поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.05.2011 Дин

Равил хәзрәт Гайнетдин: "Хәтта Габдулла Тукайга һәйкәл куюга да каршы чыктылар"

XX гасыр ахырына кадәр Мәскәү мөселманнарының күпчелеге татар булса, соңгы елларда анда өстенлек Кавказ һәм Урта Азия халыкларына күчте. Җитмәсә, башкала илнең милләтара һәм динара каршылыклар иң нык көчәйгән ноктасына да әверелде. Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин (тумышы белән Питрәч районы Шәле авылыннан) әнә шундый шартларда ислам мәнфәгатьләрен яклау белән шөгыльләнергә мәҗбүр. Рәсми телевидение "күрмәгән" каршылыклар хакында туры сораулар биреп, аның белән "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Алсу ХӘСӘНОВА әңгәмә корып кайтты.

Мөселманнарның активлыгына каршы максатчан эш алып барыла

 

– Равил хәзрәт, бүген дөнья­да төрле диндәге халыклар арасындагы бә­релешләрнең, милли һәм дини җирлектәге каршылыкларның шаһиты булырга туры килә. Үзебездә дә тыныч түгел. Беркөнне Дәүләт Думасы вице-спикеры Владимир Жириновскийның: "Нәр­сә­гә безгә Кавказ? Аларсыз да яши алабыз", – дигән сүзләре сискәндерде. Мондый шартларда Россия чигендә генә түгел, дәүләт уртасында яшәүче мөселманнарга үзләрен ничек тотарга?

 

– Иң әүвәл, Россиядәге барча халыклар да үз­ләренең нинди дәүләттә яшәгәннәрен аңларга тиеш. Әгәр Россия динара, халыкара тынычлыкны, иминлекне саклап кала алмаса, дәүләт таркалачак. Соңгы бер ел эчендә Россиядә шовинист һәм милләтче көч­ләр барлыгы ачыкланды. Болар, неонацистлар, Россия бары тик православие халыклары өчен генә, дип фикер йөртә. Дәүләт­нең күпмилләтле икәнлеген алар искә дә алырга теләми. Шуның өчен узган елның 11 декабрендә Манеж мәй­данында Билгесез солдат кабере янында: "Россия – руслар өчен генә! Кавказга бездә урын юк", – дип сөрән салган фашистик көчләр баш күтәрде. Мәчетләр ки­рәк түгел, дигән сүз­ләр дә яңгырады. Әгәр килә­чәктә шушы сәясәт белән барсак, дәүләтнең юкка чыгачагы көн кебек ачык. Биредә яшәгән мөселман халкы үзләренең ватаны дип Россияне саный. Кавказ халкы: "Без Россияне көньяктан таркатмас өчен җан тырмаштык", – дип горурлана. Дәүләт­нең игътибарсызлыгы, сәясәтен дөрес алып бармавы аркасында социаль һәм милли проблемалар алгы сафка чыкты да инде. Шу­ның нәтиҗәсендә, бүген Кавказда гаделсезлек, эшсезлек, җинаятьчелек хөкем сөрә. Аны ислам бе­лән ничек кенә бәйләргә тырышсалар да, сәбәбе барыбер социаль проблемаларга барып тоташа. Әгәр бу мәсь­әлә дәүләт кү­ләмендә хәл ителмәсә, ул янгын учагы кебек пыскып торачак. Һәр көн әле монда, әле тегендә шартлау, һөҗүм итүләр дәвам итәчәк. Россия Федерациясендә бүген милли мөнәсәбәтләргә игътибар җитенкерәми. Милли сәя­сәт юк, шундый күпмил­ләтле дәүләтнең үзендә Милли мө­нә­сәбәтләр министрлыгы да, Рос­сиядә халыкларны дуслаштыруга юнәлдерелгән сәясәт тә юк.

 

– "Мөселман террорчысы". Бу гыйбарә лозунгка әйләнде. Кайдадыр шартлау булган икән, иң беренче чиратта, мөселман эзен эзли башлыйлар. Мәгълүмат чаралары аша мөселманнарны каралту кем файдасына?

 

– Моның төп сәбәбе – исламнан курку. 1980 – 1990 елларда Татарстан, Кавказ, Россиянең үзәген­дә мә­четләргә җыелган ха­лыкның 90 проценты олы буын вәкилләре булса, 2000 елларда исә күпчелекне яшь­ләр тәшкил итә. Алар – укымышлы, югары белемле. Менә шушы күренеш башка диндәге халыкларны куркыта башлады. Соңгы елларда алар исламның үсешен, мө­сел­маннарның артуын кү­реп тора. Европа илләрендә, Америкада, хәтта Россиянең үзендә үк ислам гаиләләренең ишәюе күзә­телә. Мөселманнарның активлыгын ничек туктатырга, дигән мәсьәләне куеп, максатчан эш алып барыла. Шу­ның өчен махсус кеше­ләр эшли, аерым технологияләр уйлап табылды. Аларның төп максатлары исламны террорчылыкка, экстремизмга китерә торган дин итеп дөньяга таныту иде. Икенче максат – мөселманнарның дә­рәҗә­сен төше­рүгә, абруйлары үсүгә юл куймау. Шу­ңа күрә мәгъ­лүмат чаралары һәм сәясәтчеләр ярдәмендә исламны террорчылык дине дип каралту бара. Ә христианлык әһелләре исламның килә­чәктә иң зур үсеш алачак дин икәнен хәтта аналитик мәкаләләрендә дә язып чыкты. Берничә елдан христиан динен тотучылар са­ны мөселманнар белән тигезләшәчәк. Россиядә 2010 елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда, мөселман тө­бәкләрендә халык 6-7 процентка кү­бәйгән. Ә башка милләтләрнең саны, киресенчә, кими. Европада, Төнь­як Аф­рика илләрендә, Гарәп ярымутравында революцион хәрә­кәтләрнең бер нәтиҗәсе буларак мө­һа­җирләрнең, качакларның Европа илләренә күчүе ыгы-зыгы куптарды. 2011 елда мө­сел­маннар­ның Европага һиҗрәте башланды. Шулай итеп, иске Европада яшәүчеләрнең саны кими, ә ислам динен тотучылар арта бара. Элек Германиядә йөз­ләгән мөселман булса, сугыштан соңгы елларда аларның 4 миллионнан артык булуы ачыкланды. Бельгиядә, Франциядә, Британия илләрендә дә шундый арту күзәтелә. Димәк, Европада христиан дине көч­сез­ләнә бара. Шуңа өстәп, христиан дип саналган халыклар дин тотмый, европалылар картая, ә яшьләр бала табарга теләми.

 

Һәйкәлне шартлатачакбыз, дигән сүзләр таратылды

 

– Бервакыт Чечен Республикасы җитәкчесе Рамзан Кадыйров: "Равил хәзрәт гает намазларында вә­газь­не татарча укый, Россиядә бит татарлар гына түгел, ә башка милләт халыклары да бар", – дигән иде. Аңа ни дип җавап бирерсез?

 

– Мин Чечен жөмһү­рияте башлыгы Рамзан Кадыйров белән дус. Аның соңгы инаугурациясендә дә Россия мөселманнары исеменнән котлау сүзе әйтүне миңа тапшырдылар. Кавказ республикасы президентлары белән сөй­ләш­кәндә дә бу мәсьәлә турында сүз бу­ла, әл­бәттә. Тарихка күз салсак, Россия Федерациясе башкаласы Мәскәүдә эшләп килә торган мәчет­ләребезне ­та­тар халкы тө­зегән, татар милләте тәр­биялә­гән имам­­нар анда вәгазь сөйлә­гән, тәрбия кылган. Мәс­кәүдә яшәгән мөселман халкының күпчелеге дә татарлар булган. Лә­кин соңгы елларда Мәс­кәүгә Кавказ, Урта Азия республикаларыннан бик күп мөселманнар кү­чеп килде. Хәзер инде аларның да балалары мә­четкә йөри. Мәскәүдә күп­ләп яшәсә дә, татар халкы дини яктан актив булмау сәбәпле, алар бөтен­ләй югалып калды. Ә Кавказ, Урта Азия халыкларында дингә мөнәсәбәт шулкадәр көчле. Нә­тиҗәдә, Россиянең үзәк өлкәлә­ре һәм башкала мәчетләрендә вәгазь рус телендә сөйләнә. Мәс­кәү мәчетендә имам буларак, унбиш ел буе татар телендә вә­газь сөйлә­дем. Үзебезнең халкыбызга динне аңлатып, ана телемдә нәсыйхәт һәм тәрбия бирүне өстенрәк күрә идем. Ләкин соң­гы еллардагы үзгәреш­ләр нәтиҗәсендә, мәчетләребезгә кемнәрнең килгәнен күреп, аларның таләпләрен үтәп, без рус телендә дә вәгазь сөйләргә мәҗбүр булдык. Бүген мәчетләребездә га­рәпчә хөтбә, татарча кыска гына вәгазь сөй­ләнә. Тик күпчелекне русча аң­латабыз. Ә Рамзан Кадыйровның тәнкыйть сү­зендә берникадәр хаклык бар, әлбәттә. Россия Федерациясе ул – күпмилләтле, күпдинле дәүләт буларак, безнең мөселман җәм­гыятебездә дә күптеллелек хө­кем сөрә. Халык өчен кайсысы файдалырак, без шуны эшләргә тиеш.

 

– Мәскәү мәчетлә­рен­­дә урын җитми, гает намазын кешеләр урамда укый. Төп мәчеттә төзелеш эшләре бара инде. Әмма башкаланың Текстильщик бистәсендә мә­чет салуга юл куймадылар. Пекиндагы 250 мең мөселманга 70 мәчет эш­ләп килә. Ә 1,5 миллион мөселман яшәгән Мәс­кәүнең бу төшенә дә керми.

 

– Кызганыч, шовинистик көчләрнең йогынтысы зур. Бүген руслар дин җитәкчеләреннән, сәясәтче­ләрдән: "Россия – православ дәүләт", – дигән лозунгны ишетә. Шуңа күрә башка диннәрне дәү­ләт­нең традицион, тарихтан килгән дине итеп танырга теләмиләр. Мәс­кәү­дә мә­чет төзелешенә кайбер рус­лар бик каршы чыгалар. Хәтта чиркәү­ләр­дә имзалар туплап, дәүләт җитәкчелегенә мәчет тө­зүгә каршы шикаять язалар. Текстильщикта мәчет төзелешенә урын бирергә дип язылган шәһәр хакимияте карарына каршы килеп, шовинистлар баш күтәрде. Урамдагы ас­фаль­тка кадәр "Мәчет­кә урын юк" дип язылган иде. Хәтта Габдулла Тукайга һәйкәл куюга да каршы чыктылар. Кайбер атакайлар шушы һәйкәлне куйдырмаска дип имзалар җыйган дигән мәгълүмат та бар. Халык: "Без һәй­кәлне тотмаячакбыз, шартлатачакбыз", – дигән сүз­ләр таратты. Бу безнең җәм­гыятебезнең авыру икәнлеген күрсәтә. Бу "авыру"дан котылу өчен дин әһелләре генә түгел, сәясәтчеләр дә бер юнәлештә эшләргә тиеш.

 

Мәктәптә дин укытырга мөмкинлегебез юк

 

– Мәктәпләрдә православие дине керә башлаячак. Моңа ата-аналар бер дә риза түгел. Чөнки сыйныфларда төрле мил­ләт балалары укый. Ни өчен һаман да ислам динен укыта алмыйбыз?

 

– Без мәктәпләрдә динне дин буларак укытуга каршы булдык. Чөнки Россия субъектларында дин дәресләре керсә, сыйныфларда аз санлы мөселман балаларына ислам динен укытырлык мөгаллимнәр табылмаячак һәм бары тик христиан ди­не генә керә­чәк. Мәктәп­ләргә дин дә­ресләрен керт­мәскә, дигән юнәлешне мөмкин кадәр алып бардык. Дин укытуга караганда, бөтендөнья диннәре тарихын өйрәтү Россиягә файдалырак, дигән тәкъдим белән чыктык. Күпмилләтле дәүләт­тә аерым динне генә укыту башкаларын кимсетә. Мәктәптә үк балаларны бер-берсенә каршы куеп, фетнәгә җирлек туа, дип әйтә килдек. Хәзер ин­де без өч төрле компонент ни­гезендә, дини һәм этика дәресләрен мәктәп программасына кертүгә ризалаштык. Бу да ничә ел сөй­ләшүләр алып бару нәтиҗәсендә ирешкән компромисс вариант кына. Әгәр хәзерге вакытта дин культурасы, дөньяви дин­нәр тарихы, заманча этика дәресләрен программага керт­мәсәк, безнең бө­тен республикаларда, өлкә­ләрдә православие дине генә укытыла иде. Чөнки ике ел элек Россиянең 74 субъектында рус православиесе мәдәнияте дигән фән рәс­ми рәвештә кертелде. Башка дин мәдә­ниятләрен өйрәнү бөтенләй каралмаган иде. Россия Президентына бу хакта мөрәҗәгать итеп, тәҗрибә рәвешендә 19 субъектка диннәр мә­дәниятен, дөньяви диннәр тарихын һәм заманча этика дәресләрен кертә башладык. Шуның нә­тиҗәсендә ачыкланганча, ата-аналар һәм балаларның 60 проценты рус православиесен өй­рәнергә теләми икән. Алар без тәкъдим иткән вариантны кулай дип тапты. Әмма бүген чиркәү үз дигәнен үткәрергә тырыша. Ни өчен ислам динен, мәдәниятен укытып булмый? Чөнки өй­рәтергә укытучылар юк. Мәс­кәү шәһә­рен генә алыйк, ике меңнән артык мәктәпкә ике мең укытучы да әзерли алмыйбыз. Аны кем өйрәтер­гә, кем әзерләргә тиеш? Дин әһелләре бүген дәү­ләттән хезмәт хакы алмый. Мә­четләрнең җиренә, утына салым түләргә ки­рәк. Ничек итеп без дәү­ләткә динне укытучы мөгаллимнәрне дә әзерли алыйк ди?! Безнең андый матди мөм­кинлегебез юк. Бу – Мәгариф министрлыгы аша әзерләнергә тиешле кадрлар. Аның өчен махсус программалар языла, ә калганы – дәүләтнең бурычы. Конституция нигезендә дә дин мәктәптән аерылган. Ә дин әһелләренә мәктәп­кә кереп балалар укытуга хокук бирелмәгән.

 

– Татарлар диннән бераз ераграк, дидегез. Туган авылыгыз Шәлегә еш кайтасыз, соңгы елларда үзгәреш сизәсезме?

 

– Гомумән, Татарстанда ислам дине зур үсеш кичерә. Советлар Союзы вакытында Татарстанда 18 мәчет төзелсә, бүген аларның са­ны 1200 дән артып киткән. Бу халкыбызның динен торгызырга, балаларына ислам тәрбиясен бирергә теләге барлыгын күрсәтә. Инде үземнең ана ватаным Шәле хакында әйткән­дә, анда да байтак үзгәрешләр бар. Яңа ике мәчет төзелде, авыл­да мәдрәсә ачылды. Теләге булган балалар, өлкән яшьтәгеләр ислам тәгълиматын өйрә­нә. Бу мине дә, авылдашларымны да сөендерә.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 85-86 | 13.05.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»