|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2011 Җәмгыять
Зәмзәмиягә сәлам әйтегезЗәмзәмияне югалттым әле. Чаллыга да шалтыраттым. Сарман ягында юкмы икән дип, адрес биргәннәр иде, юк. Күрәсең, авылына кайтып киткәндер. Бик кызыклы, заманча хыяллары бар иде аның. Зәмзәмияне сез дә беләсез. Казан дәүләт университетына Башкортстан, Дөмәй якларыннан, татар теле бетә, аның бер тиенгә дә кирәге юк, татарның башкаласы Казанда тулы булган бер генә татар мәктәбе дә калмаган чакта, татар теле укытучысы булырга укырга керергә килгән иде. Көндезге бүлеккә. Монда килгәнче педучилище тәмамлаган, укытучы, авыл Советы рәисе булып эшләргә өлгергән. Бер-ике елдан шул ук яктан нәкъ шундый ук легендар шәхес Флера Низамова килеп өстәлде. Болар шулкадәр белемле, үткен, туры сүзле иде, боларга факультетның деканы (бер күз карашы нәрсә торган) Диләрә Тумашева белән дәрестә дә, дәрестән соң да бәхәскә керү, фикерне бәреп әйтү, ярып салу берни тормый иде.
Флераны таптым, туган авылында эчкечеләр, авырулар, ялкаулар белән көрәшеп ята. Үткән ел бер бакча кавын-карбыз үстереп, бөтен тирә-якны шаккатырган. Үзе җырлый, бии, шигырь яза. Казанга да бит ул Уфа нефть институтын ташлап, татар теле укытучысы булам дип килгән иде. Була алмадылар, җаннарында үкенеч калды.
Зәмзәмиянең очрашканда әйткәне дә бар иде: “Кызларымны урнаштырам да, пенсиягә чыгам да, бер авылга китеп, бер төркем баланы беренче класстан алып, бөтен фәннәрдән дә үзем генә укытып, урта мәктәпне тәмамлаганга имтихан бирдертәсем килә, дигән иде. Бу матур хыялның тормышка ашасына бер дә шигем юк иде дә, хыялда гына калды бугай. Хәер, шагыйрь әйткәндәй, “...һәрбер хыял якын киләчәк”. Бәлки, киләчәктә нәкъ шул юл белән татарның үзенә генә хас белем системасын кире кайтарырга, үстерергә дә туры килер әле.
200 елга якын элек Казанда яшәгән немец галиме Карл Фукс татарлар турында бик матур китап язып калдырган. Шунда ул, Казан татарлары балаларын “негодяй була” дип урысча укытмаска тырышалар иде, дигән. Кызык бит. Ә менә никтер безнең авыл укытучылары бер чорда үз балаларын күрше Иске Әлмәт авылына урысча укырга йөрттеләр. Күрәсең, урысча укып зур кеше булыр дип уйлаганнардыр. Бәлки, читкә киткәч кимсетү, җәберләү, көлүләрне азрак күрерләр дип уйлаганнардыр. Шулайдыр, урысча укып кына бездән бик ерак китә алмадылар. Алмаз, Риаз, Илдар, Айнур бакыйлыкка гына ашыгыбрак күченделәр.
Ә менә Тәлгать абый, Әфкать абый Галиуллиннар, Нурлат районы Кычытканлы мәктәбендә татарча укып та бер йорттан ике профессор булдылар. Әле алар арасында профессор булырлык акыллы кызлар да бар иде.
Мәктәбебез зур, матур, гөрләп тора иде. Иске мәчет бинасы да мәктәп иде. Соңгы елларда таш, якты, зур, балалар бакчасы, медпункты да үзендә булган мәктәп салдылар. Авылыбызның уртасында ак кораб кебек балкып утыра иде. Бүген 78 укучысы, 20дән артык укытучысы булган мәктәпне яңа уку елыннан 4 кенә класска калдыралар, ди. БДИ белән куркытып укучыларны тарату, мәктәпләрне бетерү байтактан башланды. Инде менә безгә дә килеп җитте. Үзеңә кагылганда бигрәк авыр. 12-13 яшьлек балалар иртәнге сәгать алтыда кармы, яңгырмы, җилме, суыкмы, урамга чыгып басарга мәҗбүр булырлар. Аларны урыс, чуаш арасына Нурлатка төяп китәрләр. Автобусы да килгәндә килер, килмәгәндә юк.
Илгә укыган кешеләр кирәкмәгән чорга килеп җиттек. Белемсез, укымыйча да яшәп була дип уйлыйлар. Әйе, статистика мәгълүматларына караганда дөньяның иң бөек державасы Америкада 44 миллион халык 4 нче класс дәрәҗәсендә генә укый, яза белә.
Белем дәрәҗәсе ягыннан сәнәгате алга киткән илләр арасында Америка иң арттагы урында тора. Балаларны мәсхәрә итү, көчләү бу илдә коточкыч. Бүген 18дән алып 24 яшькә кадәрге яшьләрнең һәр җиденчесе үзе яшәгән урынны картадан таба алмый. Тапкырлау таблицасын бөтенләй кирәк санамыйлар. Без укыганда аны белмәү түбәнлек иде, сыйныфтан сыйныфка күчермиләр иде. Менә шушы наданнарның пычрагын юарга, чистартырга, балаларын карарга, иң авыр эшләрен эшләргә безнең “отличница-отличниклар”, югары уку йортларының студентлары йөри башлады. Кызыгып калучылары, юкка чыгучылары да байтак. Миңа калса, яшьләрнең Америкага барып пычрак юып йөрүләрен туктатырга кирәк. Үзләренә лаек эшне, үзебездә табарга, үзләренә лаек хезмәт хакын таләп итәргә кирәк. Америка, әлбәттә, кирәк урынга акчаны жәлләми. Бездән киткән төрле акыл ияләренә, фән галимнәренә бер айга 80-100 мең доллар түли. Бу галимнәр, әлбәттә, фән өчен эшли. Безнекеләр, мескеннәр, яшәү өчен, гаиләсен, тормышын корыр, алып барыр өчен нишләргә белми. Ашатмасаң, аю биеми. Америка ашата һәм дөньякүләм Нобель премияләрен алар ала дип уйлыйбыз. Ләкин аларның бик сирәге генә төп американлы. Күбесе акчага кызыгып, укып әзер булып килгән галимнәр. Ә күпме гаҗәп талантлы музыкантларыбыз, хәерчелектән куркып, чит илләргә хезмәт итә. Бусы да – вакытлы күренеш. Бер көн килеп Россиядән талантлы кешеләр китү тукталачак. Әле үзебездә дә булмаячак. Кампитр янында шәхесләр, галимнәр үсмәячәк.
Сталин булып Сталин сугыш вакытында мәктәпләр ачтырган. Бездә бүген мәктәп ябалар. Өч бала булсын, биш бала булсын, укыт син аны, кеше ит.
Сүземне Зәмзәмия дип башлавымның хикмәте бар. Бүген аның кебек, педагогик гыйльми дәрәҗәләре булган, энергиясе ташып, эшләргә тупырдап торган чын укытучылар, абыстай-мөгаллимәләр бар. Шулар белән сүнеп, бетеп барган милләтебезне, телебезне, милли мәдәниятебезне саклап калып булмасмы икән дип әйтмәкче булам. Мәктәпләрне дия алмыйм, чөнки алар күптән, бик күптән инде безнеке түгел.
Зәмзәмияне күптән күргәнем юк. Күрсәгез сәлам әйтегез әле, сагындыра, юксындыра.
Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ |
Иң күп укылган
|