|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2011 Җәмгыять
«Бәхет өләшүчеләр»Алар: «Исәнмесез! Сез бу йортның хуҗасы буласызмы? Өйдә туры килүегез яхшы булды әле! Сезгә бик отышлы тәкъдимебез бар, берүк аны кулдан ычкындырмагыз, мөмкинлектән файдаланып калыгыз...» – кебек сүзләр белән фатир һәм йортларның ишеген шакый. Мондый тәмле телле сатучылар белән һәр кешенең очрашканы бардыр, мөгаен. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да бик иркен тота алар үзләрен. Бу кешеләр әңгәмәдәшләренең ышанычын секунд эчендә яулап ала һәм нәтиҗәдә кәкре каенга терәтеп калдырырга да күп сорамый.
Алар үзләре белән төрлечә таныштыра: сатучылар, хәйрия белән шөгыльләнүчеләр, реклама агентлары, табиблар һ.б. Ләкин чынлыкта әлеге өлкәгә бернинди дә кагылышлары булмаган бу кешеләр аферистлар, мошенниклар, кыскасы, гади кешеләрне алдау юлы белән акча эшләүчеләр булып чыга. Алар сөйләргә шундый оста ки, сәгатьләр буе, авызларына каратып, сезгә нинди бәхет елмайганы, бүген генә искиткеч отышлы акция үткәрелүе турында сөйли алалар. Имештер, кыйммәтле товарны очсызга гына алырга мөмкинлек туган. Ә чынлап торып карасаң, ул әйбер үз бәясеннән 5 һәм хәтта 10 тапкырга арттырыбрак сатылырга яки бөтенләй дә кулланырлык булмаска мөмкин. Ләкин әлеге «сандугач»ларның сайравы кешеләрне гипнозлап куямени: алар товарны тикшереп карарга да оныталар, юк акчаларын бар итеп, аны тизрәк үзләренә алып калырга ашыгалар.
Мондый «бәхет өләшүчеләр»нең корбаннары, гадәттә, олы яшьтәге абый һәм апалар була. Хәер, кемнең генә кыйммәтле әйберне ярты бәягә аласы килми икән соң?! Әмма күпләр бушлай сырның капкында гына булуын онытып җибәрә.
Бу кунаклар гадәттә бәйрәмнәр, ягъни 8 Март, Өлкәннәр көне, Яңа ел һ.б. алдыннан аеруча күбәеп китә. Бер күршебезне дә төп башына утыртып китте алар. Нәкъ менә Өлкәннәр көне алдыннан була бу хәл. «Исәнмесез! Бәйрәм белән сезне! Махсус Сезнең өчен бүләкләр алып килдек. Әйе, әйе, бары тик Сезгә генә», – дип, бер яшь, чибәр егет Мөнирә апа фатирына килеп керә. Чип-чиста татар телендә сөйләшүче егет олы яшьтәге апаның күңелен бик тиз яулап ала. Ә инде: «Сез минем әниемә бик охшагансыз», – дип кочаклап алгач, Мөнирә апа аны үз малаедай күрә башлый. Шуннан соң егет төп эшенә керешә: «бүләккә» дип алып килгән әйберләрен мактый, аларны ярты бәясенә генә бирүе турында сөйли. Мөнирә апа, билгеле инде, мондый мөмкинлек туганга сөенеп бетә алмый (көн саен бүләк бирмиләр бит) һәм бөтенләй дә эшләми торган телефон өчен 2 мең сум акчасын чыгарып бирә. Ул егет киткәч кенә аңына килә, үзенең телефонны нәрсәгә алганын аңламыйча, шаккатып басып тора, ә инде телефонның эшләмәгәнен дә белгәч, үзен төп башына утыртуларын аңлый. Ләкин инде эш узган була шул...
Мондый хәлләр хәзерге вакытта тулып ята. Нинди генә алдау ысулларын кулланмый бу ялганчылар. Алар хәтта урамда да өч тиенлек товарларын сатып җибәрә алалар. Әйтик, урамнан барганда, ерактан ук елмаеп килеп, Сезне берәр таныш булмаган кеше кочаклап алса һәм төрле товарлар тәкъдим итә башласа, аның аферист булуын көт тә тор.
Алар үзләрен, мин сезнең дәвалаучы табибыгыз, дип тә алдарга мөмкин. Зәкия апага шундый бер кеше белән очрашырга туры килә, нәкъ менә шулай дип таныштыра ул үзе белән. Хастаханәләргә йөреп арган олы яшьтәге Зәкия апа табибның үзе килүенә бик сөенә. Ялганчы табиб исә үз ролен бик оста башкара: апаның кан басымын үлчи, бик күп язулар яза, эчә торган даруларын карый... Һәм шуннан соң гына үз товарын тәкъдим итә. Бары тик анда гына барлык авырулардан да булыша торган әйбер бар икән, авырткан урыныңа куеп торасың да, бераздан барлык авыртуларың юкка чыга. Ә Зәкия апа эчә торган дарулар бөтенләй дә яраксыз икән. Табиб тәкъдим иткән дәвалау приборының бәясе дә 5 мең сум гына. Әле ул иң соңгысы да булып чыга, калганнарын шундук алып бетергәннәр инде. Моның хәтле дәлилләрдән соң, Зәкия апаның, «табиб»ка мең рәхмәтләр әйтеп, «яхшы әйбер»не кулдан ычкындырмавы аңлашыла инде.
Кызганыч ки, күпме генә сөйләсәләр дә, язсалар да, әлеге «бизнес» көннән-көн чәчәк ата бара, мондый оешма вәкилләре, төрле тренинглар, мастер-класслар үткәреп, үз сафларын һаман киңәйтә баралар. Шул рәвешле алар алдый, ә гади халык исә алдана тора...
«Бәхет өләшүчеләр»дән ничек сакланырга соң? Төп киңәш: алар белән бөтенләй аралашмаска, ишекне ачмаска, чөнки әлеге «сандугач»лар сайрый башласа, котылырмын димә...
Чулпан НӘҖИПОВА |
Иң күп укылган
|