|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2011 Сәясәт
Теләче районы башлыгы Илдар Низамов вазифасыннан киттеБүген Теләче муниципаль районы Советы район башлыгы Илдар Низамовның отставкасын кабул итте Теләче муниципаль районы Советы район башлыгы Илдар Низамовның отставкасын кабул итте. Советның чираттан тыш утырышы ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узды.
Район белән 1999 елдан бирле җитәкчелек иткән башлык Илдар Низамов үзе вазифасыннан китү теләген белдергән. Аның белән бергә отставкага китүе турындагы гаризаны Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Хәкимов та биргән.
Бүген чираттан тыш узган сессиядә Теләче муниципаль районы Советы әгъзалары район башлыгының һәм Башкарма комитет җитәкчесенең отставкаларын кабул итте. Совет карары белән район башлыгы вазифаларын башкару Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдус Зариповка йөкләнде.
Премьер-министр Илдар Халиков районның элекке җитәкчелеге исеменә рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Илдар Низамов белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителгән карар җиңел булмады. Ләкин тормыш бер урында гына тормый, Низамовның республика мәнфәгатьләре өчен эшләргә энергиясе җитәрлек”, - дип бледерде Хөкүмәт башлыгы.
Аның белдерүенчә, район белән 12 ел идарә итү чорында Илдар Низамов җитди проблемаларны чишү белән бергә, районның алга таба үсеше өчен нигез дә салган. Соңгы елларда район авыл хуҗалыгында, социаль өлкәдә уңышларга иреште. Соңгы 5 елда гына да Теләчедә мәктәп, балалар бакчасы, чистарту корылмалары, юллар, туган якны өйрәнү музее төзелгән.
Премьер-министр Илдар Низамовка ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырып, соңыннан районның яңа җитәкчесен тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. “Әлеге районны яхшы белгән Илдус Зарипов белән районның киләчәген бәйлибез”, -дип белдерде ул. Илдар Халиков Илдус Зариповның “Татэнерго”, “Татфлот” структурасында эшләү буенча да зур тәҗрибә туплавын ассызыклады. “Депутатлар бу кандидатураны башта Башкарма комитет җитәкчесе, соңрак район башлыгы сыйфатында хупларлар”, - дигән ышаныч белдерде Хөкүмәт рәисе.
--- |
Иң күп укылган
|