поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.05.2011 Мәдәният

Уйный белмәсәң, уйнаганны тыңла!

Үткән атнада Самараның “Звезда” мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстанның “Казан” бию ансамбле һәм татар эстрадасы йолдызларының зур концерты булып узды.

Бу ансамбльнең Самарага беренче тапкыр гына килүе түгел. Шулай да “Казан” турында тәфсилләбрәк сөйләп, укучыларыбызның исләренә төшерергә туры килер, мөгаен.

 

1996 елда яшь, талантлы хореографлар җыелып, ансамбльнең киләчәге турында уйлашканда, үз алларына татар халык биюләрен күрсәтү максатын гына куймыйлар. Алар программага татар көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, рухи байлыгын, халык иҗатының төрле кырларын күрсәтүче биюләр белән беррәттән җыр, театр, мода, шигьрият элементларын дә кертергә булалар.

 

Коллективның нигезен хореографик училищеларны һәм Мәдәният институтларын тәмамлап чыккан 30лап биюче профессионаллар һәм ике дистә чамасы музыкантлар тәшкил итә. Алар башкара торган испан, ирланд, рус, чегән биюләре арасында татар биюләре лаеклы урын алып торалар. Ә иң мөһиме, 1000 ел элек Идел буенда барлыкка килгән болгар дәүләтенең куәтен һәм үзенчәлеген тамашачыга җиткерә алалар.

 

Ансамбль Самарага алып килгән биюләр арасында “Казан сөлгесе” аның визит карточкасы булуына карамастан, “Зәңгәр томан” биюен аерып алыр идем. Фин татарлары башкаруындага салмак музыка, йомшак пластика, кызларның нәфис ефәк күлмәкләре аша чалынып алган төз гәүдәләре тамашачыга иртәнге томанны чынбарлыкта тоемларга мөмкинлек бирә. Кайбер мизгелләрдә хәтта аркадан йөгереп узган суыкны дә сизгәндәй буласың. Бию аша шундый тойгылар тудыра алган ансамбль нәкъ шул мизгелләрдә халык күңелен яулап алды да инде.

 

“Су буенда”, “Биш туган”, биюләрен караган олы яшьтәге тамашачы концертта, һичшиксез, яшьлеге кичләрен сагынып исенә төшергәндер. Кызлар эш эшләгән җиргә егетләр дә килеп, уен-көлке аралаш сөйгән кызларына бер караш белән бар тойгыларын сөйләп биргән мизгелләр кемгә генә таныш түгел икән?

 

Ә инде ирланд биюенең дәртлелеге чегән биюен дә уздырып җибәрә бугай. Аның үзенчәлеге нидә: аяклар степка тыпырдаган арада куллар һәм йөзләр хәрәкәтсез кала һәм бу алым биюченең энергиясен тышка чыгармый, ә бәлки эчендә калдырадыр. Шуңа да ирланд биюе, испан биюе кебек үк, дөньядагы иң матур һәм иң катлаулы биюләрнең берсе булып санала. Бу кичне башкарылган венесуэла биюе “Хороппо”ны да, “Казакларның бәйрәм бию”ен дә, Балкан чегәннәры биюен дә, “Шәрык энҗеләре”н дә халык кулларын жәлләмичә алкышлады.

 

Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова биюләрне сәхнәгә куяр өчен хореографларны Россиянең төрле почмакларыннан чакырып ала. Репертуардагы биюләр арасында, мәсәлән, Пятницкий хоры һәм “Кырым”, “Абхазия”, “Лезгинка” дәүләт ансамбльләренең балетмейстерлары куйганнары дә бар.

 

Ринат Закиров җитәкләгән “Казан” милли-мәдәни үзәге канаты астындагы ансамбль гастрольләр белән ярты дөньяны әйләнеп чыккан һәм менә Самара җиренә дә килеп җиткән. Тик, кызганыч, атна уртасы булгангамы, әллә инде яз җитеп, халык бакчаларына таралгангамы, тамашачы “Звезда” үзәген тутыра алмады. Ә килгән булса, биюләрдән тыш, татар эстрадасының иң якты йолдызлары чыгышы белән дә хозурланган булыр иде. Мин инде Фердинанд Фәтхи турында сүз йөртмим, ул “ике көннең берсендә” Самарада узган чараларда катнашып тора. Ә менә шушы көннәрдә генә “атказанган” исемен алуга ирешкән кара кашлы, кара күзле, тавышы гөбедән чыккандай яңгыраган Рөстәм Асаев, сәхнәгә чыгу белән тамашачы күңелен күтәреп җибәрә торган “Фәридә-Алсу” дуэты, моңлы тавышлы Татарстанның атказанган артистлары Эльвира Хәйруллина һәм Резеда Шәрәфиева, һаман яшь һәм дәртле Рөстәм Закиров, талантлы сүз остасы һәм моңлы җырчы Самара килене Алсу Әбелханова, сандугач тавышына ия булган Гөлшат Имамиева һәм апрель башында гына булып узган Рәшит Ваһапов конкурсында лауреат, ә “Татар моңы” фестивалендә Гран-при исемен яулап алган яшь җырчы Сиринә Зәйнетдиноваларның чыгышлары бик хуп булды, дияр идем. Аларның җырлары бию группасының чыгышлары белән үрелеп барганлыктан, тамашачыны ялыктырмады. Һәр җырчының үзенә генә хас тавышы, стиле, үз йөзе булганлыктан, аларны сәхнәгә тагын һәм тагын чыгарасы килеп торды.

 

Шулай инде, “Уйный белмәсәң, уйнаганны тыңла!” - дигән борынгылар. Уйнаучылар да, җырлаучылар да, биючеләр дә талантлы булганда, үзең дә алар белән бергә җырлап-биеп күңел ачкандай буласың.

 

 

 

1

 

 

2

 

 

3

 

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»