поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.05.2011 Җәмгыять

Кызыкма, кызлар, байларга...

«Алды каян тәгәрәсә, арты шуннан тәгәри», – әнинең безгә еш әйтә торган сүзләре бу. Әхлак иңдерерлек бу әйтемнең мәгънәсе күпкырлы, минемчә. Әйтик, әни безгә аны артык байлыкка кызыкмаска, хәләл хезмәтең белән тапкан малыңа риза булып, шөкер итеп, аны исраф итмичә, кадерен белеп яшәргә өйрәтү максатыннан әйткәндер. «Көчегездән килмәгән эшләргә тотынмагыз. Шушылай, без тормыш иткән кебек дөнья көтә алсагыз, шул җиткән. Тапмаган мал тау чаклы ул», – дип, байлык артыннан куып, аяныч хәлдә калган кешеләрне мисалга китереп, алгы тәгәрмәчләр артыннан үз көебезгә генә тәгәрәргә өйрәткән инде ул безне.

Әле кайсы заманада диген: бар кеше дә «бертигез» булып коммунизм төзегәндә. Ә хәзер, байлар һәм ярлылар катлавына бүленеп яшәп ятканда, «байлык артыннан куу» дигән сүзтезмә бөтенләй мәгънәсен югалтты кебек. Катлаулар арасындагы аерма геометрик прогрессия рәвешендә үсә, кемне дә булса куып тотарлык түгел безгә. Сүзем байлыкка ирешкәннәрне яманлау да, гади халыкны кимсетү дә түгел. Һәр кешенең үзе яулый алырдай үре була. Бай булыр өчен күп энергия, нык сәламәтлек, акыл, җитезлек кирәк. Мул итеп, матур итеп яшәүчеләргә сокланам гына мин. Акча таба белүчеләр әйләнә-тирәләрен зиннәткә күмә бит алар. Аларга бар әйбернең дә иң яңасы, затлысы, матуры кирәк: өйнең дә, машинаның да, киемнең дә, хатыннарның да... Менә шул матур хатыннар турында иде инде сүзем. Дөресрәге, алдан тәгәрәүче тәгәрмәчләренең кысаларыннан чыгып, дәү тәгәрмәчләргә ияреп китәргә азапланучы матур кызлар турында. Каләм белән язып кына дөньяны, хәзерге күпчелек кыз балаларның дөньяга карашларын үзгәртә алырмын дип ышану, әлбәттә, беркатлылык. Аларның үз тормышы, үз эше, ныклы максаты: моданың соңгы үрнәкләре буенча киенү, бизәнү-ясану, тәмәке тарту, якыннарыңа төкереп карау, төнге клубларга йөреп берәр байны үзеңә карату, өйләндерү, һич югы сөяркәсе булу. Ни кызганыч, статистика материаллары буенча мәктәптә укучы 13-17 яшьлек кызларның күпчелеге яшәү мәгънәсен нәкъ менә мин санап үткән сыйфатларда күрәләр. Бу яшьтә һәр кеше максималист була. Бигрәк тә үзенең кабатланмас чибәрлеккә ия икәнлегенә инанган кыз баланы мондый максатыннан арындырып булмаячагы көн кебек ачык. Мәхәббәт романнары укып, сериаллар карап акылы томаланган аның. Әле монда илле яшькә җиткәндә дә шул сериаллар коткысына биреләбез. Андагы бер-ике балалы, төрмәдә утырып чыккан матур, сөйкемле хатынның ахыр чиктә бай олигархка кияүгә чыкканын күреп и кызганабыз үзебезнең эшләп уздырган гомерне, и кызыгабыз теге байның затлы сараенда балаларын кочаклап утыручы бәхетле хатынга. Юк-юк та тормышта да очрап куя бит азагы бәхетле беткән матур кыз маҗаралары. Ләкин меңгә бер генә шул.

 

Шулай булса да, хыялдагы байларча яхшы, рәхәт тормышка ымсынып, уе белән баласын кем генә итми, кемгә генә кияүгә бирми гади халык. Тегендә төртеп, монда төртеп укырга урнаштыра башта. Соңгы акчасына, кешедән калышмасын, кеше күрсен дип, баласына байлар кигән кием алып кидерә. Ә тегесенә ул гына җитми башлый. Үсенгән нәфесен канәгатьләндерә алмаган ата-анасына пычрак ата, тир түкмичә, җиңел юллар белән рәхәт тормышка ирешү юлларын эзли башлый. Вакытында акылына килеп үз урыннарын тапканнары да очрый анысы. Ләкин, ни аяныч, күбесен дөньяларын матурлыкка күмәргә яратучы бай абзыйлар үз кармагына эләктерә. Матур кызлар өчен күп җырларга төшерелгән клиплардагыча иркен, затлы ятаклардагы тормыш башлана. Башы әйләнгән кыз үз максатыма ирештем, дип уйлап, үзен бай хатыны итеп хис итә. Менә аның әти-әнисе теләгән, ул эзләгән мул тормышның иң югары ноктасы нинди икән: акча су кебек ага, нәрсә телисең, шуны аласың, кая телисең, шунда барасың. Җитә бер көн, матурлыкка омтылучы баебызның юлында тагын да матуррак, ярсу йөрәкле башка кыз очрый, аннары тагын берсе, тагын берсе... Өметләре акланмаган матур кыз урынына сулган йөз, моңсу күзләр, тапталган күңел генә кала. Өзелгән матур чәчәкләрне кире җиргә утыртып үстереп булмаган кебек, мондый язмышларны да үзгәртеп булмый. Төпкә төшә башлый матур кыз. Чәчәкләрне дә бит кемдер өзә, кемдер сата. Кызларны да шулай. Бу хурлыкка чыдый алмыйча, кайсысы эчүгә сабыша, фахишәлек юлына баса, төрмәгә эләгә, вокзал ишек төпләрендә хәер сораша.

 

Инде ишетеп, күреп торып та, шушы ук юлдан китүче, чәчәктәй гомерләрен әрәм итүче кызларыбыз кимеми, арта гына. Гомер буе шулай булган, шулай булачак: үз тиңнәрен иш иткән кешеләр генә бәхетле яши бу дөньяда. Шушы хакыйкатьне вакытында баласының саф, керсез күңеленә иңдерә алсын иде һәр ата-ана. Матур булып туу гына бер кыз балага да бай тормыш вәгъдә итми. Син матур, дип үсендермәскә, ә бәлки, «син матур», дип бәйләнүчеләргә ышанмаска, алданмаска, алардан качарга, күңел байлыгын, рухи камиллекне алга сөрергә, эш сөяргә өйрәтергә кирәк кыз баланы. Сериаллардагы башы-аягы белән гап-гади матур кызга гашыйк булып өйләнүче олигархларның һәм, гомумән, алар көткән бай абзыйларның әкияти геройлар икәнлеген аңына сеңдерергә кирәк.

 

Әкияти дигәннән, сүз азагында тагын бер ачы хакыйкатьне язмый булдыра алмыйм. Иң надан ир-ат та иң акыллы хатын-кыздан акыллырак була. Аның бае гади халыкка өйләнми дә өйләнми инде, ә менә бай кызларын эләктерүче гади егетләр бик күп. Халык әкиятләрен генә алыгыз сез: ишеткәнегез бармы көтүче кызы өчен Каф таулары артына китеп бил алышып, көрәшеп йөрүче батыр егет турында? Юктыр шул! Батырлар барысы да ни өчендер патша кызларына гашыйк була, әкият азагына патшалыкның яртысына ия булып, патша кызына өйләнә...


Гөлфия СОЛТАНОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»