|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.05.2011 Җәмгыять
Яңа “феномен”ны көтикме?Татар теле белән бәйле сфера хәзер авыр кризис чорына кереп бара. Россиядә рус дәүләтчелеге кыйммәтләренә басым ясау татар телле гуманитар фәннәрне файдасыз итеп күрсәтә кебек. Шунысы аянычлы: бу фәнни өлкәләрне асрау – мәгънәсез эш һәм финансларны исраф итү дигәнрәк аңлау киң җәмәгатьчелеккә уңышлы тагыла. Мондый стереотип, кызганыч ки, күп татарларның фикерләвенә дә үтеп керде, ояларга өлгерде. Федераль үзәк тарафыннан мәгарифтә кылынучы эзлекле адымнар, оста сәяси риторика һәм практик карарлар татар гуманитарийларында бик тиз кимсенүле үзбәяләү комплексын тудырды. Дөрес, Россиядә гомумән бөтен гуманитар фәннәргә караш яхшыдан түгел, татар телле фәннәргә исә икеләтә кирәксезлек мөнәсәбәте катламлана. Бүген без Казанда да утилитар рациональлекнең тантанасын күзәтәбез. Моны этник сферада социаль дарвинизм методологиясенең хәтта яңадан торгызылуы дип тә әйтергә буладыр. Дарвинизм социаль тигезсезлеккә яшәү өчен баручы көрәшнең табигый нәтиҗәсе дип карый һәм шуның сәбәпле һәрнинди социаль сәясәтне кирәксенми һәм инкярлый. Бүгенге көндә мәдәниятле дәүләтләр андый социобиологик карашлардан ваз кичеп зәгыйфь вә көчсезләрне химая итүне үз өсләренә алалар. Әмма этник үлчәмдә исә тупас рәвештә Дарвинның “көчлесе исән калу” формуласы тормышка ашырыла кебек тәэсир туа башлады. Әлбәттә, шушы тырышу ниндидер күләмдә нәтиҗә дә бирер, татар телле сфераның рәсми даирәсе кечерәер. Ләкин һәр иҗтимагый күренешнең үз бәясе дә бар бит әле. Безнең буын яхшы хәтерли: совет чорының торгынлык елларында татар телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгаруы “казан феномен”ын тудырды. Милли мәгарифне ул елларда “оптимальләштерү”дән алынган экономия ахыр чиктә үзен аклый алдымы соң? Юктыр шул. “Казан феномен”ын хәл итүгә дистәләрчә күбрәк финанс тотылды әлбәттә. Яшь буын укучыларга “казан феномен” дигән сүзтезмәсенең мәгънәсен кыскача аңлатыйк: үсмерләр арасында масштаблы җинаятьчел төркемнәр системасы хасил булуы. Бүген дә милли сферада алып барыла торган сәясәт, билгеле, татар телен рәсми кулланылыштан, кабат әйтәм, кысрыклап чыгарачак. Ансы көн кебек ачык. Ләкин мондый нәтиҗәнең бәясе нинди булыр? Дәүләтебезне, җәмгыятебезне алда тагын нинди “феномен” тууы көтә? Чамалавы да бик үк кыен түгелдер. Бүген татар телен кысудан хасил булган “экономия” дип күренгән аз акча киләчәктә туачак “феномен”нарны дәвалауга тотылачак финанслар янында сукыр бер тиен булып калмасмы? Бүгенге белгечләр, бюджетны санаучылар кешегә хайвани барлык итеп кенә карамасыннар иде. Кешеләргә, этносларга җаваплылык хисе, ихтыяр көче дә хас бит. Мәгәр хайваннар гына фаталь пассивлыкка ия була алалар. Кешеләрдә алай түгел (һәрхәлдә шулай дип ышанасым килә!) Инсанны бездә фәкать “кеше ресурсы” яки “эш көче” дип кенә кабулламасыннар иде. Кешегә бит әхлакыят хас, анда горурлык, ихтыяр иреге бар. Бүгенге көндә исә халкыбызда дини хисләр дә көннән-көн ныгый бара. Билгеле, дин социаль яктан күп функцияләрне үти, җәмгыятьтә гармониялелекне арттыра, мөгамәләләрне йомшарта, җаннарны тынычландыра. Дин шулай ук гаделлеккә омтылышны көчәйтә, альтруистик үзтотышка этәрә. Мондый фонда халык менталитеты белән экспериментлар үткәрү, тел җәһәтеннән, тулаем бер милли гуманитар өлкәдә ясалма утилитар сылтаудан форматларны үзгәртүләр кирәк микән? Аларның киләчәк сөземтәләрен күзаллаулар, санаулар үткәрелдеме соң? Татар телле
гуманитар фәннәре өлкәсендә эшләүчеләргә дә үзышанычлары җитәрлек түгел кебек.
Ә бит алар уникаль мәдәниятнең сакчылары. Ул мәдәният, менталитет, тел,
әлбәттә, буыннан буынга күчерелергә лаек һәм тиеш тә. Шулай бит?
Вәлиулла ЯГЪКУБ |
Иң күп укылган
|