поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.05.2011 Ир белән хатын

Сандыктан – гарнитурга. Бирнә әзерләү йоласы ничек үзгәрә?

Кияүгә чыгачак кызга бирнә әзерләү борынгыдан бүгенгәчә сакланып калган йола булса да, ул бик күп үзгәреш кичергән. Әбиләребез чорында кызлар бирнәгә дип кызыл башлы сөлге-тастымаллар сукса, чигүле ашъяулыклар, аяк чолгаулары ише бүләкләр әзерләсә, әниләр чорында инде чаршаулар тегү, өстәл япмасы, карават япмасы кырлары чигү модада була. Хәллерәкләре тәрәзә пәр­дәләре дә әзерли.

Еллар үтә-үтә, бирнә сандыгы да шактый авырая. 1970-1980нче елларда кызларны кияүгә бирү өчен туган көненнән диярлек хәстәрен күрә башлыйлар. Ник дигәндә, ул елларда авыл кибетләренә "асыл" товарлар аз кайта. Ә икенчедән исә бирнәне шактый мул әзерлисе иде. Безнең якларда, мәсәлән, кияү буласы кешенең барлык туганнарына, аларның гаилә әгъзаларына да күлмәк, күлмәклек ише бүләкләр өләшенде. Бу әле өйне "киендерү" өчен алынган чүпрәк-чапрактан, үрчетергә, асрарга бирелгән каз яки сарыктан тыш.

 

Тулган бирнә сандыгын кияү йортына илтүнең дә үз тәртибе бар. Анысы да һәр төбәктә үзгә. Әйтик, бездә аны кызның якын туганнары туйдан соң илтсә, кайбер авылларда туй көнне кәләш белән бергә бирәләр. Безнең районның Арбор авылында әле дә атлар бизәп, җырлап, гармуннар уйнап бирнә илтү дигән йола сакланган.

 

Яңа гасырда инде кызлар кияүгә комод – тартмалы кием шкафы белән чыга башлады. Туй бүләге итеп кызның әти-әнисе шифоньер яки тахта бирде. Соңгы елларда бу "йола" да үзгәрде. Хәзер инде әти-әни йокы бүлмәсе гарнитурына өстенлек бирә, шулай итеп кызга аерым комод та аласы юк. Кесәсе калынраклар башкача кылана, билгеле. Андый аерма гомер бакый булган һәм булачак.

 

Әле бит туй мәһәре, калым дигән нәрсәләр дә бар. "Калымның шәригать кануннарына катнашы юк, ул бит йола гына. Безнең якларда өлкәннәр аның "тарту" дигән формасы булганын хәтерли. Ә менә туй мәһәре ул никахның бер шарты булып тора, – дип аңлатты бу хакта Җәлил хәзрәт Фазлыев. –Кызны сорый килгәч, аның әти-әнисе мәһәрнең күләмен әйтә. Пәйгамбәребезнең сөннәте буенча ул 140 грамм көмеш бәясендә булырга тиеш. Бүген туй балдагын һәм күлмәген егет алып бирә. Әгәр кыз болар белән риза булса, без бүләк шарты үтәлде дип саныйбыз. Тагын шунысы бар: ир хатынына күпме генә кыйммәтле бүләкләр бирсә дә, әгәр мәһәрдән булсын дип ниятләмәсә, бу бурыч үлгәнче аның өстендә кала. Мәһәр нәрсә өчен билгеләнгән соң? Ислам дине буенча, хатыны үлсә, ир шул вакытта ук өйләнергә хаклы. Ә хатын, ире үлгәннән соң 4 ай да 10 көнсез (үзенең йөклеме, түгелме икәнлегенә тәгаен инанмыйча) кияүгә чыга алмый. Хатынны бит матди яктан ир тәэмин итәргә тиеш. Мәһәр ул менә шушы срокта хатынын тәэмин итү өчен калдырылган өлеш булып чыга. Ә тол хатынның балалары булса, аларны ирнең туганнары карарга, аларны үстергән хатынга (кабат тормышка чыкмаса, билгеле) хезмәт хакы да түләп торырга тиеш".


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ |
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»