поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.05.2011 Мәдәният

Җыры нинди, халкы шундый?

Ихтимал, әкияттәге аждаһалар бик борынгы, Җирдә динозаврлар хакимлек иткән заманнарда күккә хуҗа булган канатлы кәлтәләрнең кайтавазыдыр? Балачакта укыган бер әкияттә, бүләккә биреп җибәрелгән сандыкны ачкач, аннан тормыш гөрләп торган кала чыгуы бәянләнгән. Ул тылсымлы сандык тарихи, әдәби, музыка әсәрләре, бина проектлары, тагын әллә ниләр, кыскасы, тормышка бәйле иксез-чиксез мәгълүмат сыйдырган ноутбукны хәтерләтә...

... Беркөн, ислам диненә багышланган сайтлар актарганда “ислам галәмен елаткан төрек кызы” атлы видеоязмага тардым. Галәмәт зур һәм шыгрым тулы зиннәтле һәм нурлы мәһабәт залда 12 яшьлек кыз искиткеч тәэсирле итеп Мөхәммәд пәйгамбәр тарихын көйләп яттан сөйли, ә чалма-чапанлы могтәбәр тыңлаучыларның күзләреннән мөлдерәп яшьләр ага...

 

Интернетта ни генә юк: фәнни ачышлар, фаразлар, мәдәният яңалыклары, сәяси вакыйгалар, ил җитәкчеләреннән үтә оста, яки шактый тупас рәвештә көлү мыскыллаулар, фаш итүләр, спорт казанышлары, эротикадан эреп китүчеләрне хөҗерләндерү галәмәтләре һ.б., һ.б.ш.и... Кыскасы, мәгълүм шагыйребез язганча, “акны эзләгәннәр акны таба, кара эзләгәннәр – карасын...” дигән сыман хәлләр...Үзем исә соңгы вакытта җыр-музыка дөньясын гизеп кинәнәм....

 

Менә Демис Руссос атаклы “Сувенир” җырын суза... Тавышы былбылларыңны көнләштерерлек! Ә җырның исеме каяндыр сатып алынган ялтыравыклы уенчыкны түгел, ә истәлек, хатирә дигәнне аңлата. Әйтерсең, Демис Руссосның бер кулы без мәктәп дәреслегендә укыган борыңгы Элладаны, ә икенчесе белән хәзерге Грецияне җитәкләгән... Рус җырчысы Александр Малинин ватанының дворяннар дөньясын романтик төсмерләрдә үзе басып торган сәхнә киңлегендә терелтүгә ирешә... Елена Ваенга (чын фамилиясе Хрулёва) дәртле, куәтле, матур тавышы, мәгърур килеш-килбәте, ярсу хәрәкәтләре белән тамашачыны тәмам алгысыта һәм вакыт-вакыт Тютчев әйткән “акыл белән аңлап булмый торган” Русиягә дә охшап куйгалый...

 

Арада минем өчен кабат - кабат, кайта-кайта исем китеп тамаша кыла һәм тыңлый торганы – Мирей Матье... “Пардоне муа” – “Кичер мине” җырын башкарганда ул әле япь-яшь, ак күлмәк кигән нәфис гәүдәле очкалак гүзәлкәй, ә тавышында яз, гөрләвекләр,тургай аһәңнәре ... Эдит Пиафтан эстафета шәкелендә кабул иткән атаклы “Париж күге”н җырлаганда аның рухы Париж символы Эйфель манарасы белән очышта вальс әйләнүче , ә Марсельезаны башкарганда миллионнар күңелендә гүзәллек үрнәге булып яшәүче Франция гәүдәләнеше булып аңлашыла... Ул үзенең сәнгате белән Францияне тулаем – җирләрен, суларын, күкләрен, илдәшләренең күңел киңлекләрен дә кертеп яулый һәм башка күп кенә илләр шундый “яулануга” өмет баглап чиратка тезелә... Мирей Матье бик күп дәүләтләрнең иң дәрәҗәле сәхнәләре күрке булды, аның йөз миллионнан артык җыр дисклары сатылган, ул АББА ансамбле җырларын француз телендә, Париж тангосын нимесчә, “Мәскәү янындагы тын кичләр”не русча яңгырата, Моцартның 40 нчы симфониясен җырлап бирә!.. Европа җырчыларына сирәк тәтегән мәртәбә – Кытайда концертлары уза һәм шул кыска арада миллиардтан артык йөрәкне яулау бәхетенә ирешә ... Мирей Матье ярлы , ундүрт балалы гаиләдә өлкәне булып туа, мәктәптә сулагай булганы өчен укытучысыннан җәбер-золым татый, икеле-өчлеләргә укый һәм ахыр чиктә мәктәпне ташлап, тормышын гади эшкә керүдән башлап җибәрә... Хикмәт шунда, Франция элитасы ул – затлы һәм шуңа да бездәге сыман талантлардан үч алуга корылышлы түгел. Рудольф Нуриев атлы милләттәшебезнең дә “оча торган татар” буларак дөньякүләм танылуына да Франция “гаепле”.

 

Җыр җанга тиенсен өчен аны талантлы композитор һәм талантлы шагыйрь иҗат итүе һәм аны талантлы музыкантлар сәнгате озатуында талантлы җырчы башкаруы шарт. Җырчының киеме зәвыклы булу, буйсыны, йөз-кыяфәте күркәмлеге дә ифрат мөһим...Һәм чын җырчы җырны тылсымлы тамагы белән генә түгел, ә йөрәге белән дә җырлый... Күз алдына китерик, сәхнәдә гавәм сөеклесе! Һәм ул мисле былбыл. Аның йөрәгеннән ташыган аһәңнәр тамашачылар йөрәгенә барып җитә дә, карашларында нур кабызып, шул нурлар кире сәхнәгә ага башлый һәм җырчы шул нурлар тукылышына төрелә. Ә тора-бара үзе дә нурдан хасил сыман тоела башлый. Аның һәр күзәнәге очышка корыла. Ул – күтәрелештә. Ул – очыш халәтендә. Кайчак, сәхнәдә баштарак ямьсез күренгән артистның тора-бара матураюын бары шулай гына аңлау мөмкин... Кош та, халык шагыйре Равил Фәйзуллинның бер шигырендә искәртелгәнчә, очышта матур, ә җирдә җәяүгә калса ул бер бөкрене генә хәтерләтә... Цивилизацияле илләрдә, мәшһүр-мәшһүрәләре сәхнәдән төшкәч тә очышлы халәтләрен җуймасын өчен матди як җиткелекле тәэмин ителгән... Ни аяныч, татарда , иң биеккә күтәрелүчеләрне дә, әгәр исән калсалар, кара җәяүгә калу сагалый. Мисаллар эзләп ерак йөрисе юк, исемнәрен ошбу җәһәттән кабатлап рухларын рәнҗетәсем, төшерәсем килми.

 

Без дә юкәдән тукылмаган, халыкара илчелек вазифасына лаек җырчыларыбыз юк түгел. Фәридә апабыз Кудашеваның йөрәк моңы кушылган сихри тавышы, Әлфия апабыз Афзалова башкарган “Кәккүк, “Элмәлек” һәм башка җәүһәрләр татар күңеле түрендә... Зилә Сөнгатуллина җырлаган Гөлҗамал да шул рәттә...Илһам Шакиров, Хәйдәр Бегичев, Таһир Якупов – боларның һәркайсы милләтебезнең бәгыре парәләре... Җырлаулары язылган видеотасмаларда милләтебезнең үткәненә һәм бүгенгесенә кагылышлы иң кадерле ядкәр-истәлекләребезгә мөрәҗәгать итүләр дә бик урынлы... Бар да әйбәт... Әйбәт кебек... Татар җырына Филүс Каһиров килү дә шәп фал, Тукай әйткән мөбарәк тәсбихның өзелмәвенә ишарә... “Татар моңы” конкурсында катнашучылар арасында да күңелләр нурына коенучылар булмады түгел... Әмма ләкин, әмма ләкин... ТНВ радиосыннан теленә ни килсә шуны “пүләмүттән сиптерүче” туташ зәвыгы белән микән, сәбәп бүтәнме, бөтенләй дә тыңларга яраксыз эшләнмәләрнең җыр исәбеннән әйләндерелүе белән нишлисе?.. Их, булдырасы иде дәрәҗәле экспертлар комиссиясе һәм аныклыйсы иде: ягъни, болар башкарган җырның көе көйме? Татар милләтенә мөнәсәбәтләре бармы? Юк икән, андый эшләнмәләрнең кайсы милләт вәкилләре өчен зарурлыгы булуы ихтимал? Тексты ритм-рифма киртәләренә бөкләп булса да сыямы, мәгънәсе бармы, булса тирәнме? Җөмләләре һич югы грамматик яктан дөрес төзеләме?...Җаваплар тискәре икән, татарга да рус сыман “кем гаепле” һәм “нәрсә эшләргә?” дигән сорауларга җавап эзли башларга вакыт түгелме? Кемгә ничектер, белмим, әмма, миңа калса, телеэкраннарга чыгарылган татарча спектакльләр дә (татарчага тәрҗемә ителгән сериалларны да кертеп) халкыбызның милли горурлык хисләрен куәтләми. Янә килеп, Мәскәү телеканалларында, әйтик, алып баручылыкка ягымлы карашлы, матур тавышлы гүзәлкәйләрне сайлыйлар. Балалар өчен дигәненә исә – иң-иңен, дөнья гүзәле Оксана Федорова утыра анысында...

 

Элегрәк, әле “Татарстан” каналы исән чакта татарча балалар тапшыруын Зөһрә Нигъмәтуллина , Наилә Ногманова кебек соклангыч тавышка һәм күркәм кыяфәткә ия сөйкемле һәм затлы ханымнар алып барганы хәтердә.

 

“Җыры нинди – халкы шундый” дигән гыйбарә белән килешәбез икән, “Гөлҗамал”лары, “Кара урман”нары, “Зөлхиҗә”ләре, “Тәфтиләү”ләре булган халкыбыз өчен борчылырга урын юк кебек. Әле бит атаклы һөнәри композиторларыбыз иҗатлары да дөм оныттырылмаган! Мин кечкенә чакта район радиосыннан фанера йолдызлар “иҗатын” түгел, ә районыбызның үз үзешчәннәрен җырлаталар иде. Сабаның иң шәп җырчысы Илгиз Хуҗин атлы егет иде дип истә калган. Мин үскән Юлбат авылының иң оста җырчылары туганнан туышкан Хаҗиев Зәфәр һәм Хаҗиев Рәшит абыйлар булды. Күрше Сатыш авылында сәхнәне Нәкыйп агай Солтанов тотты. Ул филармониядә дә эшләп алды, район хорында “Өмә җыры”н (Салих Сәйдәшев көе, Кәрим Тинчурин сүзләре) башлап җырлый торган иде. (Нәкыйп абыйның улы Сәйдәш Сабада музыка мәктәбендә укыта һәм ул язган “Беренче мәхәббәт урамы” исемле искиткеч матур җырны Рөстәм Закиров җиренә җиткереп башкара...Ни кызганыч, радиоэфирга чын мәгънәсендә талантлы әсәрләр бик чыкмый. Чыккан тәкъдирдә дә, иксез-чиксез чүп-чар төрелешендә тәкъдим ителә). Санап кителгән җырчылар татарның бөек җырчылары репертуарына сыгына иделәр...

 

Җыры нинди, халкы шундый... Ә бит мәсьәләне киреләй дә чишеп була... Әйтик, җырларын пүчтәккә каулау аша халыкны пүчтәккә чыгару... Тукаебыз “туплар да ватмаган” дип юанган татар җырын үзгәртеп коручылар ишәйгәннән ишәя тора лабаса... Сәхнә артында кемнәр булмас, ә түренә чыкканнарын, бусы – “мисс-бюстгальтерия”, монысы – “мистер бүлтерек”, бусысы “фрау былка бот”, “мадам -куна арка”, “мсье чыпчыгы кычыткан”, “герр моңлы борын” дип, сокланыпмы, сукраныпмы бәяләп утырырга кала микәнни инде тамашачы галиҗәнапләренә... Таланты чамалы, тавышы карганыкына аваздаш җыр кәсебенә керешкәннәргә буйсын, төс-кыяфәт, киенә һәм сәхнәдә хәрәкәт итә белү мөһим.. Тавышы барларга да мәшһүрләрне күзәтеп, шуларны кабатларга омтылып, көне-төне күнегүләр ясап, күпмедер дәрәҗәдә камиллеккә ирешү мөмкиндер дип чамалыйм. Сәхнәгә чыккач, телеңне тыю, мокытлыгыңны яшерә төшү дә кирәк... Аннары репертуарны сайлагандагы талымсызлык белән нишләргә икән?.. Татарча дип тәкъдим ителгән җырның, ким дигәндә, милли төсмере булуы кирәктер ич? Француз халкы горурлыгы атаклы Мирей Матьене дә баш әйләнгеч биеклекләргә һәр күзәнәге миллилек белән эретелгән җырлар күтәрде ләбаса! Шуны төшенерлек фәһем юк микәнни соң безнең фанер йолдызларыбызда? Хәлбуки, бәгъзеләрнең асыл максаты татар тамашачысын, кечесен-олысын татар булуы өчен оялту, гарьлек хисләренә батыру һәм, ахыр чиктә, милләтенең тулы түгеллегенә иман китертеп ваз кичтерү булса, бар да тәртиптә кебек... Язмабыз башындагы эпиграфта әйтелгәнчә, тыңлаучыны шыр тилегә санау һәм чыгарулы “сәнгать” хадимнәре-хадимәләрен халыкның рухи ихтыяҗы, милләт мәхәббәте кебек вак-төяк нәрсәләр кызыксындырмый торгандыр... Мөхтәрәм язучыбыз Нурихан ага Фәттахның бер әсәре “Сезнеңчә ничек?” дип атала иде. Менә шул сорауга җавапны газета укучылар белән “түгәрәк өстәл” оештырып, бергә-бергә эзлисе иде ... Әлбәттә инде, түренә Мәхмүт ага Нигъмәтҗанов, Илһам ага Шакиров, Рафаэль ага Ильясов кебек, мәсьәләнең һөнәри ягын төбе-тамырынача аңлаучы белгечләр белән беррәттән, Фәндәс ага Сафиуллин, Дамир әфәнде Исхаков, Айдар әфәнде Хәлим кебек сәясмәннәр дә чакырылса, әңгәмә кызыклы, гыйбрәтле һәм нәтиҗәле дә булыр иде кебек...


Рөстәм ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ 56 | 05.05.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»