поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.05.2011 Мәдәният

Халкыбызның дәртле биюләре гашыйк итте безне гомергә...

2011 елның 23 апреле Камышлы төбәге тарихына мәңгелеккә кереп калачак. Бу көнне бию сәнгатен сөючеләр өчен чын мәгънәсендә искиткеч зур бәйрәм булды

Беренче төбәкара “Әйлән-бәйлән” татар биюе фестивале очраклы рәвештә генә Камышлыда үткәрелмәде, әлбәттә. Аның асылында өлкәбезнең генә түгел, Татарстанның һәм бик күп чит төбәкләрнең сәхнәләрен яулап алган “Ярмәк вагы” биюе ята.

 

Фестивальне оештыручылар - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы һәм Камышлы районы администрациясе аны Самара губернасының 160 еллыгына, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 яшь һәм Камышлы районының оешуына 20 ел тулуга багышлап үткәрделәр. Конкурсның төп максаты - биюгә сәләте булган балаларны, яшьләрне, өлкәннәрне эзләп табып, аларның иҗатын үстереп җибәрү өчен шартлар тудыру иде.

 

Ике турда һәм төрле номинацияләрдә узган бу бәйгедә 200 дән артык биюче көч сынашты. Беренче - сайлап алу турында Самараның “Яктылык” татар мәктәбе, Похвистнево районының Гали, Подбельск авыллары, Шенталы районының Денис авылы, Татарстан Республикасы Әлмәт районының Түбән Абдулла, Абдрахман, Яңа Кәшер авыллары, Оренбург өлкәсенең Северный авылы, Богырыслан шәһәренең һәм Камышлы районы авылларының бию коллективлары һәм аерым биючеләре катнашты.

 

Камышлы төбәге бу көнне бик күп мәртәбәле кунакларны каршы алды. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмат һәм аналитика бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи, Бөтендөнья татар авыллары оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗәпов, “Сөембикә” хатын-кызлар журналының баш мөхәррире урынбасары Рәмзия Кашапова, журналист Гөлнур Сафиуллина,Татарстан дәүләт фольклор бию һәм җыр ансамбле балетмейстеры Сания Фәйзуллина, Татарстанның “Яңа гасыр” телекомпаниясе журналисты, “Халкым минем” тапшыруының авторы Ләйсәнә Садретдинова, Похвистнево районының “Туган тел” татар милли-мәдәни оешмасы рәисе Расих Латыйпов, Самараның татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җитәкчесе Илгиз Колючев һәм башкалар бар иде.

 

Фестиваль башланыр алдыннан барлык кунакларны, бәйгедә катнашучы биючеләрне, аларның җитәкчеләрен Камышлы муниципаль район башлыгы Рафаэль Баһаветдинов сәламләде:

 

- Бүген безнең Кече Татарстаныбызда зур бәйрәм, һәм ул безнең төбәктә очраклы гына үткәрелми, - дип башлады сүзен Рафаэль әфәнде. - Камышлы җирендә яшәгән татарларның һәр буыны телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, динебезне саклап яши.

 

Бүгенге фестивальнең тагын бер сәбәпчесе - “Ярмәк вагы” биюе, аны иң оста итеп башкаручы - Иске Ярмәк авылының “Ак каен” татар халык фольклор ансамбле. 40 еллык тарихы булган бу коллектив “Түгәрәк уен” өченче Бөтенроссия татар фольклоры фестивале лауреаты, “Халкым минем-2010” иҗат фестиваленең Гран-при бүләген алып кайткан һәм башка бик күп иҗат фестивальләрендә җиңүче булган коллектив.

 

“Әйлән-бәйлән” регионара татар милли бию фестивален ачык дип белдерәм! Барлык катнашучыларга да иҗади уңышлар, дәрт, күңел ялкыны телим. Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

 

...Сайлап алу туры берничә сәгать дәвам итте. Жюри әгъзалары биючеләрне бәяләгән арада кунаклар, фестивальдә катнашучылар фойега чыгып ял иттеләр, тәмле чәйләр, камыр ризыклары белән сыйландылар, рәссам Мөҗәһит Бәдретдиновның шәхси күргәзмәсе белән таныштылар. Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең тәрбия буенча директор урынбасары Асия Сәйфетдинова фестивальне оештыручыларның эшен бик югары бәяләп: “Без балалар белән бик күп фестивальләрдә, концертларда катнаштык. Әмма мондый тәртип, уйлап эшләнелгәнлекне әлегә кадәр күргәнебез булмады. Безнең төркемгә аерым бер кеше беркетелгән булып, сәгате-минутына кадәр кая барырга, кайда киенергә, кайда ашарга икәнлеген әйтеп торды, чыгыш ясар алдыннан гына балаларны залдан сәхнә артына җитәкләп алып менде, чыгыштан соң урыннарыбызга алып төшеп утыртты. Һәр төркемгә шундый кешеләр беркетелгән иде. Шулай итеп без гадәттә сәхнә артында була торган ыгы-зыгы, шау-шуны күрмәдек”, - дип сөйләде.

 

Менә гала-концерт та башланып китте. Залда алма төшәргә дә урын юк иде, әмма Камышлы өчен гадәти булмаган бу бәйрәмне аяк өсте басып карарга да була ич. Шуңа күрә беркем дә кайтып китмәде, ә утыручылар концерт барышында вакыт-вакыт басып та кул чаптылар, биючеләрне хуплап сызгырдылар да, тыпырдадылар да.

 

Озак та үтмәде лауреатлар, дипломантлар һәм башка лаеклы урыннарны яулаган коллективларның һәм аерым башкаручыларның исемнәре билгеле булды. Җиңүчеләр үз чиратында чыгышларын дәвам иттеләр. Менә, ичмасам, бу бәйге булды! Җыр бәйгесе читтә торсын. Аллы-гөлле милли киемнәр, бизәкле түбәтәйләр кигән егетләр, калфак кигән чибәр кызлар Камышлы сәхнәсен дер селкетеп, аның тузанын очырдылар.

 

Яшүсмерләр арасыннан 1нче урын - Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларына, икенче, өченче урыннар Гали авылы мәктәбе укучыларына һәм Иске Ярмәк “Ак каен” ансамбленең балалар төркеменә бирелде. Башлап биючеләр арасыннан 1 нче урынга - Иске Ярмәк егете Алик Маслахов, 2 нче урынга Денис авылы егете Рафаэль Гайнетдинов лаек булдылар.

 

16-25 яшьтәге төркемнәр һәм аерым биючеләр арасыннан янә "Яктылык" мәктәбе укучылары беренче булды. Әлмәт районы Абдрахман авылының “Авылым йолдызлары” төркеме - икенче, Северный авылының “Северные узоры” төркеме өченче урынны алдылар. Башлап биючеләр арасында Денис кызы Алия Галиуллина - беренче, Камышлыдан Гүзәл Исламова - икенче, Яңа Кәшер авылы кызы Миләүшә Мәрдәншина өченче урынны алдылар.

 

25 яшьтән олы катнашучылар арасында башлап биючеләрдән беренче урын - Богырыслан шәһәреннән Вилдан Хәеровка, икенче урын - Иске Ярмәктән Роза Маслаховага, өченче урын Гөлнур Кариповага бирелде.

 

Менә фестивальнең иң дулкынландыргыч мизгеле - Гран-при бүләген тапшыру вакыты да килеп җитте. Сәхнәгә фестивальнең иң зур бәясен алган “Ак каен” татар халык фольклор ансамбле чакырылып, төсле телевизор һәм башка бик күп истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

 

“Тамашачыларның күңелен яулаган өчен” дип аталган махсус бүләкне ООО “Рустома” җитәкчесе Рөстәм Хисмәтов әзерләгән иде. Ул Гүзәл Исламовага кәрәзле телефон, “Ак каен” коллективына фотоаппарат тапшырды. Гомумән, бу бәйрәмнән беркем дә бүләксез китмәде. Хәтта биючеләрне әзерләгән җитәкчеләргә, иганәчеләргә дә рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Барлык җиңүчеләрне котларга бер-бер артлы сәхнәгә Рафаэль Баһаветдинов, Гөлназ Шәйхи, Рәшит Сәнҗәпов, Рәмзия Кашапова, Сания Фәйзуллина, Расих Латыйпов, фестивальнең иганәчеләре күтәрелде. Гөлназ Шәйхи Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның котлау хатын тапшырды. Фестивальне уздыручыларга, катнашучыларга һәм тамашачыларга бүләк итеп Гүзәл Җәләлова, Ленар Абсаттаров үзләренең моңлы җырларын, Татарстан дәүләт бию ансамбле вәкилләре дәртле биюләрен, гармунчы Эдуард Галимов матур көйләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм программасын башыннан ахырына кадәр зур осталык белән Алсу Шәкүрова алып барды.

 

Фестивальдән алган тәэсирләре турында “Ак каен” ансамбленең алыштыргысыз сүз остасы Әлфия Баһаветдинова белән сөйләшеп тордык. “Искиткеч оешканлык һәм тәртип, татар рухы мохитында узды бу фестиваль, - дип башлады сүзен Әлфия ханым. - Болай шәп булыр дип уйламаган да идек. Фестивальләр бер-береңнән тәҗрибә алу өчен үткәрелә бит алар. Менә карап торам әле - “Яктылык” балалары нинди матур киемнәргә киенгән! Ә бит чыгышның уңышлы булуы 50 процентка костюмнарга бәйле. Татарстаннан килгән катнашучыларның да костюмнары шәп, биюләренә туры килеп тора. Безнең авыл балаларына да үзебез теккән күлмәк түгел, ә оста тегүчеләр кулы астыннан чыккан киемнәргә киендерергә, укымышлы хореографлар белән репетицияләр ясарга мөмкинлегебез булса, “Ак каен”ның даны Рәсәйдә генә түгел, бөтен дөньяга таралыр иде.

 

Богырыслан егете Вилдан Хәеров башкарган “Ярмәк вагы” да истә калырлык. Ник болай шәп бии дисәм, аңарда да ярмәк каны бар икән бит. Вилданның бабалары безнең авылда яшәгәннәр, ләбаса!”

 

Менә шулай зур әзерлек таләп иткән һәм нәтиҗәдә бик матур булып үткән фестивальгә нокта куелды. Бу көннәрдә безнең төбәк татарлары әле һаман шул бию бәйгесе тәэсирендә яши. Халкыбыз күңелендә сыйфатын җуймас энҗе-мәрҗәннәр кебек сакланган татар халык биюләрен яшьләребезнең зур осталык белән башкаруларын күреп, сокланмый мөмкин түгел. Халык дөрес әйтә, асылташлар су төбендә ятмый. Аллаһыга шөкер, шундый яшьләребез булганда, милләтебез яши әле!

 

Тик бу уңышларга куанып, тик ятарга ярамый. Фестивальнең чикләрен киңәйтү, талантлы яшьләребезне барлык төбәкләрдән дә шушы бәйгегә җәлеп итү мөмкинлеген тудыру юлларын эзләргә һәм табарга кирәк. Әлеге бәйгене оештыручыларга, иганәчеләребезгә рәхмәтләребезне әйтеп, ошбу бию фестивален алга таба да дәвам итүләрен теләп калабыз.

 

 

 

Рафаэль БАҺАВЕТДИНОВ Наил ГАЛИМУЛЛИНга Гран-при дипломы тапшыра.

 

 

"Яктылык" мәктәбе кызлары.

 

Югарыдагы фотода: Гүзәл ИСЛАМОВА.

 

Автор фотосурәтләре.


Фәния КӘРИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»