поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.05.2011 Авыл

Бәрәңге утыртабызмы?

Быел кыш буе рәхәтләнеп бәрәңге ашый алмадык. Белгечләр исә сатудагы чит ил бәрәңгесен симәнәгә кулланмаска киңәш итә. Кибет киштәсендәге яшелчә туфракны зарарларга һәм нәтиҗәдә төрле чирләр барлыкка китерергә мөмкин, диләр. Бакчачыларга язның соңарып килүе дә яңа мәшәкать өстәде. Туфракта дым бетүе ихтимал. Ә сез быел бәрәңгене үзегез үстерергә җыенасызмы?

Расил ИБРАҺИМОВ, “Татпотребсоюз” җитәкчесе урынбасары:

 

– Мин үзем күптән түгел генә Татарстанга бәрәңге җибәргән илнең берсендә булдым. Аларның продукцияне эшкәртүенә, җитештерү технологиясенә шаккаттым. Мон­дый товарның бернинди зыяны булырга мөмкин тү­гел. Әгәр бәрәңгедә нинди дә булса чир бар икән, аны кайда гына тотсаң да, ул егерме көннән артык сакланмый. Ә аның бүген дә сатылуы нәкъ менә сыйфатлы булуын күрсәтә дә инде. Авыл хуҗалыгы продукциясе безгә килеп җиткәнче әллә никадәр тикшерү уза, республикага зарарлы продукция кертмәя­чәкләр. Чит илдән бәрәңгене ашарга гына алып кайттылар, утырту өчен халык узган елны ук симәнә әзерләп куйды инде.

 

Наил ГАФАРОВ, агроном:

 

– Без бәрәңгене һәрвакыт үзебез үстерәбез. Зыянлы нәрсә бик күп инде ул хәзер, аның һәрберсен йөрәгеңә якын ала башласаң, бөтенләй яшәмәскә генә кала. Халыкка көн саен телевизордан, тегесе начар, монысы зарарлы, дип торалар. Безгә бит чит илдән симәнә түгел, күбрәк ашый торган бәрәңге алып кайттылар. Кешенең үзендә акыл булса, зарар китерә торган товар алмаячак.

 

Әлфинә ӘЗҺӘМОВА, җырчы:

 

– Быел гына түгел, проблема теләсә кайсы вакытта булырга мөмкин. Кая гына барма, бөтен җирдә алдыйлар, бәрәң­генең җитмәве дә былтыргы корылык галәмәте тү­гел. Сатучылар продукциянең черегә­нен яки зарарлысын барыбер биреп җибәрә. Күп вакыт бә­рәңгенең эче әйбәт булмый. Мин үзем, товар алганда, һәрвакыт аның турында сорашам, кат-кат җентекләп тикшерәм. Халык быел бәрәңгенең ашарга дигәнен сатып алды, ә утырту өчен былтыргысын җыеп куйды. Үземнең танышлар арасында да андыйлар бик күп.

 

Нияз ХИСМӘТОВ, “Агросервис” фәнни-җитештерү оешмасының директорлар советы рәисе, техник фәннәр докторы:

 

– Без һәр елны шул чит илләрдән бәрәңге кайтартабыз бит инде, нәкъ менә быел зыянлы продукция керә, дип куркырга кирәкми. Нишләптер, түрәләр дә, халык та ниндидер сәбәп эзли, бар җирдә проблема күрәләр. Бу, мө­гаен, ялкаулыктан киләдер. Эш күрсәтергә кирәк бит инде, кабинетларда кул кушырып кына утырып булмый. Элегрәк бә­рәңгене Америкадан да кайтарган булды, хәзер Бело­руссиядән алып киләләр. Аның бернинди зыяны юк, әллә нәрсә уйлап чыгарып, кеше куркытып ятарга кирәкмәс. Бәрәңгене яхшылап эшкәрт­сәң, ул менә дигән уңыш бирә, чирләр дә таралмаячак.

 

Нәгыйм ҖАМАЛИЕВ, “Россельхознадзор”ның Татарстандагы идарәсенең фитосанитария бүлеге җитәкчесе:

 

– Сатудагы бәрәңгенең барысын да түгел, тикшерел­мә­гәнен утыртырга киңәш ителми. Кеше аны базардан яки кибеттән алганда, лаборатория тикшерүе узу турындагы документ сорарга тиеш. Былтыргы җәйге корылык зур проблемалар тудырды, чит ил­дән кертелгән яшелчә кү­ләме бермә-бер артты. Шул сәбәпле тикшерүне катгыйландырырга туры килде. Халык уяу булсын, товарны карап, сорашып алсын иде. Мин үзем берничә ел элек бәрәң­генең аерым сортын сатып алдым да хәзер гел шуны гына утыртам, башка симәнә­ләргә ышанмыйм.



Ватаным Татарстан
№ 83 | 07.05.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»