын күрсәтә алсак, ул чакта бездә чуваш телен укытуда бернинди дә проблема булмас иде”.

 

Чыннан да, композитор, Россиянең һәм Чувашиянең Дәүләт премияләре лауреаты, Чувашиянең атказанган мәдәният эшлеклесе Николай Казаков (ул хәзерге көндә Чуваш дәүләт филармониясенең директоры да) һәм либретто авторы, Чувашиянең Дәүләт премиясе лауреаты Борис Чиндыков бу классик әсәрнең сюжетына бернинди артык үзгәртүләр кертмичә, аны хәзерге заманча итеп күрсәтә һәм ишеттерә алганнар.

 

Яшь, чибәр чуваш кызы Нарспины (яшь артистка Александра  Казакова) әтисе Михедер (Халыкара конкурс лауреаты Константин Москалев) белән әнисе (Маргарита Финогенова) яраткан егете Сетнердан (Чувашстанның Дәүләт премиясе лауреаты Александр Васильев) тартып алып, инде картаеп баручы, ләкин чиксез дә бай Тхтаманга (Константин Ефремов) кияүгә бирәләр. Ә туйга сөйгәне янына килгән Сетнерны Тхтаманның дус егетләре үтергәнче кыйныйлар, һәм ул урманга качып китәргә мәҗбүр була.

 

Соңрак Нарспи да, яратмаган иренең кувшинына агу салганнан соң, шулай ук сөйгәне янына кача. Тик Тхтаманның дуслары, аның өчен үч алып, кызның әти-әнисен дә, Нарспи белән Сетнерны да табып үтерәләр.

 

Нарспи белән хушлашканда Сетнер аңардан үзенең шундый чиксез мәхәббәте өчен гафу үтенә. Алар бер-берсенә беркайчан да аерылмаска сүз бирешәләр, һәм аларны беркем дә аера алмаячак!

 

Урман өстендә, югарыда гашыйкларның җаннары бергә кушыла. Үлем тырнагында мәхәббәт һәм иреклек гореф-гадәтләр белән үзара көрәш алып баралар. Аларның кайсысы җиңәр, әлегә билгесез.

 

Тик күпме гомер үтсә дә, Нарспиның мәхәббәте турындагы үлем һәм гореф-гадәтләрне җиңгән риваять һаман яши һәм яшәячәк әле.

 

Бу гаҗәеп шәп мюзикл-спектакльне караганда тугандаш чуваш халкының чиксез талантына сокланып утырдым. Сәхнәдән ерак гасырлардан килгән төрки халыкларның аһәңнәре яңача яңгыраш табып, төрле яңа ритмнар, төсмерләр белән баетылып, Самара чувашлары күңелендә урын алды дияргә була. Артистларның киемнәре дә, бигрәк тә бию төркеме һәм “Сәвал” ансамбле, үзләренең яңача үзенчәлекләре һәм кабатланмас милли чуваш бизәкләре белән бизәлүләре белән тамашаны тагын да тулыландыра төштеләр. 700 кешелек тулы тамаша залы, туган телгә, туган чуваш халкына, аерым алганда, Самара чувашларына багышлап башкарылган йомгаклау җырын аягүрә басып тыңлады һәм ахырдан көчле алкышларга күмде.

 

Активлык, туган телгә, мәдәнияткә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү ягыннан безгә, татарларга, чуваш туганнарыбыздан үрнәк итеп  алырлык әйберләр юк түгел. Ә бу гаҗәеп шәп мюзикл турында шушы көннәрдә Самараның Губерна каналында аерым бер тапшыру да күрсәтелде.


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»